Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалыВнеклассное мероприятие "Белем бәйрәме"

Внеклассное мероприятие "Белем бәйрәме"

Скачать материал

                                                                                                                         Белем бәйрәме

Алып баручы

   Исәнмесез, кадерле укучылар, әти-әниләр hәм бәйрәмебезгә килгән кунаклар! Менә кояшлы беренче сентябрь иртәсе безне кабат бергә җыйды. Ямьле җәйләр  узып китте һәм сагынып көтеп алган 1сентябрь – Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала:беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Балаларны да, өлкәннәрне дә шушы көтеп алынган ямьле бәйрәм белән тәбрик итәбез.

      Мәктәп еллары—кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Шуңа кvрә баланың укырга килү көне—зур бәйрәм. Беренче сентябрь иртәсе кояшлы да, болытлы да, яңгырлы да була. Шулай да андый иртәләрнең hәрберсе күңелгә кояшлы булып иңә,безнең хәтерләрдә мәңге саклана.

Җыр “Әссәламәгаләйкүм!

1.Таң ата да кояш чыга,

  Кояшны сәламли көн.

  "Саумы, Кояш, сүнмәс учак!

  Әссәламәгаләйкүм! "

2.Тел ачкычы, иман биргән

  Сөекле туган телем!

  Үз телемдә сәлам юллыйм,

  Әссәламәгаләйкүм!

3.Әй игенче, күкрәп үссен

  Кырларда синең иген.

  Икмәк белән сәлам юллыйм,

  Әссәламәгаләйкүм!

4.Ачыйк бәхет ишекләрен,

  Бәхетле булсын һәркем.

  Әй, кардәшләр, милләттәшләр,

  Әссәламәгаләйкүм!

5.Таң ата да кояш чыга,

  Кояшлы булсын һәр көн.

  Кояш белән сәлам юллыйм,

  Әссәламәгаләйкүм!

1 нче укучы

Сентябрь  дә килеп җитте ,

Сагынып көткән көннәр.

Бәйрәмгә дип үстердем

Өй тирәбездә гөлләр.

2 нче укучы

Хушлаштык ямьле җәй белән

Үтте дә каникуллар.

Бүген бәйрәм – Белем көне,

Мәктәпкә илтә юллар.

3 нче укучы

Торыгыз! Тиз булыгыз! – дип,

Иртүк әтәч кычкыра.

Килегез, кил укырга - дип, 

Безне мәктәп чакыра.

4 нче укучы

 Язга хәтле сау булыгыз,

Урманнар, кырлар,- дидек.

Зур дәрт белән мәктәпләргә

Тагын укырга килдек.

5 нче укучы

Кыңгырау да сагынгандыр,

Моң сарылган теленә.

Парта артына чакыра,

Әйдәп белем иленә.

6 нчы укучы

Белем бәйрәмен алып килә

Кыңгыраулы сентябрь.

Кулларымда тере чәчәк,

Шатлыгымны син дә күр.

7 нче укучы

Мәктәпкәем каршы ала,

Барыбызны иркәләп.

Кочагына кыса кебек

Килгән өчен иртәрәк.

8 нче укучы

 Исәнме, мәктәп, исәнме!

 Без сине сагынып беттек.

 Сентябрь ае җиткәнен

 Түземсезләнеп көттек.

9 нчы укучы

Мәктәпкә дип ашыктык без

Тотып чәчкә бәйләмен.

Чыңлый кыңгырау моңнары

Котлап белем бәйрәмен.

Җыр “Бәйрәм бүген” Г.Тукай сүзләре

1 нче укучы

Җәй буе көч тупладык,

Башларны ял иттердек.

Тик ятмадык  ялкауланып,

Бакчаларга су сиптек.

2 нче укучы

Вакыт таптык мәктәптәге

Бакчада  эшләргә дә:

Чүп утадык,сирәкләдек,

Килдек су сибәргә дә.

Инценировка “Яшелчә бакчасында” Р.Вәлиева

Кыз

Исәнме,бакчакай,

Көттеңме син мине?

Әнием җибәрде,

Күреп кайт,дип,сине.

- Бакчакай ни хәлдә

Белеп кайт,-диде ул.

-Яшелчәләр җыеп

-Алып кайт,- диде ул.

Абау,нинди генә яшелчәләр юк икән монда.Күр инде боларны:Кәбестә дә ,Суган да ,Кишер дә,Кабак та.Нинди матур булып үскәннәр!

Кәбестә

Мин булам – Кәбестә.

Үзем яшькелт төстә,

Күлмәгем күп катлы,

Үзем бик тә татлы.

Ашларга да төшәм мин,

Бәлештә дә пешәм мин.

Шуңа мине балалар

Көн дә көтеп алалар.

Кыз

Бик яхшы, Кәбестә дус.Мин сине алырмын,кәрзинемә салырмын.

Суган

Минем исемем -  Суган,

Мин Һиндстанда туган.

Мине бик тә мактыйлар,

Шифалы дип атыйлар.

Салатка да турыйлар,

Тураганда елыйлар.

Кыз

Шулаймыни,Суган туган?Ярый,мин сине дә үзем белән алырмын,кәрзинемә салырмын.

Кишер

Минем исемем  -  Кишер,

Теләсәң болай пешер,

Теләсәң ашка тура,

Мине яраткан бала

Озын гомерле була.

Кыз

Бик яхшы,Кишер дус.Мин сине дә үзем белән алырмын,кәрзинемә салырмын.

Кабак

Ә мин булам - Кабак,

Әйтмим кабат-кабат,

Бик файдалы зат мин,

Тик мин җәяү кайтмыйм.

Кыз

Ярый,ярый,бер дә борчылма,Кабак туган,күтәреп кенә алып кайтырмын үзеңне.

Кәҗә

Мин Кәҗә-Мәкәрҗә.

Яратам Кишерен дә,

Яратам Кәбестәне дә.

Яратам мин барын да.

Мә-ә-ә-ә,барыгыз да үземә.

Кызны сөзеп калдырам,

Сезне ашап бетерәм!Мә-ә-ә!

Кыз

Еламагыз,туктагыз!

Бернидән дә курыкмагыз.

Кәҗә бакчага кергән,

Чыбык татыйсы килгән.

Сөт бирүен бирәсең,

Ник бакчага керәсең?

Урлашу бөтен уең,

Бар үлән ашап туен!

Юкса менә күрерсең,

Чыбык тәмен белерсең!

Менә сиңа,менә сиңа!

Кәбестә

Үскән кыз да икәнсең,

Матур кыз да икәнсең.

Суган

Матур гына да түгел,

Батыр кыз да икәнсең.

Кабак

Кәҗәгә каршы бардың

Безне коткарып калдың.

Кишер

Рәхмәт сиңа,мең рәхмәт

Үзең дә яшә рәхәт.

Бергә

Без инде гел бергә

Дус булырбыз гомергә.

Алып баручы

Мул уңышлары,

Яңгырлы җилләре,

Кояшлы көннәре белән

Көз якынлашты.

Ул шулай бер көлгән булып,

Бер моңаеп калган булып,

Безне белем сараена –

Мәктәпкә дәште.

3 нче укучы

Мәктәп, бүген син каршы ал,

Ишекләреңне ачып.

 Без ныклы белем алырбыз,

 Дәрт, көчләр тора ташып.

4 нче укучы

 Каршы ала укытучы,

  Каршылый сыйныфташлар.

  Көмеш авазлы кыңгырау

  Тәүге дәресне башлар.

Алып баручы

   Җәйнең үтеп китүе бераз моңсу булса да, бүген без моңаймыйбыз. Чөнки бүген зур бәйрәм - Белем бәйрәме. Бу көнне 1 нче сыйныфка килүчеләр аеруча зур түземсезлек белән көтеп алдылар.Ә хәзер сүзне нәни укучыларыбызга бирәбез. Рәхим итегез.

Х.Халиков .Иң шатлыклы көнем.

Яңгыр яуса, ява бирсен –

Чалт аяз күк миңа бүген.

Минем кебек көләч йөзле

Гүя бөтен дөнья бүген...

 

Сумкамны да ничә ачып,

Ничә тапкыр яптым бүген.

Мин үземә никадәрле

Яңа дуслар таптым бүген!

 

Белмим кая басканымны,

Бии-бии йөрим бүген.

Барысы да котлый мине,

Иң шатлыклы көнем бүген:

Мин укырга кердем бүген!

Алып баручы

 Мәктәп сезгә өйрәтер

 Җир йөзендә ниләр барлыгын,

 Ни өчен кич кояш батуын,

 Якты йолдызларның балкуын.

Ә “Белем иле”нә керү өчен серле ачкыч бар.

Ул -  “Әлифба” китабы.

(Әлифба китаплары тарату)

Алып баручы

Әйе, дуслар, Әлифба – тел ачкычы,

Белем дигән олы юлның иң беренче баскычы.

Сезгә минем теләгем шул:аны саклап тотыгыз.

Анда бик күп хәрефләр бар – бик тырышып укыгыз!

1 нче сыйныф укучылары

Бик күп нәрсә белермен мин

Туган илем турында.

Мин бит инде бик зур булдым

Әлифбам бар кулымда.

 

Хәрефләр өйрәнербез дә

Сүзләр төзеп уйнарбыз.

Зарыгып көткән мәктәптән без

Беркайчан да туймабыз.

Без сезне 1 нче сыйныф укучысы булуыгыз белән тәбрик итәбез.Белем үрләрен яулауда уңышлар,сәламәтлек телибез.Сезгә Белем иленә юл күрсәтүчегез,беренче укытучыгыз....Хәзер сүзне аңа бирәбез.Рәхим итегез!

Әти – әниләр бүген нәни дусларыбыздан да ныграк дулкынлана,чөнки балаларын мәктәпкә озату – алар өчен дә зур сынау.Иң изге теләкләрен җиткерү,хәер – фатихаларын бирү өчен сүзне беренче сыйныфларның әти – әниләренә,дәү әниләренә бирәбез.Рәхим итегез!

Җыр:”Беренче дәрес” М.Җәлил сүзләре

14 нче укучы

Сабыйларны тәбрик итеп бүген

Мәктәпләрдә чыңлый кыңгырау

Туган илнең зәңгәр күген иңли

Алтын көздәй көмеш кыңгырау.

15нче укучы

Мәктәпләрдә кыңгыраулар чыңы

Хәбәр итә бүген һәркемгә.

Яңа уку елы башлануын

Гүзәл туган җиремдә.

16 нчы укучы

Әйдә,дустым,бергә хәбәр итик

Башлануын уку елының.

Күреп соклансыннар сихри көчен

Җиз кыңгырау чыңының.

17 нче укучы

Яңгырый бүген һәр төбәктә

Көмеш кыңгырау чыңы.

Мәктәпләргә рәхим ит,әйдә,

Яңа уку елы.

18 нче укучы

Чакыра, тагын чакыра

Кыңгырау классларга.

Бүгеннән – Белем көненнән

Уку елы башлана.

Алып баручы

Инде бу кыңгырау борынгы, күптәнге;

Ничәмә елларны мәктәптә үткәрде.

Мә, дустым, чылтырат, бүгеннән – мәктәпкә!

Бүгеннән – зур юлга: Хәерле сәгатьтә!

(1 нче сыйныф укучысы түгәрәк буйлап әйләнеп кыңгырау чыңлата)

Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

Алып баручы

Хөрмәтле әти – әниләр,килгән кунаклар!Бәйрәмебез ахырына якынлашты.Ә хәзер кыңгырау чыңы астында балаларыбызны сыйныфларга озатыйк.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

  

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Внеклассное мероприятие "Белем бәйрәме""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по занятости населения

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 655 669 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 09.12.2016 463
    • DOCX 66 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Сафиуллина Амина Тимергалиевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 30148
    • Всего материалов: 29

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Особенности реализации Федеральной рабочей программы воспитания в школе

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 90 человек из 33 регионов
  • Этот курс уже прошли 249 человек

Курс повышения квалификации

Уверенность, уверенное поведение, воспитание волевых привычек, развитие учебной мотивации у детей и подростков

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 82 человека из 32 регионов
  • Этот курс уже прошли 247 человек

Курс повышения квалификации

Работа классного руководителя по организации взаимодействия семьи и школы

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 405 человек из 63 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 536 человек

Мини-курс

Hard-skills современного педагога

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 75 человек из 32 регионов
  • Этот курс уже прошли 18 человек

Мини-курс

Самосовершенствование: шаги к личному росту и эмоциональному благополучию

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 253 человека из 61 региона
  • Этот курс уже прошли 67 человек

Мини-курс

Сенсорная интеграция: типовые и инновационные методы

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 78 человек из 30 регионов
  • Этот курс уже прошли 39 человек
Сейчас в эфире

Консультация логопеда. Возможно ли продуктивно заниматься с дошкольниками онлайн?

Перейти к трансляции