Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Внеклассное мероприятие "Аралашу әдәбе"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Внеклассное мероприятие "Аралашу әдәбе"

библиотека
материалов
  • Исәнмесез, балалар, утырыгыз. Без сезнең белән бүгенге дәрестә әдәплелек турында сөйләшербез һәм бергәләшеп телдән журнал чыгарырбыз.

Әңгәмәнең темасы:

Әдәпленең күлмәге сәдәпле,

Үзе матур гадәтле” –

дип атала. Журнал битләрен ача барып, күркәм гадәтләргә ия булу, үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләре белән таныша барырбыз.

  • Әйдәгез әле, башта искә төшерик. Әдәплелек нәрсә дигән сүз соң ул? Әдәпле булуны ничек аңлыйсыз? Әдәплелек ул – кеше белән дөрес аралаша белү, әдәпле булу – кешегә игътибарлы, тәртипле булу.

Әдәплелекнең сыйфатлары:

  • Иптәшлек, тыйнаклык, түземлелек, намуслылык, батырлык, шәфкатьлелек, игътибарлылык, юмартлылык, чисталык, пөхтәлек, сакчыллык, ярдәмчел булу.

Безнең язучыларыбыз балаларда әдәплелек сыйфатлары тәрбияләүгә багышланган бик күп шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр иҗат иткәннәр. Шулай ук татар халык иҗаты әсәрләрен дә өйрәнәбез. Бөек галим Каюм Насыйри балалар өчен “Тәрбия” китабын язган.

Ул анда үгет-насыйхәтләр бирә һәм халык тормышыннан хәлләр сөйли. Ә язучыларыбызның шигырьләрен без бу дәрестә ишеттерербез.

  1. Безнең журналның беренче бите “Исәнмесез” дип атала.

Исәнләшү ни өчен кирәк? Исәнләшү ул – кешенең хәлен сорашу, аңа сәламәтлек теләү, аны күргәнгә шатлану, хөрмәтләү. Исәнләшү - әдәплелек билгесе. Мин сине күрәм, кеше. Сиңа исәнлек, тынычлык, шатлык, бәхет телим дигәнне аңлата. Аны башкача да әйтеп була бит. (сүзләрне уку).

Исәнләшүнең дә үз кагыйдәсе бар. Кайбер очракларда игътибарсызлык нәтиҗәсендә, бу кагыйдәләрнең үтәлмәве дә мөмкин.

  • Менә хәзер Айгөлне тыңлап китик әле. (Айгөл сөйли)

Мәктәп коридорында бер төркем укытучылар сөйләшеп тора. Сания класс җитәкчесен күреп алды да “Исәнмесез, Галия апа” – дип узып китте. Ул дөрес эшләдеме?”. (Җаваплар тыңлана).

-Айнурны тыңлап үтик.

Азат Рәмисне уйнарга чакырмакчы булып, аларның өйләренә барды. Ишекне әнисе ачты. Азат: “Рәмис өйдәме?” – дип сорады. Азат нинди ялгыш җибәрде? (Укучылар җавап бирәләр).

  • Әйе, укучылар, исәнләшү – сүз башлап җибәрү, танышу өчен ачкыч булып тора.

  1. Матур һәм дөрес итеп сөйләшә белү дә кирәк кешегә.

Сүз кешене сөендерә дә, көендерә дә, оялта да белә. Журналыбызның икенче бите “Шифалы сүзләр” дип атала. Матур итеп сөйләшү өчен шифалы сүзләр дә кирәк. без аларны тагын “тәмле сүзләр”, “тылсымлы сүзләр” дип тә атыйбыз.

  • Нинди шифалы сүзләр беләбез без?

  • Сүзләрне уку, әдәби әсәрләрне, шигырь - хикәяләрне, әкиятләрне күп укыган кеше матур итеп сөйләшә дә белә. Ә хәзер без укучыларыбызны тыңлыйк. (Укучылар шигырьләр сөйлиләр).

  • Сүз турында нинди мәкальләр беләбез? (Укучылар әйтәләр).(1.Бер яхшы сүз мең күңелнең җәрәхәтен төзәтә. 2.Рәхмәт дигән җылы сүз тәнне җылытмаса да, җанны җылыта. 3.Татлы сүз – язгы көн кебек рәхәт. 4.Яхшы сүз җан азыгы, ачы сүз – баш казыгы. 5. Яхшы сүз авыру кешегә дәва. Һ.б.)

Журналыбызның “Игелеклелек”, “Шәфкатьлелек” дигән битен ачыйк.

Шәфкатьле булу - әдәплелекнең нигезе. Игелеклелек, кешелеклелек сыйфатлары иң матур сыйфатлар.

Әти-әнигә мәрхәмәтле булу.

Күршеләргә ярдәм итү, хәлен белү.

Табигатьне саклау, ярату.

Өлкәннәргә игътибарлы булу.

Шәфкатьле бала кына күркәм гадәтләргә ия. Без газета-журналларда шәфкатьлелек турында мәкаләләр укыйбыз, фикер алышабыз, начардан яхшыны аерырга өйрәнәбез. Хәзер укучылар шигырьләр сөйләп китәрләр.(Шигырьләр сөйлиләр).

Әниемә булышам”.

Курыкма, тимим”.

Сөенәм”.

Кешелеклелек”.

Рәсемнәр ясау, карау.

  • Балалар нинди игелекле эшләр башкаралар?

Җыр тыңлау. “Күрше хакы”. Равиль Галиев башкаруында. Фикер алышу.

  • Димәк, кешенең матурлыгы аның эшендә, олы кешеләрне кече итә белүендә.

Журналыбызның соңгы битен ачабыз. Ул “Соңгы сүз” дип атала.

  • Хәзер мин сезгә бер вакыйга сөйлим. Игътибар белән тыңлагыз.

Бер ананың улы булган. Ул бик шаян, тиктормас булган. Кайвакыт әнисенең сүзен дә тыңламаган. Малай начарлык эшләгән саен әнисе коймага кадак кагып барган. Еллар үткән, малай да үсеп җиткән. Армиядә дә хезмәт итеп кайткан. Беркөнне коймадагы кадакларны күреп ала да әнисеннән:

  • Әни, син нигә коймага шулкадәр күп кадак кактың?” – дип сорый.

Әнисе:

  • Улым, менә син минем сүземне тыңламаган саен, начарлык эшләгән саен, мин бер кадак кага бардым. Күрәсеңме, ничаклы булган алар, - дигән. Егет уйга калган һәм гел яхшылыклар эшләргә генә сүз биргән. Һәр эшләгән яхшылыгы саен ул бер кадакны ала барган. Еллар үткән, егет тә олыгайган, әнисе дә картайган. Егет әнисенә әйткән:

  • Әни, коймада кадаклар бетте. Мин начарлыгыма каршы яхшылык эшләдем, - дигән.

Әнисе әйткән:

  • Әйе, улым, син үз гомереңдә бик күп яхшылыклар эшләдең. Шулай итеп начарлыкларны да бетердең кебек. Тик әнә кара әле коймага, никадәр кадак эзе. Аларның эзе калган бит, - дигән.

  • Менә, балалар, сезне дә безне дә уйланырга мәҗбүр итте бу вакыйга. Димәк авыр сүзләр әйтеп, начарлык эшләп әти-әнинең, туганнарның, кешеләрнең күңелен җәрәхәтләргә ярамый, шулай бит. Еллар үтсә дә начарлыкның эзе кала икән. Шуңа күрә сез үскән саен үзегездә әдәплелекнең иң матур сыйфатларын булдыру өчен тырышыгыз.

Әдәпленең күлмәге сәдәпле,

Үзе күркәм гадәтле” – дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр. Шулай булганда гына сез намуслы, рәхимле, шәфкатьле, мәрхәмәтле һәм тәүфикълы, бәхетле булырсыз. Һәрберегез әдәпле булсын. Әдәпле булсагыз, матур гадәтләргә ия булырсыз. Дәрес тәмам.


Автор
Дата добавления 25.12.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров178
Номер материала ДВ-286085
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх