Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Конспекты / Выступление на тему "Уен алымы"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Выступление на тему "Уен алымы"

библиотека
материалов

Рус мәктәбендә  укучы балаларга татар телен укыту шактый катлаулы эш. Чөнки хәзерге рус теллелек заманында кайбер татар балалары да рус балаларыннан әллә ни аерылмый. Күп кенә гаиләләрдә рус телендә сөйләшү сәбәпле,татар теле онытылып бара. Балаларга татарча эндәшүне кабул итүе авырая. Шуңа күрә безнең максат, балаларда татар теленә карата кызыксыну уяту. Максатыбызга ирешү өчен, балаларга иң якын, иң аңлаешлы чара – уен  алымын кулланабыз.

Бу эшнең төп максаты - уку-укыту процессында уенның әһәмиятен күрсәтү.

Уен - балаларда укуга омтылыш, кызыксыну булдыруның бер чарасы булып тора. Уен белән катыш дәресләр, баланың активлыгын арттыра, эзлекле фикер йөртү сәләтен үстерә, кызыксыну уята һәм үз эченә алып кереп китә.

Уен элементлары йөгерек, сәнгатьле уку, текстны аңлау, дәреслек белән эшләү күнекмәләре булдыру өчен бик кирәкле, нәтижәле чара-алымнарның берсе булып тора. Дәресләрдә уеннар белемне кабатлау һәм ныгыту өчен кулланыла. Уен алымнарын, эш төрләрен сайлаганда, һәрберсен ныклап уйларга, һәрьяклап эшкәртергә кирәк.

Уеннарны дүрт төркемгә бүлеп карарга була:

1) яңа материалны аңларга ярдәм итүче уеннар;

2) үткән  лексиканы ныгытырга ярдәм итүче уеннар;

3) грамматика кагыйдәләрен җиңел һәм кызыклы формада бирүче уеннар;

4) грамматик формаларны, жөмләдә сүзләр бәйләнешен һәм жөмлә төзү күнекмәләрен ныгытырга ярдәм итүче уеннар.

Форма ягына килгәндә, аларны телдән һәм язма уеннарга, өстәл һәм хәрәкәтле уеннарга бүлергә мөмкин. Мәсәлән рәсемле лото һәм санлы лото өстәл уеннарынна, физминуткаларны хәрәкәтле уеннарга кертеп була.

Татар телен өйрәнгәндә иң мөһиме – авазларны дөрес итеп әйтергә өйрәтү. Башлангыч  сыйныфларда бу максатка  ирешүгә фонетик уеннар  булыша, чөнки башлангыч мәктәп балаларының игътибары кыска вакытлы. Аларның кызыксынуын арттыру өчен төрле эш алымнарын алыштырып торырга кирәк.

Авазларны матур һәм дөрес итеп әйтергә өйрәткәндә мин рәсемле карточкалардан башлыйм.

 Мәсәлән [ү] авазы битендә  күлмәк, үтүк, күз,  рәсемнәре бар.

Бу нәрсә? Бу күлмәк.

-Күлмәкне кемнәр кия. Кызлар кия.

-Кызны әнисе дәшә. Кыз әү диеп җавап кайтара.

 Бу авазны чыгарганда  аның авызы йомыла, иреннәре алга килә. Без дә шул кыз шикелле дәшеп карыйк әле!

Шулай итеп берничә рәсемгә хикәя төзибез.

Шулай ук авазларны нәрсәгә булсада охшатып әйтергә була. Мәсәлән:

Озынборын нинди тавыш чыгара? ( З-з-з)

Үрмәкүч оясына эләккән чебен ничек безелди? ( Без-з-з)

Карга ничек кычкыра? ( Кар-кар-кар)

Табада май ничек кыза? ( Ч-ж-ж)

Шул ук карточкалар белән фонетик күнегүдән башка лексик материалны аңлату, үткәннәрне ныгыту; җөмләләр төзү, сүзлек, хәтер диктантлары язу өчен кулланам. Рәсемнәрне сюжетлы итеп ясаганда 2,3,4 сыйныфларда бу карточкалар буенча хикәяләр төзергә була.

Фонетик күнегүне мин дәрес темасына якынайтып үткәрергә тырышам. Карточкалар  алган белемне актуальләштерергә дә булышалар. Мәсәлән 2 нче класста “Сүз һәм Җөмлә” темасында башта карточкалар буенча эшлибез.

-Бу нәрсә? (Бу дәфтәр)

-Бу нәрсә? (Бу- сәгать.)

-Без хәзер нәрсәләр әйттек?- (Сүзләр)

-Бу сүзләр нәрсәне белдерәләр? (Предметны)

-Сәгать нинди? ( түгәрәк, сары)

Бу сүзләр нәрсәне белдерәләр?

Шулай иттереп карточкалар ярдәмендә  темага кереп китәбез.

Фонетика һәм орфографияне өйрәткәндә кулланыла торган уеннар.

Синең исемең нинди аваздан башлана?

Исемеңдәге беренче авазны билгели белергә өйрәтә.Укучылар әкрен генә үз исемнәрен әйтәләр. Кемнең исеме нинди аваздан башлана? Шуннан соң укытучы бер аваз әйтә, исемнәре шул аваздан башланган балалар тора.

Иҗекләрне өйрәнгәндә.

А) “Әйтеп бетер”

- Мин исемнең беренче иҗеген әйтәм,  сез дәвам итегез. (Ил – гиз)

ә) “Малай – кыз”

Малай исемен кыз исеменә әйләндереп буламы?

Укытучы ике иҗекле исемнәр әйтә, укучылар аны өч иҗеклегә әйләндерә.             ( Наил- Наилә)

Б) “Иҗек өстә”

-Ил иҗегенә төрле иҗекләр өстәп, малай һәм кыз исемнәрен ясагыз. Дәвам итеп ил иҗегенә беткән исемнәр таптырырга була.

Алфавит” уены.

4 укучы катнаша. 39 басма хәреф алына. Хәреф-не бутап үзара бүлешәләр. 1укучыда-9, калганнарда 10 ар хәреф. Һәр укучы уен барышында ялгышмас өчен , үзендәге хәрефләрне алфавит тәртибенә сала. “а” хәрефе булган кеше уенны башлый, алга таба алфавит тәртибендә тезелә. Һәр укучы хәрефне дөрес әйтеп  куярга тиеш. Ялгышмаган һәм тизрәк куеп бетергән укучы җиңә, алфавит тәртибендә куя алмаса, оттыра.

Бишәр хәрефле исемнәр эчендә алфавит”.

Уртадагы хәрефләрен генә укыганда татар алфавиты килеп чыгарлык итеп, бишәр хәрефле сүзләр язарга кирәк.

арата

әрәмә

табак

***

Басымга караган уеннар. “Бер сүзме,ике сүзме?  - Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә басым куеыгыз.

Елый – елый бу кыз арган,

Шуңа битләре кызарган.

Эшләгәндә дөрес ал тын

Тазалыгың булыр алтын.

 Балаларга ошый торган “Сүз яса!”, “Сүз төзе!”, “Тылсымлы чылбыр               ( алмалайнурмана...)”, “ Буталган хәрефләр “ә,с,ө,т,л (өстәл); ч,к,ә,ч,ә ( чәчәк) уеннарын да кулланырга була.

Табышмаклар, башваткычлар, әйтемнәр балаларның фикерләү, уйлау, хәтер сәләтен, игътибарлылыгын, кызыксынуын арттыра. Ребуслар, кроссвордлар да балаларны игътибарсыз калдырмый.

Тизәйткечләр балаларның ишетү сәләтен үстерә. Алар авазларның дөрес әйтелешен, сөйләм темпы, тел хәрәкәте, аваз куелышы, дикция өстендә эшләгәндә бик кирәк. Мәсәлән ү авазын өйрәнгәндә Үгезегез үзегезнеке, мөгезе үгезегезнеке. Тизәйткечен кулланырга була.

Балалар өчен икенче катлаулы бүлек- грамматика. Авыр булса да, аны өйрәнү укытуның төп максатларының берсе булып тора. Грамматикадан башка сөйләм юк.  Грамматиканы өйрәнгәндә күнегүләр белән беррәттән уеннар, ребуслар, кроссвордлар да кертеп җибәрергә була.

Мәсәлән,сузык авазларны өйрәнгәндә “калын-нечкә” уенын тәкъдим итәргә була. (Калын сүз ишетсәләр,басып, кулларын күтәрәләр, нечкә сүз булса, чүгәлиләр. Тора бара уен катлауландырыла: дәрестә өйрәнелгән аваз ишетелмәсә, баскан килеш бармак яныйлар).

Кайда? соравын өйрәнгәндә “Кайда яшеренгән?”, “Эзләп тап!” уеннарын кулланырга мөмкин.

Лексика бүлеген өйрәнгәндә түбәндәге уеннарны кулланырга мөмкин.

Бер сүз белән” тактага “Эченә кара тутырылган язу әсбабы” диеп язылган. Укучылар дәфтәр битләрен икегә бүләләр. Бер як биткә тактадан күчерәләр, ә икенче якка  аңа җавап бирүче сүзләрне язалар. ( каләм)

Кем тизрәк таба” Укучылар ике командага бүленә. Укытучы фразеологик сүзтезмәнең мәгънәсен укый, командалар чиратлашып шул мәгънәгә туры килгән фразеологик сүзтезмәләр әйтә. ( сизгер,сак булмау – ачык авыз)

Очучы синонимнар” 10-15 бала-катнаша.  Укытучы синоним сүзнең берсен әйтеп бер укучыга туп ата. Әйтә алмаганнар уеннан чыга бара.

Антоним – синонимнар” 1 бит кагәзь өчкә бүленә. Уртага- укытучы биргән сүз, бер якка синонимнар, икенче якка антонимнар языла. Кем күбрәк яза? Тикшергәндә бөтен кешедә булган сүз сызыла. Сызылмаган сүз – очко.

Омонимнар” Бер укучыны чыгаралар. Калганнары омоним сүз уйлый. Чыгарылган укучы кергәч, сораулар бирә башлый.

-Нинди сорауга җавап бирә?( нәрсә?)

- Кайда,нәрсәләрдә була? ( кипапта, кешедә)

- Бит!

 “Парлы” уены. Ике укучы яки ике команда уйный. Берсе сүзнең беренче кисәген әйтә, икенчесе җавабын  әйтә.     Аш-ханә, көн-батыш һ.б.

Дәресләрдә физик ял минутлары ял да, уен да,  шул ук вакытта тел үстерү күнегүе дә булырга тиеш. Шуңа күрә аны “Сүз өстә”, “Иҗади физкультминут» формасында үткәрергә була. Мисал өчен:

Айдар урманга ... (бара)  - атлыйлар

Бөгелеп алма ... (ала) – бөгеләләр

Чистартып аны ... (каба) – ашаган кебек кыланалар

Җиргә килеп ... (утыра) - утыралар

Аннары тагын ... (тора) – торалар

шул рәвешчә дәвам ителә

Шулай ук физик ял минутларында “Пантомимо” уенын да кулланырга мөмкин. Яңа сүзләрне аңлатканда аларны хәрәкәтләр белән күрсәтсәң, укучылар тизрәк хәтерләрендә калдыралар, аннары уен барышында хәрәкәт буенча сүзне таныйлар. Шул рәвешле фигыльләрне, хайван, кош, төрле музыкаль инструмент, эш кораллары,  һөнәр атамаларын, кайбер сыйфатларны истә калдыру күп тапкыр җиңеләя.

Тагын бер төр уеннар- күзәтүчәнлекне үстерүгә юнәлдерелгән уеннар да бар. Мәсәлән: “Нәрсә бар?” уены (әйләнә-тирәдәге мөмкин кадәр күбрәк әйбернең исемен атыйлар); “Кем күбрәк күрде?” (рәсемнәрдә сурәтләнгән әйберләрне, аларның билгеләрен, хәрәкәтләрен саныйлар); “Кем игътибарлырак?” (бер әйберне, аның мөмкин кадәр күбрәк өлешләрен, билгеләрен әйтәләр); “Кем тизрәк укый?” уены (буталган текст бирелә, укучылар, жөмләләр төзеп, хикәяне укыйлар).

Шулай итеп, уеннар кулланып татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрен җанландырып, балаларда кызыксыну уятып, алар өчен мавыктыргыч, кызык итеп дәресне үткәрсәк, үзебезнең максатыбызга ирешә алабыз.




Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 13.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров210
Номер материала ДВ-153635
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх