Инфоурок Другое КонспектыВнеклассная работа "Ягез әле, егетләр!" (1-9 класс)

Внеклассная работа "Ягез әле, егетләр!" (1-9 класс)

Скачать материал

Ягез әле, егетләр” бәйгесе

Төзеде: Яңа Чишмә районы Акбүре төп мәктәбе,

тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Харисова Гүзәл Ильяс кызы

Котлаулар: Авыл башлыгы рәисе,мәдәният йорты мөдире

1 нче алып баручы. Хәерле көн телим таңнар саен,

Аяз күкләр телим җиремә.

Кояшлы көн телим бар кешегә

Һәм иминлек телим илемә.

2 нче алып баручы. Хәерле көн, димен, һәр кешегэ,

Хәерле көн телим гөлләргә.

Сөйкемлелек телим яшь кызларга,

Һәм сабырлык телим егетләргә.

1 нче алып баручы. Хәерле көн барыгызга да! Бәйрәм белән сезне, кадерле малайлар, егетләр һәм абыйлар! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә бәхет, шатлык, зур уңышлар, һәм һәрвакыт күтәренке кәеф телибез.


2 нче алып баручы. Ә сез беләсезме, ни өчен нәкъ менә 23 нче февраль Ватанны саклаучылар көне дип атала?

1918 нче елның 23 нче февралендә Кызыл Армия төзелә һәм бу көн Кызыл Армия туган көне дип билгеләп үтелә башлый. СССР барлыкка килгәннән соң бу көнне Совет Армиясе көне дип үзгәртәләр, ә соңрак Кораллы көчләр һәм хәрби-диңгез флоты көне.


1 нче алып баручы. Ә хәзер 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне. Һәм һәрвакыт бу көн барлык ир-егетләребезнең бәйрәм көне булды.


2 нче алып баручы. Кадерле егетләр! Барыгызның да көчле, батыр, кыю, Ватанның ышанычлы саклаучылары булуыгызны телибез.


1 нче алып баручы Шушы бәйрәм уңаеннан оештырылган бәйгене башлап җибәрергә һәм уенчыларыбыз белән таныштырырга рөхсәт итегез.

/2-9 класс егетләре бәйгегә чыга/

Бу бәйгедә тәүге тапкыр

Чыктыгыз сез каршыга.

Уңганмы сез, зирәкме сез

Сыналырсыз җыр-моңда.

Яратырбыз, алкышларбыз

Хәер-фатиха бездән.

Бүгенге бәйрәм бәйгесе

Җиңү көтә бит сездән.

2 нче алып баручы. 1 нче конкурс: Командагызга исем, девиз уйларга

Җырсыз кеше – канатсыз кош,

Җырлап мөмкин гомер итәргә.

Шул җырларның бары берсен генә

Кирәк сезгә җырлап үтәргә.

Ә командалар әзерләнгәндә сәхнәгә Шәйдуллина Динәне чакырабыз._____________Рәхмәт



1 нче алып баручы Егетләрне сынап карыйк

Аш-су өлкәсендә дә.

Аларга көч биреп торыйк

Бәрәңге әрчегәндә.

Конкурс: “Бәрәңге әрчү”.________________________

2 нче алып баручы Егетләребезне котларга сүзне башлангыч сыйныф кызларына бирәбез.

/2,3 класс кызлары/


1 нче алып баручы :

Саклап Ватанны, безне

Хәтәр сугыш утыннан,

Батыр hөнәр иясе

Китә туган йортыннан.


Киләсе конкурсыбыз: “Төз атучы”дип атала.


2 нче алып баручы:

Кул эшенә осталыкны

Сынарга вакыт җиткән.

Кирәк пөхтә тегәргә

Костюм сүтелеп киткән.

Конкурс: “Күлмәккә сәдәф тагу”дип атала.

Егетләр тегү эше белән шөгыльләнгән арада 5 нче сыйныф кызларына сүз бирәбез.

/5 класс кызлары/


1 алып баручы:

Батыр hөнәр бар җирдә –

Җирне, илне саклаучы.

Сине, мине – hәркемне

Дошманнардан яклаучы.

Киләсе конкурс: “Командагыз белән отжимание ясарга”


2 нче алып баручы :

Рәсем ясарга

Егетләр оста микән?

Әйдә шуларны карыйбыз

Кайсысы матур икән?

Конкурс: “Күзләрне бәйләп танк рәсеме ясау”.

Егетләрне котларга 6 сыйныф кызларына сүз бирәбез.

/6класс кызлары/


1 нче алып баручы :

Генералмы, майормы,

Капитанмы йә сержант –

Барсының да исеме

Дөнья бер ул – солдат.


Ә хәзер балачакның күңелле мизгелләрен искә төшереп үтәбез. Менә бу кәгазъләрдән самолетлар ясарга кирәк. Самолетларны очыртырга һәм кыршау эченә кертергә кирәк. Ничә самолет кыршау эченә керә?


2 нче алып баручы :

Ватанны саклаучылар

Аямыйлар үз-үзен:

Беләкле, йөрәклеләр,

Ихтыярлы hәм түзем.

Хәзер командадан икешәр кешене кул көрәштерергә чакырабыз.Ә калганннар көч биреп торалар.

1 нче алып баручы :

Саклап Ватанны, безне

Хәтәр сугыш утыннан,

Батыр hөнәр иясе

Китә туган йортыннан.

Киләсе һәм соңгы конкурсыбыз теннис уйнау.Беренче булып 5,6,7 сыйныфлар Икенчеләре: 8,9сыйныфлар уйныйлар

2 нче алып баручы :

Әйдәгез кадерле дуслар

Туктатабыз уенны.

Хәзер жюри сезгә әйтер

Иң беренче урынны.


Жюри урыннар билгеләгәнче 7,8,9 сыйныф кызларына сүз бирәбез.


/7,8,9 класс кызлары/________________________________________

Сүз жюрига бирелэ




1 нче алып баручы : Егетләр! Сезгә дә әйтәсе теләкләребез бар:

Бу гүзәл ил өчен,

Бу газиз җир өчен

Мусалар башларын салдылар.

Сез илдә үссен дип,

Иделдә йөзсен дип

Мәңгегә чит җирдә калдылар.


2 нче алып баручы :

Онытмагыз моны,

Күп еллар үтсә дә,

Сулмасын йөрәктә хисегез.

Мусалар шикелле,

Алишлар шикелле

Ил яклар ир булып үсегез

1 нче алып баручы :

Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Биеп алыйк, әйдә әле,

Котлы булсын, гөрләп торсын,

Егетләрнең бәйрәме.

Татар халык күмәк биюе___________________________________________



Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Внеклассная работа "Ягез әле, егетләр!" (1-9 класс)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Агроном

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 596 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 12.03.2016 552
    • DOCX 41.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Харисова Гузель Ильясовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Харисова Гузель Ильясовна
    Харисова Гузель Ильясовна
    • На сайте: 8 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 6061
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой