Инфоурок Другое КонспектыВнеклассное мероприятие "Безнең гомерләрдә кайтмый калганнарның хакы бар..."

Внеклассное мероприятие "Безнең гомерләрдә кайтмый калганнарның хакы бар..."

Скачать материал

Зур Күккүз урта мәктәбе

 

 

 

 

Безнең гомерләрдә

кайтмый калганнарның хакы бар...

(Тыл ветераннары белән очрашу)

 

 

 

 Укытучы: Яруллина И.М.

 

 

 

 

 

2016

 

Безнең гомерләрдә

кайтмый калганнарның хакы бар...

 

У.Безнең  кичәбез сугыш китергән хәсрәтләрне үтеп,тормышның ачысын-төчесен татыган, тормыш авырлыкларын үз җилкәләрендә кичергән кешеләр –   тылда эшләүче ветераннарыбызга  багышлана. Бөек Җиңүнең  70  еллыгы якынлашкан көннәрдә без  сугыш чорында тылда эшләүче ветераннар  белән мәктәптә очрашулар үткәрдек,  концерт номерлары күрсәттек. Алар безгә сугыш чоры, сугыштан соңгы елларның авырлыклары турында сөйләделәр. 

 

 

 

 

 

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә  авылыбызның  тыл ветераннары белән очрашу кичәсе “Безнең гомерләрдә кайтмый калганнарның хакы бар” – бу сүзләр эре хәрефләр  белән сәхнә түренә язып эленгән.  Аларның фотолары презентациядә күрсәтелеп барыла.

  

  Залда укытучылар, укучылар.  Беренче рәттә чакырулы кунаклар — хөрмәтле ветераннар утырган.

 

          Алып баручы.

Исәнмесез,хөрмәтле кунаклар,укытучылар,укучылар.Бүгенге кичәбез    олы тормыш юлы үткән ветераннарыбыз турында. Аларның балачакларын сугыш урлаган. Хәзерге балалар алардан үрнәк алып, тормышның кадерен белергә тиеш.               

1.У. “Бер кайтырбыз”-диеп киткән юлдан

Китсәләр дә алар кайтмады,

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып –ябып йөрде капканы.

Әйе, әлар әтиләре ,абыйлары сугышка киткән балаларның тормышлары җиңел булмый.Алар олылар белән беррәттән хезмәт итә башлыйлар.Ачлык, ялангачлык..... Барысына да түзә адәм баласы.

 Сугыш 1418 көн дәвам итә. Ләкин һәр көне, һәр минуты истә калырлык. Күпме язмышлар...Мәңгелеккә күзен йомып,яу кырында калган абыйлар,әтиләр,энеләр,сеңелләр.

Аларны бер минут тынлык белән искә алыйк.

Җыр башкарыла “Хәбәрсез югалганнар”

 

  Алып баручы. Әйе, сугыш уты бар нәрсәне көлгә әйләндергән..Ләкин шуңа да карамастан Җиңүгә өметләнеп, безгә шушындый тормыш биргән кешеләр турында әйтми мөмкин түгел. Хәзер мин сезне соклангыч шәхесләребезнең берсе, олы ихтирамга лаек кеше, бүгенге көндә балаларының таянычы, оныкларының юанычы булып яшәүче Бидан  ага белән таныштырам.

 Чыннан да укучылар хәзерге тормышның кадерен белергә кирәк. Ә хәзер шушы вакыйгаләрне күргән, бөтен авырлыкларны үз җилкәсендә күтәргән ветераныбызга сүз бирик.

Яшь буынга  үзегезнең теләкләрегезне җиткерсәгез иде.

                          /Ветеран чыгышы /Төхбәтуллин Бидан абый чыгышы.

Балаларны кызыксындырган  соруларга  җавап бирүе.

Алып баручы.  Хөрмәтле ветераннарыбыз! Бүген без сезнең батырлыкларга тагын бер кат сокланыр өчен, сезнең түземлегегез алдында тагын бер кат баш ияр өчен бу залга җыелдык. Хәзер сезне 2 нче класс балалары сәламли. /2 нче сыйныф укучылары чыгышы/

Хөрмәтлеләребез, Ходайдан Сезгә саулык – сәламәтлек сорыйбыз һәм укучылар башкаруында “Бабайга” җырын бүләк итәбез. Чөнки безнең арабызда сезнең оныкларыгыз да бар. Алар да Сезнең сабырлыгыгызга,көчле рухлы булып кала белүегезгә сокланалар.

 

М.Җәлилнең “Җырларым” шигыре /С. Сәйдашев музыкасы/ җырлана.

Бидан ага Сез тормышның ачысын , төчесен күргән кеше буларак бу сорауга да җавап бирсәгез иде.Без Сугышта катнашкан бик күп ветераннарны, аларның батырлыклары турында ишетеп беләбез. Ләкин менә чын батырлар кемнәр соң? Ни өчен аларны бер ни дә куркытмый? Хәзерге балалар  кемнәрдән үрнәк алырга тиеш?

 

Бидан ага батырлык турында сөйләве. Аларның исемнәрен атады.

 

       Алып баручы.  Бидан агай, сезгә тагын бер соравыбыз бар. Менә биредә башлангыч  класс укучылары  утыра. Алар кызыксыналар, 84 яшьтә дә шушылай көр күңелле, япь – яшь булып калуның сере нәрсәдә икән, диләр? / Бидан ага  чыгышы/.

 

Алып баручы:

Ветераннар мәңге яшәр алар

Онытылмыйча халык күңелендә.

Бегә биргә матур тормыш өчен

Рәхмәт укыр аңар һәркемдә.

 

Кыска гына тормыш сукмаклары

Яшьлегендә инде өзелде.

Күпме ана күз яшь ләре түкте

Күпме  гаилә җебе өзелде

Тормыш авыр диеп зарланмыйк без

Киләчәккә төзик планнар.

Безнең эшебездән үрнәк алып,

Яшәсеннәр безнең балалар.

Тормыш сукмаклары аерылмасын

Сугышлары инде булмасын

Күкләребез һәрчак зәңгәр булсын,

Балаларыбыз тыныч йокласын

Һәрвакыт булсын кояш җырын башкару

 

У.Гармун тавышы килә урам буйлап

Ишетелсен барлык өйгә дә.

Үткәннәрне сагынып,пәрдә ача,

Син гармунны уйнап киткәндә.

А.Б.Тормыш авыр булса да, сугышка озатканда да гармун тавышлары тынып тормый. Никадәр ачы хәсрәт килсә дә кешеләр ничек көчле рухлы булып кала алдылар икән.Балаларга  алар турында берничә сүз әйтеп китсәгез иде?

Бидан ана сөйләве.

Кичә балаларның җыр,биюләре белән дәвам итә.

 

 

 

 

 

 

Алып баручы.  

Алып баручы.   Картаймагыз, әле, ветераннар,

Картаймагыз, әй, тынгысыз җаннар!

Сезгә тиеш әле бик күп язлар,

Сезгә тиеш әле бик күп назлар.

 

       Ир укучылар башкаруында   “Солдатларҗыры яңгырый.

 

Алып баручы.   Олы йөрәкле, сугыш чоры кешеләре! Тагын бер кат олы рәхмәт сезгә! Бөек Җиңүнең 71еллык бәйрәмен дә бергәләп күрергә язсын. Сау булыгыз!

 

/Сәхнәдә мәктәп хоры. День победы/.

 

Кул чабулар астында 1-4сыйныф укучылары ветеранга  күчтәнәчләр  тапшыралар. Барлык катнашучылар сәхнәгә чыгып тезелә, ветеран  белән берлектә  “Аллага шөкер җырын башкаралар.

 

Очрашу кичәсе чәй өстәле артында дәвам итә.

/

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Внеклассное мероприятие "Безнең гомерләрдә кайтмый калганнарның хакы бар...""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист контроля качества

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 872 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 01.11.2016 520
    • DOCX 1.5 мбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Яруллина Идея Мунировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Яруллина Идея Мунировна
    Яруллина Идея Мунировна
    • На сайте: 10 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4123
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой