Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Внеклассная работа "Әнием, иң кадерле сиин минем"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Внеклассная работа "Әнием, иң кадерле сиин минем"

библиотека
материалов

Әнием,иң кадерлем син минем!

( Зал бәйрәмчә бизәлгән.)

Укытучы: Хәерле көн,кадерле әниләр,әбиләр.Сезне бәйрәм белән котлыйбыз.Һәрвакыт көләч йөзле ,сау – саләмәт, бәхетле булыгыз! Балаларыгызның чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын!

Малай: Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!

Кыз: Нәрсәдән бу мин беләм: бәйрәм бүген,бәйрәм бүген!

(җырның ахыры җырлап бетерелә )

Малай: Март башында көннәр матур тора

Мулрак түгә кояш яктысын.

Җир табигать шулай котлый сыман

Кешелекнең олы яртысын.

Кыз: Карлар каплый әле кыр блларын

Әмма вакыт язга әйләнде.

Бәйрәм белән сине , Кыз туганым!

Котлы булсын дөнья бәйрәме!

1 укучы: Күңелегездә сезнең кояш яна

Нурлы йөзегездә яз яме,

Җирдә яшәү җырга әверелсен,

Котлы булсын дөнья бәйрәме!

( “Әнием бәйрәме” җыры башкарыла.)

2 укучы: Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны.

3 укучы: Кем елмая җәйге таң аткандай

Балкып китә шундук тирә – як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк!

4 укучы: Кем куллары өйне ямьли

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә , яшәү чыганагы

Барысы: Тормыш яме, әнкәй, хатын – кыз!

Укытуы: Сез үзегезнең әниләрегезничек хөрмәтлисез ? Бу хакта өйдә “Минем әнием” дигән

хикәя язып килергә кушылган иде. Хәзер берничә укучының хикәясен тыңлап карыйк әле.

Фәнил: Минем әнием Зөләйха, дөньядагы иң матур хатын – кызларның берседер. Иң уңганы да әниемдер. Кызганыч , кайгы – хәсрәт аның бәгърен бик иртә телде. Ул безгә әти дә , әни дә булды. Кеше балалары арасында ким – хур булмасыннар, кимсенеп йөрмәсеннәр дип , безнең өчен барысын да эшләде. Шуңа да йөзебез якты, өстебез чиста – пөхтә булды. Тормышны да, алып бара әни , безне дә бәхетле итеп күрергә тырыша. Рәхмәт кенә яусын аңа! Үзем дә “Рәхмәт инде , әнием !” дия – дия аның бит алмаларыннан үбәм , чәчләреннән сыйпыйм .Үзем дә иркәләнәм . Рәхәт ,шундый рәхәт була шул мизгелләрдә. Бик озак иркәләнеп утырырга туры килми шул . Әниемнең эше күп .

Кадерлик без әниләрне , олылыйк! Тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен. Мәңге яшәгез , әниләр !

Син булганга ,әни, без бәхетле ,

Син булганга якты көнебез .

Безнең белән син дә бәхетле бул

Иң кадерле якын кешебез !

Айгөл: Минем әниемнең исеме – Әлфия.Ул уңган хуҗабикә! Әнием пешергән тәмле ашлардан , ризыклардан авыз итсәң телеңне йотарсың . Менә шундый уңган кеше минем әни!

Дәресләремне әзерләп бетергәч , әлбәттә, әниемә булышам.Бергәләп өй җыештырабыз, кул эшләренә йөрәнәбез.Яныбызда әнкәйләребезнең булуы нинди зур бәхет ! Алар безнең киңәшчебез дә , сердәшчебез дә. Шуңа да без аларга борчу – мәшәкать тудырасыбыз килми. Дөньяда минем әнидән дә ягымлы кеше юктыр мөгаен.

Әнием! Синдәге мәрхәмәтлелек , сабырлык сыйфатлары миңа да күчсен иде. Мин сиңа озын гомер, ак бәхетләр телим. Рәхмәт барсы өчен дә !

Укытучы: Әлеге чыгышларда күпме җылы фикерләр әйтелде. Әниләрне олылау, аларның хезмәтен күрә белү , бу инде сезнең үсеп килүегезне күрсәтә . Ә аналар өчен шуннан да зуррак шатлык юк . (“Минем әни” җыры башкарыла)

7 укучы : Кайберәүләр кояш бер генә ди

Мин килешмим ,икәү ул минем.

Бөтен гомерем үтсен шулар белән

Шул бәхетемнең иң – иң олысы.

8 укучы: Ана ! Язгы җилдәй йомшак , җылы,

Саф һәм якты аның сөюе.

Тиңсез көчле аның мәхәббәте ,

Ана, бөек аның сөюе.

9 укучы: Ана берәү генә. Аны дуслар ,

Тантаналар алыштырмыйлар.

Ана белән илне шигъри телдә

Урынсызга чагыштырмыйлар .

( “Матур илем” җыры башкарыла)

10 укучы: Гомер җиле шаулап искән чакта

Форсат табып уйлап кара син.

Ап – ак биләүдәме , ак чәчлеме

Әнкәң өчен барыбер бала син.

11 укучы: Җылы наз ул ,әнием, синдә генә

Иркә сүзләр синең телдә генә.

Матур хисләр , уйлар йөрәгеңдә

Изге синең ,әнием ,теләгең дә.

( “Әниемнең җылы кочагы “ җыры башкарыла).

12 укучы: Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә.

Бу бәйрәм дөньяга килгән

Кояш нуры сибәргә !

13 укучы: Бу бәйрәмдәге җылылык

Гасырларга җитәрлек ,

Сезнең назлы кулларыгыз

Әкиятне чын итәрлек .

14 укучы: Наз гөлләре үсеп чыга

Сез үткән буш җирләрдән ,

Кабул итегез бүләкләр

Менә без – балалардан !

( “Җырлыйм әнием турында” җыры башкарыла. Г. Зәйнәшева сүзләре .Бүләкләр тапшырыла.) Бәйрәм бәйге – уен рәвешендә дәвам итә. Бәйгедә 5 команда катнаша. Һәр командада әни һәм бала.



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 27.01.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров147
Номер материала ДВ-382888
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх