Сабирова
Л. Г., Шәйдуллина Л. М.,
Әгерҗе
районы, Сарсак-Омга лицее,
татар
теле һәм әдәбияты укытучылары.
Милли
мәгарифне үстерү Концепциясе кысаларында укучыларда
этномәдәни
компетентлык тәрбияләү
Татарстан
Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы карары нигезендә 2015-2030 нчы елларга
Милли мәгарифне үстерү Концепциясе кабул ителде. Милли мәгарифнең үсешенә
бүгенге көндә глобальләшү, мәдәниятләр кушылуы, информацион-коммуникатив
технологияләр үсеше һәм Интернетка бәйлелек зур йогынты ясый. Концепциянең
максаты: Татарстан халкының тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм трансляцияләүне
тәэмин итә алган бербөтен һәм динамик үсешкә ия милли мәгариф системасын
формалаштыру, XXI гасырның көндәшлеккә сәләтле шәхесен тәрбияләү һәм
җәмәгатьчелекнең туган телдә сыйфатлы белем һәм тәрбия алуга булган ихтыяҗын
канәгатьләндерү. Укучыларда туган телгә, тарих һәм Татарстан халкының мәдәни
мирасын үзләштерүгә кызыксынуны арттыру - әлеге Концепциянең көтелгән
нәтиҗәләренең берсе булып тора.
Нәтиҗәләргә ирешү юлында без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдында, зур
бурычлар килеп туа. Укучыларда этномәдәни компетентлык тәрбияләүгә безнең
лицеебызда зур игътибар бирелә. Моның үзенең сәбәпләре дә бар. Без эшли торган
Сарсак-Омга лицее Әгерҗе районында урнашкан. Сарсак-Омга - Әгерҗе районындагы
удмурт авылларының берсе ул. Шуңа күрә безнең лицейда күпчелек удмурт балалары
белем ала. “Мәгариф” милли проектының приоритет юнәлешләрен тормышка ашыру һәм
этномәдәни компонентлы белем бирү оешмаларының үсешен тәэмин итү шартларында,
беренче сыйныфтан алып һәр укучы туган удмурт телен һәм дәүләт теле булган
татар телен өйрәнә. Чит тел буларак лицейда инглиз теле укытыла. Шулай итеп,
укучыларыбыз дүрт тел өйрәнеп чыга, дүрт халыкның да милли кыйммәтләре белән
таныша, поликультур компетенциягә ия була.
Укучыларыбызның
милли составын истә тотып, без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, белем
бирүнең үзенчәлекле алым һәм формаларын сайлыйбыз. Бу безгә өйрәнелә торган
телнең, бер территориядә яшәүче төрле халыкларның мәдәни байлыкларын, тарихын
ачарга ярдәм итә. Этномәдәни компетенциягә ия шәхес тәрбияләргә телибез икән, һәм һәр яктан
үсеш алган киләчәк буын кешесе үссен дибез икән, татар, удмурт һәм рус халкының
мәдәниятында, гореф-гадәтләрендә булган үзенчәлекләрен истә тотарга тиеш
булабыз. Лицеебызда һәр елның февралендә уздырыла торган Туган телләр көне
(День родных языков) югарыда әйтелгәннәрнең бер матур мисалы булып тора. Бу
көнне укучылар һәм укытучылар милли киемнәрдән киләләр, милли ризыклар
пешерәләр, аларның рецептлары белән таныштыралар. Тәнәфесләрдә һәр милләтнең үз
көе яңгырый, милли уеннары уйнала, гореф-гадәтләре күрсәтелә. Укучыларыбыз
“Капкалы”, “Ручеек”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Кушкутэн” (в лапти), “Дасэн
потаса” (Хождение десяткой), “Куремен” (Приглашение) уеннарын бик яратып
уйныйлар. Күп кенә уеннарның өч халык өчен дә уртаклыгы ачыклана. Татарлар
“Чума үрдәк, чума каз” дип җырласалар, удмуртлар “Уя ӟазег, уя ӵӧж” дип
җырлыйлар:
Плавают гуси, плавают утки,
Глубокие озёра им нравятся.
Наш (имя) девушку выбирает,
Неизвестно, кто ему нравится.
Чума үрдәк, чума каз,
Тирән күлне ярата.
Безнең (исем) парын сайлый,
Белмим, кемне ярата.
Ә рус халкында бу уен “Ручеёк” дип атала:
В ворота ручей бежит
И тихонько так журчит.
Ты, дружок, остановись,
И друг другу поклонись.
А я Катеньку люблю и с собой её возьму.
Бу
уртаклыклар балаларга бер-берсен яхшырак аңлауга, бер-берсенә якынаюга,
дуслашуга зур этәргеч була, төрле халыкларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән
карауга, ягъни толерантлыкка китерә.
Туган телләр көнен һәр елны үзенчәлекле итеп
оештырырга тырышабыз. Бер елны балалар төрле тукталышлар (“Табышмаклар
тукталышы”, “Мәкальләр тукталышы” һ. б. ш.) буйлап йөрсәләр, икенче елны
Ярминкә оештырыла, якташ язучыларыбыз иҗаты буенча күргәзмәләр ясала. Бу көнне
укучыларыбыз түземсезлек белән көтеп алалар, барлык чараларда теләп катнашалар.
Мәктәбебез гөр килеп тора.
Районыбыздагы ике удмурт авылы мәктәбе - Варклед-Бодья
башлангыч мәктәбе һәм Сарсак-Омга лицее арасында еллар дәвамында тыгыз
хезмәттәшлек элемтәләре урнашкан. Ел саен бу мәктәпләрдә Регионара этномәдәни
форум уздырылуы матур традициягә әверелде. Әлеге зур чарада ут күршеләребез
Ижау шәһәренең югары уку йортлары вәкилләре, Удмуртия мәктәпләре укучылары һәм
укытучылары, “Кизили” һәм “Ӟечбур” газета-журнал редакцияләре һәм “Әгерҗе
хәбәрләре” редакцияләре катнаша. Форумга укучылар һәм укытучылар фәнни-тикшеренү
эшләре белән киләләр. Моның өчен алар халыкның милли һәм дини бәйрәмнәрен,
гореф-гадәтләрен, уеннарын, һөнәрләрен, костюмнарын өйрәнәләр, чагыштырма
анализ ясыйлар. Тел һәм әдәбият өлкәсендә алып барылган эзләнү-тикшеренү эшләре
дә зур бәяләмә ала. Әлеге эшләре белән укучылар Республика, регионара һәм
Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган фәнни-тикшеренү конференцияләрендә дә
катанашалар, диплом һәм грамоталарга лаек булалар. Бу Форумның лицейда
үткәрелүе укучыларыбызда коммуникатив, этномәдәни компетентлык үстерүдә зур
роль уйный, дөньяга фәнни караш тәрбияли, баланың рухи дөньясын баета.
Дәрестән тыш чараларда гына түгел, татар теле
һәм әдәбияты дәресләрен модельләштергәндә үзенчәлекле системабыз бар. Удмур
укучыларга татар теле өйрәтү дәресләренә әзерләнүгә зур игътибар бирәбез.
Үзәктә – күптеллелек һәм поликультур компетенциягә ия булган этномәдәни шәхес
формалаштыру. Татар теленә өйрәтү укучыларның яшь һәм психологик
үзенчәлекләренә таянып, аларның менталитетын күздә тотып тормышка ашырыла.
Әлбәттә, тел дәресләрен балаларның үз туган тел материалы белән чагыштырып,
телләрне берләштерүче уртаклыкларга таянып алып бару отышлы, чөнки сүз һәм
сөйләм – төрле милләт вәкилләрен бер гаиләгә туплау өчен кирәк булган төп
шартларның берсе. Тәҗрибә күрсәткәнчә, удмурт телендә татар теле алынмалары
бихисап. Бу бер территориядә яшәүче халыкларның уртак яшәү рәвеше булуын
күрсәтә.
Татар, удмурт һәм рус әдәбиятларын чагыштырып
өйрәнү, ягъни интеграцияләү яшь буында башка милләттән булган яшьтәшләренә
карата кызыксыну һәм ихтирам хисләре тәрбияләүдә мөһим урын алып тора. Әдәбиятларны
чагыштырып өйрәнүне югары сыйныфларда алып бару отышлырак, чөнки 9-11 нче сыйныфларда
әдәби әсәрләр, әдәби процесслар, әдәби юнәлешләр хронологик тәртиптә һәм тарихи
яссылыкта өйрәнелә башлый. Мәдәни диалог шартларында Г. Тукай, М. Җәлил, Һ.
Такташ лирикасы тирәнрәк һәм үтемлерәк кабул ителә. Рус әдәбиятындагы А. С.
Пушкин, М. Ю. Лермонтов кебек бөек шагыйрьләр иҗаты, удмурт әдәбиятында якты
йолдыз булып янган Ашальчи Оки һәм Кузебай Герд иҗатлары белән үрелеп бирелә.
Укучылар бу классикларның уртак иҗат темаларын табалар, рухи якынлыкларын
ачыклыйлар, иҗатлары арасында параллельләр үткәрәләр.
Мондый чаралар төрле милләттән булган
укучыларга башка милләт культурасын (халыкның гасырлар дәвамында тупланган рухи
кыйммәтләр системасын) үзләштерүгә китерә. Индивидның нинди нормалар һәм
кыйммәтләр үзләштерүе аның яшәү рәвеше белән генә түгел, иң беренче чиратта,
аңарда тупланган белемнең дәрәҗәсе белән дә билгеләнә. Поликультуралы шәхес
тәрбияләү - бүгенге мәктәпнең иң мөһим бурычы, чөнки Кешелек дөньясының якты
киләчәге, яшәеше - нәкъ менә шундыйлар кулында. Шулай итеп, XXI гасырның көндәшлеккә
сәләтле шәхесен тәрбияләүдә этномәдәни компетентлык мөһим факторларның берсе
булып тора.
Кулланылган
әдәбият:
1.
Доганова, Л. Н., Морозов, И. А. Игры и развлечения
удмуртов. 2-е изд., доп. / Науч. Ред. И отв. За вып.
Т. Г. Владыкина. – Иҗевск: Удмуртский институт истории, языка и литературы УрО
РАН, 2002. – 382 с.
2.
Хуҗиәхмәтов, Ә. Н. Педагогика: Югары һәм
махсус урта уку йортлары өчен дәреслек/ Ә. Н. Хуҗиәхмәтов. – Казан: Мәгариф,
2004. – 543 б.
3.
stranatalantov.com
4. infourok.ru
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.