Хуш,
башлангыч!
--Исәнмесез,
хөрмәтле әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар! Бүген без сезнең белән
балаларның күңелләрендә иң якты хәтирә булып сакланып калган чыгарылыш –
саубуллашу кичәсенә жыелдык.
Нигә
бүген ямансу соң?
Ямансу
бераз?
Мөлдерәмә
моңсу күзләр,
Ә
йөрәктә яз?
Бүген без барыбыз
да дулкынланабыз. Чөнки бүген безнең гадәти булмаган көн- башлангыч класс белән
хушлашабыз. 4 ел буе без бергәләп белем баскычының иң авыр басмаларыннан
күтәрелдек. Укырга, язарга, санарга, дуслашырга, мәктәп кагыйдәләре буенча
яшәргә өйрәндек. Бүген безнең шатлыклы да көнебез. Бүген тормыш баскычларыннан
1 адым югарыга күтәреләбез, 5нчегә күчәбез. Шушы шатлыкны сезнең белән дә
уртаклашыбыз килде. Шуңа бүген без монда жыелдык.
Амелия.
Бәйрәмнең бүген
бездә
Иң зуры, иң олысы.
Чәчәкле май
көнендә
Яктысы һәм жылысы.
Күңелләрдә шатлык
булганга
Жыелдык без бүген
бу залга.
Барысы бергә :
Балачак бәйрәме
безгә дә,
Балачак бәйрәме
сезгә дә!
Самат.
--Әле кайчан гына
без мәктәпкә барырга әзерләнеп йөри идек.
Миләүшә.
--
Күлмәк-костюмнарыбызны әллә ничә тапкыр киеп карадык.
Амелия.
--1нче сентябрь
кайчан житә?- дип әти-әниләребезне аптырытып бетердек.
Севинч.
-- Мәктәптә безне
укытучы апабыз елмаеп каршы алды.
Алсу.
-- Шул көннәрнең
ничек узуын искә төшерик әле.
Ильмир.
Сентябрьнең тәүге
көне
Минем хәтердә
калды
Укытучы апа елмаеп
Безне каршы алды.
Беренче укытучыма
Чәчәк бәйләме
бирдем,
Укырга кердем мин,
диеп,
Шатланып очып
йөредем.
Бүгенгедәй
кузалдымда тора
Очар коштай йөргән
чакларым.
Сумка тотып, белем
алырга,дип,
Борма сукмак
буйлап атлавым.
Исемдә алтын
сукмакка
Тәү аяк баскан
көнем,
Тәү башлап мәктәп
ишеген
Үрелеп ачкан
көнем.
Истә әле каләм
тоткан кулым,
Бармый иде дәфтәр
юлыннан.
Өйрәтте укытучы
апам язарга,
Тотып башта нәни
кулымнан.
Ручкасы да бит
кайчакта
Гел безне “
тыңламады”.
Хәреф,сүзләр
юлдан “ егылганда”,
Кул да аны бора
алмады.
Хәзер инде тәртип
дәфтәрләрдә,
Берәр генә хәреф
егылсын!
Төзәтеп хәреф
кыек-мыекларын
Өйрәтербез юлның
турысын!
Ручкалар да хәзер
бик “югалмый”
Дәфтәрләр дә китми
“кунакка”.
Тырышып язам,
укыйм, сызам,
Матур билге төшсен
дневникка.
Якты йөзле укытучы
каршы алды,
Өйрәтте ул белем
серләрен.
Мәктәпләрдә дуслар
белән бергә
Бик тиз үтеп китте
көннәрем.
Бусагадан атлап
керү белән
Әлифбадан хәреф
өйрәндем.
Укытучы, дуслар
каршы алды,
Мәктәп булды минем
терәгем.
Әлифба ул барлык
фәннең
Тәүге баскычы.
Ул кадерле туган
телнең
Алтын ачкычы.
Иң якын дустыбыз
Булдың син гел
безнең.
Һәр хәреф елмаеп,
әйтте үз исемен.
Әлифба, син алып
кердең
Безне Белем иленә.
Тырышлык та,
ялкаулык та
шушы илдә беленә.
Без язарга да
өйрәндек,
ручка тотып
кулларга.
Хәрефләрне тезәбез
Тигез туры
юлларга.
Яңа тактада зур
итеп
Язылган акбур
белән.
“Туган тел” диеп
укыдык
Бертавыштан хор
белән.
Укытучы ярдәмендә
Барып життек
“А”дан “Я”га.
Очар коштай
канатланып
Чыктык “фән”дигән
дөньяга
Аннан мисал,
мәсьәләне
Чишү юлын эзләдек.
Дәфтәрләрне,
көндәлекне
“5”ле белән
бизәдек.
Саннар саный
беләбез без,
Бүлү, кушу,
алуны..
Очар канатларыбыз
нык,
Һич белмәс
ару-талуны.
Бу канатлар кирәк
безгә
Тормыш үрләрен
менәргә.
Зур үскәч сөекле
илне
Хөрмәткә, данга
күмәргә.
Жыр: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”.
Укытучы.
Бүгенге көндә
безнең өчен иң нык куанучы һәм кайгыртучы-әти-әниләребез. Бүген рәхмәтебезнең
иң олысы сезгә. Чөнки сез тудырып үстергән, яшәргә көч биргән, кирәк чакта
юаткан, файдалы киңәш биргән кешеләр.
Самат.
Без
әти-әниләребезгә гомергә бурычлы. Сезнең улларыгыз-кызларыгыз олы тормыш юлы
бусагасында торалар. Сезнең хәер-фатихагызны алып киткәндә генә безнең
юлларыбыз уң булыр.
Алсу.
Ашыгабыз ерак
юлларга без
Яулар өчен күбрәк
жиңү-дан.
Юлда безне
бәлаләрдән саклар
Әни, синең
хәер-фатихаң.
Шунсыз жирдә яшәү
мөмкин түгел,
Шунсыз булмас иде
безгә сан-
Туган көннән алып,
гомерлеккә
Кирәк, әни,
хәер-фатихаң.
Жыр:
“Гаилә”
Алсу..
Безне ишек төбендә
үк каршылаучы, исән-сау килдегезме?диеп каршы алучы Лүзә апабызны, безнең
арттан жыештыручы Рәмилә апабызны, безне кызыклы китаплар, тылсымлы әкиятләр
иленә сәяхәт иттергән Дилә апаны,безнең һәрбер бәйрәмебезне, кичәләребезне
күңелле итеп үткәргән Розалия апабыз, Радик абыебызны яратабыз, аларга
рәхмәтләребезне житкерәбез. Авыр хезмәтләрендә уңышлар, сәламәтлек телибез.
Миләүшә.
Моңаймагыз әле
апалар, абыйлар,
Сагынып сезгә
килербез.
Озын юллар үтеп,
онытмыйча,
Сезнең хәлегезне
белербез.
Жыр:
“Сез иң гүзәл кеше икәнсез”
Самат.
Көтә безне яңа
укытучылар,
Яңа дуслар, бик
күп ачышлар,
Эшли белеп
эшләсәк,
Укый белеп укысак,
Бездән чыгар бик
зур әдипләр.
Балачагым, жәйге
йомшак жилдәй,
Битләремне назлап
сөясең.
Шаян гына
хушлашасың үзең,
Зур үстең бит инде
диясең.
Башлангычта дуслар
белән бергә
Бик тиз узып китте
көннәрем.
Кире кайтмас өчен
үтте инде
Балачакның татлы
еллары.
Беренчедән
дуртенчегә тикле
Үткәрдек күк бер
ел нибары.
Мәктәбемдә
яшьнәп, күкрәп үткән
Алтын гомеремне
кызганмый,
Белем орлыкларын
чәчә-чәчә,
Сизмимен дә еллар
узганын.
Рәхмәт инде
укучыларыма,
Артта калмаслар бу
тормышта.
Уңган ата-ана
балалары
Тырыш була бит ул
тумыштан.
Кайчан гына әле
күбәләктәй
Ашкынып килдегез
мәктәпкә,
Жиз кыңгырау дәште
сезне һәркөн
Яңалыклар тулы
дәрескә.
Үтте бик күп
айлар, үтте еллар,күз алдында үсеп життегез.
Белем илләренә
омтылдыгыз,
Бәйгеләрдә бик еш
жиңдегез.
Мәктәптә сез канат
ныгыттыгыз,
Хәзер инде очып
китәсез.
Шатлык, куаныч,
изге күңел белән
Каршылагыз һәркөн
иртәсен.
Ак бәхетләр юлдаш
булсын сезгә,
Тормышыгызны
шатлык урасын,
Озак яшәгез
кайгы-хәсрәт күрми,
Әти-әниегезгә
терәк сез.
Жыр:
“Хыяллар”.
Хәзер балаларны
котларга теләүчеләргә сүзне бирик.
Самат.
4 ел гомер
сизелмичә утеп китте,
Бу класста без
хужалар тугел бутән.
Бу класста
булырбыз тик кунак кына,
Шаярмабыз,
утырырбыз тыйнак кына.
Сау бул инде, сау
бул башлангыч!
Тәмамланды иң
соңгы дәрес.
Яңгырый иң соңгы
кыңгырау,
Күңелләрдә туа мең
сорау.
Моңсу да соң бу
соңгы чыңлау!
Көмеш тәңкә
чыңлавыдай нәфис тавышың,
Хәтерләтә таудан
төшкән чишмә тавышын.
Соңгы звонок,
соңгы звонок чакыра алга!
Соңгы звонок,
соңгы звонок озата юлга!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.