Инфоурок Другое Другие методич. материалыВыступление на тему: Татар теле дәресләрен яңа педагогик технологияләр кулланып укыту.

Выступление на тему: Татар теле дәресләрен яңа педагогик технологияләр кулланып укыту.

Скачать материал

Татар теле дәресләрен яңа педагогик технологияләр кулланып укыту.

 

Дәрес – уку-укыту эшчәнлегенең иң төп урыны.   Нәкъ менә дәрестә   яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты - белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү.Соңгы елларда мәктәптә  бу технологияләр көннән-көн активрак кулланыла бара. Уку-укыту эшендә укытучылар алдына яңа педагогик технологияләргә таянып эшләү максаты да куела. Шулар белән бергә, заман алга барган саен, бүгенге уку-укыту процессында иң әһәмиятле урынны   компьютер технологиясе алып тора. Аны дәресләрдә куллану торган саен үсә, камилләшә бара. Хәзер компьютер технологияләре кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә нык үтеп керде. Бер генә белгечлекне дә, профессияләрне дә аңардан башка күз алдына китереп булмый. Компьютер, күрсәтмәлелекне, контрольлекне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, этәргеч  бирә. Дәресләрдә мөмкин булган кадәр Интернет – технологияләр кулланып белем бирү – төп мәсьәләгә әйләнеп бара. Бүгенге көндә кабинетлар Интернет челтәренә тоташкан. Компьютер һәм аның мөмкинлекләрен өйрәнү эзлекле алып барыла. Информацион һәм коммуникатив технологияләрнең тиз үсеше укыту – тәрбия бирү өлкәсенә дә зур йогынты ясый. Мәгарифне информацияләү, белем бирүнең сыйфатын һәм укучыларның гомуми культурасын үстерүгә юнәлтелгән информацион технологияләрне файдаланып, укыту методларын һәм формаларын үзгәртүгә нигезләнә. Компьютерда эшли белү, аның мөмкинлекләрен аңлау укытучы алдына яңа проблемалар куя. Уку материалының  аеруча катлаулы өлешләрен аңлатканда, белемнәрне тикшергәндә дә компьютердан уңышлы файдаланырга мөмкин. Хәзер теләсә кайсы педагог информацияне эшкәртүнең барлык мөмкинлекләрен үзләштерергә, шул исәптән мультимедиа технологияләрендәге информация белән  эшли белергә тиеш. Укучылар – безнең киләчәгебез. Аларны бүгенге шартларда конкурентлыкка сәләтле, олы максатларга ирешү юлында информацион технологияләрдән оста файдалана белүче иҗади шәхес итеп тәрбияләү – безнең бурычыбыз.   

   Дәресләрдә компьютер куллануның  юллары һәм ысуллары күптөрле.  Шуларның берсе – электрон презентацияләр. Дәрестә кулланылган теләсә нинди мәгълүматның уңай нәтиҗәсе бар. Һәрбер укыту чарасы дәрес материалын үзләштерүгә этәргеч бирә. Шулай да мондый чаралар кулланып үткәрелгән  дәресләр гадәти, укучы өчен дә,  укытучы өчен дә кулай .Кайбер дәресләрдә кәгазьдән ясалган берничә таблица яки схема күрсәтү дә җитә. Әгәр дә инде  алар искергән дә булса,   ул чакта электрон презентация - әлеге мәсьәләне хәл итүнең заманча һәм кулай юлы.  Аны куллану урынлы, чөнки ул балаларның игътибарын читкә  юнәлдертми.  Электрон презентация бары даими кулланылган очракта гына  уңай нәтиҗә бирәчәк, шул ук вакытта аны  һәр дәрестә куллану белән дә артык мавыкмаска кирәк. Электрон презентация – укытучы тарафыннан дәрестә кулланыла торган һәм аның аңлатмалар бирүен  һәм өстәмәләр кертүен таләп иткән ярдәмче чара. Презентация слайдларын дәрес материалын аңлатканда, үзләштергән белемнәрне ныгытканда яки дәрестә проблемалы ситуацияләр булдырган чакта куллану аеруча уңышлы. Дәресләрдә компьютер презентацияләрен файдалану татар теле фәнен тагын да эчтәлеклерәк, тәэсирлерәк, нәтиҗәлерәк, күрсәтмәлерәк укыту мөмкинлеге бирә. Ул югары классларда үткәрелә торган лекция тибындагы дәрес структурасына да бик урынлы кереп урнаша. Презентацияне дәреснең  барлык  этапларында да  кулланырга мөмкин:Белемнәрне актуальләштерү укучылар белән әңгәмә рәвешендә уза. Мондый әңгәмә сорауларын слайдлар белән тулылындыру отышлы. Боларда схемалар, таблицалар рәвешендә бирелгән үткән дәресләрдә алган, укучыларга таныш булган теоретик материал бирелә. Үтелгән материалны тизрәк искә төшерү өчен узган дәрес презентацияләрен дә файдаланырга була. Кайбер слайдларда җавап табу өчен өстәмә сораулар да язылган булырга мөмкин, әмма җаваплар үзе язылмый.  Дәрес темасын аңлату – тулаем презентация булырга тиеш дигән сүз түгел. Аңлату барышында дәреслек белән эшләнә, тактага һәм дәфтәрләргә дә языла, кагыйдәләр белән дә эш ителә. Бу очракта слайдларда бары тик терминнар яки кагыйдәләр генә языла. Дәрес материалын беренчел ныгытканда әңгәмә һәм тестлар белән эш итү кулайрак.  Бу укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләргә дә ярдәм итә. Әгәр презентация дәреснең барлык этапларында да кулланылса, аның аерым өлешләрен  төрле фоннарда күрсәтү отышлырак. Тик шунысы бар: дәрестә слайдларны кирәгеннән артык күп куллану белән мавыкмаска кирәк, шул ук вакытта бертөрле дә булмасын – менә шул чакта гына аларны куллану уңай нәтиҗә бирәчәк. Баланың төп игътибар теманы үзләштерүдән читкә китәргә тиеш түгел. Укучылар яңа презентацияләр белән тәнәфес вакытында да, дәрестән тыш буш вакытларда да  бик теләп таныша алалар. Алар, үзләре башкарган эшнең кирәклеген тоеп,  өй эше биремнәрен үтәүгә җитдирәк тә карый башлый.  Хәтта докладлар һәм төрле чыгышлар  әзерләргә бик үк атлыгып тормаган  укучылар да компьютер белән бик теләп эшлиләр.  Соңгы вакытта мәктәпләрдә тоташтан Интернетка  тоташу бара. Димәк, дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда интернет-материалларны киңрәк кулланырга була дигән сүз. Барлык фәннәр буенча да, шул исәптән татар теленнән дә, мәгълүмати ресурслар саны арта. Интернет торган саен уку-укыту эшчәнлегендә файдалана алырлык мөмкинлекләргә ия була бара.

  Бүгенгесе көндә республикабызда укыту системасына күп яңалыклар кертелеп бара. Сүзем Сингапурча укыту методикасы турында. Методиканың максаты-дәресләрдә, “өйрәтү структурасы”н кулланып, үзенчәлекле мохит булдыру һәм пассив, ваемсыз укучыларны кызыксынучан, бер-берсе белән эшлекле формада аралаша белүче, актив хезмәттәшлек итүче, кискен фикер йөртүчеләргә әйләндерү. Әлеге системаның үзенчәлеге шунда – ул баланың фикерләү сәләтен үстерүгә юнәлтелгән. Бөтендөнья балалары катнашында уза торган  тест тик­шерүләре барышында Рәсәй балаларының нәтиҗәләре бик яхшыдан түгел. Критик фикерләү, иҗади фикерләү белән бәйле тест сорауларына бик начар җавап бирәләр. Безнекеннән аермалы буларак, Сингапурның мәгариф системасы балаларда нәкъ менә фикерләү сәләтен, лидерлык сыйфатларын үстерүгә юнәлтелгән. Дөнья бик тиз үзгәрә, бүген алган белем,  кызганычка каршы, иртәгә ярамаска мөмкин. Чөнки технология­ләр дә туктаусыз яңара. Бүгенге  шартларда безнең бурыч – балага белем бирү генә түгел, ә бәлки фикерли белгән, яңалыкны тиз кабул итә алырдай кешеләр тәрбияләү. Бары тик шундыйлар гына киләчәктә конкурентлыкка сәләтле булачаклар. Ә бу перспективалы эш, яхшы хезмәт хакы, югары тормыш дәрәҗәсенә ирешү мөмкинлеге.

   Һәр структураны, ә без 30 лап структура өйрәндек,  инглизчә атала һәм аңа адымлы инструкция бирелә. Биредә биремнәрне үтәү өчен бирелгән вакыт минутына кадәр саналган. Тулаем, бөтен төркем эшли. Кайвакыт барыбыз да баса, партнерын табып фикерләре белән уртаклаша, өйрәнелгән тема буенча аралаша, аны тыңлый. Аннан тагын утыра, тыңлый, яза, бии. Болар барысы да уен формасында, берничә тапкыр  иске материал кабатлана, яңасы өйрәнелә. Ышанасызмы, вакыт та сизелмичә уза. Һәм бу вакытта читтә утырып калу мөмкин дә түгел.

  Шулай ук нәрсәгә генә өйрәтми  бу структуралар. Башкалар абынмасын өчен «урындыкны этеп кую», сыйныфташыңа җавап өчен рәхмәт әйтү генә түгел, ә иң мөһиме  төркемдәшләреңә үз җавабыңнан, уйларыңнан тыш, яңа гына аралашкан иптәшеңнең фикерен җиткерү. Үз карашларыңнан баш тартып, башка кеше сүзен  игътибар белән тыңлау, барлык төркем алдында аның фикерен җиткерү өчен истә калдыру бик авыр. Һәм без, бер-беребезне җиңел аңлау, төп фикерне әйтү өчен, аңлаешлы итеп, анык  сөйләргә өйрәнергә тиеш.

Сүз уңаеннан, вакытлы матбугатта педагогларның өйрәтү структураларын дәресләрдә куллана башлавы турында мәкаләләр чыга башлады инде. Мәсәлән, “Мәгариф” җурналы редакциясе бу елның 8 нче номерында Арчаның 1нче номерлы урта мәктәбенең рус теле укытучысы Диләрә Габделбарованың “Сингапур укыту методикасы – практикада” дип аталган дәрес эшкәртмәсен урнаштырды. Бу мәкалә вакытлы, урынлы, файдалы, аны табып уку бик кирәкле.

  Әлбәттә, бу методиканың кайбер элементлары күпмедер дәрәҗәдә дәресләрдә кулланылды һәм кулланыла, ләкин бу гади һәм ышандыргыч система, аны өйрәнеп зур уңышларга ирешергә мөмкин. Шушы системаның нәтиҗәләрен тизрәк күрәсе иде.

 

Проект турында  Ксения Потапованың берничә фикере

 

Сингапур программасы ТР-ның 2010-2015нче елларга белем бирүнең стратегик үсеш ихтыяҗларына җавап бирә:

- кадрлар потенциалын һәм укытучыларның һөнәри престижын күтәрү;

- белем бирүнең инновацион  төрен  тәэмин итү;

- белем бирүдә халыкара хезмәттәшлекне киңәйтү.

Ни өчен Сингапур?

Аларда:

Функциональ грамоталылык дөньяда иң югары дәрәҗәдә

Сингапур укучылары математикадан һәм гамәли фәннәрдән үткәрелгән халыкара тестларда югары күрсәткечләргә ирешәләр

Сингапур белем бирү системасы 2008-2009 нчы елларда дөньяда иң эффектлы система дип табылган.

  Сингапурны иң югары уңышка китерүче фактор – инглиз теле. Инглиз телен дәүләт теле итеп кабул итү алдан күрүчәнлек билгесе. Инглиз теле иң яхшы инглиз-саксон белем бирү практикасын, ә иң мөһиме дөньякүләм интеллектуаль  капиталны кулланырга мөмкинлек бирә. Көнбатыш илләренең иң яхшы идеяләре белән академик тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге булдырылды. 

  Белем бирү системасының үстерелеш максатлары: кешене гомере буена белем алуга кызыксындыру, яңа белем һәм күнекмәләр алу, технологияләр үзләштерү, эшмәкәрлек  һәм инновацион рух үстерү, тәвәкәллек, үзеңә җаваплылык, вазифа алу мотивациясен булдыру.

 

Йомгак.

Заман алга барган саен, уку-укыту технологияләре дә үзгәрә, камилләшә. Әлеге технологияләр дәресләрне җиһазлауның бер чарасы гына түгел, бәлки  нәтиҗәлелеген арттыруда  һәм уку сыйфатын күтәрүдә дә билгеле бер әһәмияткә ия. Төрле педагогик технологияләрне дәреснең һәрбер этабында мәгълүмат эшкәртүнең төрле төрләрендә дә кулланырга   мөмкин.       Ә инде  татар теле дәресләрендә куллану дидактиканың фәннилек, күрсәтмәлелек принципларын куллану мөмкинлеге бирә.  Алар  аеруча белемне камилләштерүдә, ныгытуда һәм гомумиләштерүдә, тәрбия бирүдә, эзләнүләр һәм  тикшерүләр алып баруда, үзгәрешләр кертүдә зур чара булып тора. Әлеге технологияләрдә уңышлы файдалану дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрә, укучыларның кызыксынучанлыгын арттыра, аларны белем дөньясына җәлеп итә, өлгереш күрсәткечен һәм уку сыйфатын яхшырта.         Шундый дәресләргә мисал рәвешендә татар мәктәпләренең 6 нчы сыйныфында  “Сыйфат сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау”  темасын өйрәнүнең соңгы дәресе булган кабатлау дәресен күрсәтергә мөмкин. Әлеге дәрес сингапур методикасын  кулланып үткәрелә.

Әдәбият.

  1. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.С.  Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы.  Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.С. Раннур. -   Казан, 2000нче ел.
  2. Хисамова Ф.Х.  Татар теле морфологиясе Хисамова Ф.Х.   "Мәгариф"журналы. –Казан,  2006 нчы ел.
  3. Татар грамматикасы, II том  Морфология    "Мәгариф" журналы – Казан,  2002 нче ел.
  4. Нигъмәтуллин Х.  Тестларны компьютер ярдәмендә чишү.   "Мәгариф"  журналы 2007нче ел , № 8.
  5. Газизуллина Р.  Мәгълүмати технологияләрдән файдаланып."Мәгариф" журналы 2007нче ел , № 12.
  6.  Балобанова  А.  Компьютер технологияләрен кулланып.  "Мәгариф"  журналы 2004 нче ел  , № 6.
  7.  Чегвинарцева О. Дәресләрдә яңа педагогик технологияләрне куллану. "Мәгариф" журналы 2007нче ел, № 11.   
  8.  Вәлиев Р. Информационное обеспечение процессов образования. "Мәгариф" журналы 2005нче ел , № 6.
  9.  Минһаҗев А. Дәресләрдә компьютер куллану. "Мәгариф"  журналы 2006 нчы ел, № 7

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Выступление на тему: Татар теле дәресләрен яңа педагогик технологияләр кулланып укыту."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Психолог-перинатолог

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 626 567 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 06.11.2015 1398
    • DOCX 51.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гарифуллина Альфинур Флеровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гарифуллина Альфинур Флеровна
    Гарифуллина Альфинур Флеровна
    • На сайте: 10 лет и 11 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 22359
    • Всего материалов: 12

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 281 человек из 66 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 42 человека из 21 региона

Мини-курс

Особенности психологической помощи детям

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 423 человека из 66 регионов

Мини-курс

Психология общения: от многоплановости до эффективности

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 27 регионов

Мини-курс

Адаптация и расстройства: понимание, преодоление, развитие

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 17 регионов
Сейчас в эфире

Как школьному учителю зарабатывать онлайн?

Перейти к трансляции