“Мин
татарча сөйләшәм”
акциясе
кысаларында телевидениегә биргән интервью.
Татар
теле- дәүләт теле. Безнең Азнакай шәһәре 2 нче урта мәктәбенең укучылары
мәктәптә үткәрелгән һәр чарада бик теләп катнашалар.
Сөйләмебез
чиста, саф, аңлаешлы, җыйнак һәм аһәңле булсын өчен мәктәбебезнең татар теле
һәм әдәбияты укытучылары шушы акция кысаларында төрле чаралар үткәрәләр:
“Переведи” интеллектуаль уены, “Ике телем – ике канатым, два языка – два
крыла” уен-бәйгесе, “Азнакай сөйләме” эзләнү – тикшеренү эшләре, “Могҗизалы
Тукай иҗаты”, “Сәхнә көзгесе”, “Әкиятләр иленә сәяхәт” дәресләре һәм класстан
тыш чаралар.
“Мин
татарча сөйләшәм” акциясе нәкъ менә күп санлы аудитория белән эшләргә уңайлы
бәйге. Бу акция барышында бер укучы да эшсез калмый. Бәйге татар теле һәм
әдәбияты укытучылары җитәкчелегендә оешкан төстә алып барыла. Бу бәйге 21 нче
февраль Халыкара Туган тел көненнән башланып китте. Әлеге “Мин татарча
сөйләшәм!” акциясе кысаларында чаралар Тукай көннәре, Җиңү бәйрәмендә кадәр
дәвам итәчәк.
«Мин
татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында безнең 2нче мәктәп укучылары бик актив
һәм теләп катнашалар. Ә инде 6нчы сыйныф укучылары белән без Азнакай урамнарына
чыгып, төрле оешмаларда, җәмәгать урыннарында, урамда, кибетләрдә,
китапханәләрдә азнакайлылар белән аралаштык. Аларның татарча аңлаулары белән
кызыксындык. Һәр очрашучы безгә бары уңай җавап бирде.
Халык
арасында 450 ләп кеше безгә бик теләп кушылды. Һәр әңгәмәдәшкә “Мин татарча
сөйләшәм” логотибы тапшырылды һәм “Минем беренче татарча 150 сүзем” дигән
татарча сүзлек- буклетлар таратылды.
Шул
форсаттан файдаланып, халыкка мөрәҗәгать итәсе килә: Хөрмәтле Азнакайлылар!
Татар телебезне яклыйк, татарча сөйләшик, үз телебезне яратыйк!
Бу
чыгыш tatforum2014@gmail.com сайтына
җибәрелде, https://vk.
Com/video-1431363_171198038 адресы буенча “в контакте” сайтына видеоязма
урнаштырылды. 9нчы апрель көнне Азнакай радиосы аша тыңланылды.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.