Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / История / Другие методич. материалы / Внеклассное мероприятие "Әфган кызалаклары"

Внеклассное мероприятие "Әфган кызалаклары"


  • История

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе







Тема:


Әфган кызалаклары

(тарихи,музыкаль – әдәби кичә)





Тарих укытучысы

Мусина Дилбәр

Тимергаян кызы













Тема: Әфган кызалаклары.

Максат: Укучыларга Әфганстандагы сугыш хакында белешмә бирү;

хәрби хезмәт кешеләрен олылау, армиядә һәлак булган егетләребезне искә алу; укучыларда патриотизм, милли үзаң һәм гражданлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Әфган сугышында катнашкан авылдашларыбызның портретлары; һәлак булган якташларыбыз турында стенд; “Әфган кызалаклары” һәм “Хәтер”китабы;

Дәрес тибы: тарихи һәм әдәби – музыкаль кичә.

Дәрес барышы:

Алып баручы: Кадерле укучылар! Безнең бүгенге кичәбез ерак Әфганстан җирендә гомере өзелеп мәңге яшь булып калган солдатлар һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәр хакында. Халык күңелендә мәңге җуелмаслык эз калдырып киткән вакыйгалар, көннәр була. Алар буыннар, заманнар алмашыну белән дә онытылмыйлар, ә киресенчә, бездән ераклаша, тарих тирәнлегенә китә барган саен аларның кешеләр, халыклар язмышына булган тәэсире һаман ачыграк, калкурак күренә башлый. Без моны Әфганстан мисалында ачык күрәбез.

Укучы В. Һадиулинның “Әфганстан”шигырен сөйли.

Әфганстан, исемең, шигъри синең,

Җирең сихри, кыя, таш-тауларың!

Изге дуслык бурычын үтәр өчен

Сиңа китте бик күп якташларым...

Кыяларның булмый ак таплары,

Аларның була тик ак ташлары.

Шул ташларны каннарына манып,

Табутларда кайтты якташларым.

1 а.б. Әфганстан. Каян гына килеп керде соң безнең телебезгә бер үк вакытта сихри дә, ят та, дәһшәтле дә булган бу сүз? Килеп керде дә, барыбызны да сискәндереп, сагаерга мәҗбүр итте, аналарның төн йокысын качырды, илгә кургаш табутлар кайтарды. 1979 нчы елның 27 нче декабрендә Советлар Союзы хөкүмәте карары нигезендә Әфганстан җиренә чикләнгән күләмдә гаскәрләр кертелде. Мондый акылсыз карарны Брежнев белән бергә берничә совет җитәкчесе генә кабул итте. Академик Сахаров совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруны һәм бу проблеманы БМОда карап хәл итүне таләп итте. Ләкин бу хатка җавап итеп Сахаров Мәскәүдән Горькийга ( хәзер Түбән Новгород шәһәре ) сөрелә. Игълан ителмәгән бу сугышта совет халкының 15 меңләп батыр улының чәчәктәй гомере өзелде, 35 меңе яраланды, өч йөздән артыгы хәбәрсез югалды.

2 а. б. Ун елдан артыкка сузылган бу сугышта җан һәм тән яралары алып кайтучыларның саны да бихисап. “Әфган кызалакларының” кара таҗы Актаныш җиренә дә очып кунды, бу якка да алты кургаш табут кайтарды. Әлеге сугышта һәлак булган егетләрнең исеме безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

1 нче укучы. Рамил Фәррахов. 1961 нче елның 3 нче июлендә Актаныш

районы Иске Байсар авылында туа. Кораллы көчләргә 1979 нчы елның октябрендә алына. 1981 нче елның 22 нче маенда күп машиналы колонна таулар арасыннан билгеләнгән урынга юнәлә. Дошман һөҗүмен кире какканда һәлак була. Туган авылында җирләнә. Яшәгән гомере – 19 ел, 10 ай, 19 көн.

2 нче укучы. Дәһлүл Фазлыев. 1960 нчы елның 18 нче июлендә Тыңламас

авылында туа. Армиягә 1980 нче елның маенда алына. Әфганстанда мотострелковый частьта хезмәт итә. Сугышчан заданиене үтәгәндә 1980

нче елның 2 нче августында һәлак була. “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә. Яшәгән гомере – 20 ел, 14 көн.

3 нче укучы. Мөдәррис Мирсәетов. 1963 нче елның 1 нче сентябрендә

Меңнәр авылында туа.Армиягә 1980 нче елда алына. Хәрби задание

үтәгәндә 1982 нче елның 26 нчы сентябрендә батырларча һәлак була. Туган авылында җирләнә. Яшәгән гомере – 19 ел, 26 көн.

4 нче укучы. Рәшит Фәрдиев. 1965 нче елның 13 нче маенда Зөбәер

авылында дөньяга килә. 1983 нче елда армиягә алына һәм Калининград

шәһәренә эләгә. 1985 нче елда аларның частеннан бер өлеш солдатларны

Әфганстанга җибәрәләр. Сугыш кораллары складын саклаганда 1985 нче

елның 26 нчы октябрендә минага эләгеп шартлап үлә.”Кызыл Йолдыз” ордены, медале белән бүләкләнә. Яшәгән гомере – 20 ел, 5 ай, 13 көн.

5 нче укучы. Мөхәррәм Сафин. 1962 нче елның 26 нчы июлендә Уразай авылында туа.1980 нче елның 25 нче октябрендә армиягә алына. Ике ай Термез шәһәрендә әзерлек үткәч, Әфганстанга җибәрелә. Күәтле БТР машинасын йөртә. 1981 нче елның 21 нче маенда дошман белән бәрелештә һәлак була. Яшәгән гомере – 18 ел, 10 ай, 25 көн.

6 нчы укучы. Ринат Зәйнетдинов. 1961 нче елның 22 нче мартында Иске Богады авылында туа. Армиягә 1979 нчы 20 маенда алына.1980 нче елның

октябрендә Кундуз шәһәрендә хезмәт итәргә күчә.1981 нче елның 6 нчы июлендә әфганлылар автоколоннага һөҗүм итәләр. Снаряд Ришат

БТРына тиеп шартлый һәм һәлак була.Үз туган авылында җирләнгән. Яшәгән комере –20 ел, 3 ай, 14 көн.

- Бу җыр яшьлекләре, мәхәббәтләре, гомерләре яу кырында өзелеп калган егетләрнең якты истәлегенә багышлана. (“Әйләнеп кайтыгыз” җыры,

М.Шиһапов сүзләре, Р.Хәсәнов көе)

1 а. б.Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы бу кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Гомерләренең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезнең намус һәм хәрби бурыч төшенчәләрен үзләренең тормышыннан да өстенрәк куйганнары өчен горурлану хисе кичерәбез.Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яши. (Бер минут тынлык игълан ителә) Укучы шигырь сөйли.

Мин зиратка керәм,

Алда – каберлекләр...

Берәү, икәү, өчәү... егерме...

Тукта ,Кызыл Йолдыз куелганы

Солдат каберлеге түгелме?

Яшь агачлар үсә өстендә,

Ак чәчәкле венок куелган.

Ә исеме җуелмаслык итеп

Мәрмәр ташка тирән уелган.

Якынрак килеп укыйм,

Дулкынлана минем йөрәгем.

Мондый тыныч көндә ник үлде икән?-

Мин ни уйларга да белмәдем.

2а.б.Хәрби хезмәткә 80 нче елларда чакырылган егетләребез беришесенә

сынауларның бик ачысын, каһәрлесен үтәргә туры килде. Әфганстанның

комлы чүлләре, шәрә таш кыялары, һәр яшеллектән ядрә сибелү –

болар берсе дә тиз генә онытылмас. Бу тетрәндергеч, кирәк булмаган

сугышта безнең авылдан да 7 егетебез катнашты. Алар бертуган Рәзил

һәм Рәсүл Гараевлар, Фаис Вәкилов, Илсур Гатин, Зинфир Анваров,

Булат Гафуров, Илфат Галлямовлар. Ләкин шундый ут арасыннан исән-

имин кайтып та, вакытсыз арабыздан киткән З.Анваров һәм Б.Гафуровны

искә алмыйча мөмкин түгел.

Алар хөрмәтенә “Әфган турында җыр” яңгырый.

Укучылар Әфганстан сугышында катнашкан авылдашларыбыз турында

сөйли.

7 нче укучы. Сугыш бетте, ничә еллар үтте,

Тормыш гөрли җирдә яңадан.

Ләкин әле йөрәк әрнүләре

Басылмый гына яралар.

Ул яралар әле дә төзәлә алмый,

Зәңгәр тутлар – сугыш карасы.

Әле дә тора сыкрап йөрәкләрдә,

Шул дәһшәтле еллар тамгасы.

1 а.б. Солдат хатлары...Алардагы сагыш-моңны, әти-әнисен, туган

якны сагыну хисен сүз белән генә аңлатып бетерү мөмкин түгел.

Солдат сугышны үзе сайламый, ул сугышны игълан итми. Бары тик

ул, биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы калып, югарыдан

бирелгән приказны гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы,

Ватанга ихтирамы нәкъ әнә шунда күренә.

Бу сугышта һәлак булган һәм хезмәт иткән солдатларның әти-

әниләре , туганнары безнең арада яши. Ишелеп килгән кайгы

дулкыннарына, берсе артыннан берсе туып кына торган тормыш

сынауларына бары тик әниләрнең генә йөрәге чыдый ала.

Укучы Р.Шәймәрдановның шигырен сөйли.

Кайтарыма бер ай калганда

Дошман тубы өзде гомерне.

Кичерегез, газиз туганнарым,

Әйтә алмадым соңгы гозерне.

Әфганстан, ташлы туфрагыңа

Ятып калды тәнем мәңгегә.

Мәңгелеккә ятып калганыма

Гаепле соң хәзер кем генә?

Әнкәемнең ап-ак чәчләренә

Гаепле соң хәзер кем генә?

Түз, күз нурым, тиздән күрешербез, дип

Язган идең соңгы хатыңда.

Хуш, Әнкәем, сине күралмыйча

Ятып калдым таулар артында.

Газиз улларын сугышка җибәргән аналарга багышлап җыр:”Кичер,

әнкәй, кайта алмавымны”(Р.Фәйзуллин сүзләре, Л.Батыр-Болгари көе.)

2 а.б. Әфган сугышының илгә булган матди зыянын исәпләп чыгардык, ә

менә бу сугыш китергән кайгы-хәсрәтне, мәңге төзәлмәс җан газабын

нинди саннарда күрсәтергә дә, нинди бизмәннәргә салып үлчәргә?

Укучы “Интернациональ бурыч” шигырен сөйли.

Ярдәм сорап күп килделәр безгә

Барысына да бу ил булышты...

Тик беләсе иде –

Без соң тагын

Кайсы илгә күпме бурычлы?

Интернациональ бурыч”, дидек,

Әллә нәрсә итеп сөйләдек.

Бурычтырмы...-

Нигә меңәрләгән

Кеше җаны белән түләдек?!

Япь-яшь кенә килеш күпме гарип-

Аналарның йөрәк түземме?

Бурыч түләр өчен егетләрнең

Аяк-кулы кирәк идеме?!

Тагын кемгә күпме “бурыч”лы без,

Нигә белми халык?

Бүгенге

Яңа буын егетләре үсә -

Бурыч” түләр өчен түгелме?

1 а.б. Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең

гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше

бу дөньяга иҗат итү, Җирне матурайту өчен яратылган. Сугыш утлары

сәясәтчеләрнең гаебе белән кабына. Алар шуны белеп торсын: без –

тынычлык яклы!

Кичә “Солдатлар” җыры (Р.Әхмәтҗанов сүзләре, Ф.Әхмәдиев көе)

белән тәмамлана.




























Автор
Дата добавления 20.09.2015
Раздел История
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров196
Номер материала ДA-053181
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх