Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Внеклассное мероприятие "Балачакның якын дусты- Роберт Миңнуллин"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Внеклассное мероприятие "Балачакның якын дусты- Роберт Миңнуллин"

библиотека
материалов

Балачакның якын дусты-

Роберт Мңнуллин




Максат. Укучыларны балалар шагыйре Р.Миңнуллин белән якыннан таныштыру. .Шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү. Роберт Миңнуллинның милләтебез тормышында

 һәм татар шигъриятендә башка берәүне дә кабатламаган үз йөзе, үз урыны

 булуы, аның күпкырлы талант иясе булуын ачыклау.


Аның шигырләренә карата кызыксыну һәм укырга теләк тудыру, шигырьләрен сәнгатьле, дөрес дикция белән укырга өйрәтү. Әниләргә карата ихтирамлы булу, аларны хөрмәт итү.

Р. Миңнуллин иҗаты аша балаларда тапкырлык, батырлык һәм шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.

Җиһазлар. Портрет, китаплар күргәзмәсе, ноутбук, проектор, презентация

Кичә барышы.

1 укучы.

Телевизор экраныннан

Мин тапшыру алып барам.

Үзем каушыйм, дулкынланам

ә кайчакта уйга калам.

Һәм уйлыймын эчтән генә

Мине бар да карыйлардыр

О, Роберт Миңнуллин, - дип (хор)

Күрү белән таныйлардыр.

(Слайд күрсәтелә: Р.Миңнуллинның фотосүрәте).


1нче укучы:

Бәләкәй чакта мәктәптә

Ул бик әйбәт укыган.

Кызлар белән утырса да,

Бик тәртипле утырган.


Шулай да кайчагында

Дәресе калгалаган.

Аннан математикадан

“Өчлеләр алгалаган.


2нче укучы:

Еларга яратмаса да,

Аны еш елатканнар.

Еш кына елатсалар да,

Үзен бик яратканнар.

Ул әле дә үзен кеше

Ярата диеп белә.

Килешмәсә дә, йөри ул

Эшләпә киеп кенә.


3нче укучы:

Бик аз сүзле – бер дә юкка

Бик көенми ул артык.

Шөгыльлләнми спорт белән,

Шуңа күрә юантык.


Бераз гына юан булу

Аңа бик тә килешә.

Аны күргәч, кызлар гына

Ни өчендер көлешә.

4нче укучы:

Ул бик озын буйлы түгел

Һәм бик үк кыска түгел.

Уйнаган була гармунда,

Ләкин бик оста түгел.

Бик оста уйнамаса да,

Ул күңел биреп уйный.

Ул үзен, ни сәбәптәндер,

Талантлы диеп уйлый.


5нче укучы:

Балалар аны бик тиз таный,

Ә күбесе белми дә,

Шигырь укып көлдерә ул

Үзе никтер келми дә.

Сәхнәгә бер чыгып басса,

Сибә генә борчакны.

Ул үзе болай начар да,

Шәп тә түгел ул чаклы.


6нчы укучы:

Ул ипи дә бик ярата,

Үзе үстермәсә дә.

Хәтта кәнфит ашый, Хәер,

Ансы башка мәсьәлә...


Шундый кызык бер кеше ул.

Кем дисезме?

Мин ул. Мин –

Шагыйрь Роберт Миңнуллин


Укытучы.

Балалар, сез дә таныгансыздыр инде. Р.Миңнуллин балалар һәм олылыар тарафыннан үз итеп, яратып кабул ителгән шагыйрь. Ул 1948 елда Башкортстанның Илеш районы матур Сөн елгасы буена урнашкан Нәҗеде авылында гаиләдә олы, беренче бала булып дөньяга килә. Аның балачагы шушы туган авылында үтә. Сөн буеның гүзәллеге, табигатьнең матурлыгы аңарда табигатькә, гүзәллеккә мәхәббәт тәрбияли. Гүзәл Сөн буйлары...

Татарстан чигендәге сихри почмак...

Шушы табигый гүзәллек аны олы сәнгать дөньясына алып та китә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Казан дәүләт университетына китә. Анда ул татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый һәм шул ук елларда яшь язучы буларак танылып та өлгерә.

Р. Миңнуллин турыдан-туры балалар язучысы дисәк, һич тә ялган булмас. Аның шигырьләреннән чисталык, матурлык, балаларча беркатлылык бөркелеп тора. Роберт Миңнуллин шигырләре балаларны тапкырлыкка, батырлыкка, эш сөючәнлекккә өйрәтә, олыларга һәм кечеләргә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли.

Аның “Әни, мин көчек күрдәм” дигән шигырен тыңлап үтик.

1 укучы.

ӘНИ, МИН КӨЧЕК КҮРДЕМ!”
Әни, мин уйнаганда
Көчек күрдем урамда.
Әни, ул туңган иде,
Урамда кунган иде.
Әни, салкын яңгырда
Ул бик күшеккән иде,
Ул бик ачыккан иде,
Ул бик талчыккан иде,
Әни, ул улый иде,
Ул шулай елый иде,
Ул чынлап елый иде,
Ул ныклап елый иде –
Үзем ишеттем, әни.
Мин үзем карап тордым,
Шуңа кичектем, әни.
Мин аны бик кызгандым –
Яшьләре ага иде,
Әни, аның яшьләре
Асфальтка тама иде.
Аны, әни, яңгырда
Кемдер ташлап калдырган,
Алдаштырып калдырган,
Адаштырып калдырган,
Әни, туңганга микән,
Ул бик дерелди иде.
Салкын тисә, ул көчек
Тышта терелми инде.
Нишләр инде ул анда,
Берьялгызы урамда?
Ул елыйдыр әле дә,
Дерелдидер тәне дә.
Иртәгә үк үләчәк,
Калдырсаң бу хәлендә.
Әнием, шул көчекне
Алып кайтыйк әле, ә?!

Бу шигырь юлларыннан күренгәнчә, балалар өчен кайгының олысы, кечесе юк. Менә шушы тормыш рәхимсезлеге белән очрашкан бала, аның күңеле нинди көрсез, чиста һәм саф. Дөньяның гаделсезлеген төзәтергә, кызганыч хәлдә калган көчек баласына ярдәм итәргә теләүче бала матур образ. Ләкин әле ул бу эшне үзе генә эшли алмый. Аңа әисенең ярдәме, көчекне кызгануы һәм өйгә алып кайтырга рөхсәт бирүе кирәк. Күргәнегезчә, бала хәленнән килгәннең барысын да эшли. Әнисенә әнә ничек иреп ялына, ышандырырга тырыша, көчекнең кызганыч хәлен әнисенең күз алдына китерү өчен нинди матур сүзләр таба.

Р. Миңнуллинның балалар өчен язудан тыш үзенең әнисе, туган авылы, аның табигате һәм башка бик темаларга язылган шигырьләре күп.

Хәзер сез аның шигырләреннән һәм җырларыннан төзелгән концерт номерлары карап үтәрсез.

1 укучы шигырь

“Сөн буенда әнкәй басып тора”.

2 укучы

“Гөлҗәүһәр” шигырен сөйли. ( Роберт Миңнуллинның әнисе турында ).


(Слайд күрсәтелә; Р.Миңнуллинның әнисенең фотосүрәте).

Җыр (хор)

“Әни кирәк” М.Шәмсетдинов көе, Р. Миңнуллин сүзләре



3 укучы

“Күчтәнәч” шигыре

4 укучы

“Мактанырга яратмыйм”шигыре

5 укучы

“Энекәш кирәк миңа”шигыре

6 укучы

“Юкка малай булганмын”шигыре

7 укучы

“Ялгыз аккош шигыре”

8 укучы башкаруында җыр

«Сандугач» (И.Якупов муз.)

9 укучы

“Яхшылык” шигыре

Җыр “Әйдзгез, биибез!” Гали Илясов көе, Р.Миңнуллин сүзләре. 1 укучы җырлый, балалар парлап бииләр.

10 укучы

“Гадилеккә чакыру” шигыре

Укытучы сүзе:

- Укучылар, үзегезнең игътибарыгызны сыйныфта хәзерләгән китаплар күргәзмәсенә юллагыз

( Китаплар күргәзмәсеннән шул китаплар күрсәтелә).

  • Акбай цирк карый.

  • Балачак бәйрәмнәре.

  • Җиде абый тай җигә.

  • Җәйнең яшел аты.

  • Айга очтык.

  • Безнең авыл зоопаркы.

  • Энекәш кирәк миңа.



Физкультминут. Күзләргә күнегүләр ясала.

Р.Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юллары: (экранда күрсәтелә)

Год

Вакыйга

1948 ел, 1 август

Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде авылында туа.

1963-1964

Уфа сәүдә-кулинария училищесында укый.

1968-1973

Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.

1972

Яшь шагыйрьләрнең 5 нче Бөтенсоюз фестивалендә катнаша.

1973-1977

"Яшь ленинчы» газетасында эшли.

1979 елдан

Татарстан Язучылар союзы идарәсе әгъзасы.

1982

М.Җәлил исемендәге республика премиясенә лаек була.

1983

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган шигырьләргә уздырылган Бөтенроссия конкурсында җиңеп чыга.

1983

Татарстан телевидениесендә «Шигъри тәлгәшләр» исемле тапшырулар циклы оештыра.

1988-1994

Татарстан Балалар фонды рәисе

1990 елдан

Татарстан Югары Советы Президиумы әгъзасы

1992

«Дөньядагы иң зур алма» исемле китабы өчен шагыйрь халыкара әдәби бүләккә - Г.-Х.Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга лаек булды.

1995-1999

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәни һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе.

1995 елдан

«Сабантуй» газетасының шеф-редакторы.

1997

Балалар әдәбияты өлкәсендә ирешкән казанышлары өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге премиясе бирелде.

1998

«Мәгариф» нәшрияты чыгарган «Күчтәнәч»(1995) дигән китабы өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде.

2000 елдан

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара.



Укытучы сүзе:

Роберт Миннуллин үзенең беренче китабын “Бәхетле булыгыз” дип атаган иде. Теләге нәшрият капусы ачылган чакка туры килгәндер: бик күп укучыларын бүхетле итте ул. Телдән төшмичә җырланган җырлары белән барлык өйләргә, күңелләргә килеп керде, үзен дә яраттырды.. Ә сабыйлар аны тәмам үз итте: шигырьләрен отып алып сәхнәләрдән сөйлиләр, җырларын җырлыйлар. Аны белмәгән татар баласы юктыр., - дип яза аның остазы Шәүкәт Галиев.


“Балачак бәйрәмнәре” китабы өчен сөенеп, 1985 нче елны Сибгат Хәким:

“ Балалык шушындый бәйрәмнәрдән башлана. Мин иондый бәйрәмнәрнең күбрәк булуын телим! – дип язган иде. Бүген нәкъ ул теләгәнчә, балачак урамында янә бәйрәм. Роберт Миңнуллин 1994нче елда Халыкара Андерсен бүләгенә лаек булды.

Шулай ук “ Дөньядагы иң зур алма” китабы да Ганс Христиан Андерсен Дипломы белән бүләкләнде. Балалар әдәбиятында дөньякүләм югары дәрәҗә бу. Халкың яратуы халыкара бәягә тәңгәл килгәч, икеләтә куаныч. Бу – зур вакыйга, - дип яза Илдар Юзеев.

Ул Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәрне йөртә.


Слайдларда күрсәтелә .


12 нче укучы:

Ә менә 1998нче елда “ Күчтәнәч” дигән шигырьләр китабы өчен шагыйрьгә Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелә.

Әйдәгез әле, шул китаптан бер шигырь тыңлап китик. Ул “ Кунакка килегез” дигән шигырь.

1. Җирнең иң матур җирендә

Татарстанда торам мин!

Малайлар һәм кызлар, сезне.

Кунакка чакырам мин.



Йөртербез сезне утыртып

Я “ КамАЗ”га, я атка,

Ашыксагыз, үзебездә

Ясалган самолетка.

2. Сезне үзебез үстергән

Ипи белән сыйларбыз.

Матур итеп Тукай, Җәлил

Шигырҗләрен сөйләрбез.



Ни телисез. Бар да булыр.

Көнҗяк та үзебездә.

Кирәк икән, котыбыда

Киләчәк үзе безгә.

3. Тундрасын да, дңунглиен да,

Даласын да табарбыз.

Әгәр тайга кирәк булса,

Анысын да кабарбыз!



4. Безнең якның көзе дә бар.

Кышы, язы, җәе дә.

Бездә иген кырлары да

Диңгез булып җәелә.



Таудан да биек өелә

Ашлык көшелләре дә.

Чөнки эшчән, тырыш безнең

Якның кешеләре дә!

5. Безнең өстә - якты кояш

Һәм зәп – зәңгәр төсле күк.

Гомумән, бездә бик матур –

Нәкү сездәге төсле үк!

6. Тагын ниме? Безгә килгәч,

Үзегез дә күрерсез.

Бездә - Идел буйларында

Булмас сезгә күңелсез!



Безнең якларны күрсәгез,

Сез шаккатыр идегез.

Дусларыгыз көтә сезне –

Татарстанга килегез!

Укытучы сүзе

Роберт Миңнуллинның “ Хәрефләр дөньясында” дигән шигырь китабы чыкты, анда ул ике телдә язган:

  1. Татар теле.

  2. Латин графикасына нигезләнеп.

Аның шигырьләре шулай ук: рус, башкорт, удмурт, украин, эстон, беларус һәм башка телләрдә басыла.



Укытучы сүзе:

Хәзер шул “ Хәрефләр дөньясындагы” шигырьләрне безгә кечкенә укучыларыбыз башкарырлар.

(1 сыйныфы укучылары шул китаптан яттан шигырьләр укыйлар).

Укытучы сүзе:

Бүгенге көнгә исә аның 30дан артык китаплары басылып чыккан.

Р.Миңнуллинга әдәби эшчәнлеге өчен аңа Татарстанның Муса Җәлил исемендәге премиясе бирелә.

Абдулла Алиш исемендәге премиягә лаек була.

Фатих Кәрим премиясе лауреаты.

Юмор – тапкырлык, йөгерек уй, дигән сүз. Р. Миңнуллинның китап битләрен ачкан саен үзеңне кызыклы дөньяга сәяхәттә кебек хис итәсең. Монда укучыны күңелле һәм мәгънәле очрашулар көтә.

Шигырь юлларында аҗагандай балкып – кабынып самими шаянлык уйный – тыйнак, әдәпле, затлы шаянлык. Без татарларга хас булганча. Р.Миңнуллин иҗатының бу хасиятен Сибгат Хәким бик төгәл бәяләген иде:

“ Халыкчанлыкны эчтән җылытып, нурландырып җибәрә торган бер сыйфат – юмор. Балалар шигырьләрен моңардан башка күз алдына китерү алмыйм”.



Укытучы сүзе:

Роберт Миннуллин журналист, шагыйрь генә түгел ул. Ә танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе. 1990 нчы елдан – Татарстанның халык депутаты. (слайд күрсәтелә)


Ныгыту: ( тестирование нигезендә, тамашачылар өчен, экранда):


1. Бүген без кем турында сөйләдек?

А. Композитор.

Б. Язучы.

В. Шагыйрь.


2. Р. Миңнуллин кайсы китабы өчен Г. –Х. Андерсен премиясе ала?:

А. “ Бәхетле булыгыз”.

Б. “ Дөньядагы иң зур алма”.

В. “ Энекәш кирәк миңа”.


3. “ Күчтәнәч” дигән шигырьләр китабына ул нинди премия ала?

А. Муса Җәлил премиссы.

Б. Габдулла Тукай премиясы.

В. Фәтих Кәрим премиясы.


4 Кайсы елдан ук ул депутат?

А. 1986.

Б. 2006.

В. 1990.


5 Аның китапларын кем нәкыйшли?

А. Эльмира Ахтямова.

Б. Фәридә Хәсьянова.

В. Айсылу Батыршина.


6. Роберт Миңнуллинның туган елы:

а) 1932;

б) 1948;

в)1954;

7. Шагыйрьнең балаларының исеме:

а) Илдар,Гөлназ;

б)Рөстәм, Язилә;

в)Алмаз,Таңсылу;

8. Кайсы китап Р.Миңнуллинныкы:

а)”Гөлбакча”;

б)”Күчтәнәч”;

в)”Кирлемән”;

Йомгаклау.

Балалар, сез Р. Миңнуллинның шигырләрен күбрәк укысагыз, сезнең күңел күзегез матурлыкны, яктылыкны күбрәк күрә башлар һәм телегезгә бары тик матур, тапкыр сүзләр генә килеп торыр.

Хәзер чыгышыбызны тәмамлап, Р.Ахиярова көе белән иҗат ителгән “Яратыгыз” дигән җыры белән тәмамларбыз.











Аксубай районы Яңа Ибрай

урта гомуми белем мәктәбенең

1 категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Гафиятова Рушания Гомәр кызы

2015 ел


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 31.01.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров281
Номер материала ДВ-398322
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх