Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Выступление "УКУЧЫЛАРГА РУХИ ҺӘМ ӘХЛАК ТӘРБИЯCЕ БИРҮДӘ ТУГАН ЯКНЫ ӨЙРӘНҮ ТҮГӘРӘГЕНЕҢ РОЛЕ"

Выступление "УКУЧЫЛАРГА РУХИ ҺӘМ ӘХЛАК ТӘРБИЯCЕ БИРҮДӘ ТУГАН ЯКНЫ ӨЙРӘНҮ ТҮГӘРӘГЕНЕҢ РОЛЕ"

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:



УКУЧЫЛАРГА РУХИ ҺӘМ ӘХЛАК ТӘРБИЯCЕ БИРҮДӘ ТУГАН ЯКНЫ ӨЙРӘНҮ ТҮГӘРӘГЕНЕҢ РОЛЕ

Насыйбуллина Гөлнур Зәкәрия кызы, югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Роль краеведения в духовно-нравственном воспитании учАщИХСЯ.

Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы ал­дына яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамы­рыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды.Россия педагоглары, заман таләпләрен искә алып, беренче мәртәбә буларак, укучы шәхесен формалаштыруда белем бирүне мәгънәле һәм максатлы булырга тиеш дигән фикергә килделәр. Мәгариф сис­темасындагы шушы яңалыкларны гамәлгә ашыру­да төп көч вазифасын үтәү өчен икенче буын дәүләт стандартлары төзелде. Яңа стандартның гамәлдәгесеннән аермасы өйрәнү өчен мәҗбүри булган материалллар җыелмасында гына түгел, ә бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Ул белем бирүнең нәтиҗәлелегенә йөз тота – укучы конкрет дисциплиналар буенча белем алып кына калмый, ә аларны көндәлек тормышта, алга таба укуында файдаланырга да өйрәтә.

Икенче буын стандартларының нигезен яңа төр мөнәсәбәтләр тәшкил итә: бүген уку­чының билгеле бер белем дәрәҗәсенә ия булуын дәүләт кенә түгел, ә бәлки укучы, аның әти-әнисе дә дәүләттән билгеле бер күләмдә сыйфатлы белем бирүен таләп итү хокукына ия. Икенче буын стандартлары шәхес үсешен тәэмин итү, укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү бурычын куя. Башкача әйткәндә, мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә өйрәтү турында да кайгырта.

Икенче буын стандартлары шәхескә һәрьяклы белем бирүне дәресләрдән соң үткәрелә торган түгәрәкләрдә дә дәвам итүне күз алдында тота. Дәресләрдә алынган белем һәм күнекмәләр дәрестән тыш үткәрелә торган чараларда ныгытыла, тирәнәйтелә һәм тулыландырыла.

Туган якны өйрәнү түгәрәгенең эше дә шушы күнекмәләрне тирәнәйтү, укучыга өстәмә белем биреп, аның дөньяга карашын баету, туган телгә, халкыңа тирән мәхәббәт һәм патриотик хисләр тәрбияләүне күз алдында тота.

Академик Д. С. Лихачев: “ Күп нәрсә кешенең туган һәм үскән җирләре белән бәйле. Туган як, аның кешеләре, табигате кеше аңы аша үтеп, аның язмышына әйләнә. Кайда гына яшәсәк тә, нинди генә телдә сөйләшсәк тә, Россия- безнең уртак һәм иң зур Ватаныбыз”, -дип яза. Тагын әле һәр кешенең кояш яктылыгын күргән, беренче адымнарын ясаган һәм тормышка юллама алган “йөрәгенә якын иң сөекле почмагы” бар. Ул бернәрсә белән дә чагыштырып булмый торган без туган шәһәр, без яшәгән республика. Ул безнең тормыш бусагабыз, ул безнең кече Ватаныбыз.

Туган якны өйрәнү тамырлары ерак үткәннәргә барып тоташа. Һәр халыкның да үз арасында яшәгән урынын, табигатен, үткәнен, хәзергесен, авыз иҗатын белгән һәм хәтерләгән кешеләр булган. Билгесез “туган якны өйрәнүчеләр” үз җирләренең акыллы, белемле кешеләре булган. Туган халкының мәдәниятен һәм әхлагын саклау максатыннан алар тарихи, географик, мәдәни характердагы белемнәрен телдән яки башка формада үзләреннән соң килгән буынга тапшырып калдырганнар.

Кече Ватанның рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен өйрәнү, туган илгә карата патриотик хисләр тәрбияләү үз төбәгеңнең әдәбиятын өйрәнү белән тыгыз бәйләнгән. Әдәбият туган якны өйрәнергә ярдәм итә, ә туган як үз чиратында әдәбиятны танырга, аны язучыларны белергә өйрәтә. Чыннан да, язучы яшәгән һәм иҗат иткән төбәктә, беренче чиратта, аның тормышына караган материаллар саклана. Бу предметны өйрәнүнең төп объекты булып, Татарстан җирлегендә яшәгән , иҗат иткән язучыларның тормышлары, иҗаты һәм тарихка бәйле әсәрләре тора. Яшь буынга әдәбият аша белем һәм тәрбия бирү төрле эш формаларын һәм төрләрен файдалануны күз алдында тота. Әдәбиятка нигезләнгән туган якны өйрәнүчеләр түгәрәге эше белем, тәрбия һәм танып- белү принципларына нигезләнгән. Монда укучы туган як табигате, байлыклары, кеше мөнәсәбәтләре турындагы белемен тирәнәйтә. Туган төбәге турында белемен тулыландыра, өстәмә матералны эшкәртү, аның белән эшләү техникасына һәм күнекмәсенә ия була. Әхлакый, патриотик һәм экологик тәрбия ала. Занятиеләрнең төрле формалары (сәнгатьле уку, әңгәмә, дәрес- концертлар, конференцияләр, инсценировкалар, интеграль дәресләр, экскурсияләр, очрашулар, проектлар яклау һәм башка формалар) укучы белән укытучы арасында уңай һәм эчкерсез мөнәсәбәт, ышаныч тудыруга ярдәм итә. Туган якны әдәби әсәрләр белән бәйләп өйрәнү укучының рухи дөньясын баета, әхлаклылык сыйфатларына ия булырга өнди. Туган халкыңның гореф- гадәтләрен онытмаска, аларны сакларга һәм үзеңнән соң килгән буынга тапшыру теләге тәрбияли. Буыннар чылбырын өзмәскә чакыра.




Автор
Дата добавления 14.12.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров105
Номер материала ДВ-258168
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх