Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Иностранные языки / Статьи / Выступление на тему «Современные технологии на уроках татарского языка для русскоязычных детей»

Выступление на тему «Современные технологии на уроках татарского языка для русскоязычных детей»


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Иностранные языки

Поделитесь материалом с коллегами:


Рус телле балаларга татар телен өйрәтүдә заманча технологияләр


Сания Фатхлисламова,

Бөгелмә шәһәре 8 нче урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Татар телен чит тел буларак укытуда заманча технологияләрне куллану безнең эштә төп урынны алып торырга тиеш. Телне өйрәтүнең төп чараларын билгеләү, укыту-тәрбия эшчәнлеген оештыруга ярдәм итүче барлык уку материаллары белем бирү чарасы булып санала. Алар төп һәм ярдәмче чараларга бүленәләр.

Хәзерге вакытта дәресләрдә инновацион технологияләр куллану үз эшеңнең нәтиҗәсен күрергә ярдәм итә. Мин практикамда шәхескә юнәлтелгән технологияләрне кулланырга тырышам. Укучыларның үз хезмәтләрен үзанализ яки үзбәя аркылы бәяләргә тәкъдим итәм. Үзбәя кую схемалары белән укучылар инде күптән таныш, схемалар һәр укучының алдында ята. Укучы дәреснең һәр этабында үзенең эшчәнлеген бәяләргә тиеш була, ахырдан гомуми билге чыгарыла. Соңыннан укытучы укучылар белән берлектә эшне кабат тикшерә. Үзбәя куела.

Иҗади үстерелешле укыту технологиясе укучыга иҗади үсәргә ярдәм итә. Төрле темаларга сөйләшү оештырганда, укучыларны, белем дәрәҗәләренә карап, берничә төркемгә бүлеп утыртам. Укучылар алдына проблемалы сорау куела: “Син спорт белән дусмы?” Сөйләшүне төрлечә дәвам итәргә кирәк. Төркемдәге һәр укучы үз фикерен тулысынча, мисаллар белән сөйләп бирә, һәм шулай ук үзбәя куела.

Татар телен чит тел буларак өйрәтү процессында уеннардан файдалану укучыны белем алырга дәртләндерә, аларда фән белән кызыксыну уята. Аеруча, грамматик уеннар баланы фикерләргә, эзләнергә өйрәтә, телләр белүнең тормышта кирәк булуына төшендерә. Уен барышында балалар берләшә, бер-берсенә ярдәм итә, аларда үз көчләренә ышаныч арта. Өйрәнелгән темалардан соң үткәрелгән уеннар аеруча нәтиҗәле була. Ул укучыларның сүз байлыгын арттыра, уен белән мавыккан укучы, курку хисен җиңә. Грамматик уеннар шунысы белән әһәмиятле: укытучы уенны башлар алдыннан, “татарча гына сөйләшәбез” дигән таләп куя, һәм ул укучы өчен җаваплы эш булып тора. Дәрестә уйнала торган уеннар берничә төркемгә бүленә:

а) өйрәнелмәгән лексик – грамматик материаллы уеннар;

б) өйрәнелгән лексик – грамматик материалны ныгытырга ярдәм итүче уеннар;

в) граммматик кагыйдәләрне кызыклы формада бирүче уеннар;

г) грамматик формаларны, җөмләдә сүзләр бәйләнешен һәм җөмлә төзү күнекмәләрен камилләштерүгә ярдәм итүче уеннар.

Рус телле балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятырлык уеннар бик күп. Мәсәлән:

1. Аерым билгеләр буенча сүзләр табу ( беренче аваз, хәреф һәм иҗек буенча; бирелгән тема буенча; рәсем буенча; соңгы хәреф буенча; синонимнар, антонимнар табу).

2. Сүзләрне тергезү (төшеп калган хәрефләрне кую; таралган хәрефләрне тиешле тәртиптә урнаштыру; таралган сүзләрдән җөмләләр төзү; яңа сүз ясау өчен хәрефләр ( иҗекләр) өстәү яки алып ташлау)

3. ,,Тирәбездә нәрсәләр бар?” уены (әйләнә - тирәдәге мөмкин кадәр күбрәк әйбернең исемен атау)

4. ,,Кем яхшы күрә?” (рәсемнәрдә сурәтләнгән әйберләрне, аларның билгеләрен, хәрәкәтләрен санау).

5. ,,Үзебезнең типография” (өйдә укылган хикәя буенча кечкенә китапчыклар ясау)

6. ,,Кәефең ничек?”( укучының кәефенә туры килүче смайликлы рәсемне сайлап сөйләве).

7. Предметларны чагыштыру һәм шуларны рәсемнәргә төшерү.

8. Сынамышлар, тизәйткечләр, җырлар, табышмаклар, башваткычлар, мәкаль һәм әйтемнәрне урынлы куллану да татарча сөйләшергә өйрәтүдә зур әһәмияткә ия. Алар укучыларның белемен, осталыгын, иҗади эшчәнлеген үстерә.

Рольле уеннарга аерым тукталып китәсем килә. Аларны эш барышында актив кулланам, тәкъдим ителгән ситуацияне күзаллап, укучылар рольле уеннарда теләп катнаша. Аларны парларда, төркемнәрдә үткәрергә мөмкин. Рольле уен катнашучылар һәм тыңлаучылар өчен бер дәрәҗәдә файдалы. Укучыларда төрле сөйләм формаларын кулланып сөйләшүдә катнашу, нидер сорау яки әңгәмәдәшенә җавап бирү ихтыяҗы туа. Рольле уен берничә этаптан тора: өйдә яки сыйныфта аңа әзерләнү, сыйныфта уенны оештыру, йомгаклау. Уенны оештырганда, укытучы берничә алшартны истә тотарга тиеш:

1) укучыларның коммуникатив эшчәнлеген активлаштыру;

2) сөйләм эшчәнлегенең дәрәҗәсен истә тотып, балаларга рольләрне дөрес бүлеп бирү, укучыларның мөмкинлекләренә игътибар итү;

3) укучының кәефен тоемлап, уңай нәтиҗәгә ирешүгә омтылу;

4) укучыларга яхшы таныш булган ситуацияләрне еш куллану;

5) үзара ярдәмләшү, телдән актив аралашу мохите булдыру.

Соңгы вакытта җәмгыятьтә барган үзгәрешләр белән беррәттән илебезнең мәгариф системасында укыту эчтәлеген яңарту процессы бара. Аның үзәгендә - шәхес, ягъни - укучы. Тирән белемле, югары әхлаклы, үз – үзен иҗади үстереп, шәхес буларак танытучы укучы тәрбияләү һәр укытучының бурычы.

Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү барышында файдалы, кызыклы итеп, заманча технологияләрдән файдаланып, югары нәтиҗәләргә ирешергә тырышам. Дәресләрдә балаларның танып белү эшчәнлеген үстерү өчен эш төрләрен дифференцияләштерү дә зур нәтиҗә бирә. Ягъни, сыйныфтагы һәр балага шәхси якын килеп, шәхси үзенчәлекләрен истә тотып, бирем һәм күнекмәләрне аерып бирү. Бу бигрәк тә йомшак укучылар өчен мөһим. Максатым: аларның белемнәрен, укуга карата кызыксынуларын һәм омтылышларын үстерү. Белемнәре, интеллектуаль дәрәҗәләре югары булган укучылар катлаулы, иҗади характердагы биремнәрне эшли алалар. Мәсәлән: дәрес барышында 7 - 8 таныш һәм таныш булмаган сүзләр әйтеп чыгам. Укучылар хәтерләрендә калдырганнарын дәфтәрләренә язалар, үзбәя куялар. Көчле укучылар шул сүзләр белән җөмләләр төзиләр, йомшаклары сүзтезмәләр уйлыйлар. Кул астында төрле дәрәҗәдәге дифференциаль карточкалар, схемалар, рәсемнәр тотам. Газета-журналлар да бу вакытта ярдәмгә килә. Дифференциаль өй эше бирү дә гадәткә керде. Аны мин дәреснең беренче яртысында, укучы әле арып өлгермәгәндә бирергә тырышам:

а) дәрестә укылган тексттагы исемнәрнең килешләрен билгеләргә;

б) сыйфатларны табарга;

в) фигыльләрнең заманнарын билгеләргә;

Иҗади характердагы эшләр башкарганда да дифференциаль якын килеп эшләп була. Изложение язганда сыйныф ике төркемгә бүленә. Бер төркемгә текст танышу өчен өйгә бирелгән була. Көчле укучылар инде эшкә керешкәндә, йомшак укучылар, бер түгәрәккә җыелып, укытучы ярдәме белән язарга әзерләнәләр (сорауларга җавап бирәләр, план төзиләр).

Яңа технологияләр татар телен өйрәнүче укучыны тагын да активлаштыра, мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Компьютер технологияләрен куллану фәнне югары дәрәҗәдә үзләштерергә, информацион технологияләр дөньясындагы яңалыклар белән кызыксынырга теләк уята. Бүгенге көндә татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту зур тырышлык сорый. Компьютер технологияләрен кулланып укыту шушы проблеманы хәл итәргә булыша. Шулай ук бу метод укучыларны компьютер белән эшләргә, текст процессоры ярдәмендә төрле документлар әзерләргә өйрәтә.Укучылар аерым темаларга презентацияләр төзеп чыгышлар ясыйлар. Төрле конкурсларда катнашалар. Сөйләм үстерү дәресләрендә бу презентацияләрне куллану да бик файдалы. Әзер материаллар рус телле балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята. Мисал өчен “Минем гаиләм” темасын гына алыйк. Гаилә әгъзаларының әйтелеше татар телендә яңгырап, укучыларда сүзләрне дөрес әйтүгә һәм дөрес язуга булышлык итә. Үрнәк диалоглар тыңлау, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерә.

Укучыларның төрле әзерлек, белем дәрәҗәләренә юнәлдерелгән стандарт булмаган эш алымнарының иң отышлысы - проект эшен оештыру. Әлеге эш төре укучыларны актив эзләнү - тикшеренү эшчәнлегенә тартырга ярдәм итә. Укучылар башлангыч сыйныфлардан ук фәнни-тикшеренү өлкәсендә беренче тәҗрибә туплыйлар, тикшерү методлары белән танышалар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча презентацияләр әзерлиләр, аны яклап чыгыш ясыйлар. Проектлы укытуның мавыктыргыч, уен формасында булуы һәр дәресне укучылар өчен бәйрәмгә әйләндерә. Укучылар яңадан – яңа уңышларга ирешергә тырыша. Әлеге эшчәнлек татар телен кызыксынып өйрәнергә, грамоталы язарга өйрәтә.

Татар теле укытучыларының төп максатлары:

- укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту;

- логик фикерләү сәләтен, сөйләм күнекмәләрен формалаштыру;

- татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән даими таныштырып тору.

Бу максатларга ирешү өчен, рус балаларына татар телен укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:

- Укучыларның танып белү активлыгын арттыру;

- Иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү;

- Тыңлап аңлау (аудирование), сөйләү, уку, язу күнекмәләрен формалаштыру.

Бүгенге мәктәп укытуның традицион формалары белән генә чикләнеп калмый. Аның эчтәлеге инновацион процесслар белән тулыландырылганда гына алга китешне, үсешне күрергә мөмкин. Һәрбер сыйныфта дәреслек белән генә чикләнмичә, методик кулланмалар, дидактик материаллар, җыентыклар, таблицалар, сүзлекләр, компьютер, проектор, интерактив такта, интернет челтәре кебек чаралардан да актив файдаланырга кирәк. Рус телендә сөйләшүче балаларга дәүләт телен үзләштерү өчен шартлар тудырылган. Хезмәтебезгә иҗади якын килеп, заманча технологияләрне урынлы кулланып эшлисе генә кала.






57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 10.10.2016
Раздел Иностранные языки
Подраздел Статьи
Просмотров11
Номер материала ДБ-249601
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх