Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Выступление на тему "Развитие навыков устного общения"

Выступление на тему "Развитие навыков устного общения"


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Телдән аралашу күнекмәләрен үстерү



Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максаты- аралашырга өйрәтү. Аралашу- фикер алышу, ниндидер мәгълүмат бирү яки кабул итү дигән сүз.

Аралашуның телдән һәм язмача формалары бар. Телдән аралашу сөйләү һәм ишетеп аңлау аша гамәлгә ашырыла. Шулай итеп, рус телендә белем бирә торган мәктәпләрдә 1) укучыларны татар сөйләмен аңларга өйрәтергә; 2) үз фикереңне татарча белдерергә; 3) башкаларның фикерләрен телдән һәм язма формада тапшыра белергә өйрәтергә кирәк.

Татар теле дәресләрендә укучыларда табигый рәвештә аралашу, ягъни уй-фикерләреңне өйрәнелә торган телдә белдерергә омтылу теләге туа. Әмма ул кайбер балаларда акрынрак барлыкка килә, шунлыктан укытучының бурычы – аралашу күнекмәләрен формалаштыруга гамәли ярдәм итү.

Телдән аралашу ике төрле: диалогик һәм монологик формада була.

Укыту процессында диалог уку барышында кулланыла: диалогларны ирекле уку, роль ләргә бүлеп уку, театрлаштырылган тамаша; дәресләрдәге әңгәмәләр ( тема буенча кереш әңгәмә, текстны укыганнан соң әңгәмә, рәсем буенча әңгәмә ); өйрәнелгән теманы кабатлагандагы әңгәмә, изложение, сочинениега әзерлек чорындагы әңгәмәләр, ирекле әңгәмәләр ( йөрергә чыккач, тәнәфестә, экскурсиядә, көнкүрештә һ.б.)

Башлангыч чорда ышанычлы шартлар тудыру мөһим. Укучы белән укытучы арасында үзара аңлашу рухы хөкем сөрсә, аралашу кызыклы һәм продуктив була. Диалог укучыларның игътибарын, хәтерен үстерә, аралашуга сәләтне арттыра, укуга уңай караш тудыра. Димәк, мәктәптәге диалог – уку-укыту әңгәмәсе, укучының үз яшьтәшләре белән әңгәмәсе: берәүләре сорау бирә, икенчеләре- җавап бирә. Диалог – телдән сөйләмнең киң таралган формасы. А.Ш.Әсәдуллин һ.б. методистлар фикеренчә, рус телен милли мәктәптә өйрәтүне диалогик сөйләмнән башларга кирәк.

Аралашу вакытында ишетеп аңлау сөйләүгә караганда катлаулырак. Сөйләүче, теләгән фикерен белдерү өчен, үзенең белем дәрәҗәсеннән һәм мөмкинлегеннән чыгып, кирәкле лексик һәм грамматик материалны үзе сайлый. Тыңлаучы исә, сөйләм агымын лексик берәмлекләргә бүлеп, аларның мәгънәләрен искә төшереп аңларга тиеш була. Әлбәттә, башлангыч чорда, рус балаларын икенче телдә аралашырга өйрәтеп бетереп булмый. Иң мөһиме: рус укучысының татарча сөйләме мөмкин кадәр табигый формага якынлашсын һәм диалогның төп сыйфатларын сакласын ( сорау бирә һәм аңа җавап бирә белү; сөйләшүне туктатмау; әңгәмәдәшеңнең фикерен үстерү һәм аны логик ахырына җиткерү).

Рус телле укучыларга татар телендә диалогик сөйләмне камилләштерү буенча түбәндәге типтагы күнегүләр тәкъдим итәргә мөмкин:

  • Диалогик үрнәкләрне ятлау;

  • Тәкъдим ителгән үрнәк буенча кечкенә диалоглар төзү;

  • Укучыларны сорау-җавапларга туры килгән реакциягә өйрәтү;

  • Үрнәк диалогның бер элементын алмаштырып кую;

  • Үрнәк диалогның берничә элементын алмаштыру;

  • Күрсәтмәлелекне файдаланып, бер типтагы охшаш диалоглар төзү.

Монологик сөйләм, кагыйдә буларак, бәйләнешле тексттан тора. Бу төр сөйләмгә өйрәткәндә, укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиеш:

  • Үз фикерләреңне логик эзлеклелектә белдерергә;

  • Төп фикерне аера белергә;

  • Әйтелгәннәрнең эчтәлеген ачарга;

  • Сөйләм үрнәкләрен дөрес кулланырга;

  • Сөйләмнең нормаль тизлеген тәэмин итәргә.

Башлангыч чорда монологик сөйләм – ул хәбәр итү, тасвирлау, хикәяләү; предметларның тышкы кыяфәтен, билгеләрен һәм хәрәкәтләрен таныш грамматик форма һәм төзелмәләрне файдаланып тасвирлау. Мәсәлән, картина буенча эш.

Монологик сөйләмнең тагын бер төре – сюжетлы хикәяләү, ягъни хикәя төзү.

Рус телле балаларның монологик сөйләм телен үстерү юлында , алар тыңланган текстны яңадан кабатлыйлар, эчтәлеген сөйлиләр.

Татар телендә монологик сөйләм күнекмәләре форалаштыруга укучыларның дәрестә үтелгәннәрен истә калдыруы, зур булмаган шигырьләрне, җырларны, табышмаклар, дидактик уеннарны ятлаулары, сораулар ярдәмендә хикәяләр төзүләре ярдәм итә.





















hello_html_3e447417.gif











Беренче квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Галиева Гөлназ Илгиз кызының

методик темасы
















Автор
Дата добавления 28.12.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров96
Номер материала ДВ-295295
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх