Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Внеклассное мероприятие" Дети войны"

Внеклассное мероприятие" Дети войны"



  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:

ЯМАЛИЕВЛАР гаиләсе турында Гыйбадуллина Расиха апа истәлекләре.

Намус Авзалетдин улы 1930 елның 17 нче декабрендә Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында туган,һөнәре – шофер,тракторчы.

Нәкыя Дәүләтхуҗа кызы – 1934нче елда 16 нчы апрелендә Сарман районы Сарайлы авылында туган,колхозчы.

Алар 1955 нче елдан бергә яшиләр һәм 4 бала тәрбияләп үстерделәр, аларга югары уку йортларында белем алырга булыштылар.

Ямалиевларның йорт һәм ихаталары төзек,чиста,матур. Намус абый гомере буе колхозда техникада эшләде.Хәзерге вакытта да төрле эшләргә булыша,оста куллы, үзенең хуҗалыгында агач эшләрендә дә үзе эшли.Ул һәрвакыт шат күңелле,уенчак. Нәкыя апа колхозда төрле хуҗалык эшләрендә эшләде.Кул эшләреннән тегү,чигү,бәйләүгә бик оста. Алар икесе дә кешеләргә ярдәмчел,гадел,туры сүзле.Балаларының гаиләләренә дә булышалар,оныкларын тәрбияләүдә зур өлеш кертәләр. Ямалиевлар гаиләсе терлек асрый,яшелчә бакчасында төрле җиләк-җимеш үстерә,яшелчә түтәлләре дә сокланырлык.Аларның тырышлыгы,булганлыгы,тату гомер итүләре балаларында да чагыла.Барлык балаларының да тормышлары матур,гаиләләре тату,башкаларга үрнәк булып торалар. Намус абыйның әти-әнисен һәм Нәкыя апаның әнисен (әтисе сугышта үлгән) үзләре карап,тәрбияләп,соңгы юлга озаттылар. Намус абыйның бабасын авылда «Нәби писыр» дип йөрткәннәр.Авылның барлык кешесе ни яздырасылары булса,аңа яздырганнар.Әтисе Авзалетдиннән Намуска бик күп агач эшкәртү кораллары калган.Ул авылда данлыклы агач эшләре остасы булган.Бу гаилэнең уңганлыгы, булганлыгы, матур гадәтләре нәселдән килгән. Намус абыйның әнисе Зөһрә дә авылда уңган әбиләрнең берсе иде.Ул оныкларын үзе карап үстерде. Зөһрә әби,оныгы Гөлүскә 4 яшь булганда,авылда су кертү өчен казылган сулы канауга баткач,аны кисәү агачы белән тартып алып,үлемнән саклап калган.Ул 98 яшендә үлде . Нәкыя апаның әнисе-Сәбипкамал әби дә бик дини кеше булган,бик күп догаларны яттан белгән.Ул ачлык елны да җәйге эсседә ураза тоткан.Ямалиевлар 60 ел бергә тату,һәркемгә үрнәк гаилә булып яшиләр,дини йолаларны да үтиләр,татарның гореф-гадәтләрен дә саклыйлар.Бәйрәмнәрдә,туган көннәрендә әти-әни,әби-бабайларын котларга балалары,оныклары төп нигезгә кайталар,әти-әниләренә хуҗалыкны алып баруда да булышлык итәләр.

Ямалиев Намус Авзалетдин улы сугыш чоры баласы. Бу чор балаларына хезмәт юлын бик иртә башларга туры килә. Без Намус абыйга менә шушы чордагы истәлекләре белән уртаклашуын үтенеп мөрәҗәгать иттек.

Намус абый гаиләләрендә өченче бала булып дөньяга килә. Ул 1938 нче елда Иске Минзәләбаш урта мәктәбенә укырга керә. Сугышның башлануын өченче класста укыган вакытында укытучылары – Бубикова Варвара апаларыннан ишетә , ул вакытта авылда радио булмый. Аның абыйсы – Ямалиев Гаязетдин Авзалетдин улы ,1924 нче елгы,сугыш башланган көнне, Донбасс шахтасына ФЗУ кушуы буенча китә. Аның белән бергә Рахимов Җәүдәт, Исрафилов Камалетдин да була. Аның хаты буенча, алар сугыш башлануын Бөгелмә вокзалында Молотовның чыгышыннан ишетәләр. Абыйсы шахтада үпкәсенә салкын тигезеп, 1942 нче елда , ә әтисе 1945 нче елда вафат. Ул сугышта катнашмый. Намус абый ,ул чордагы авырлыкларны яңадан йөрәгеннән үткәреп, безгә тубәндәгеләрне сөйләде. “Без мәктәптә белем алганнан тыш, дәрестән соң һәм ял көннәрендә басуда башак җыйдык. Авылда барлыгы 11 бригада иде. Һәр бригадада атлар асрала иде. Сугыш башлангач, атларның яхшыларын, кешеләр белән берлектә , сугышка алдылар. Авылда бары тик карт- коры , балалар һәм начар-чирле атлар гына калды. Шушы атларга безне беркеттеләр. Алты ат һәм өч малай ашлык сугу машинасында эшләдек.Икенче төндә суктыру өчен запас көлтә ташыдык.Атларны су буеннан үлән йолкып ашата идек. Ә кыз балалар , көлтә биреп, ашлык суырып, чистартып келәтләргә ташыдылар.Чыккан саламнан салам эскерте өйделәр. Ул чорда эш сәгате балалар һәм олылар өчен бертөрле иде. Эштән кайтканда җитәкчеләр безне кесәдә башак яки чабата астында бодай , арыш юкмы икәнен тикшереп кайтаралар иде. Әни- әбиләребез сугышка дип, итен, маен,йомыркасын,бәйләп бияләйләр,носкилар җибәрәләр иде. Ул елларда иң авыры заемга яздыру иде. Япь– яшь кызларга “ Бала тапмагансыз “, дип акча түләттеләр Болыннан,ындыр артыннан сыер тизәкләрен җыеп кайтып мичкә яга идек.

Җиңү бәйрәмен авылда каршыладым.Ул вакытта мин 7 нче класста укый идем. Ул көнге шатлануларны язып аңлатып кына булмый. Урамнардан солдатлар кайта.Кемнәрдер шатланган , ә кемнәрдер елаган.Чөнки әтиләре кайтмаган балалар әтиләрен көткәннәр, хатыннары ирләрен сагынганнар, юксынганнар. Бар җирдә шатланулар, елаулар, көлүләр генә ишетелә иде. Мин 8 нче классны тәмамлагач, 4 ел колхозда эшләдем. Аннан Түбән Кама буласы урында, урман ташуда катнаштым. Без, киселгән агачларны атка төяп Кама буена сал белән агызу өчен ташып өя идек. Аннан 1950-1954 нче елларда армиядә хезмәт итеп кайттым . Армиядә мин Төньяк Осетиядә шофёрлыкка укып, аэродромга полктагы очучыларны йөртә идем. Монда миңа һәм дустым Плевакага “ Отличный шофёр” значогы бирелде. Иске Минзәләбаш авылына кайткач ,бер таланган машинаны җыеп ,эшне башлап җибәрдем . 15 ел шофёр ,4 ел ферма мөдире булып эшләдем. Ул чорда мин җитәкләгән ферма районда 1 нче урынны алды. Миңа лента һәм мактау кәгазе тапшырылды.Аны райкомның беренче секретары Вәлиев Нәкыйп тапшырды. Кайда гына эшләсәм дә ,эшемне намус кушкача эшләргә тырыштым. Без тормыш иптәшем Нәкыя белән хәзерге тормышыбызга сөенеп яшибез.Пенсиябез яхшы,мохтаҗлык кичермибез.Ләкин балачакта,яшьлектә күргән михнәтләр һаман онытылмый.Еллар үтте.Инде үзебез бабайлар , әбиләр булдык.Гомер көзенә кереп барыш.Менә мин ,84 яшьлек бабай , үткән авыр елларны еш искә алам, йокыдан куркып уянам. Сугыш чоры һәм аннан соңгы авырлыкларны кичереп, илебезне торгызуда катнашып,бүгенге мул тормышка китереп җиткергән сугыш ятимнәренә дә игътибарны арттырсыннар иде. Әтиләре сугышта һәлак булганнарның күңелләрендәге рәнҗеш,каргыш, сагышлары таралсын иде. “Күпме авырлыклар  күрдек без. Инде минем кебекләр сирәк калгандыр. Шөкер, яшьлегебездә авырлыклар кичерсәк тә, картлыгыбыз рәхәт тормышта  уза. Яшьләр бу тормышның кадерен белсеннәр иде”, – дип сузен тәмамлады Намус Авзалетдин улы.

Сугышлар  булмый корбансыз , Ансыз – юк  Җиңү туе. Ә без үлгәннәр алдында Бурычлы  гомер буе.

Еллар үткән саен сугыш ветераннары , сугыш чоры балаларының саны кими бара. Без алар алдында түләп бетермәслек  бурычлы. Киләчәктә күкләребез гел дә аяз, тормышыбыз тыныч булсын иде!

.




Автор
Дата добавления 13.10.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров132
Номер материала ДВ-057474
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх