Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Воспитательная работа / Конспекты / Внеклассное мероприятие "Аулак өй"

Внеклассное мероприятие "Аулак өй"

  • Воспитательная работа

Поделитесь материалом с коллегами:

Тема : Аулак өй кичәсе.

Максат: 1.Балаларда халкыбызның йола - бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту.

2.Милли йолалар белән якыннан  таныштыруны дәвам итү, милләтләр һәм диннәр арасындагы дуслыкны ныгыту.

3. Халык авыз иҗаты әсәрләренә кызыксыну уяту, туган телебезгә хөрмәт хисләре тәрбияләү, иҗади сәләтләрен ачарга булышу.

Техник чаралар: компьютер, проектор, презентация, дисклар, бию көйләре.

Зал бизәлеше: зал түрендә өйнең эчке күренеше, анда борынгы сандык, чиккән мендәрләр, сөлгеләр, идәндә тукыган паласлар җәелгән.

Алдан эшләнгән эш: әңгәмәләр, музейга сәяхәт, мәкальләр, җырлар, уеннарны өйрәнү.

Бәйрәмнең барышы:

Сәхнәдә өй күренеше. Әби белән бабай сөйләшеп керәләр.

Инсаф. Әй, сиңа әйтәм,анасы, әйдә инде тизрәк!

Айзилә. Тукта инде, тукта, өйне кемгә калдырыйк икән, атасы? Күрше Бибинур әби дә чирләп тора бит!

Инсаф. Нигә юкка кайгырасың, Айсылуыбыз җиткән кыз бит, аны өй сакларга калдырып була инде.

Айзилә. Ярар, алайса, шулай итәрбез. Кызыбызны кисәтеп калдырыйк!

(Әби Айсылуны чакыра)

Айзилә. Айсылу, кызым, без Югары Мәшләк авылына Ычтапан дәдәңнәргә барабыз. Берүк өйне сакла, . Егетләр, кызлар җыеп, аулак өйләр ясап ятма!

Айсылу. Юк, юк, тыныч кына йөреп кайтыгыз! (Әби белән бабай чыгып китәләр)

(Үз –үзе белән сөйләшә) Сабантуйга бүләкләрне дә әзерләп бетерәсе бар, кызларны чакырырга кирәк әле.

Җыр “Аулак өй”

Әниләр китте кунакка

Бездә бүген аулак өй.

Кадрен белеп калыйк әле,

Бу бәхет көндә тими

(кызлар керәләр, кулларында кул эшләре)

Аулак өйнең безнең якта

Үз яме бар , үз тәме.

Бүген дә бездә аулак өй

Аулак өйгә кил, яме!

Эскәмияләргә утыралар. “Сөлге чигәм” (халык җыры) җырлап кул эшләрен эшлиләр.

Сөлге чигәм

Фасил Әхмәтов көе
Хәлим Җәләлов сүзләре

Сөлге чигәм асыл җепләр белән.
Йөрәк хисен салып бу җырга.
Насыйп булса иде бу бүләгем
Мәйданнарда җиңгән батырга.

Ефәк җепләр белән сөлге чиктем,
Уртасында чәчәк-гөл генә.
Җиңеп алсаң, егет, бу бүләкне,
Вәгъдә бирәм сиңа мәңгегә.

Егетләр җырлап килә “ Авыл көенә”

Без бит (4)

Без бит Мәшләк яшьләре

Чут-чут итеп сайрый торган

Кошларның яшьтәшләре.


Эй, дусларым, сезнең белән

Шат минем күңелләрем

Тагы да шулай шатлык белән

Утсә иде гомерләрем.

Камил. Әйттерикме, типтерикме,

     Безнең авыл көенә,

               Сулар кичеп,диңгез үтеп,

     Килеп җиттек өеңә.

Айсылу: Аргы урамнан килдеңме,

               Бирге урамнан килдеңме?

               Без сагынганны белденме,

               Безне сагынып килденме?

Камил: Аргы урамнан килмәдек,

                Бирге урамнан килдек без.

                Сез сагынганны белмәдек,

                Үзебез сагынып килдек без.

Айсылу: Су буенда кунаклар, 

                Асыл кошлар кунаклар.

                Сагынучылар интекмәсен,

                Хуш килдегез кунаклар!

(Егетләр керә)

Рамил: Безнең өчен әзерләнгән,
Сабантуй сөлгеләре !
Каештыр өлгеләре...
Чигүчесе кем икән соң,
Кемнәрнең сөлгеләре?
Айсылу: Сөлге чигәм, сөлге чигәм

            Сөлге чигәм аклыкка.

           Кызыл чуклы сөлгеләрем

            Насыйп булсын шатлыкка.

(Кызлар бүләкләрен бирәләр)

Егетләр: Рәхмәт, кызлар!

    Сабантуй – элек-электән халкыбызның һәрчак яратып, зур күтәренкелек белән үткәрелә торган олы бәйрәме ул. Халык йолаларын өйрәнүче ләр аның белән күптән кызыксынганнар, ләкин аларның төп игътибарын бүләк җыю тәртибенә юнәлтелгән. Сабан туен язгы кыр эшләре башланганчы, җир кардан әрчелеп язгы кояшның җирне җылыткан беренче нурлары белән бергә үткәргәннәр.

Сабантуй билгеләнелгән көнгә ике-өч көн кала оештыручылар белән берлектә авыл яшьләре урамнар буйлап җырлап-биеп бүләкләр җыеп йөриләр. Башына чигелгән сөлге уралган колгага авыл халкы берәм-берәм кайсы тастымал, кайсы баш яулыгы, кул яулыгы, ашъяулыгы, тукыма кисәкләре чыгарып бәйлиләр. Яулык җыйгач, яшьләр кичке уеннарга чыгып, җырлы биюле уеннар уйнаганнар.

Әйдәгез, без дә бер уен уйнап алабыз!

Чума урдәк, чума каз” уены.

Әби белән бабай кайтып керәләр.

Әби. И, карале, карт боларны! Хәлимәң нишләгән бит! Аулак өй ясап яталар! Хәлимә кызым, без бит сине өй сакларга калдырдык, ә син оялмыйча яшьләр белән уйнап, җырлап-биеп ятасың!

Бабай. И,кызым, без бит әле кунаклар да алып кайттык. Ычтапан дәдәң белән Кәтринә тутаң да безгә килергә чыккан булганнар.

Кәтринә:Арулармы соң., җәшләр. Нихәл Айсылу кызым. Җарый әле атаңнар белән җулда очраштык.

Безнең дә шундый җәш чаклар бар иде бит, оныттыңмыни?

Әби. И-и, онытыламы соң ул яшь чаклар, аулак өйләр, име, Кәтринә?!

Айсылу: Ягез инде, Ычтапан дәдәй, кунакка килгәч, яшьлегегезне искә төшереп , бер җырлап - биеп тә алыгыз инде.

Әби белән бабай” Кәтүк түти”гә бииләр.

Нардуганчылар керә.

Керәшен татарлары Яңа ел бәйрәмен Нардуган дип атаганнанр. Бу бәйрәм 25 нче декабрьдә башланып, 5 нче гыйнварга кадәр дәвам иткән. Бәйрәм барышында төрле уеннар оештырылган. Бәйрәмнең төп мизгелләре: кеше танымаслык итеп киенеп йорттан йортка кереп йөрү, махсус җырлар башкару, кунак булу; йөзек салып багу, кызларның язмышын билгеләү, кияү булачак кеше турында төрлечә багулар үткәрү. Битләрен каплаган егетләр, кызлар уеннар оештырганнар һәм бер-берсен күзләгәннәр.

Кайбер кешеләр, төрлечә киенеп, үзләрен танытмыйча, урамнарда такмаклар әйтеп, халыкның күңелен ачып, көлдереп йөргәннәр. Аларны «шамакайлар» дип йөрткәннәр. Шамакайлар кулларына мич капкачы, табалар тотканнар, аларны бер-берсенә сугып, төрле тавышлар чыгарганнар, кыңгыраулар шалтыратканнар, ягъни куркыныч көчләрне (җеннәрне) куганнар. Бу бәйрәмне Идел буе халыкларыннан мари, мордва, чуваш, удмуртлар да бәйрәм иткән, Алар бәйрәмгә үзләренең милли үзенчәлекләрен дә керткәннәр. Бар халык бу бәйрәмне яратып көтеп ала торган булган.

1.Валерик: Нардуганым нарына

Бакма кеше ярына.

Баксаң кеше ярына

Бәхет синнән аерыла.

2.Денис: Нардуганның нары бар,

Кешеләрнең яры бар.

Ходай безне ялгыз итмәс,

Нардуганнар тагы бар.

3.Женя: Нардуганым нар төсле,

Матур ярлар бар төсле.

Шул ярларның берсесе

Мине дә алыр төсле.

4. Ринат :Нардуганым, Нардуган!

Каян килер сөйгән яр?

Яхшы кеше генә булсын

Каян килсә дә ярар.

Әйдәгез, берәр уен уйнатыгыз инде безгә.

Йөзек салышлы” уены.

Иске уен, кызык уен –

Йөзек салыш” уены.

Уч төбеңә йөзек салам –

Аңларсыңмы уемны?

Кемдә йөзек сикереп чык.


Биремнәр: 1. Керәшен җыры.

2.Теләкнамә.

3.Әкият сөйләү.

Степан: Әй, Габдулла, сезнең ярма, күкәй җыя торган бәйрәмегез дә бар иде бит.

Габдулла: Ә, Карга боткасын әйтәсеңме?

Салават: Май кирәк, ярма кирәк,

Карга туена бар да кирәк.

Тагын булса, он чыгар,

Пешерербез бер чумар.


Рамил: Шикәр кирәк, тоз кирәк.

Чыгар түтекәй тизрәк.

Синең кебек уңган түтәй

бу дөньяда бик сирәк.

 

Алмаз:Әби-бабай, өйдәме сез?

Бер йомырка бирегезче.

Тавыгың салып утырсын.

Йомыркагыз күп булсын.

Кыт-кытыйк.


Карга боткасы”

Хәлимә әби: Татар халкының иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе - карга боткасы. Электән-элек кешеләр җирдә язның нилектән булганын белмәгәннәр, аны җылы яктан каргалар алып килә дип уйлап, гөрләвекләр ага башлагач, каргалар килгәч, алар хөрмәтенә “Карга боткасы” дигән бәйрәм ясаганнар. Иртәннән, балалар җыелышып, өйдән өйгә йөреп, ботка пешерер өчен он, ярма, йомырка, май, җимешләр җыялар. Аларны бер кеше дә буш кул белән чыгармый. Балалар өй янына киләләр дә, җырлар җырлап, такмаклар әйтеп әлеге өйгә, аның хуҗаларына изге теләкләр телиләр. Шулай итеп, бөтен йортка кереп чыгалар һәм җыйган әйберләрен өлкәннәргә кайтарып бирәләр.

Габдулла бабай: Өлкәннәр болынга чыгып ботка пешерә, ә яшьләр, балалар шунда җырлыйлар, бииләр, такмак әйтәләр, төрле кызыклы уеннар уйныйлар. Бу бәйрәмдә кешеләр ял вакытларын бик күңелле үткәрәләр. Соңыннан бергәләшеп ботка ашыйлар, берберләренә яхшы теләкләр телиләр: дөньялар имин булсын, сугышлар булмасын, яңгырлар яусын, игеннәр уңсын, балалар акыллы, тәүфыйклы, миһербанлы булсыннар.

Айсылу: Әти-әни, сез бу бәйрәмдә нәрсәләр эшләдегез соң?

Хәлимә: Җырлап биеп күңел ачтык. И, әтисе, әйдә бер биеп алыйк әле. (Әби бабай бииләр)

Степан белән Кәтринә мактыйлар.

Айсылу: Сез нинди уеннар уйный идегез?

(Габдулла (Гөлбану) уены.

Степан: Карале, Кәтринә, безнең Пасха бәйрәме турында да берәр сүз әйтеп кит инде.

Кәтринә: “Пасха” бәйрәмен безнең як керәшеннәре “Олы көн” дип атый. Бу көнне авылыбызның барлык халкы да иң затлы киемнәрен кияләр. Олы көнгә каршы төндә хуҗабикәләр тәм-томнар өлгертә. Олы көн йомыркасы пешерү - керәшеннәрдә иң изге эш дип санала. Искиткеч шундый матур бәйрәм белән бергә фольклор иҗатының күркәм үрнәкләре бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Бәйрәм көнне төрле уеннар оештыралар, кыска җырлар җырлыйлар, такмаклар әйтәләр.

Париж” җырына керәшен биюе.

Нурзадә “Җырлы дөнья түгәрәк”

Безне җырлар күрештерде,

Безне җырлар бәйләде.

Канат куеп хыялларга,

Зур эшләргә әйдәде.

Саубуллашмыйк бик озакка

Очрашыйк гел бергәләп.

Гөрләп яшик шатлык белән,

Җырлы дөнья түгәрәк.





Автор
Дата добавления 03.02.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Конспекты
Просмотров108
Номер материала ДВ-409793
Получить свидетельство о публикации

Комментарии:

10 месяцев назад

Балаларда халкыбызның йола - бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту,

милли йолалар белән якыннан таныштыруны дәвам итү, милләтләр һәм диннәр арасындагы дуслыкны ныгыту йөзеннән үткәрелде бу чара.


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх