Бүгенге көн дәресенең яңалыгы нәрсәдә соң?
-
Бу дәресләр укытучы һәм укучы
арасында үзара хезмәттәшлеккә нигезләнә.
Укучыларны эшкә этәрү, кызыксындыру максатыннан, эш күбрәк
төркемнәрдә оештырыла. Төркемдәге һәр бала үз фикерен әйтә, башкалар фикерен
ишетә ала. Дәресләрнең уңай ягы шунда: дәрестә барлык бала да сөйләшә,
төркемдәге балаларга үз фикерен җиткерә. Балалар бер-берсен тыңларга, бергәләп
карар кабул итәргә өйрәнәләр. Татар теле дәресләрендә безнең кайбер балалар
бөтенләй дә сөйләшми, сыйныф алдында үз фикерен әйтергә кыенсына. Ә төркемдә ул
сөйләшүгә мәҗбүри тартыла һәм озакламый сөйләшә башлый.
Бүгенге дәрескә нинди таләпләр куела соң?
Иң беренче чиратта, ул барлык шартлары булган, заманча җиһазландырылган
кабинетта югары дәрәҗәдә узарга тиеш.
Икенчедән, укытучы дәреснең максат һәм бурычларын дөрес билгеләргә, эш төрләрен
һәм укытучы - укучы эшчәнлеген планлаштырырга тиеш.
Өченчедән, дәрес проблемалы һәм укучының үсешенә хезмәт итәргә,
укучыларны укытучы белән хезмәттәшлеккә этәрергә тиеш.
Дүртенчедән, укытучы укучыларны эзләнергә, актив эшләргә, фикерләргә өйрәтергә
тиеш.
Бу укучыларны үзләре нәтиҗә чыгара белергә, иҗадилыкка ирешергә,
укучыларның сәламәтлеген саклауга, укучылар белән кире элемтә урнаштырырга,
балаларның мөмкинлекләрен истә тотып, нәтиҗәлелеккә ирешүгә шарт тудыра.
Бүгенге көн дәресе укучыга сайлау мөмкинлеге бирә, анда белем алуга омтылыш
тудырырга, аны алган белемнәрен тормышта файдаланырга өйрәтергә тиеш.
Ә бүгенге көн татар теле һәм әдәбияты дәресе нинди булырга тиеш соң? Укучыларга
туган телгә мәхәббәт һәм кызыксынуны ничек уятырга соң?
Бу мәсьәләне, укытуның нәтиҗәле алымнарын кулланып, гадәти булмаган дәресләр,
укучыларны үзлекләреннән белем алырга өйрәтү аша ирешергә мөмкин. Дәрестә һәр
укучыны кызыксындыра белергә һәм эшләргә өйрәтергә кирәк. Дәрес укучы өчен
артык катлаулы булмаска, аны эзләнүгә этәрергә тиеш.
Минем уйлавымча, һәр дәрес укучы файдасына эшләргә тиеш. Яңа заман әхлаклы,
кешелекле, хезмәт итәргә сәләтле, эшлекле шәхесләр көтә. Яңалыкны кабул
итү, аны тормышка ашыру бервакытта да җиңел генә бармый, әлбәттә. Ләкин бүгенге
мәктәп инновацион педагогик технологияләргә йөз белән борыла, бу – заман
таләбе.
Белем бирүдә федераль
дәүләт стандартларын гамәлгә кую чорында татар әдәбиятын укыту мәсьәләләренә
бер караш. «Нәрсә
эшләргә тиешбез? Ничек?»
– классик сораулар тирәсендә фикер уртаклашу. Белем бирүдә федераль дәүләт
стандартларының үзенчәлеген ассызыклау, көтелгән
нәтиҗәлелекне тәэмин итүче факторларны барлау һәм планлаштыру, танып белү
эшчәнлеге эффективлыгын тәэмин итү ысулын тәкъдим итү.
Бүгенге чор укыту-тәрбия процессының эчтәлеген дә, укучының танып белү
эшчәнлеген оештыру характерын да, димәк, укытучыга үз эшчәнлеген тамырдан үзгәтрүне таләп итә.
Әдәбият укытуның төп
максаты түбәндәгеләр:
-
әсәрне укый белү күнекмәсе формалаштыру;
-
әсәргә комментарий бирә һәм анализ ясый, бәя бирә белү күнекмәсе
формалаштыру;
-
үз текстын төзи белү күнекмәсе формалаштыру ( иҗади фикер
эшчәнлеген үстерү).
Белем алуда
универсаль гамәлләрнең
1) метапредмет
гамәлләрнең:
а) регулятив гамәлләр формалашуы – уку
мәсьәләсен кую (мин нишләргә тиеш? дип уйлый белү); чишү юлларын
билгеләү (ничек эшләп була? болай да, болай да була, тагын башкача эшләп
булмыймы икән? дип уйлый белү); эффектив булганын (нәтиҗәгә җиңел илтә
торганын, уңаен) сайлап ала алу; куелган мәсьәләне чишү; үз эшенә
контроль ясый (нишләргә тиеш идем әле, ничек эшләдем? дип кабат уйлый)
белү һәм үз эшенә адекват бәя бирә (ничек булды? куелган максатка
ирештемме? ни дәрәҗәдә ирештем? яки яхшымы, начармы? дигән сорауларга җавап
бирә) белү ;
б) танып белү гамәле –
ысул белән коралландыру – укучыда нинди генә эшкә тотынса да эшләү ысулын аерып
алу ихтыяҗы һәм күнекмәсе формалаштыру. Димәк, теләсә кайсы әдәби төр һәм
жанрны, әдәбият тарихын үзләштерү ысулы, төрле белем чыганакларыннан
файдалана белү күнекмәсе үсеше һәм эчтәлекне модельләштерә (башкарылган эшнең
кыскача, яки схемада язылышы) белү зарурлыгы;
в) коммуникатив гамәлләр үсеше (укучының тыңлый,
ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле итеп, әдәп,
әхлак кысаларында әңгәмәдәшен кимсетмәслек итеп татар әдәби телендә җиткерә
белү) - әсәрне укыганда геройларның гамәлләренә, сөйләгән
сүзләренә, аларның әйләнә-тирәдәгеләргә йогынтысына (башка геройларга) бәя
бирүе.
2) рухи-әхлакый үсешне күрсәтүче гамәлләрнең (игътибарлылык,
итәгатьлелек, зирәклек, гомумкешелек кыйммәтләренә матур мөнәсәбәт кебек
шәхеснең интеллектуаль, эмоциональ, социаль һәм әхлакый үсеш дәрәҗәсен билгели
торган гамәлләр) тотрыклы формалашуы өчен җирлек булдырылу
зарурлыгы;
· махсус белем
һәм күнекмәләр, универсаль гамәлләр формалаштыруда дәвамчанлык принцибы
сакланышы
Иҗади
үсеш технологиясе укучыларның танып белү прцессын нәтиҗәле оештырга ярдәм
итүче педагогик технологияләрнең берсе.
Танып белү эшчәнлеге оештырылуны эффектив итә торган
дәрес структурасы 3 этаптан тора.
(Академик, психология фәннәре докторы Әхмәт Зәки улы Рәхимовның иҗади үсеш технолгиясенә корылган дәрес структурасы)
I. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.
Бу этапта башкарылырга тиешле эшчәнлек адымнары:
1. Өй эшләренә анализ. Кайсы өй эшен, ничек эшләгәннәр? Иң
яхшы эш кемнеке, ни өчен?
2. Белемнәрне тигезләү - актуальләштерү, ягъни бүгенге
теманы үзләштергәндә кулланышка керергә тиешле, инде үзләштерелгән белем һәм
күнекмәләрне искә төшерү, барлык балаларныда бер яссылыкка кую, яңа белем,
күнекмәләрне үзләштерүгә бер дәрәҗәдә әзер итү .
3. Уку мәсьәләсен - бүгенге дәрестә үзләштерелергә тиешле
бе
лем, күнекмәләрне конкретлаштыру ситуациясе тудыру (Уку
мәсьәләсе = дидактик максат). Бу – дәреснең бик мөһим мизгеле: белгән белән
белмәгәннең чиген ачыклау - мотивлаштыру процессы.
II. Уку мәсьәләсен (УМ) адымлап чишү
этабы.
1. Уку мәсьәләсен (укытучы проблемалы сорауларга һәм биремнәргә
бүлә - УМ = 1,2,3) адымлап чишү
оештырыла: һәр бирем чишелә→нәтиҗә аерып алына→бергәләп→бер-берсенә→үз-үзләренә
сөйләнә→нәтиҗәләр гомумиләштерелә →укытучы критерий бирә→ укучылар үзбәя куя.
Гомумиләштерелгән
нәтиҗә (н1
+ н2+ н3=
Н) УМ нең чишелеше була.
2. Модельләштерү - ысул аерып алу, дәрестә башкарылган эшне
кыскача язуда күрсәтү.
III. Рефлексия, бәя этабы.
1.Рефлексия - дәрестә узган юлны кире узу.
Ягъни
-
нәрсә эшләргә тиеш идек? (УМ искә төшерелә);
-
ничек эшләдек? (чишү юллары искә төшерелә);
- нинди нәтиҗә ясадык? (Н = н1 + н2+ н3),
дигән сорауларга җавап бирү.
2. Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя.
3. Өйгә эш алу.
Өйгә эш 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә:
·
репродуктив эшчәнлеккә, ягъни класстагы эшкә охшаш,
үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне куллана белү таләп ителгән эш (бу эш
мәҗбүри - һәркем эшләргә тиеш);
·
конструктив эшчәнлеккә - ярым иҗади, ягъни белем һәм күнекмәлерне
аз гына яңа шартка күчерүне таләп иткән эш; бу бирем ихтыярый;
·
иҗади эшчәнлеккә, ягъни белем һәм күнекмәлерне яңа җир
лектә куалану өчен бирелә; бу эш тә ихтыярый.
2
нче сыйныфта Г. Тукайның “Эш” шигырен анализлау структурасы белән без инде
таныш. Безгә кулланма да тәкъдим ителгән иде. 5 нче татар төркемендә программа
буенча аның “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре бирелә.
Эш
тәҗрибәмнән чыгып, аның кайбер этапларының кыскача структурасын бирәм.
Беренче
дәрес.
Габдулла
Тукай. «Эш беткәч уйнарга ярый».
I. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.
1. Белемнәрне тигезләү (алда үзләштерелгән белем
һәм күнекмәләрне искә төшерү, дәрескә кирәк булган белемнәрне искә төшерү).
·
Әдәби уку дәресләрендә ни белән шөгыльләнәбез?
Көтелгән җавап: Әсәрләр укыйбыз.
·
Әсәр уку ничек була?
Көтелгән җавап:
Әсәрнең эчтәлеген табу – әдәби уку була. Әсәр эчтәлегенә сюжет,
тема, авторның укучыга әйткән фикере керә.
2. Уку
мәсьәләсен кую ситуациясе тудыру.
- Бүгенге дәрестә безгә Габдулла Тукайның «Эш беткәч уйнарга ярый» әсәрен өйрәнергә кирәк.
Киңәшегез әле, эшне ничек оештырырбыз икән?
Көтелгән
җавап:
·
Әсәрне гөжләп тиз һәм
аңлап укырбыз.
·
Әсәрнең исеменә игътибар
итәрбез.
·
Авторны истә калдырырбыз.
Аның турында белгәннәрне искә төшерербез
·
Аңлашылмаган сүзләрне
ачыкларбыз (Ничек? Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән; Татарча-русча
сүзлектән файдаланып, яисә синонимнарын табып, бер-беребезнең аңлатмасын
тыңлап).
·
Персонажларны табарбыз.
Аларның гамәлләренә бәя бирербез.
·
Сюжетын үз сүзләребез
белән сөйләрбез.
·
Әсәрнең ни турында булуын
- темасын ачыкларбыз.
·
Авторның укучысына
җиткерергә теләгән фикерен табарбыз.
3. Үзбәя өчен критерий бирелә:
Әсәрне өйрәнү ысулын
терәк конспекттан файдаланып сөйләп бирә
алсагыз - «3»ле;
терәк конспектка бераз гына күз төшергәләп сөйли алсагыз - «4»ле;
терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алсагыз - «5»ле.
(Вакыт бирелә. Шул рәвешле үз эшчәнлекләренә адекват бәя кую
күнекмәсе искә төшерелә. Кемнәр үзен “4”легә бәяләде? Кем “3”легә? дип,
актуальләштерү адымының оештырылу дәрәҗәсе ачыклана. Ягъни балаларның үзбәясе
аша укытучы үз эшчәнлегенә бәя ала)
II.Уку
мәсьәләсен чишү (УМ) этабы.
1.Габдулла Тукайның «Эш беткәч уйнарга ярый» әсәрен
укыйбыз. Катнашучыларны табабыз, аларның эшләрен үз сүзләребез белән сөйләп
бирергә әзерләнәбез.
Көтелгән эш һәм җавап:
Гөжләп укыйлар.
Сүзлек эше оештырыла
Катнашучыларны табалар (тактада һәм
дәфтәрләрдә түбәндәге схема языла – эшчәнлек эчтәлеге модельләштерелә):
Көтелгән эш
һәм җавап:
Гөжләп укыйлар.
Сүзлек эше оештырыла
Катнашучыларны табалар (тактада һәм
дәфтәрләрдә түбәндәге схема языла – эшчәнлек эчтәлеге модельләштерелә):
Катнашучыларның гамәлләре:
Сабый. Тыңлап кына тора. Үз фикерен әйтә.
Кояш. Малайны урамга чакыра. Малай фикерен хөрмәт итә.
Сандугач. Малайны уйнарга чакыра. Малай
фикерен хөрмәт итә.
Алмагач. Малайны урамга чакыра. Малай фикерен
хөрмәт итә.
Автор. Кояшның, Сандугачның, Алмагачның.
малайның ниләр эшләвен сөйли. Вакыйгага үз мөнәсәбәтен белдерә.
Әсәрдә катнашучы малай безгә – укучысына
киңәш бирә: эшеңне эшләп бетергәч кенә уйнарга чык. Һәр эшнең үз вакыты бар,
ди.
Без. Авторның киңәшен рәхмәт әйтеп кабул
итәбез.
2. Әсәр нәрсә турында булды?
Көтелгән эшчәнлек һәм җавап:
Син үз вакытыңны дөрес бүл. Үзеңдә ихтыяр көче
тәрбиялә.
3. Модельләштерү (дәвам итәбез)
Үзбәя өчен критерий бирелә:
Габдулла Тукайның «Эш» әсәре эчтәлеген
а) терәк конспекттан (тактадан, эш дәфтәрләренән)
файдаланып сөйләп бирә алсагыз - «3»ле;
б) терәк конспектка бераз гына күз төшергәләп сөйли
алсагыз - «4»ле;
в) терәк конспекттан
файдаланмыйча сөйли алсагыз - «5»ле.
Үзбәя эш алымының һәр төренннән соң кулланыла. Моның өчен үзбәя
таблицасы төзелә. Иҗади үсеш технологиясен ныклап өйрәнгән, фәнни эшләр
яклаган, үз эшчәнленә керткән Рәфидә Әсләховна укуларында безгә шундый тәкъдим
әйттеләр: укучы һәр этапны бәяли, әгәр анда бер “3”ле булса, дәрескә “4”ле
куелмый. Без моны кабул иттек. Чыннан да, бу алым эшли.
III. Рефлексия, бәя этабы.
1.Рефлексия.
- Нәрсә эшләргә тиеш идек? (УМ искә төшерелә);
Көтелгән җавап. Габдулла Тукайның «Эш »
әсәрен өйрәнергә тиеш идек.
-Ничек эшләдек? (чишү юллары искә төшерелә);
Көтелгән җавап:
·
әсәрне гөжләп һәм аңлап укыдык;
·
аңлашылмаган сүзләрне
“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән карадык;
·
катнашучыларны таптык;
·
укыганны үз сүзләребез
белән сөйләдек.
2. Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя.
Үзбәя өчен критерий бирелә:
- Габдулла Тукайның «Эш беткәч уйнарга ярый» әсәре катнашучылары
турында
·
терәк конспекттан файдаланып сөйләп бирә
алсагыз - «3»ле;
·
терәк конспектка бераз гына күз төшергәләп сөйли алсагыз - «4»ле;
·
терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алсагыз - «5»ле.
(Вакыт бирелә. Кемнәр
үзен «4»легә бәяләде? Кем «3»легә? дип,
дәрестә оештырылган танып белү эшчәнлегенең сыйфаты ачыклана.)
Укытучы критерий нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни
үз эшчәнлекләренең кайсы критерийга туры килүен билгелиләр.
3. Өйгә эш алу.
Өйгә эш 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә:
1.Репродуктив эшчәнлеккә.Г. Тукайның «Эш беткәч уйнарга ярый »
әсәре эчтәлеген
гаиләдә аңлатырга.
2. Конструктив эшчәнлеккә.
Түбәндәге
юлларны ятларга, сәнгатьле укырга әзерләнергә.
3.
Иҗади эшчәнлеккә.
Персонажлларның берәр гамәлен чагылдырган рәсем ясарга.
Искәрмә :
1.
Рәсемнәрне А4 форматындагы битләргә ясарга тәкъдим итегез. Алдагы
дәрестә иң яхшы иҗади эшләр билгеләнгәч, җыеп алабызсыз. Сыйныф кабинетында
күргәзмә оештырабыз. Дәрестән-дәрескә шундый эшләр җыелганнан соң, аларны китап
итеп төпләтәбез. Ул «китап»ны
ата-аналарга күрсәтәбез. Ата-аналар үз балаларын башкалар фонында күрерләр,
нәтиҗә ясарлар.
Сыйныфлар югарырак булган саен дәрес этапларында эш төрләре катлауландырыла
барыла.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә түбәндәге эш алымнарын
куллану максатка ярашлы дип саныйм.
Укучыларның танып белү эшчәнлеге иҗади үсеш технологиясенә
корылганда дәрестән дәрескә түбәндәге нәтиҗәлелек тәэмин ителә:
1.Махсус белем һәм күнекмәләрнең тотрыклылыгы формалаша.
Дәрестән дәрескә әдәбият предметы буенча
теоретик белем киңәя, кулланышка алынып махсус күнекмә формалашуга, камилләшүгә
китерә.
Әсәр текстына кайта-кайта куелган проблемалы сорау һәм биремнәргә
җавап эзләгәндә, укучының гомумуку күнекмәләре: аңлы уку тизлеге, фикер
эшчәнлеге, фикерен иптәшләренә җиткерә белү күнекмәләре дә формалаша,
тотрыклылык ала.
2. Образлы һәм фәнни фикерләү күнекмәсе тәэмин ителә. Укучы
чагыштыру, таркату, гомумиләштерү кебек фикерләү ысулларын даими куллана.
3. Белем алуда универсаль гамәлләрнең тотрыклы
формалашуы өчен җирлек булдырыла
4. Игътибарлылыгы (күңел күзе), хәтере (үзләштергән
белем
күнекмәләре тотрыклылана) үсә.
5. Белем чыганагы («Әдәби
уку» дәреслеге, «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге», «Татарча-русча сүзлек»)
белән эш күнекмәсе тотырыклы формалаша.
6. Сәламәтлегенә - физик һәм психологик халәтенә мәктәп
тормышы тискәре йогынты ясамый: укучының һәр әгъзасы - баш мие, умыртка
баганасы, күзләре, куллары, теле даими хәрәкәттә; укучы тыңлый,
ишетә, күрә, уйлый, сөйли, яза һ. б.; киеренкелеккә урын калмый, чөнки ул
ялгыз түгел - ул сыйныфташлары, укытучысы, белем чыганаклары (дәреслек, төрле
белешмә сүзлекләр, укучының эш дәфтәрендәге язмалары) ярдәмендә белем
үзләштерә. Бала кече яшьтән бик кыйммәтле хакыйкатьне танып белү ситуациясенә
куела: уңыш һәм уңышсызлык кешенең үзеннән тора.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.