Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Статьи / Выступление по теме "Татар теленә өйрәтүдә заманча технологияләр"

Выступление по теме "Татар теленә өйрәтүдә заманча технологияләр"



  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Шәйдуллина Ләйсән Малик кызы,

Сабирова Ләйсән Габдрахман кызы

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы

МБГББУ Сарсак-Омга лицееның

I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучылары


Татар теленә өйрәтүдә заманча технологияләр

Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәреш сорый. Без, укытучылар алдында, бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклау бурычы булса, икенчедән, укучыларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә.

Белгәнебезчә, Федераль дәүләт белем стандарты нигезендә уку-укыту процессының үзәгендә укучы шәхесе тора. Шулай булгач, укытучының төп бурычларының берсе – шәхес үстерүгә корылган, планлаштырылган нәтиҗәләргә юнәлтелгән укучы эшчәнлеген оештыру, укучыларда татар телен ирекле рәвештә куллану мөмкинлеген тудыру, анда аралашу культурасын булдыру һәм үстерү.

Бу уңайдан, укытучы түбәндәге кайбер бурычларны хәл итәргә тиеш:

  • һәр укучыга татар телен өйрәнү өчен тиешле шартлар булдыру. Укучы үзенең активлыгын, иҗади сәләтен күрсәтсен өчен, укыту методларын, алымнарын һәм чараларын дөрес итеп һәм урынлы файдалану;

  • белем бирү вакытында, укучының танып-белү эшчәнлеген активлаштыру.

Бу бурычларны хәл итүдә дәрестә заманча, ягъни инновацион технологияләр куллану тиешле нәтиҗә бирә. “Инновация” терминына күз салсак, ул “эффектив үсешкә этәрүче яңалык” мәгънәсендә тәрҗемә ителә. Димәк, кулланылышка кертелгән инновацион технологияләр, алымнар яки чаралар укучыларыбызны татар теленә өйрәтүдә уңай йогынты ясый, татар телен үзләштерүне югары дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итә.

Лицеебызда татар теле дәресләрендә коммуникатив технологиядән кала, компьютер технологияләреннән, уен һәм сәламәтлек саклау технологиясеннән, проблемалы укыту технологиясе һәм проектлар методыннан киң файдаланабыз. Шулай ук дәресләребездә Сингапур проекты элементларын куллану да отышлы дип саныйбыз.

Уку эшчәнлеген югары дәрәҗәдә оештыру өчен, дәүләт тарафыннан мәктәпләребезнең матди-техник тәэмин ителешенә зур игътибар бирелүе дә куандыра. Бүгенге көндә укыту-методик комплектлар, басма әсбаплар (күрсәтмә һәм тарату материаллары, эш дәфтәрләре), мәгълүмати-коммуникацион чаралар (электрон кушымталар, аудио-видеоязмалар) белән эшлибез.

Без Сарсак-Омга лицеенда Р. З. Хайдарованың “Күңелле татар теле” методик комплекты буенча укытабыз. Белгәнебезчә, аның дәреслекләре Е. И. Пассовның коммуникатив технология концепциясенә нигезләнеп төзелгән. Коммуникатив технология аралашуга корылган технология буларак, дәресләрдә диалогик һәм монологик сөйләм коруга, төрле ситуатив күнегүләр эшләүгә зур игътибар бирелә. Дәресләрдә кроссвордлар, ребуслар чишү, төрле тест биремнәре эшләү, электрон презентацияләр төзү дә дәресләрне җанландыра. Кроссвордлар төзү өчен, сезгә бик уңайлы бер сайт тәкъдим итәбез: biouroki.ru. Егермедән дә артмаган сүз язып, берничә төр кроссворд төзергә була.

Укучылар белән, шулай ук, татар теле дәреслекләренә төзелгән электрон кушымталардан да бик теләп файдаланабыз. Башлангыч сыйныфларның татар төркемнәре өчен дә, рус телле укучылар өчен дә татар теле һәм әдәби уку дәреслекләре буенча әлеге электрон кушымталар бар. Аларда һәр бүлек буенча, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, төрле биремнәр эшләнгән.

БАЛА” мультимедия интерактив китапханәсе тәкъдим иткән мультфильмнарны да балалар көтеп алалар. Алда санап кителгәннәр компьютер технологияләренең бер өлеше булып тора. Компьютер – соңгы елларда уку процессына актив кертелгән яңа һәм иң мөһим чараларның берсе. Аны куллану яңа информацион технологияләр файдалануны күздә тота. Татар теле дәресләрендә компьютер түбәндәге вазыйфаларны үтәргә ярдәм итә:

  • яңа материалны тәкъдим иткәндә (презентацияләр);

  • дәреслекләргә эшләнгән электрон кушымталардан файдаланганда;

  • мөстәкыйль һәм контроль эшләр үткәргәндә;

  • төрле контроль һәм күнегү характерындагы тестлар эшләгәндә;

  • БРТ һәм БДИга әзерләнгәндә;

  • сыйныф өчен күрсәтмә әсбаплар әзерләгәндә.

Компьютер технологияләрен куллану укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген оештыруда да зур әһәмияткә ия. Шундыйларның берсе: ТатарТеле. Инфо сайты( http://www.tatartele.info/). Әлеге сайт һәрдаим Россия hәм чит ил укучылары өчен татар теленнән халыкара олимпиадалар, бөтенроссия конкурслары оештырып тора. Безнең лицей укучылары да халыкара дистанцион олимпиада һәм бәйгеләрдә бик теләп катнашалар, диплом, сертификатлар алалар. 23 нче апрельдә татар теле һәм әдәбиятыннан Бөтендөнья контроль эш үткәрелде. Укучыларга шулай ук сертификат бирелде. Мондый бәйгеләрдә катнашу, бер яктан, укучыларыбызның танып-белү эшчәнлеген активлаштырса, икенче яктан, аларның портфолиоларын баета. Ә бу, үз чиратында, заман технологияләренең берсе, чөнки портфолио укучы эшчәнлеген бәяләү чарасы, укучының шәхси уңышлары тупланмасы булып тора.

Тукталып китәсе килгән технологияләрнең тагын берсе – Татарстанда эксперимент рәвешендә кулланыла торган Сингапур проекты. Аның төп принциплары – дәрестә уңай мөнәсәбәт урнаштыру, укучыларның бердәмлеген, шәхси җаваплылыгын арттыру, проектны чишүдә тигез күләмдә катнашу, бердәм команда составында эшләү, бер-береңнең фикеренә игътибарлы булу. Болай эшләү укучыларның активлыгын арттыра, татар телен өйрәнүгә карата кызыксынуларын көчәйтә, аралашу күнекмәләрен үстерә. Проект лидерлык сыйфатларын булдырырга, татар телендә иҗади фикерләүгә, укуга караган һәм тормыш проблемаларын чишү максатын куя. Шулай да татар теле дәресләрендә Сингапур проектын тулысынча куллану кирәкми, аның кайбер структураларын куллану да җитә. Үз дәресләребездә без “КОНОРС”, “ТАЙМД-ПЭА-ШЭА”, “КЛОК БАДДИС” структураларын кулланабыз.

Йомгаклап әйткәндә, укыту-тәрбия процессын нәтиҗәле итеп оештыруга корылган заманча технологияләр күп. Аларны дәресләребездә дөрес һәм урынлы итеп куллана белергә генә кирәк. Заманча технологияләр укытучылар алдына куелган күп төрле бурычларны хәл итәргә ярдәм итә: уку материалын аңлаешлырак итеп җиткерергә; белемнәрне системага салырга булыша, укучыларның иҗади үсешен тәэмин итә, үзлектән белем алуны яхшырта, яңа темага җиңелрәк төшенергә мөмкинлек тудыра.

 










Кулланылган әдәбият:

  1. Википедия”, свободная энциклопедия [Электрон ресурс]. – http://ru.wikipedia.org

  2. Совершенствование качества преподавания в Республике Татарстан.- Преобразование обучения в XXI веке: развитие культуры мышления. – Казань, 2014.

  3. Харисов Ф.Ф. Научные основы начального обучения татарскому языку как неродному. – Казань: Изд-во ТаРИХ, 2000. – 479 с.

  4. Харисов Ф. Ф. Заманча белем бирү технологияләре.- Казан, 2015.- 62 б.

  5. Пассов Е. И. Основы коммуникативной методики обучения иноязычному общению. – М.: Рус. яз., 1989.

  6. Шәкүрова М. М., Юсупов А.Ф., Хөснетдинов Д. Х. Татар урта гомуми белем бирү оешмаларында татар телен укыту методикасы./ Уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: Казан университеты, 2015. – 110 б.


Автор
Дата добавления 27.04.2016
Раздел Другое
Подраздел Статьи
Просмотров244
Номер материала ДБ-057229
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх