Инфоурок / Дошкольное образование / Другие методич. материалы / Выступления на тему:"Икетеллелек шартларында рус теленен эһэмияте "

Выступления на тему:"Икетеллелек шартларында рус теленен эһэмияте "

Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 29 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>

библиотека
материалов

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Актаныш авылы гомуми үсеш бирүче №2 балалар бакчасы











Икетеллелек шартларында рус теленең әһәмияте














Тәрбияче:

Ибрагимова Альбина Рэшит кызы




Октябрь – 2015


Икетеллелек шартларында рус теленең әһәмияте


Федераль дәрәҗәдәге стандарт, мәктәпкәчә белем бирү оешмасының белем бирү программасын балалар бакчасы мөстәкыйль эшлэүгә мөмкинлек бирә. Программа куйган бурычларны тормышка ашыру өчен нинди шартларны булдырырга, һәр баланың индивидуаль, яшь үзенчәлекләрен искә алып, аның оптималь үсеше өчен нинди эчтәлектәге эшчәнлек алып барырга кирәклеген ассызыклый.

ФГОС таләпләре буенча балалар бакчасының төп белем бирү программасы ике өлештән тора:

- мәҗбүри өлеш – программаны тормышка ашыруда эшчәнлек 60%нан ким булмаска тиеш

- вариатив өлеш - белем бирү процессында катнашучылар формалаштырган өлештән тора – 40%тан артык булмаска тиеш. Ягъни МТК –милли төбәк компоненты нәкъ вариатив өлешне тәэмин итә. Бу өлешкә белем бирү процессында катнашучылар формалаштырган үзебезнең җирлеккә хас эшчәнлекне планнаштырыла: милли традицияләр, җирлектән чыккан күренекле шәхесләр белән таныштыру, җирлегебезнең табигатен, климаттагы үзгәрешләрен өйрәнү. Моңа инде әлбәттә балаларны икетеллеккә – татар һәм рус телләренә өйрәтү буенча эш юнәлеше саллы урын алып тора.

Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан мәктәпкәчә яшьтәге балаларны ике дәүләт телендә дә иркен аралашырга өйрәтү бурычы куелды. Бурычларны тормышка ашыру максатыннан укыту- методик комплектлары републикабызның барлык бакчаларына да таратылды.

Тел − кешеләрнең иң мөһим аралашу чарасы. Укырга-язарга өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньяны танып- белү − барысы да тел ярдәмендә генә тормышка ашырыла. 1993нче елда кабул ителгән «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында»гы законнан күренгәнчә, Татарстанда ике дәүләт теле-рус һәм татар телләре яшәп килә. Димәк, бүгенге көндә һәр милләт вәкиле, кем генә булуына карамастан, бу ике телне белергә тиеш. 

Туган телен һәм рус телен бер үк дәрәҗәдә белгән балаларның, ягъни икетеллелек шартларында үскән балаларның, башка нинди дә булса телне өйрәнү, нәтиҗә ясау кебек күнекмәләргә күпкә сәләтлерәк булуын 1945нче алда Арсениан, 1971нче елда Фельдман Шеен әйтеп үткән.

Икетеллелекне тәэмин итү, рус һәм татар телләрен бертигез дәрәҗәдә өйрәнү – республикада милләтара татулыкны саклап калуның һәм тотрыклылыкның нигезе.

Хәзерге вакытта бердәнбер дөрес юл — икетеллелек. Халкыбызны, мәдәниятебезне, туган телебезне саклап калырга телибез икән – ике телне дә: рус һәм татар телләрен мөмкин кадәр тирән һәм тигез белергә, хөрмәт итәргә кирәк. 

Бүген икетеллелек шартларында һәркемгә рус телен белү дә мәҗбүри. Без бит Россиянең нәкъ үзәгендә яшибез, без − аның гражданнары. Халкыбызның төп өлеше Россия буенча сибелгән, хәтта чит илләрдә дә туганнарыбыз яши. Кая гына барма, ни генә эшләмә – рус теленнән башка бер адым да атлый алмыйсың. Алай гына түгел рус теле дөнья мәдәниятенә алтын ачкыч булып тора. Хәзерге заманда бер милләт тә үз мохитенә бикләнеп яши алмый. Болай булса, ул артта калачак, мескен хәлендә яшиячәк. Дөнья цивилизация казанышлары безгә рус теле аша керә. Үзебез дә дөнья киңлекләренә рус теле ярдәмендә чыга алабыз.
Мин үзем шундый нәтиҗә ясар идем: ана телебезне саклап калырга теләсәк, рус телен өйрәнергә кирәк. Халкыбызның киләчәге икетеллелек юлында. Әлбәттә, ике телне өйрәнү бер телне генә белүгә караганда катлаулырак, күбрәк хезмәт таләп итә. Ләкин бу замана таләбе! Кайбер күпмилләтле илләрдә халыкның күпчелеге, бер телне дә кимсетмичә, ике, хәтта өч телне яхшы белә. Икесенә дә тигез игътибар биргәндә генә татулыкка да, иминлеккә дә ирешергә була. Икетеллелек кешенең аңын, зиһенен үстерә, аңа рухи этәргеч биреп тора. Безнең телгә татарларның гарәпләр, руслар белән бәйләнешләре нәтиҗәсендә гарәп һәм рус телләреннән бик күп сүзләр кергән. Алар татар телендә йөзләрчә еллар кулланылып, халык тарафыннан үзләштерелгән һәм туган телнең үз сүзләре булып киткәннәр. Кайчандыр рус теленнән кергән – өстәл, камыт, эскәтер, буразна, салам; гарәп теленнән кергән дәфтәр, китап, тастымал, сандугач кебек сүзләр бүген дә безнең актив лексикада кулланылалар. Татар кешесенең берсе дә бу безнең сүз түгел дип әйтә алмый. Безнең татар лексикасы алынма сүзләр ярдәмендә тулыланган һәм тулыланып тора. Мондый сүзләр туган телнең үзенә генә хас үзенчәлекләрен исәпкә алмыйча, русчадан турыдан-туры, хәрефкә хәреф тәрҗемә итү, чит тел өлгеләрен механик рәвештә күчереп кую аркасында барлыкка килә. Очраклы рәвештә килеп кергән сүзләр тикшерелеп тора. Һәр сүз, һәр гыйбарә белән бик сак эш итәргә, яңасүз куллану мәсьәләсе уйланылып, һәр ягын үлчәп хәл ителергә тиеш. Тел галимнәребез аларның кайберләрен гарәп һәм фарсы сүзләре белән алмаштырырга тырышалар. 

Төрле милләтләрнең дуслыгы, гореф-гадәтләре, данлыклы шәхесләр белән танышу, татар һәм рус халкының тарихи мирасын өйрәнү, рус һәм татар язучыларыбызның, шагыйрьләребезнең иҗатларын туплау, өйрәнү – болар телне өйрәнүдә иң мөһим факторлардан саналалар.

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: без бер телгә дә битараф булырга тиеш түгел! Ана телебезне белгән кебек рус телен һәм башка телләрне белсәк, йөзебез якты, барыр җиребез киң булыр!





Әдәбият:

Шәрәфетдинов З.Т., Закиров Р.А. Балалар бакчаларында татар телен өйрәнү. - Әлмәт-Яр Чаллы, 1993.

Федосюк М. Д. Лодаженская Т. А.,. Михайлова О. А., Николина Н. А. Русский язык. М.: Наука, 2001.







Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 29 ноября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Общая информация

Номер материала: ДВ-393612
Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 29 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>