Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Выступление по теме "Бердәм республика тестына әзерләү: тәҗрибәдән чыгып"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Выступление по теме "Бердәм республика тестына әзерләү: тәҗрибәдән чыгып"

библиотека
материалов

Шәйдуллина Ләйсән Малик кызы,

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы

МБГББУ Сарсак-Омга лицееның

I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы


БЕРДӘМ РЕСПУБЛИКА ТЕСТЫНА ӘЗЕРЛӘҮ:

ТӘҖРИБӘДӘН ЧЫГЫП


Белгәнебезчә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карары нигезендә 2014нче елдан алып Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының татар телен туган тел буларак һәм дәүләт теле буларак өйрәнүче IX сыйныф укучылары өчен татар теленнән бердәм республика тесты уздыру кертелде. Еллар дәвамында укытучылар һәм ата-аналар арасында БРТна кагылышлы каршылыклы фикерләр йөри. Кемнәрдер тестлаштыруны уңай кабул итсә, кемнәрдер аны артык бер эш дип таба. Мондый фикерләр кайбер ата-аналар арасында да очрый. Шул рәвешчә, балаларда татар теленә тискәре караш тәрбияләнә. Бүгенге көндә мондый икеле карашлар булырга тиеш түгел дип уйлыйм. Бердәм республика тестлары дәүләт карары нигезендә расланган һәм ул гомуми белем бирү оешмаларында татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак өйрәнгән IX сыйныфны тәмамлаучы укучыларның татар теленнән әзерлек дәрәҗәләрен бәяләү максатыннан үткәрелә. “Мәгариф” журналының 2014нче елгы санында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанованың бу уңайдан мондый фикере җиткерелгән иде. “Әлеге тестның әһәмияте нәрсәдә? Ул, беренче чиратта, телне белү дәрәҗәсен, күләмен ачыклау һәм кызыксыну уятуны күз алдында тота. Әгәр тел кирәк булмаса, кызыксыну була алмый. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” ТР Законы буенча ике дәүләт телен бөтен кеше дә белергә тиеш.

Моннан нинди нәтиҗә көтәбез, дигәндә, беренчедән, бу укытучыларны үз эшләренә җаваплырак карарга этәрер дип өметләнәбез. Ничә ел буе татар теле укытылып килгәч, аның нәтиҗәсен дә күрәсе килә. Бу үзенә күрә бер нәтиҗәлерәк эшләүгә этәргеч булыр дип өметләнәбез”, - дип язылган әлеге мәкаләдә. Шулай итеп, татар теленнән бердәм республика тестын тапшыруны һәм аңа әзерлекне дә башка фәннәр буенча имтиханнарга әзерлек кебек үк, факт буларак кабул итәргә кирәк.

Безнең лицей укучылары нигездә 23 һәм 24нче кодлар буенча, ягъни рус телле укучылар һәм удмурт телле укучылар өчен тестлаштыру узалар. Быелгы уку елында өч төркем: рус мәктәбенең татар төркемнәре, рус телле укучылар һәм удмурт төркемнәре бердәм республика тестын эшләделәр. Лицей буенча татар теленнән бердәм республика тесты нәтиҗәләренә килгәндә, түбәндәгеләрне әйтергә мөмкин. 2013-2014 нче уку елында рус төркемендә уртача үтәлеш проценты 85%, уртача билге – 4,5; удмурт төркемендә уртача үтәлеш проценты – 75%, уртача билге – 4,2 тәшкил итте. 2014-2015 нче уку елында удмурт төркеме генә иде, уртача үтәлеш проценты – 63,66%, уртача билге – 3,66 булды. 2015-2016нчы уку елында өч төркемдә (22, 23, 24 нче кодлар буенча) татар теленнән тестлаштыру уздылар. Рус төркемендә уртача үтәлеш проценты 55%, уртача билге – 3,5; удмурт төремендә үтәлеш проценты – 57,4%, уртача билге – 3,6 (узган елгы кебек) һәм татар төркемендә уртача үтәлеш проценты – 94%, уртача билге – 4,66.

Татар теленнән бердәм республика тестына әзерлекне ничек эффектив рәвештә оештырырга? Әлеге сорау барлык татар теле һәм әдәбияты укытучыларын да борчыйдыр дип уйлыйм. Һәр укытучының үзенең бердәм республика тестларына әзерлек чорында нәтиҗәле алымнары, методлары бар. Ел саен укытучылар һәм укучылар өчен “ГЫЙЛЕМ” нәшрияты “Бердәм республика тесты үтүгә әзерләнү өчен кулланма” бастырып чыгара. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында БРТ ның күрсәтмә версияләре эленә. ТР Электрон белем бирү порталында татар теле укытучылары берләшмәләрендә (сообществосында) БРТ на, ДЙА нә әзерләнү өчен бик кирәкле, эшлекле сайтлар(төркемнәр) эшләп килә. Анда татар теле укытучылары яңалыклар белән уртаклашалар, киңәшләрен, аңлашылмаган сорауларга җаваплар табалар. Укучыларны тестка һәм имтиханга әзерләгәндә бу сообществоларның ярдәме бик зур.

Әлбәттә, БРТ на әзерлек укытучыдан һәм укучыдан күп көч таләп итә. БРТ ның биремнәре күләме ягыннан зур һәм төрле: тыңлап аңлау биремнәре, аңлап уку биремнәре, лексик һәм грамматик белемнәрне тикшерү биремнәре, язу күнекмәләрен тикшерү биремнәре. Барлыгы 38 бирем. Гомумән алганда, укучылар 1нче һәм 2нче бүлек биремнәрен шактый уңышлы башкаралар. Кыенлыклар күбрәк 3нче һәм 4нче биремнәрне башкарганда туа. Тыңланган текстның төп эчтәлеген һәм сорала торган мәгълүматны аңлый белү (1нче бүлек) өлешен башкару өчен укытучының сөйләмен тыңларга һәм аңларга, язмада дикторның сөйләмен аңларга һәм кирәкле мәгълүматны аера белергә өйрәтәбез. Укылган текстның төп эчтәлеген һәм сорала торган мәгълүматны аңлый белү (2нче бүлек) өлешен уңышлы башкару өчен укучылардан зур игътибар таләп ителә. Укучылар күп очракта тексттан тиешле җөмләне табалар, ләкин һәр сүзенә игътибар бирмиләр. Ә бирелгән җөмләдә бер сүз генә үзгәртелеп бирелгән булырга мөмкин һәм укучылар хаталы җавапны сайлыйлар. Бирелгән сүзне кирәкле грамматик формада куллану һәм тамырдаш сүзләр ясау һәм аларны кирәкле грамматик формада куллануны таләп иткән лексик-грамматик күнекмәләр булдыру биремнәре (3нче бүлек) укучыларда күбрәк кыенлык тудыра. Бу биремне башкарганда укучылар аффиксларны аера белергә тиешләр дип уйлыйм. Төрләндергеч кушымча белән сүзъясагыч кушымчаны аерырга өйрәнсәләр, биремне күпкә җиңелрәк башкаралар. Сүзъясагыч кушымчаларның иң киң таралганнарын укучылар истә калдырсыннар. Татар теле грамматикасының төп кагыйдәләрен язып бару өчен, без укучылар белән белешмә дәфтәрләре (справочник) алып барабыз. Бу дәфтәрне башлангыч сыйныфларда ук башлыйбыз һәм ел саен тулыландырабыз. Әзер таблицаларга караганда укучылар үзләре язып барган бу белешмә дәфтәре алар өчен отышлырак. Төрле сөйләм ситуацияләренә караган репликаларны язу биремен (4нче бирем) башкарганда да укучылар хаталар җибәрәләр. Әлеге биремне башкаруга әзерлек эше һәр дәрестә алып барыла, чөнки Р. З. Хәйдәрова дәреслекләрендә мондый төр биремнәр зур урын алып тора: “Дустыңа хәбәр ит, дустыңнан сора, дустыңа киңәш ит” һ. б. Укучылар белән һәр дәрестә диярлек уңай һәм тискәре җавап таләп итүче җөмләләрне, сорау җөмләләрне, киңәш бирү җөмләләрен төзү тәртибен кабатлыйбыз. Тагын бер моментка игътибар итәргә кирәк: сөйләм ситуацияләренә караган репликаларны тәрҗемә иткәндә 3- 4 төп сүзне (ключевые слова) дөрес табарга һәм тәрҗемә итәргә кирәк. Реплика төзегәндә кемгә мөрәҗәгать итүеңне, нәрсә турында хәбәр итүеңне төгәл аңларга кирәк. 4нче биремдәге тагын бер күләмле эш: бирелгән сорауларга җавап биреп, дустыңа хат язу. Бу биремне үтәүгә әзерлек эшендә түбәндәгеләргә игьтибар бирелә: хат язу этикетын үтәү (исәнләшү, хәл сорашу, хат өчен рәхмәт әйтү, тәмамлаганда саубуллашу, җавап язуын сорау, датасын һәм исемен кую). Шәхси хат язганда үзең турында мәгълүмат бирү кирәкми. Мондый эшләр тикшерелми. Укучыларга хатның башлам һәм бетем кебек шаблон өлешен ятлату да отышлы дип уйлыйм. Гомумән алганда, БРТ на әзерлек эше башлангыч сыйныфлардан ук алып барыла. Ә укучыларга килгәндә, аларның уңай эмоциональ халәте төп шартларның берсе булып тора. Бу турыда татар теле укытучылары гына түгел, ата-аналар да кайгыртса, нәтиҗәләр тагы да югары булыр.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан да татар телен өйрәнү буенча зур эш алып барыла: укытучыга методик кулланмалар, икетелле сүзлекләр, терәк схемалар һәм таблицалар бастырыла, он-лайн мәктәпләр оештырыла. Күпсанлы аудио-видеокурслар да бар, төрле үзөйрәткечләр чыга. Интернет челтәрен барлап карасак та, Ф. Сафиуллинаның, Равил Сабиров, Т. Ибраһимов, Ш. Асадуллин, Ю. Литвинов һәм башка авторларның үзөйрәткечләрен күрәбез. Алар төрле принципларга таянып төзелгән. Мәсәлән, Сафиуллинаның үзөйрәткече коммуникатив принципка, Т. Ибраһимовның “Ускоренное обучение татарскому языку” үзөйрәткече тулысынча схемаларга корылган, Р. Сабировның “Самоучитель татарского языка” китабы инглиз теле үзөйрәткече кебек “җиңелдән - катлаулыга” принцибына корылган. Филология фәннәре кандидаты Р. Сабировның “Татар телебез Скайп аша” курсы да билгеле. Ул 12 яшьтән өлкәнрәк аудитория өчен төзелгән. Ю. Литвиновның “Курс татарского языка” үзөйрәткече өйрәнелгән материалны кабатлауга нигезләнгән. Йомгаклап әйткәндә, татар телен өстәмә рәвештә өйрәнергә теләгән укучыларга мөмкинлекләр җитәрлек. Бу уңайдан “Ана теле” онлайн-мәктәбе дистацион программасы турында да әйтеп китәргә кирәк. Бу программа Россия Федерациясендә яшәүчеләр өчен генә түгел, чит илләрдә яшәп татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен дә каралган.  http://anatele.ef.com. сайты аша теләгән һәр кеше теркәлү уза һәм телне үзләштерә ала. Татар теленең популярлыгы турында саннар да сөйли. Дөньяда 7млн.нан артык кеше татарча сөйләшә, шул исәптән Россия Федерациясендә - 5,4 млн. кеше. Таралашы һәм татарча сөйләшүчеләр саны буенча татар теле Россия Федерациясендә икенче урында тора. Шулай булгач, татар телен белү кирәкме, юкмы кебек сорау урынлы да түгел кебек.

Ә без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, үз чиратыбызда, укучыларның татар теленнән бердәм республика тестын югары дәрәҗәдә тапшырулары өчен бар көчебезне куеп эшлибез дип әйтә алам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 02.09.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров355
Номер материала ДБ-174094
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх