Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Статьи / Выступление "Проблемы в изучении татарского языка"

Выступление "Проблемы в изучении татарского языка"



Осталось всего 4 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Башлангыч сыйныфлар укытучысы

Сафина Гөлгенә Нурьяз кызы

Татарстан Республикасы

Биектау муниципаль районының

Олы Битаман урта

гомуми белем мәктәбе”


Балаларга татар телен өйрәтүдәге проблемалар


Халыкның тормыш тәҗрибәсен, фәлсәфәсен, гореф-гадәтен,, фәнен, тарихын, ниһаять, һәрбер халыкның халык булуын мең еллар буенча саклап килүче бетмәс-төкәнмәс бер байлыгы бар. Ул – аның теле. Телнең шундый соклангыч сыйфатлары, шундый гаҗәеп хасиятләре һэм куәте бар ки, уйлыйсың да хәйран каласың” (Г.Бәширов)


Бүгенге көндә туган телебезне саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шактый күп әһәмиятле эшләр эшләнде: татар телен Татарстанда яшәүче барлык милләт балаларына да укыту кертелде, татар телендәге матбугать материаллары, интернет, радио-телевидение тапшырулары күпкә арттырылды һәм башка төрле чаралар керелде. Татар теленең берникадәр абруе күтәрелде.

Әмма шулай да безнең татар теленең бүгенге халәте, киләчәк язмышы тынычланып яшәрлек түгел әле.

Шәһәрдә яшәүче татарларның да үз телендә иркен аралашканнары чагыштырмача күп түгел. Чөнки күбесе эш урыннарында рус телендә аралаша, җәмәгать урыннарында, транспортта, урамда да, кагыйдә буларак, рус телендә сөйләшә.

Олы яшьтәге һәм урта буын татар кешеләре гаиләдә күбрәк үз телләрендә сөйләшсә дә, шәһәр яшьләре һәм балаларының күбесе өйләрендә дә русча сөйләшә, русча аралашалар. Алдагы тормышында ни генә булмасын, баланың характер үзенчәлекләре, туган телгә карашы , аң-белемгә омтылышының күп өлеше геннар аша аңа нәселдән күчә. Шуңа күрә гаилә мөнәсәбәтләре булачак шәхеснең формалашуына хәлиткеч йогынты ясый. Бөек мәгърифәтчебез Р.Фәхреддин: "Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас ",- дип әйтсә, атаклы совет педагогы А.С.Макаренко:"...Сез баланы аның белән сөйләшкәндә генә, аңа акыл өйрәткәндә яки аңа боерык биргәндә генә тәрбиялим дип уйламагыз.Сез аны тормышыгызның һәр моментында, хәтта бөтенләй өйдә булмаган чагыгызда да тәрбиялисез”,-дип язып калдырган

Әлбәттә, балага туган тел иң беренче чиратта гаиләдә сеңдерелә. Гаиләдә, аннан соң балалар бакчасында, башлангыч мәктәптә туган телендә тәрбияләнгән бала ана телен инде онытмаячак, ди белгечләр. Аннан соң, ана телендә тәрбияләнгән бала тәртиплерәк, әхлаклырак, туган җанлырак та була.

Кешеләрне көчләп туган телләрендә гeнә сөйләштереп булмый. Хәзерге заманда татар телен дә, русча һәм инглизчә дә белгән кешеләр кирәк. Әмма һәр милләт вәкилләре, шул исәптән татарлар да, әлбәттә, туган телләрен мөмкин булганча яхшы белергә һәм шул телдә дә - hич югында гаиләләрендә - иркен аралашырга тиеш. Бу милләтнең, халыкның саклануы өчен төп шарт.

Бүгенге көндә татар телен укытудагы проблемаларыбыз аз түгел әле. Мәктәпләрдә укыган балаларның ата-аналарыннан татар телен өйрәтүгә карата зарлануларын еш ишетергә туры килә. Мәктәпләрдә унбер ел буе татар теле дәресләренә йөргән укучыларның татар телен белү дәрәҗәсе дә канәгатьләнерлек түгел.

Мәктәпләрендә укучыларның татар телен җитәрлек белмәүләренең һәм еш кына бу телне өйрәнүгә тиешле җитди караш, игътибар булмауның төрле сәбәпләре бар.

Беренчесе - балаларның сөйләм теле ярлы, сүзлек запасының аз булуында;

Икенчесе –дәреслекләрнең сыйфаты тиешле дәрәҗәдә булмавы;

Өченчесе –татар теленә өйрәтүнең методикасы камил булмавы;

Дүртенчедән- патриотлылык рухы, милли горурлык хисе, әхлакый тәрбия җитмәү.

Баланың сөйләмен үстерү, әлбәттә, аны сөйләшергә өйрәтү дигән сүз. Сөйләшү – ул аерым сүзлек запасына ия булу, аларны актив куллана белү, үз фикереңне аңлаешлы итеп әйтеп бирү, тирә-яктагы кешеләрнең сөйләмен аңлау, игътибар белән тыңлый белү һ.б. бик күп нәрсәләр. Боларның барысын да бала мәктәпкәчә чорда олылар ярдәме белән үзләштерә. Тәрбиячеләрнең дә төп бурычлары булып балаларны дөрес һәм чиста итеп туган телдә сөйләшергә өйрәтү, әйләнә-тирә мохит һәм табигать белән таныштыру, баланың фикерләвен үстерү, сүзлек запасын баету, авыз артикуляциясен булдыру тора.

Бүгенге көндә һиччиксез балалар бакчасында ана телен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Мәктәпкәчә яшьтәге баланың сөйләме дөрес, сүзлеге бай булу аның мәктәптә уку чорында төпле белем алуы өчен бик әһәмиятле. Балалар бакчасына йөргән чорда аеруча авазларны дөрес әйтү культурасын үстерүгә күп көч куярга кирәк дип уйлыйм. Чөнки мәктәпкәчә яшьтәге балалар авазларны әйткәндә күп кенә хаталар җибәрәләр. Боларга түбәндәгеләр керә:

а) аерым авазларны дөрес әйтмәү;

ә) сүздәге аваз һәм иҗекләрнең урынын үзгәртү яки төшереп калдыру;

б) ашыгып сөйләү сәбәпле, авазлар артикуляциясенең зәгыйфьлеге;

в) баланың сөйләм сулышындагы кимчелекләре: өстән-өстән генә, еш-еш һәм тавышлы итеп, паузасыз тын алу;

г)сөйләм темпы белән идарә итә белмәү, паузаларны тиешле урында ясамау, сөйләмнең бөйләнешле булмавы да  борчу тудыра.

Бүгенге көндә татар теле дәреслекләренең дә җитешсезлекләре бик күп. Дәреслекләрдә күнегүләр җитәрлек түгел, өстәмә күнегүләр дәфтәрләре аз, ә бәясе русча өстәмә дәфтәрләрнекеннән кыйбатрак. Татар теленнән эшләнгән дискларда да күнегүләрне эшләү, башкару уңайлы итеп эшләнмәгән.

Дәресләрдә укучыларда кешелеклелек, рухи яктан дөрес, башка милләтләргә карата хөрмәт хисләрен, толерант шәхес тәрбияләү өлкәсендә эчтәлекле эш алып барырга һәм әдәби әсәрләр йогынтысында үз-үзеңне әдәпле тоту күнекмәләре формалаштырырга тырышырга кирәк. Ә иң әһәмиятлесе - укучыларны милләтен, әти - әнисен, әби - бабасын, туганнарын, туган телен яратучылар итеп тәрбияләргә дәресләрне тормыш белән бәйләп, үстерелешле укыту технологияләре нигезендә оештырырга кирәк.

Халык авыз иҗаты әсәрләрен киң куллану, музыка, җыр сәнгатендә әхлак сыйфатлары киң чагылыш таба.

Балалар һәм әти-әниләр белән бергәләп "Сабантуй", “Каз өмәсе", "Сөмбелә", "Нәүрүз" бәйрәмнәре, алар турында җырлы - биюле уеннар, табышмак, мәкальләр өйрәнеп, халык йолалары, традицияләре, фольклор аркылы бала шәхесендә олыларга карата хөрмәт, табигатькә сакчыл караш, үзара хөрмәт, ярдәмләшү тәрбияләнәчәк.

Телебезнең сафлыгын, дөрес әдәби нормаларын, кагыйдәләрен саклауның төп чаралары түбәндәгеләр:

Төрле дәрәҗәдәге уку йортларында татар телен укытуны яхшырту, тел өйрәтүнең сыйфатын күтәрү. Моның өчен укытучыларның җаваплылыгын арттыру, укучыларга таләпләрне көчәйтү кирәк.

Мәктәпләрдә, махсус урта һәм югары уку йортларында уку планнарына сөйләм культурасы, дөрес сөйләм, тәрҗемә теориясе һәм практикасы буенча махсус курслар кертү.

Матбугатта, радио-телевидениедә, махсус рубрикалар ачып, сөйләм культурасын пропагандалау, дөрес сөйләм нормаларын өйрәтү буенча дәресләр бирү.

Татарстан китап нәшриятында, шулай ук "Мәгариф" нәшриятында сөйләм культурасына һәм тәрҗемә теориясенә багышланган китаплар бастырып чыгару. Татар журналистларының, галимнәренең, каләм белән эш итүче башка һөнәp ияләренең тел сафлыгы, сөйләм культурасы өчен җаваплылыгын арттыру. Саф тел, дөрес, культуралы сөйләм ул - гомуми культуралылыкның аерылгысыз өлеше. Шуңа күрә сөйләм дөреслеге өчен көрәш - туган телен яраткан, уз теленең сафлыгы сагында торган һәp кешенең изге бурычы.




Кулланылган чыганаклар:


  1. Социальная сеть работников образования http://nsportal.ru/ (Кулланган вакыт: 30.10.2014)

2. http://www.mtss.ru/pages/conf210208ut.htm (Кулланган вакыт: 30.10.2014)

  1. http://gazeta.sovedu.ru/publ/2-1-0-21 (Кулланган вакыт: 30.10.2014)












57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 30.04.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Статьи
Просмотров26
Номер материала ДБ-061224
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх