Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Русский язык и литература / Другие методич. материалы / Выступление на тему "Сравнительное обучение языков"

Выступление на тему "Сравнительное обучение языков"


  • Русский язык и литература

Поделитесь материалом с коллегами:

Телләрне чагыштырып укыту.

Берәү башка телне өйрәнмәкче булса, башта үз теленең грамматикасын яхшы белсен”,- дигән Каюм Насыйри . Татар телен башка милләт кешеләренә укытуның бай тарихы бар.Патша Россиясендә татар теленең үзенчәлекле дәүләт теле, Көнчыгыш сәясетендә аның зур әһәмияткә ия булуы хәзер инде бәхәссез.Татар теле университетларда, хәрби уку йортларында, руханилар әзерләүче семинарийларда, академияләрдә укытылган.Моның өчен фәнни яктан югары дәрәҗәдә язылган дәреслекләр дә булган. Аларда татар һәм рус телләрен чагыштыруга караган кайбер искәрмәләр дә бирелгән. Әмма ике телне чагыштырып өйрәтү Октябрь революциясеннән соң,татар теле рәсми рәвештә дәүләт теле дип игълан ителгәч кенә башланып китә.Бу юнәлештә эшләгән галимнәребез И.Гиганов, А.Троянский, К.Насыйридан башлап, рус теле беренче планга куелып, татар теле белән чагыштырып өйрәнелде.

Дөньяда бу ике телдә сөйләшүчеләр саны, аларның куллану даирәсе төрлечә. Алар килеп чыгышы һәм структур –типологик төрләре белән дә аерыла. Фонетик, морфологик, сүз ясалышы һәм синтаксик яктан зур аермалар бар.

Ләкин 20 гасырның 90 елларында “Татарстан халыклары телләре турында” закон кабул ителгәч, рус- татар икетеллелеге мәсьәләсе көн үзәгенә куелды. Мәктәпне бетергәндә бала татар һәм рус телләрендә аралаша, аңлаша алырлык дәрәҗәдә белемле булырга тиеш.Бу уңайдан баланы телгә өйрәтүдә башлангыч сыйныфларның роле зур. Югары сыйныфларда белем һәм күнекмәләр үстерелә, камилләштерелә.Ләкин шуны онытмаска кирәк: чит телгә өйрәткәндә баланың ана теле нигез булырга тиеш.

Рус теле- флектив телләрдән. Аның төзелешендә флексияләрнең(кушымча) әһәмияте зур; алар тамыр белән тыгыз бәйләнә, тамырның формасын үзгәртә, мәсәлән: тереть- тру- тёртый-трите һ.б.Һәр флексия берничә грамматик мәгънә белдерә.

Фонетик яктан аермаларга тукталып китик. Татар телендә башка төрки телләр өчен дә хас булган һәм төрки телләрнең яңгыраш үзенчәлеген тәэмин итүче сингармонизм законы бар. Аның эчтәлеге шуннан гыйбарәт: тамырның беренче иҗегендәге сузык аваз нинди булса, калган иҗекләрдә дә сузыклар шул иҗектәге кебек я калын, я нечкә була.(Сингармонизмның бу беренче төре “рәт гармониясе “ дип атала.Мәсәлән: ат-лы-лар-ы-быз-да-гы, бел-еш-тер-дең-ме-ни һ.б.

Сузыклар гармониясенең икенче төре – ирен гармониясе.Татар телендә ирен гармониясе беренче иҗектә о, ө авазларының икенче иҗектәге ы, е авазларын иренләштереп килүендә чагыла. Өченче иҗектәге ы, е авазлары да бераз иренләшә.Әмма ирен гармониясе язуда чагылыш тапмый.

Икенче фонетик аерма сүз басымы белән бәйле. Рус телендә басым төшкән иҗек көчлерәк, озынрак итеп әйтелә. Татар телендә аерым сүздәге басым, озынлык белән бераз аерылып торса да, сөйләм агышында аның көче югала. Рус телендә басым сүзнең бер иҗегенә генә беркетелмәгән, татар телендә исә басым,гадәттә, сүзнең соңгы иҗегенә омтыла; басым соңгы иҗеккә төшмәгән очраклар да бар. Мәсәлән:

  • сорау алмашлыкларында басым беренче иҗеккә куела;

  • күрсәтү алмашлыкларында күбесенчә басым беренче иҗеккә төшә;

  • юклык һәм билгеләү алмашлыкларында басым беренче иҗеккә омтыла;

  • юклык кушымчасы –ма/-мә килгәндә басым аннан алдагы иҗеккә төшә;

  • боерык фигыльдә басым беренче иҗеккә төшә;

  • парлы сүзләрдә басым беренче өлешкә төшә.

Татар һәм рус телләрендәге фонетик аерма иҗек калыпларында аеруча ачык чагыла. Рус телендә иҗекләрнең калыпларын теркәп булмый, ә татар телендә бары 6 иҗек калыбы бар:

сузык (ә-ни, а-ла, у-за),

сузык+тартык (ал-ма, ур-ган, си-зәр)

тартык+сузык (та-рак, со-ра, ки-лер)

тартык+сузык+тартык (бар-ган, сиз-де, көл-гән)

сузык+тартык (сонант)+тартык (әйт, илт, ант)

тартык+сузык+тартык(сонант)+тартык (карт, сөрт, дерт, дәрт).

Татар теленең дөрес язу кагыйдәләре (орфографиясе) куп очракта фонетик принципка нигезләнә, яъни сүзләр ишетелгәнчә языла: нурлар, күзәтү, тирәнрәк, әйткәнчә һ.б. Рус теленең орфографиясе исә күпчелек очракта морфологик, тарихи- традицион һәм фонетик принципларга нигезләнә.Димәк, орфография принциплары ягыннан да аерма бар икән.

Татар һәм рус телендәге тагын бер зур аерма аларның авазлары системасына карый. Татар теленең сузыклары калын һәм нечкә парлар барлыкка китерә: а-ә, о-ө, у-ү, ы-е, ә берсе парсыз нечкә и. Сузык

авазларның шулай калын һәм нечкә сузыкларга аерылуы сингармонизм законының нигезен тәшкил итә.

Татар һәм рус телләре үзенчәлекле тартык фонемалар белән дә аерылып тора. Мәсәлән, татар телендәге г, ч, w(ирен-ирен сонант), һ,җ,ң, һәмзә авазлары рус телендә юк. Киресенчә, рус телендәге ц, ч(аффрикат), щ авазлары татар әдәби телендә рус сүзләрендә генә очрый.

Һәр ике телнең сүз ясалышында да аерма бар.Морфологик сүз ясалышы рус телендә дә бар , әмма аерма шунда: татар телендә кушымчалар иң кимендә 2 төрле- калын һәм нечкә булалар; дүрт, алты төрлеләре дә бар, мәсәлән:-чы/-че,-гы/-ге,-кы/-ке, -лык/-лек,-тык/-тек,

-даш/-дәш,-таш/-тәш,-рак/-рәк,-ла/-лә һ.б.

Кушма сүзләр һәр ике телдә булса да, алар арасында аерма зур: рус телендә алар купчелек очракта о, е сузыклары ярдәмендә кушыла, татар телендә тамыр үзгәрми.

языковедение бишъеллык

землетрясение субүләр

почвоведение эшкуар

сельскохозяйственный ярканат

Татар телендә сүзләрне парлап сүз ясау зур урын алып тора. Мәсәлән бала- чага, тимер –томыр, ата –ана, алай- болай, кыяр- кыймас, туган – тумача,ул – бу.

Рус телендә префикс- приставкалар сүз ясаганда гаять актив катнаша: приставка үзгәргән саен, сүзнең мәгънәсе үзгәрә: ходить- заходить, переходить, уходить, расходиться, приходить, выходить; идти-зайти, уйти, придти, выйти, перейти. Татар телендә приставкалар юк. Кайбер галимнәр күрсәткән приставкалар: -ре,-де-,-альфа-, -ультра- һ.б. татар телендә мөстәкйль рәвештә сүз ясамыйлар.

Тагын шунысы әһәмиятле: рус теле грамматикасында җенес категориясе һәр сүз төркеменең диярлек үзәгендә тора; татар телендә бу бөтенләй юк. Татар телендә “ тартым “ дигән үзенчәлекле грамматик категория бар, рус телендә ул юк, мәгънәләр тартым алмашлыклары һ.б. белән белдерелә.Рус телендә сүзләрне бәйләү өчен сүз алдындагы предлоглар, татар телендә сүздән соң килә торган послелоглар ( бәйлекләр) кулланыла:

идти с папой – әти белән бару

перейти через улицу – урам аркылы чыгу

работать за друга – дустым өчен эшләү.

Синтаксик яктан караганда, рус телендә ярашу (согласование) дигән бәйләнеш төре зур урын алып тора, ул род категориясенә нигезләнә.

Җөмләдә сүз тәртибе. Рус телендәге сүз тәртибе грамматик яктан ирекле. Күп очракта, сүзләрне урыннарыннан күчергәндә дә җөмлә буларак бу тезмә саклана. Ә татар телендә сүз тәртибе ирекле түгел, аның мәҗбүри очраклары күбрәк: аергыч һәрвакыт аерылмыштан алда килә; ия хәбәрдән алда килә;янәшә килү чарасы белән бәйләнгән хәлләр, тәмамлыклар хәбәрдән алда киләләр. Татар җөмләсе ия белән башланып, хәбәр белән тәмамлана.Рус телендә ия куелдымы- аның янында хәбәр килә:

Мин .......... барам. Я иду......... .

Татар һәм рус телләрендә кушма җөмлә дә үзенчәлекле. Татар телендә иярчен җөмләләр аналитик һәм синтетик төрдә була. Синтетик иярчен җөмлә бары татар теле өчен генә характерлы.

Поезд, на котором мы приехали, на станции стоял долго.

Без кайткан поезд станциядә озак торды.

На лугу , на котором росли цветы, детей было много.

Чәчәкләр үскән болында балалар күп иде.

Югарыда күрсәтелгән ике тел арасындагы аерымлыклар татар телен укытуда шактый зур кыенлыклар тудыра һәм аларны белеп эш итәргә кирәк.




Автор
Дата добавления 09.10.2015
Раздел Русский язык и литература
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров182
Номер материала ДВ-044808
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх