Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Внеклассный час "Әхлак тәрбиясе - күңел хәзинәсе"

Внеклассный час "Әхлак тәрбиясе - күңел хәзинәсе"



  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:









hello_html_m776dc7a2.gif
















Максат:

  • укучыларда халык авыз иҗаты әсәрләре аша әхлак сыйфатлары тәрбияләү;

  • мәгърифәтчеләрне танып белү күнекмәләрен ныгыту,

  • аларга карата ихтирам, хөрмәт хисләре уяту;

  • укучыларда тормышта сайлаган һөнәрләренең мактаулы, ләкин катлаулы һөнәр икәнен аңларга ярдәм итү.


Җиһазлау: компьютер, проектор, мәгърифәтчеләрнең портретлары, ак кәгазь битләре, магнитофон, проект эшләре, мультимедиа презентацияләре, китап күргәзмәсе.


Дәрес барышы.


Магнитофон тасмасында татар халкының борынгы көе яңгырый.

Укытучы. Хәерле көн, хөрмәтле укучылар! Без бүген “ Әхлак тәрбиясе – күңел хәзинәсе “ дигән темага дәрес үткәрербез.

(Укучыларда уңай психологик халәт тудыру.)

Укытучы. Укучылар, күзләрегезне йомыгыз да, әкрен генә моң дәрьясына күмелегез. Татар халкының моңлы, күңел кылларын тибрәндерүче озын, матур көе безне хис дөньясына алып кереп китә. Халкыбыз яхшы күңелле, ягымлы кешеләре белән горурлана. Элек-электән үк борынгы бабаларыбыз балаларын яхшы гамәлләр генә кыларга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткән. Алар бер-берсенә күңел җылысын кызганмыйча, үзара ярдәмләшеп, тату гомер иткәннәр. Әйдәгез әле, сез дә бер - берегезгә күңел җылысы - елмаю бүләк итегез.

(Укучылар бер-берсенә карап елмаялар).

Укытучы. Укучылар, сезнең уйларыгыз каршыгызда яткан ак кәгазь битләре кебек саф, изге, самими. Үз тормышыгызны шушы ак кәгазь битләредәй чиста башлар өчен нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәк? Без бүгенге дәрестә шушы сорауга җавап эзләп табарга тиешбез.

Белгәнебезчә, тәрбия өлкәсендә халык аваз иҗаты әсәрләре аеруча мөһим урын тота. Халык аваз иҗатында әхлакый сыйфатлар, өлкәннәргә ихтирам, әдәплелек, дуслык кебек сыйфатлар чагылыш таба.

(Сүз укучыларга бирелә)

Экранда “ Халык аваз иҗаты - тәрбия чыганагы” дигән язу яктыртыла.

Бүгенге көндә халык авыз иҗаты әсәрләре ныклап өйрәнелгән булса да, без үз җирлегебездәге фольклорны өйрәнергә булдык һәм авылыбыздагы олы яшьтәге әби - апаларга мөрәҗәгать итеп, мәкальләр, табышмаклар, җырлар, әкиятләр тупладык.

Проект эшенең максаты итеп, халык авыз иҗаты әсәрләрен тәрбия чарасы буларак өйрәнүне, аларга мәхәббәт хисләре тәрбияләүне, танып белү эшчәнлеген үстерүне алдык. Проект эшләрендә 4 төркем укучы катнашты. Эш дүрт юнәлештә алып барылды. Хәзер сүзне укучыларга бирәбез.

1 нче укучы. “Халык җырлары-тормыш юлдашы “(Бер – бер артлы слайдлар яктыртыла.)

Җырлар ─ халык иҗатының бик бай һәм үзенчәлекле ягы. Алар кешенең шәхси тормышын һәм җәмгыятьтә тоткан урынын билгели.

Җырлар – халкыбызның иң әһәмиятле, беренчел педагогик әсәре.

Аларда аналарның теләкләре, омтышлары, баласын рухи һәм физик яктан матур, булдыклы, игелекле, гадел итеп күрү өметләре чагыла. Җыр тәрбиядә башка бернинди чара белән дә чагыштырырлык, алмаштырырлык түгел.Бигрәк тә бишек җырлары тәрбия эшендә алыштыргысыз хәзинә. Әйдәгез, укучылар, без дә бер генә куплет булса да бишек җырын җырлыйк әле, чөнки бишек җырлары һәркем өчен изге бер хатирә бит ул!

(Экранда “ Татар халык мәкальләре – күңел байлыгы”дигән сүзләр яктыртыла.)

2 нче укучы. Татар халык мәкальләрендә яшь буынны тәрбияләү буенча үзенчәлекле милли яклар белән бергә бөтен кешелек өчен хас булган гомуми фикерләр чагыла. Мәкальләрнең төп сыйфаты булып кешеләргә әхлак тәрбиясе бирү тора.

(Слайдларда мәкальләр язылган.)

Аралашуга карата мәкаль - әйтемнәр.


Кул ярасы китәр, тән ярасы китмәс.

Якшы сүз җанга рәхәт,

Яман сүз җанга җәрәхәт.

Җайлы сүз җан өретә.

Өлкәннәрнең хәлен белеп тор, гомерең озын булыр.


Халык әдәпсезлек һәм наданлыкны өнәмәгән, аннан ачы көлгән.

Менә мондый мәкальләр шуның ачык мисалы.


Надан белән бәхәсләшү ─ үзе наданлык билгесе”

Теленә салынган, эшендә абынган.”

Ә хәзер әйдәгез әле үзебезне тикшереп карыйк. Мин сезгә мәкальләрнең беренче өлешен әйтәм, сез икенче өлешен.

Кеше холкын күзәт, (үзеңнекен төзәт).

Таш белән атканга( аш белән ат)

Сабыр төбе – (сары алтын)

Бер ялганласаң,(икенче чын сүзеңә дә ышанмаслар)

Башлаган эшне (ташлама)

Хөрмәт сөйсәң, (хезмәт сөй).




3 нче укучы. (Слайдта «Табышмаклар илендә» дигән сүзләр яктыртыла.)

Табышмаклар - мәкальләр һәм әйтемнәр кебек, халыкның иҗат төре. Халык табышмакларын өйрәнү педагогик яктан зур әһәмияткә ия. Ул тормышны танып - белергә өйрәтеп кенә калмый, игътибарлылык, күзәтүчәнлек сыйфатлары, телгә мәхәббәт тәрбияли.


Табышмакны яратмаган кеше бармы икән, юктыр. Әйдәгез, мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез миңа җавабын

Ялт – йолт итәр, ялтырап китәр. (Ут).


Баш астында баллы кашык. (Йокы).


Кара мыеклы җизнәм, сагынып килгән. (Яз).


Кечкенә генә кешесез йортта, мичсез ут яна. (Электролампочка).


Һәр хәрефе бер иҗек, исеме аның ничек? (Аю).



4 нче укучы. (Слайдта “Әкиятләр дөньясында “ сүзләре яктыртыла.)

Кеше өчен әкиятләр - кызыклы, үгет- нәсихәтле, гыйбрәтле тормыш дәреслеге ул. Аларда халыкның педагогик культурасы, милли үзаңы, әдәп ─ әхлагы, тәвәкәллеге, эчкерсезлеге тупланган. Һәр әкиятнең тәрбияви максаты бар, ул билгеле бер әхлакый чынбарлыкны алга сөрә. Анда гаделләр һәм зирәкләр җиңә, ялкаулар, рәхимсезләр, әдәпсезләр җиңелә.

(Экранда әкиятләрдән иллюстрацияләр яктыртыла. Укучылар әкиятнең исемен әйтәләр.)

Проект эшләре җитәкчесе.

Яклаган проект эшләре буенча “Татар халык иҗаты ─ тәрбия чыганагы ” дип исемләнгән китапчыклар чыгардык. Бу китапчыкта һәр укучының җыйган, туплаган эшләре урын алды. Безнең бу эшебез киләчәктә башка укучылар өчен кирәкле кулланма булыр дип ышанып калабыз һәм аны мәктәп музеена тапшырабыз.


Укытучы. Тәрбия эше буыннан – буынга, дөньяга беренче кеше барлыкка килгәннән алып, бүгенге көндә дә актуаль проблема булып санала. Тәрбия өлкәсендә бик күп хезмәтләр язылган. Һәр халыкның үз тәрбиячеләре, мәгърифәтчеләре булган. Ә сез, укучылар, татар халкының мәгърифәтчеләреннән кемнәрне беләсез?

Укучыларның җавабы. (К.Насыйри, Ш.Мәрҗәни, Хөсәен Фәезхан, Р. Фәхреддин., Г.Тукай)

Укытучы. Алар безнең күренекле шәхесләребез. Аларның хезмәтләре турында бик күп китаплар басылып чыккан, дөнья күргән. Безнең китап күргәзмәсе шуның ачык мисалы.

(Укытучы укучыларның иъгтибарын китап күргәзмәсенә юнәлтә.)

Без тәрбия сәгатьләрендә аеруча кем хезмәтләренә күбрәк таянабыз?

Укучылар. Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренә.


Педагогик реклама.

Экранда Ризаэддин Фәхреддин сурәте яктыртыла.


Каршыбызда бөек мәгърифәтче, күренекле татар галиме, дин әһеле, педагог, язучы Ризаэддин Фәхреддин. Ул гомерен тәрбия, әхлак мәсьәләләренә багышлый һәм тәрбия темасына 70 тән артык китап бастырып чыгара.

  • Тәрбияле бала дигән сүзләрне сез ничек аңлыйсыз?

Укучыларның җаваплары.

1 нче укучы. Тәрбияле бала бик билгеле булыр, эшләгән эшләре тәрбиясен күрсәтеп, белдереп торыр.

2 нче укучы. Тәрбияле баланың кешегә күренә торган яхшы һөнәре зурлар вә кечеләр илә тереклек итүендә булыр.

3 нче укучы. Тәрбияле бала ялгышлык илә тиешсез бер эш кылган булса, аның ярамаганлыгын кешеләрнең күз карашларыннан ук белер, аңлар, шул сәгать белән оялыр, кызарыр, тартылыр.

4 нче укучы.Тәрбияле бала әдәп илә тәрбияне олыларның сүзләреннән тыш аларның фигыльләреннән өйрәнер.

5 нче укучы. Тәрбияле бала булып үсү өчен, бала тәрбияне балачактан ук алырга тиеш.

Бик дөрес, укучылар. Балачакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас. Мин барыгызның да тәрбияле кешеләр булуыгызны телим. Һәр җирдә дә, бар яктан да үрнәк булыгыз, безнең мирасны алдагы буынга тапшырыгыз!


Укытучы. Ризаэддин Фәхреддин мирасы безгә яңадан әйләнеп кайтты. Мәктәпләрдә һәр укытучы аның хезмәтләрен кулланып, укучыларга тәрбия, белем орлыкларын чәчә.

Ә укытучы кем соң ул? Аңа нинди сыйфатлар хас? (Укучыларның җаваплары).


Укытучы. Сез киләчәктә булачак укытучылар. Ә киләчәк укытучысы нинди ул? Бу сорауга җавапны без билгесез герой тарафыннан язылган эсседан ишетербез.

Экранда слайдлар яктыртыла. (Экран артында укучы эсседан өзек укый.)

Киләчәк укытучысы - тирән белемле, үз эшен чын күңелдән башкаручы, бала күңелен аңлаучы, һәр балага кабатланмас шәхес итеп караучы, педагогик осталыгын арттыручы, эзләнүне дәвам иттерүче шәхес.

Киләчәк укытучысы яңалыклар, үзгәрешләр белән танышып баручы, яңа метод һәм алымнар, яңа технологияләр, эш ысулларын үз эшендә куллана белүче дә ул.

Минем уйлавымча, укытучы – һәркемгә дә үрнәк, югары культуралы шәхес.

Укытучы. Сез бу сүзләр белән килешәсезме? (Укучыларның җаваплары.)

Укытучы. Укучылар, сез бүгенге сөйләшүдән кайсы сыйфатларны алдагы тормышыгызга юлдаш итеп алырга уйладыгыз, шуларны каршыгызда яткан ак кәгазь битләренә язып куегыз. Киләчәктә шушы ак битләргә күз салырсыз һәм шушы сыйфатларның үзегездә юлдаш булуын ачыкларсыз. (Музыка яңгырый. Укучылар ак кәгазь битләренә үз фикерләрен язалар.)

Укытучы. Дәресебезне шушы шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:


Кеше булып яшим, дисәң,

Бул син кешелекле.

Бәхетле көн итим дисәң,

Бул син игелекле!


Автор
Дата добавления 19.01.2016
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров99
Номер материала ДВ-358219
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх