Инфоурок Дошкольное образование КонспектыВыступление на тему "Сәләмәт бала тәрбияләүдә матур әдәбиятның роле"

Выступление на тему "Сәләмәт бала тәрбияләүдә матур әдәбиятның роле"

Скачать материал

Сәламәт бала тәрбияләүдә матур әдәбиятнең роле

 

       Һәр кешенең, шул исәптән балаларыбызның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту һәр шәхес өчен, тулаем җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия. Балаларыбызның сәламәтлеге - киләчәк буыннарның сәламәтлеге. Ә сәламәт булу өчен нишләргә, нинди яшәү рәвеше алып барырга? Без шушы сорауга җавап табарга тиешбез.

  Чыннан да, дөньяда иң кирәкле нәрсә - саулык, сәламәтлек. 

Сәламәтлек- ул кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше иң беренче чиратта үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Ә без, үз чиратыбызда, балаларны моңа өйрәтергә тиешбез.

         Бүгенге көндә мәктәпкәчә учреждегиеләрдә сәламәтләндерү технологияләренә зур урын бирелә. Ул үз чиратында мәктәпкәчә белем бирүнең иң зур бурычларының берсе, балаларның сәламәтлеген ныгытуга, саклауга юнәлтелгән.        

Сәламәт яшәү рәвешен түбәндәге өлешләргә бүлеп карарга мөмкин:

*Дөрес туклану;

*Хәрәкәт активлыгы;

*Чыныгу;

*Көндәлек режимны саклау;

*Гигиена кагыйдәләрен үтәү;

*Зарарлы гадәтләрдән баш тарту;

 

          Әйе, балаларны балалар бакчасында сәламәт тәрбияләү өчен балаларда үз сәламәтлекләренә, тормышларына карата  аңлы караш тәрбияләү кирәк дип уйлыйм.

            Минем максатым булып - балалар шәхесенең төрле яклап үсешенә ярдәм итү, балаларның яшәү рәвеше турындагы белемнәрен ныгыту; халык педагогикасы тәҗрибәсенә нигезләнеп, балаларны физкультура-сәламәтләндерү чараларына һәм спортка җәлеп итү, сәламәтлекне сакларга өйрәтү тора.

            Нәниләрне физик күнегүләрне аңлы рәвештә башкарырга, үз организмының мөмкинлекләрен белергә өйрәтү – тәрбия эшендә планлаштырылган нәтиҗәләргә карый.

        Шуннан чыгып, үз алдыма түбәндәге бурычларны куеп эшлим: –балаларны сәламәт яшәү кагыйдәләре белән таныштыру; физкультура-сәламәтләндерү чараларына һәм спортка җәлеп итү, сәламәтлекне сакларга өйрәтү, спорт белән шөгыльләнүнең сәламәт яшәү нигезе икәнен аңлату. Хәрәкәт координациясен, җитезлек һәм сыгылмалылыкны; игътибарны, бармак очларының сиземләвен үстерү. Коллективта үз-үзеңне дөрес тоту, ярдәмләшү, спорт белән кызыксыну ихтыяҗын булдыру, үзеңнең сәламәтлеген турында кайгырту.

 

     Психологлар һәм педагог-галимнәр әйтүенчә, файдалы гадәтләр булдыру өчен иң кулай вакыт – мәктәпкәчә тәрбия һәм башлангыч мәктәптә уку чоры.

Башта әлеге төшенчәгә ачыклык кертик.

 Сәламәт яшәү рәвеше – сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга, озын-озак еллар дәвамында иҗади эшчәнлекне тәэмин итүгә юнәлтелгән һәм аңлы рәвештә, үзеннән-үзе башкарыла торган, гадәткә кергән, күнегелгән яшәү рәвеше.

       Гамәлләрне “файдалы” яки “зыянлы”, “рөхсәт ителгән” яки “ярамый торган” дигән төркемнәргә бүлеп карау дөрес булмас. Кеше болай да гомеренең күп өлешен үз-үзе белән , “ярамаган” гадәтләре белән көрәшергә омтылып үткәрә. Мондый яшәү рәвеше рухи канәгатьсезлеккә, күңел борчуларына, нәтиҗәдә, сәламәтлек какшауга китерә.

Димәк, үзеңдә күркәм гадәтләрне яшьтән тәрбияләргә кирәк, аларны яшәү рәвешенең аерылгысыз бер өлеше, җан таләбе итеп канга сеңдереп, үз-үзең белән килешеп яшәргә омтылырга кирәк. Ә яшьтән күнегелгән гадәтләр тотрыклы була, кеше аларга җайлаша, ияләшә.

    Менә шушы урында безгә тәрбиячеләргә, әти- әниләргә матур әдәбият, халык авыз иҗаты, уеннар ярдәмгә килә дә инде.

        Матур әдәбиятның  шәхес үстерүдә тоткан урыны һәм роле бик зур. Балалар өчен язылган әсәрләр, шигырләр акыл, әхлак, эстетик, физик тәрбия чаралары булып тора. В.А. Сухомлинский әйткәнчә: «Китап уку – ул бала йөрәгенә юл табу».

      Матур әдәбият балаларны матурлык дөньясына алып керә, шул дөньяда яшәргә, үз фикерләрен чагыштырмача җиткерергә , алардагы  геройлар  халәтенә керә, аларның эчке кичерешләрен аңлый белергә өйрәтә.

«Баланың әхлагы  тиз формалашып китә торган чак – җиде яшькә кадәр булган вакыт. җидедән сога калган бозык табигатьле балаларны төзәтү ифрат кыен була, димәк, тәрбиячеләр, соңга калмыйча, бигрәк шул вакытка тырышлык белән баланың рухын (психологиясен) ныклап өйрәнергә тиеш була», – дип яза Зөһрә Салихова үзенең эшендә.

       Эш барышында балаларның сәламәтлекләрен ныгытуда,организмнарын чыныктыру эшен башкаруда, гигиена кагыйдәләренә гадәтләнергә өйрәтүдә, чисталык - сәламәтлекнең нигезе икәнен төшендерүдә, дару үләннәре турындагы белемнәрен тирәнәйтүдә  матур әдәбият әсәрләренә таянам.

    Бик бай эчтәлекле “Балачак аланы”, “Балалар бакчасы”, “Балачак-уйнап- көлеп үсәр чак” уку китапларына кергән әсәрләрне еш кулланам.

    Нәниләрнең сәламәтлеген саклау, ныгыту; аларда культура- гигиена күнекмәләре тәрбияләү; сәламәт яшәү рәвеше турында башлангыч күзаллаулар формалаштыру (кеше организмының төзелеше, дөрес туклану, чыныктыру чараларының әһәмияте) турында шигырьләр, хикәяләр бу китапларда урын алган.

Балалар тарафыннан яратып уйнала торган уеннар; уенны алып баручы (әйдәүче) сайлау өчен кулланыла торган санамышлар; шулай ук шөгыльләрдә файдалану өчен, физкульминутлар да әлеге китапларда табып була. 

 

      Балалар белән шөгыльләнгәндә Шәүкәт Галиевның “Физзарятка ясый куян”, Роберт Миңнуллинның шигырьләрен, Абдулла Алишның “Куян кызы”әкиятен, Равил Фәйзуллиның “Ни җитмәгән?”, Ә.Ерикәйнең “Чисталык сөябез”шигырләрен, Әхәт Гаффарның “Юынмый торган балык” ,Корней Чуковскийның “Мойдодыр”әсәренең тәрҗемәсен,  М.Хөсәеннең “Армыйм да мин, талмыйм да!”, Хәкимҗан Халиковның “Хәрәкәттә бәрәкәт” шигырен һәм башка язучыларыбызның әсәрләрен сәламәтлекнең нигезе чисталык, физик чыныгу икәнен төшендерүдә,  сәламәтлекне саклау, ныгыту кебек яхшы сыйфатларга карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләүдә һәм көндәлек риҗимның әһәмиятен аңлатканда еш кулланам.

Юындыр

Кирәк чиста булырга,

Иртән- кич юынырга.

Пычракларга,

Шапшакларга

Оят аларга!

Яшәсен йомшак ап-ак

Сөлге һәм исле сабын,

Яшәсен вак тешле тарак,

Теш порошогы тагын!  (Корней Чуйковский)

 

         Әлбәттә инде ял минутларында бармак күнегүләрен, сүзле-хәрәкәтле уеннарны уйнауга өстенлек бирәм. Балаларны рухи һәм физик яктан сау-сәламәт булып үсүләрендә татар халык авыз иҗаты һәм авторлар иҗат иткән яңа уеннар зур урын алып тора. Физкультминуткалар һәм уеннар балада күмәклек, мөстәкыйллек, җитезлек кебек сыфатлар тәрбияли.

      Балаларның сәламәт, акыллы булып үсүләрендә әкиятләр дә зур урын ала дип әйтәсем килә. Әкияттерапия – психик сәламәтләндерү һәм акыл үсешен үстерүдә кулланыла. Хәзерге заманда әкияттерапия бик актуаль булып тора.   Әкиятнең эчтәлегенә, геройларның образларына сораулар, чагыштыру алымнарын кулланып, без балалар белән анализ ясыйбыз, шул вакытта балаларның уй-фикерләрен, уй-кичерешләрен үзебезгә билгеләп бара алабыз. Әкияттерапия шөгыльләре балаларны чынбарлыктан аермый. Һәрбер шөгыльнең ахырында балалар белән берлектә сораулар ярдәмендә фикер алышабыз: әкият сезне нәрсәгә өйрәтте? Бу белемнәрне һәм тәҗрибәне үз тормышыбызда ничек куллана алабыз?.

     Шулай итеп әкият илендә сәяхәт иткәндә, балалар тормыш тәҗрибәсен туплыйлар, социаль күнекмәләр булдыралар.     

   Әкияттерапияне төрле юнәлештә кулланып булуы белән бик тә отышлы. Бу үз чиратында сулыш алу , хәрәкәт, нокталы массаҗ, уяну, күз гимнастикаларын ясаганда балалар тарафыннан җиңелерәк үзләштерегә ярдәм итә. Әкиятне язучыларыбызның әсәрләренә таянып балаларның яшь үзенчәлекләренә, кайда кулланылышына  карап үзгәртә алабыз.

Мәсәлән уяну гимнастикасы итеп Саҗидә Сөләймановнаның “Бакалар” шигырен яраклаштырдым.

Бакалар

Яшел күлдә бакалар

 Борчылып сөйләшәләр,

Нәрсәдер киңәшәләр,

Яр буена чыгалар,

Бер чүгәләр бер торалар,

Кояшка сәләләм биреп

Сикерешеп тә алалар.

Уңга-сулга каранып

Сулыш алалар тутырп.

Бер-берсенә карашып

Күз кысышып та алгач

Бит юырга кирәклекне

Аңлап алалар бакалар.

 

Чыгышымны йомгаклап шуны әйтәсем килә. Каюм Насыйриның түбәндәге сүзләре бар. “Балалар яшь таллар кебек, әгәр аз-маз кимчелекләре бар икән, аларны, яшь талны төрле якка бөгеп булган кебек, тиз арада төзәтеп була”. Шуны онытмыйк: безнең яхшы һәм зарарлы гадәтләребезне балаларыбыз теләгебезгә бәйсез рәвештә кабатлыйлар. Иң элек әти-әни укучыга үзенең сәламәт тормыш рәвеше алып баруы белән үрнәк күрсәтергә тиеш.

     Гаилә хәле, эштәге уңышы, милек казанышлары нинди генә булса да, һәр кешенең иң кадерле байлыгы – сәламәтлек. Югалткан сәламәтлекне кире кайтаруның бик авыр, еш кына уңышсыз эш икәнен балаларга кече яшьтән хәреф танырга өйрәткән кебек өйрәтергә кирәк. Бу катлаулы эшне намуслы иттереп башкару – гаиләнең һәм балалр бакчаларының уртак төп максаты.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Выступление на тему "Сәләмәт бала тәрбияләүдә матур әдәбиятның роле""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Шеф-повар

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Безнең максатыбыз булып- балалар шәхесенең төрле яклап үсешенә ярдәм итү, балаларның яшәү рәвеше турындагы белемнәрен ныгыту; халык педагогикасы тәҗрибәсенә нигезләнеп, балаларны физкультура-сәламәтләндерү чараларына һәм спортка җәлеп итү,сәламәтлекне сакларга өйрәтү тора.

Нәниләрне физик күнегүләрне аңлы рәвештә башкарырга, үз организмының мөмкинлекләрен белергә өйрәтү- тәрбия эшендә планлаштырылган нәтиҗәләргә карый.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 155 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 23.11.2017 651
    • DOCX 24.6 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хакимуллина Айгуль Мударисовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 9860
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Педагогические основы деятельности воспитателя в условиях ФГОС ДО

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 79 человек из 34 регионов
  • Этот курс уже прошли 386 человек

Курс повышения квалификации

Управление дошкольной общеобразовательной организацией

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 34 человека

Курс повышения квалификации

Моделирование физкультурно-образовательной среды дошкольной организации в соответствии с ФГОС ДО

72/108 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 16 регионов
  • Этот курс уже прошли 123 человека

Мини-курс

Преодоление расстройств: путь к психическому здоровью"

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Музыкальная журналистика: создание и продвижение контента

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

История и основы галерейного бизнеса

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе