Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Выступление на тему "Кече яшьтәге мәктәп балаларында толерантлык тәрбияләү"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Выступление на тему "Кече яшьтәге мәктәп балаларында толерантлык тәрбияләү"

библиотека
материалов

Кече яшьтәге мәктәп балаларында толерантлык тәрбияләү

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының – Алан гомумбелем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесенең – “Балыклы башлангыч гомумбелем бирү мәктәбе” филиалы

Сафиуллина Әминә Тимергали кызы

Без әледән әле террактлар, дини конфликтлар, халыклар арасында дошманлык чорында яшибез. Шунлыктан бу тема балаларны кече яшьтән толерант шәхес итеп тәрбияләүдә бик актуаль.

Политиклар, хокук сакчылары өчен толерантлык сүзе башкаларга, аның яшәү рәвешенә, карашларына, эшчәнлегенә түзеп торуны аңлата.Бу термин социаль психологиягә медицинадан килеп керә. Монда ул организмның төрле вирусларга каршы иммунитетын югалтуны аңлата. Әгәр җәмгыять өчен туры мәгънәсендә тәрҗемә итсәк кешелексезлеккә, национализмга һ.б. тискәре йогынтыларга каршы көрәшмәүче кешелек барлыкка килер иде.

Латинчадан тәрҗемә иткәндә толерантлык сүзе түземлелек (терпение) дигәнне аңлата. Хәзерге психологик әдәбиятта бу сүз хезмәттәшлекне, башкаларның фикеренә колак салуны, бүтәннәр белән тигезлегеңне тануны аңлата.

Толерант шәхеснең төп сыйфатлары нинди соң? –түземлелек, сизгерлек, ышанучанлык, милли, дини аермаларга түзү, үз-үзеңне тота белү, иптәшеңне тыңлый белү, кызыксынучанлык, кечекүңеллелек, бүтәннәрне кыерсытмау, кешеләргә карата яхшы мөгамәләдә булу.

Бер-береңә дошманлык, башкаларга түзеп тора алмауның беренче билгеләрен без балалар уенчыклар белән уйнаганда ук күзәтә алабыз. Мәсәлән, бала аю белән уйнаганда аны бик еш ачуланса, почмакка бастырса, иптәшләре белән уйнаганда гел беренче булырга, үзе җиңәргә тырышса, тәрбия эшендә укытучыга да, әти-әниләргә дә уйланырлык сәбәпләр бар дигән суз. Үз-үзен кулда тота белүче, түземле шәхес тәрбияләүдә уеннар, конфликтлы ситуацияләрне инценировкалау зур роль уйный. Мәсәлән, әти-әниләр ярдәме белән “Бездә бөтенесе дә мөмкин” дигән уен оештырырга була, бала һәм башкалар өчен куркынычсыз гамәлләр турында сүз бара билгеле. Көн азагында бала үзе кайсы очракта ул узенең тәртибе белән башкаларга комачау иткән, конфликтлы ситуацияләр китереп чыгарганын искә төшерә. Безнең һәрберебезнең дә балаларыбыз бар. Алар мөстәкыйль рәвештә иптәшләре белән уйный, аралаша. Кичләрен бик арган булсак та, аларның кемнәр белән нәрсәләр уйнаганын, нәрсәләр эшләгәнен белү, алардан сөйләтү, аларның дөрес эшләгәннәрме-юкмы икәнен аңлату, балалар белән бергәләп конфликтлы ситуацияләрне ачыклау бик мөһим. Балалар белән мондый аңлашу әти-әниләрдән зур түземлелек сорый,ләкин бу иң файдалы тәрбия алымы санала.

Мәктәптә дә балалар арасында конфликтлы ситуацияләр еш барлыкка килә.Күп кенә мәктәпләрдә төрле милләт балалары белем ала.Кайбер балалар иптәшләре арасында лидер булырга омтыла,йодрыклар эшкә җигелә.Йөгереп барганда ялгыш иптәшләренә килеп бәреләләр,я иптәшләрен аяк чалып егалар,я кызып китеп төрткәләшеп, әүмәкләшә башлыйлар,я уенчыкларын бүлешә алмыйлар.Бу очракларның һәркайсының асылына төшенергә, кемнең хаклы булмавын аңлатырга туры килә.Бу чаралар милләтара дуслыкны ныгытуга, укучыларда бер - берсенә һәм олыларга карата хөрмәт хисе тәрбияләргә булыша. Мәктәптә балаларның китапларын,карандашларын,ручкаларын бер-берсенә биреп торуларын хуплыйбыз.Аларның кешеләргә карата шәфкатьле,ярдәмчел,игътибарлы,яхшы иптәш булып үсүләрен телибез.

Коммуникатив сәләтләр,толерантлык сыйфатлары баланың әйтмә сөйләм осталыгы,сөйләшә һәм сөйли белү мөмкинлеге,тыңлый һәм аңлый белү сәләте белән бәйләнгән.Сыйныфлардагы фикер алышулар балаларның сөйләмен генә түгел,алардагы сөйкемлелекне,иптәшенә юк куя белүчәнлекне,коллектив белән эшли белүне,түземлелекне үстерә.

Толерант шәхес тәрбияләүдә нигез итеп алырлык классик язучыларыбызның әсәрләре бар.Мәсәлән,Г.Х.Андерсенның “Шыксыз үрдәк бәбкәсе” әкияте.Шушы шыксыз үрдәк бәбкәсе белән булган ситуацияне гаиләдәге,җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләргә күчереп ,балалар барлык кешеләрнең дә бер-берсе белән килешеп,үзара дус,тату яшәргә тиешлекләрен аңларга тиешләр .Өзлексез кимсетүләр,рәнҗетүләр һәр кешегә дә начар тәэсир итә.Үз-үзен хөрмәт итмәгән кеше башкаларга карата да яхшы мөнәсәбәттә була алмый.

Сыйныфта тыныч климат,конфликтларсыз тәртип урнаштыру өчен системалы рәвештә толерантлык дәресләре,сыйныф сәгатьләре үткәрү әһәмиятле.Мәсәлән, “Минеке һәм безнеке”,”Үземнеке һәм кешенеке”,”Тату булыйк “, “Конфликтлар. Аларны чишү юллары” кебек темаларга тәрбия сәгатьләре үткәрдек. Соңгысына киңрәк тукталып китәсе килә. Бу сәгатьтә балалар конфликтлашучы барлык якларны канәгатьләндерерлек юллар табарга тиеш иде. Конфликтлы ситуация итеп балаларның бер уенчыкны бүлешә алмауларын алдык. Әдәби уку дәреслекләрендәге хикәяләрне яки мультфильмнардагы өзекләрне дә алырга була. Бу конфликтны чишү юлларын дүрт төркемгә бүлдек:

  1. Балалар бергә уйныйлар.

  2. Балалар чиратлап уйныйлар.

  3. Берсе генә уйный.

  4. Берсе дә бу уенчык белән уйнамый.

Балалар шундый нәтиҗәгә килделәр: бу конфликтны һәр балага файдалы итеп чишәргә кирәк, балалар бергә дус-тату уйнарга тиешләр.

Конфликтлардан башка кешелек яши алмый, шулай ук балалар да. Бу- тормышның бер элементы.

Бала яхшы күңеллелеккә, түземлелеккә, мөстәкыйльлеккә, үз- үзен тота белергә кечкенәдән үк өйрәнергә тиеш. Ләкин моңа ата-аналар һәм укытучыларның үгетләрен истә калдыру юлы белән генә өйрәнеп булмый. Беренче чиратта балага бу сыйфатларны гаиләдәге һәм мәктәптәге көндәлек тормыш сеңдерергә тиеш. Әгәр дә балада яхшы күңеллелек, гаделлек сыйфатлары үстерелмәсә, мөстәкыйльлеккә омтылу мәгънәсез агрессивлыкка әверелергә мөмкин.

Тәрбия планы төзегәндә без толерант шәхес тәрбияләү бурычын да максат итеп куярга тиешбез.

Чыгышымның ахырында мин сезгә балалар тәрбияләүдә сабырлык, түземлелек, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иҗади уңышлар телим.





Краткое описание документа:

Без әледән әле террактлар, дини конфликтлар, халыклар арасында дошманлык чорында яшибез. Шунлыктан бу тема балаларны кече яшьтән толерант шәхес итеп тәрбияләүдә бик актуаль.

Политиклар, хокук сакчылары өчен толерантлык сүзе башкаларга, аның яшәү рәвешенә, карашларына, эшчәнлегенә түзеп торуны аңлата.Бу термин социаль психологиягә медицинадан килеп керә. Монда ул организмның төрле вирусларга каршы иммунитетын югалтуны аңлата. Әгәр җәмгыять өчен туры мәгънәсендә тәрҗемә итсәк кешелексезлеккә, национализмга һ.б. тискәре йогынтыларга каршы көрәшмәүче кешелек барлыкка килер иде.

Автор
Дата добавления 17.11.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров178
Номер материала ДВ-164352
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх
Ошибка 500
Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

CDbCommand не удалось исполнить SQL-запрос: SQLSTATE[HY000]: General error: 1114 The table '_cache' is full

Ошибка
500

Alt

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх