Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / История / Другие методич. материалы / Внеклассное мероприятие "Җиңү кайтавазы мәңгелек", посвяәенное 70-летию Победы .сценарий

Внеклассное мероприятие "Җиңү кайтавазы мәңгелек", посвяәенное 70-летию Победы .сценарий

  • История

Поделитесь материалом с коллегами:


Кызыл Чапчак төп белем бирү мәктәбе



Җиңү кайтавазы мәңгелек”дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә


(Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана)



Үткәрәләр мәктәп коллективы, авыл китапханәсе, клуб хезмәткәрләре, авыл кешеләре


Сценарийны язды тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Махмутова Сәлимә Илдус кызы


2015 нче ел 9 май


Әкрен генә җилләр исә,

Ел артыннан еллар үтә,

Ә халыкта тик бер теләк,

Гүя бердәм сулыш:

Мәрмәр һәйкәлләр каршында,

Катгый таләп:

Җирдә кабат

Кабынмасын сугыш!

 

Тыныч кына көй уйный. Сәхнәгә ике алып баручы чыга (егет белән кыз).

  • 2015 нче елның 9 нчы маенда Җиңү салюты 70 нче мәртәбә яңгырый.

  • 1941 нче ел. Июнь… Илебез, Евро­пада кызып барган сугыш ялкынының безнең илебезгә кагылмасына ышанып, тыныч тормыш белән яши иде.

А.б.

Язлар үтеп, ямьле җәйләр килде

Туган ягым күмелде чәчәккә.

41 нең җәен каршылый халык

Зур өметләр баглап киләчәккә.

Ак болытлар өерен тирбәтеп

Җылы җилләр тагын истеләр.

Кояш нуры белән бизәлешкән

Күбәләкләр очып үттеләр.

Шул иртәдә печән чабу өчен

Авыл халкы чыкты болынга.

Күмәкләшеп, өмә ясап эшли

Шундый гадәт борын-борыннан.

Сызганулы кулда чалгы

Эх, ул печән исләре...

Эшкә дәрт һәм кулга куәт бирә

Туган якны ярату хисләре.


Җәйге иртә. Кызлар кулларына ураклар тотып эшкә баралар.


1 кыз. И кызлар! Бүген көн кыздырачак.

2 кыз. Каян беләсең? Әле кояш та чыкмаган бит!

1 кыз.Беләм, бүген ничектер көн кызу булырга охшаган. Күңелем шулай сизә.

3 кыз. Сиңа гел шул инде. Бүген кояш кыздырганчы эшләп калыйк дигән фикер дә синеке бит. Бригадирын да әйтер идем. Хы, көн кызу булыр , имеш. Йокы килә монда.

4 кыз. Ярар, ярар. Җитте, кызлар. Кызлар- кымызлар һавадагы йолдызлар диләрме әле. Чү, әнә өченче бригада кызлары да әче таңнан чыккан бит. Киттек, йөгердек кызлар.


(“Өммегөлсем” көен көйли-көйли урак ура башлыйлар.)


4 кыз. Кызлар, бүген кичке уенга чыгарбыз инде. Мөслах белән Әкмәл гармун алып чыгыбыз диделәр.Алайса бер дә күңел ачкан юк.

5 кыз. Юк, төшеп булмас әле. Бик арыйм. Картаям бугай.

6 кыз. И җүләр, шушы яшеңнән картаям дип торма әле (көләләр)

2 кыз. Урак беткәч төшәрбез. Кичләр утырырбыз, шәлләр бәйләрбез. Туйларга йөрербез.



(Шулвакыт туплар аткан тавышлар ишетелә. Сәхнәгә бер малай йөгереп керә. “Сугыш башланган!” дип кычкырып чыгып китә)

Кызлар. И харап булдык, я Аллам!

1 кыз. Әйттем бит мин сезгә, Күңелем сизгән иде аны. (Елый)

Апа. Нишлим инде мин хәзер. Габдулламны да алсалар, 3 газиз баламны ничекләр тәрбиялим?!

4 кыз. Сәлим дә китәр микән. Урак беткәч туйлар уздырырга дип сөйләшкән идек бит. (Елый)


Левитан тавышы яңгырый, радио аша сугыш игълан ителә. Бу хәбәрне “Священная война” җыры күтәреп ала.

Менә шулай башланып китә тарихта тиңе булмаган Боек Ватан сугышы. Бу 1941 елнын 22 июнь таңы иде. 1418 көнгә сузылачак дәhшәтле сугышның никадәр озак барасын да, миллионнарнын яу кырыннан әйләнеп кайтмаячагын да әле беркем дә белми иде.

Сау бул, улым, читкә оч син,

Бәхет яусын юлыңа.

Авылың өчен тыныч бул син,

Анаң кала урыныңа.

Лачын коштай очып,

Дошманны ку иленә.

Яшен ташы булып оч син,

Оч син фашист өстенә.

Сәлам хатың килгән саен,

Бәйрәм күлмәк киярмен.

Минем улым батырларча

Бурычын үти диярмен.

1.“Солдатлар” җыры башкарыла (Р.Әхмәтҗанов шигыре,Ф.Әхмәдиев көе).
2.”Тыныч булсын бу тормыш”

Башкара ветеран укытучы Ахунова Галина.

Сугыш башлану хәбәрен Кызыл Чапчак авылында бүгенге Илдус абыйлар урамындагы багана башындагы репродуктор аша ишетәләр..

Сугышның икенче көне-23 июньдә сугышка китәргә чакыру да килә. Бу хәбәрне авыл советы председателе Рамазанов Гәрәй белдерә. Хәбәр авыл халкына шундый авыр тәэсир итә ки, сугышның чыннан да куркыныч булуы шушы хәбәрдән соң гына гәүдәләнә. Җыйналган авыл халкы акрынлап өйләренә тарала һәм сугышка китүчеләрне озатырга әзерләнә башлый.Шушы көнне үк авылыбызның 4 ир-аты-Абзалов Минвәли, Салаватов Габделәхәт, Мортазин Мостафа, Сәхбетдинов Гильметдинне сугышка озаталар. Хатыннары, туганнары Ширәмәткә кадәр озата бара.

Сугышка озату күренеше.

Әкренләп көн дә авылдашларыбызны сугышка озаталар. “Военкоматка кешеләрне илтү өчен төнлә ат саклаган җирдән алып киттеләр атларны” дип искә ала Зәкәрия абый Галимов.Арбага җигелгән пар ат, дугада пар кыңгырау, кызыл тасма белән аралаштырылган кара кайма хәсрәт билгесен хәтерләтә. Бәйрәм иртәсендә шатлыклы чыңлаган кыңгыраулар бүген күңелсез генә өзек-өзек булып чыңлыйлар. Алар да авыл халкының кайгылы йөзләренә карап, аларның кайгыларын уртаклашкандай калтырыйлар, моңлы һәм сагышлы тавышларын еракларга тараталар. Аларның чыңлавына Шәйхенуров Җәмилнең, Галиуллин Әнәснең моңлы гармонь тавышы кушыла. Бөек Ватан сугышына авылыбыздан 250 кеше китә.



Хуш, авылым, соңгы сәламемне

Юллыйм сиңа җилләр аркылы,

Барсын сиңа кайнар сәлам булып

Йөрәгемнең сүнмәс ялкыны.

Бик күңелем булыр җиңеп кайтып,

Бил кысышып җылы күрешү;

Өмет, җаным, болай шәп шәбен дә,

Ләкин... сугыш уен түгел шул!

Хуш, авылым, әгәр кайта алмасам,

Яраланып юлда егылсам,

Йөрәгемдә саклап ялкынымны,

Акрын-акрын тәнем суынса,

Хуш, авылым!

Соңгы минутта да

Мин уйлармын синең турында.

Җыр 1.“Солдатлар”- башкарыла. Җырлый Бибинур апа Галимова.
2. “Әтиемә”



Авыр сугыш авыл халкына көн дә кайгы китерә тора. Фронтта батырларча сугышкан уллары үлеп, аларның үлү хәбәре килгән фронтовик семьяларында гомерлек кайгы, ачы хәсрәт хөкем сөрә. Халык иҗатында моңлы һәм сагышлы авазлар яңгырый башлый, шушы җырлар аша немец фашистларына халык үзенең ләгънәтен белдерә, аның җир йөзеннән юк ителүен тели. Авыр сугыш елларында җыр халыкта дәрт уята, алар рухланып, үзенең максатына ирешергә омтыла. Сугыш кырларыннан язылган гади генә сүзләр дә халык авазында җыр булып, көчле яңгырый:

Әгәр үлсәм, туфрак булсам, бәхил бул... ”

Катюша” көенә бию .Башкара 5 нче сыйныф укучысы Хузятова





Җан ачысын тоеп хаклык кичкән

Хаклык күңеле тирән яралы.

Нәфрәт уты бөркеп сулыш ала

Үч алу бит аның карары.

Дәхшәт куба, кырлар яна гүләп

Җир актарып туплар ярыла.

Яшь батырның барыр юлларына

Утлы төтен, ялкын сарыла.


Озак бара көрәш каты була

Дошман явы күпләп кырыла.

Ләкин батыр егет үзе бер иртәдә

Ятып кала сугыш кырында.

Сугышның беренче көненнән үк фронтка киткән язучылырыбыз күп безнең. Шуларның берсе халык шагыйре-Муса Җәлил. Аның аенычлы язмышы һәрберебезгә мәгълүм.

Укучылыр башкаруында М.Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигырен сәхнәләштерү.
1.Хәбибуллин Нәфис Фатих Кәрим “Мин-гуманист”
2.Гарифуллина Камилә Ф.Кәрим “Ант
"

Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан

Китсәләр дә, алар кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөри капканы.

Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, күпме авылдашларыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алма­ды. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең ха­кыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.

Иле исән калган батыр улың

Яши халкы белән ул бергә.

Тыныч тормыш өчен тырыша ул,

Җырлап иген игә ул җирдә.

Хөрмәтле кунаклар, ветераннар!

Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган авылдашларыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк.

Кайтмый калган авылдашлар хөрмәтенә

М.Җәлилнең “Ана бәйрәме” шигырен сәхнәләштереп күрсәтү.

Башкаралар Нургалиева З., Хатипова Г., Калимуллин Р.



Бөтен совет халкы белән берлектә авыл халкы изге Ватанны саклап калу өчен, бердәм хезмәт вахтасына басып, “Барысы да фронт өчен” дигән девиз белән ару-талу белми, көнен дә, төнен дә исәпләмичә тырышып эшләвен дәвам итә.

1941 нче елның кышы аерата авыр һәм салкын килә, җыеп эскерткә куелган игеннәрне сугу җәйгә кадәр сузыла, икмәк тапшыру заданиесе бик авырлык белән үтәлә.

Әмма тормышны алып барырга кирәк . Игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләргә, гомер буе бетмәс-төкәнмәс налогын да түләргә кирәк иде.

  Олаулары-олаулары белән икмәк озатты алар. Икмәк озаттылар, ә үзләре алабутадан ипи пешерделәр, бәрәңге кәлҗемәсе ашадылар. Ашарга җитмәү сәбәпле ачлыктан шешенеп интектеләр, үлүчеләр дә булды.

  Ә халык барыбер тырышты. Атлар беткәч, үгезләр җигеп җир тырмаладылар, бәләкәй арбага үзләре җигелеп, симәнә ташыдылар, билдән кар ерып урман кистеләр, фронт­ка өлешебез керсен дип, танк алырга дип акчалата да өлеш керттеләр.

Солдат хатыннары!Сезнең тормышыгыз михнәтле, тамагыгыз ачлы-туклы, күңелегез тулы сагыну иде. Эшенә, ачлыгына түзәр идең, хатыннарны тол, бала-чагаларны ятим итеп авылга туктаусыз кара печатьле кәгазьләр агылды. Кызыл Чапчак авылына иң беренче мондый кәгазь РТС та яшәгән Фәйзуллина Гөлсем апага килә. Халык арасында Гөлсем апаның мондый эчтәлекле җыры тарала:

Аклы ситса күлмәгемнең

Ак сатин кештәкләре.

Алдан саргайган гөлләрнең

Мин булам иптәшләре.



Авыл тулып калды нарасыйлар,

Белмичә дә ятим үсәсен.

Кочып елый тол хатыннар,

Ялгыз каеннарның кәүсәсен.

Тол хатыннар калды авыл тулып,

Һәм тол кызлар калды хәтерләтеп,

Сулып барган чәчәк-гөлләрне.

Мендәр читен тешләп үткәрәчәк,

Исәпсез күп кара төннәрне.

Әйе, авыр иде иңне күтәрергә,

Күтәрелә әмма хатыннар.

Алмадылар орден...

Бирмәделәр

Әмма алар-герой, батырлар.

Күз яшьләрен йотып чәчү чәчте,

Урак урды

Таңнан алда басып аякка:

Билдән карга

батып урман ксите,

“Хезмәт көне” дигән таякка. Менә шулай авырлыкларны җиңә-җиңә, сыгылсалар да сынмый­ча җиңү көнен якынайттылар алар.

Эх, апалар, сугыш елларында

Теңкәгезгә тиде авырлык.

Заман авырлыгын күтәрергә,

Зур кайгылар баштан үткәрергә

Кайдан тылсымлы көч таптыгыз да

Кайдан алдыгыз сез сабырлык?

Сезнең сабырлыкка, батырлыкка

Мәңге-мәңге хәйран калырлык.

Лачын кебек баһадирларыбыз, сугышка киткән хатын-кызлары­быз бер-бер артлы шәһәрләребезне азат иттеләр, Европа илләрен фашистлардан азат итә-итә, Берлингача данлы сугыш юлы үттеләр. Безнең авылдашлар арасында сугышта катнашып, исән кайткан шофер Камал апа да була.

Яшьлекләрен сугыш урлаган , ач-ялангач килеш эшләп тә үзләрендә яшәргә көч тапкан сугыш чоры яшьләре, тол хатыннар хөрмәтенә җыр башкарыла.

Җырлый Шумитова Фирдания 1. “Яран гөл”

2. “

Сугыш вакыты диеп торылмаган, тормыш дәвам иткән. Яратканнар, яратылганнар. Мәхәббәт темасы мәңгелек.

Сәхнәдә Зәлия Мөхлисова. Клара булатованың “Сиңа кайтам” әсәрен тыңларбыз.

Мин кайтырмын ,балам, тиздән-тиздән,

Син көтеп тор сагынып әткәңне.

Сөрик кенә изге җиребездән

Кәһәр суккан шашкан этләрне.

Мин сугышам синең тормыш өчен,

Синең бәхетең өчен сугышам.

Син уйный тор, бәгърем, иртә-кичен,

Мин кайтырмын тиздән сау булсам.

Күпме аталар яу кырыннан үзләренең балаларын шундый эчтәлекле хатлар язып юаттканнар. Балалар бит алар нәфис, назлы чәчәкләр кебек яклауга, сөюгә, ата-ана назына мохтаҗ. Авыр чакларда сыеныр, төпле киңәш бирер кешең дә булмагач ничек яшәргә?

Безнең авылда да бар андый атасыз үскән балалар. Менә алар:

1.Ильясовлар-Назим – Асия

2.Вәлиуллиннар-Зиннәт, Асия

3.Хәлиуллин Габдулла

4.Халиуллина Вәсилә

5.Ахунова Нәкия

6.Гилмуллина Гөлсинә

7.Сахбиева Флера

8.Мотыгуллин Камил

9.Гарифуллина Миңсылу

10. Һадиева Маһидилбәр

11.Хәбиров Фоат

12.Абзалова Дамира

13.Кыямов Кирам

14.Хатипова Әклимә

15.Халиуллин Рәфкатъ

16. Салахиева Фәрдия

17.Хәмитова Тәблизә апалар.

Сугыш аркасында әтисез үскән балалар хөрмәтенә үзе дә 1 яшьтә әтисез калган Хәмитова Тәблизә апа чыгышын тыңларбыз.

Тәблизә апаның оныгы бабасы Нәбиуллага багышлап язган шигырен Норлаттан җибәрде. Бу шигырь сугышта ятып калган бик күп авылдашлар хөрмәтенә дә яңгырый.

Батырлык сәгате.

(шигъри инша)

Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган карт бабам

Нәбиуллин Кәбир Нәбиулла улы истәлегенә багышлыйм.


Алып батыр түгел, ә шулай да

Содат-батыр минем карт бабам.

Сугыштагы данлы көрәш юлын

Сөйләр иде, ләкин кайтмаган.


Бер фотосы исән , әби аңа

Кат-кат карый: -Газиз әткәй,-ди.

-Кайсы туфракларда гәүдәң калды,

Төшләремә кереп әйтсәңче!

Җанлы төенчек кенә булсам да мин,

Син киткәндә сугыш эченә.

Бүген миңа 74 яшь тула-

Синең өчен барыбер кечкенә!

Оныкларым үсә инде, әткәй,

Синең турда, шөкер, беләләр.

Матур итеп, батыр җанлы итеп,

Кыю бөркет итеп күрәләр...


... Ә беркөнне солдат бабай белән

Сөйләшергә булдым үзем дә.

Кулларыма алдым сурәтен һәм

Текәлдем мин аның күзенә.


Телгә килде бабам:

Рәхмәт, балам, минем булганымны

Сезнең белү-миңа дәрәҗә.

Еллар узган, нәсел арткан икән

Һәм ишәйгән безнең шәҗәрә.

-Бабай, бабай, ә син кайда хәзер?

-Туфрак күмде тәнне , әй улым,

Андый көнне кабат беркайчан да

Күрмәс өчен, балам, мин үлдем.

Үз үлемем белән мин күпләргә

Тормыш бүләк иткән кешемен.

Җиңү алданрак килгән бер урында

Күмелеп калды минем җәсәдем.


-Ә медалең бар идеме, бабай?

- Исән калган булсам, балам,

Медальләрне

тагар идек күкрәк тутырып.

Медаль өчен түгел, Җиңү өчен,

Ирек өчен утка без кердек.

Бер карыш җир өчен күп батырлык

Эшли алды солдат ул чорда.

Ачлык, ялангачлык, кышкы салкын

Салалмады безне куркуга.


Әбекәйгә нигә өчпочмаклы

Тик бер генә хат язып салдың син?

  • Ут эчендә кулга каләм алу

Мөмкин булмагандыр, мөгаен.


-Бабай, ә син Кәрим, Җәлилләрне

Күрмәдеңме сугыш кырында?

Син әйтәсе сүзләр, киңәшләр

Яңгырыймы алар җырында?

-Яңгырыйдыр, улым, алар кебек,

Алар кичергәнне кичереп

Уза иде сугыш юлларыннан

Һәр солдатның кирза итеге.

Алар кебек нәсел, балам өчен,

Җиңү өчен алга гел бардым..

Тик кызганыч шунсы: бу сугышта

Мин хәбәрсез булып югалдым.

Сөйгән балаларым бу хәбәргә

Ышангандырмы- белмим анысын.

Кара кайгыларга салдым ирләр өчен

Тылда хезмәт куйган барысын.

Кемнәрнеңдер әтиләре исән кайткач,

Елагандыр минем балалар.

Күп бәхеттән мәхрүм итте сугыш-

Ятимлектән авыр нәрсә бар?


Хәтерлиләр микән минем кебек

Ил улларын туган авылда?

-Хәтерлиләр, бабай, Табын уртасында1

Батырларга һәйкәл утыра.

Синең исем кызыл кара белән

Исемлектә балкый нур булып.

Ул һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәрен

Куябыз без анда баргачтын.

Синең нигез, хәләлеңнең каберен

Зиярәт итү безнең бурычтыр.


-Рәхмәт, балам.

Ул сугышның утлы давылыннан

Кайтмый калучылар бихисап

Күп йортларга шуны раслап

Килә иде кара өчпочмак.

Синең кебек дәвамчысы булган

Солдат исеме төшмәс телләрдән.

Киләчәккә имин көннәр теләп

Без ятабыз төрле җирләрдә...


  • Бәйрәм җитә, бабай, Җиңү көнне

Һәйкәл тирәләре гөл тулыр.

Шәһит киткән батырларны авыл

Искә алыр бер кат тын калып.

Сез хәтердә һәрчак исән безнең,

Ерак калды сугыш афәте.

Һәрчак иминлектә яшәсәк тә

Онытылмас сугыш дәһшәте.


Тәблизә апаның оныгы кебек барлык кечкенә малайлар исеменнән җырлый Рифат Ильясов.1. “Кирәкми сугыш” 2. “Солдатта булган диләр”.




Сугыш башланган көн балалар өчен “Балачакның соңгы көне” булып исәпләнә. Бу турыда язучы Вакыйф Нуруллин үзенең “Шинельсез солдатлар” повестендә менә ниләр яза: (повестьтән өзек укыла).

Сугыш утын үзебез күрмәсәк тә,
Без бит фронтовик балалары…
Йөрәкләребездә һаман әрни әле,
Сугыш калдырган яралары.
Киткән чакта әткәй яу кырына,
утыз өч яшь булган, нибары…
Көтеп калган аны тилмерешеп,
дүрт нарасый һәм сөйгән яры.
Көнне төнгә ялгап, Ил өчен дип
Тыныч булсын диеп, дөньялар,
Яу кырында әткәй фашист куган,
Ә әнкәйләр тылда…»ир-атлар»
43 тә, бер аяксыз әткәм,
Авылына кайтып егыла,
Арынырга сугыш ярасыннан,
Вакыт аңа, басу-кырда гына табыла.
Без-сугыштан соңгы балалар,
Йөрәкләрдә әрни яралар
Безнең ярый, әткәй исән кайткан,
Купме гаилә ятим калганнар…
Тимер аяк гел искәртеп торды,
Сугыш афәтенең әрнешен
Сөйли иде безгә кургәннәрен,
Ишетелә иде йөрәк тибеше.

Ул елларда балалар бик тиз авыр тормышка ияләшәләр: зурлар белән бергә басуда иген дә үстерәләр, буйлары станокка җитмәүгә карамастан станок артында корал коялар, фашистларга каршы геройларча сугышалар да. Сугыш елы балалары белән без очрашулар үткәрдек, истәлекләрен язып алдык.

Бүгенге көндә авылыбызда яшәүче тыл ветераны, сугыш чоры баласы, хезмәт ветераны, озак еллар ветераннар советы председателе булып торган Рәкип абый Сөләймәнов белән әңгәмәне тыңларбыз. Рәкип абыйның чыгышы.

Кемдер сугыш кырларында батырларча һәлак булган, кемдер хәбәрсез югалган, ә кемгәдер әсирлек язмышын татырга туры килгән. Авылдашларыбыз арасында мондый ачы язмышка дучар булганнар-Сәхабетдинов Гилметдин бабай ( Әлфидә апаның әтисе) һәм Исмәгыйль бабай Әхмәтҗанов (Ләйлия апаның әтисе). Тоткынлыкның ничек авыр икәнлеген сөйләмәсәң дә аңлашыла торгандыр һәрберебезгә дә. Гильметдин бабайны әсирлектән азат ителгәннән соң әсирлектә булганлыгын аклау өчен 1949 нчы елга кадәр шахтада эшләтәләр. Исмәгыйль бабай әсирлектә вакытта авылына багышлап шигырь яза. Бу шигырь тексты әле һаман сакланган. Еллар үтеп, кәгазь бите саргайса да, туган якны сагыну хисе йөрәкләргә үтеп керә.

Кала тавына менеп караганда

Егермеләп авыл күренә.

Шулар арасында берсе дә юк

Синең кебек матур күңелгә.

Синдә туып үстем, белем алдым
Синдә генә күңелем ямь тапты.
Бар җирдә дә мактап сөйләделәр
Авылым сине, Кызыл чапчакны.

Синдә үтте минем яшьлек еллар,
Синдә тормыш итәргә мин өйрәндем.
Синдә рәхәт тормыш итәр өчен
Җаным сөйгән ярга өйләндем.

Һәр вакытта күз алдында булды
Матур болын, урман-кырларың.
Әз вакытка тагын түзә алмый
Сине сагынып ямансуладым.

Менә инде хәзер әзгә түгел
Билгесезгә синнән аерылдым.
Синнән аеры, гаиләмнән башка
Читтә җафаланам ялгызым.

Һаман бертуктаусыз юллар мине
Бик еракка алып киттеләр.
Дошман кулына тоткынлыкка биреп
Әсир лагерена керттеләр.

Сакчы гына түгел халыклары да
Безне дошман итеп күрделәр.
Икмәк сорап өйгә якын килсәк
Эт урынына безне сөрделәр.

Ярый авылым, бик кайгырма
Мин бит исән, әле үлмәгән
Дошман изүе белән картайсам да
Сөю хисе миндә сүнмәгән.

Ничек итеп сагынмаска сине
Синдә бит мин туган һәм үскән.
Кырыеңнан аккан Зәй суыннан
35 ел тәмле су эчкән.

Ярый,туган авылым, сау булып тор
Исән булсам мин бер кайтырмын.
Элеккечә матур тормыш корып
Яңадан бер чәчәк атармын.

Әгәр кайта алмасам,бик юксынма
Минем гаиләмне кимсетмә.
Мине дошман изгән кебек
Улларымны гына издермә.

Май 1942 нче ел.

Авылдашлар хөрмәтенә җыр. Башкара Азат Җәләев 1.

Кайчандыр авылымда ветераннар саны бик күп иде. 70 еллыкка алар икәү генә исән-сау- Махмутов Мисхәт һәм Бурганов Мөслах бабайлар.




Ямьләнеп киткәндәй булды
Авылым урамнары,
Ирексезд
ән шунда төште
К
үземнең карашлары.

Ышанычлы адым белән
Горур атлап урамнан,
Орден-медальл
әрен тагып,
Үтеп бара Ветеран.

Маңгаенда буразналар,
Әйтерсең борма юллар,
Шул юлларда эз калдырган
Яш
әлгән данлы еллар.

Язмыш аны күп сынаган,
Тик сындыра алмаган,
Таяндырса да таякка,
Буйсындыра алмаган.

Чәчләре ничек ак булса,
К
үңеле дә аның ак,
Тормыш т
әҗрибәсен туплап,
Бирг
ән һәр киңәше хак

Мөслах абый авылда вакытта балалар белән гел ярдәм итеп тордык. 70 еллык уңаеннан Махмутов Мисхәт белән укучылар яздырган әңгәмәне конкурска җибәрдек. Хәзер шул очрашуны тыңларбыз.

Ветераннар хөрмәтенә җыр башкарыла. ????

Ирләре, уллары, туганнары зур батырлыклар күрсәткәндә, тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләделәр. Аларның батырлыгы сугыш кырында туган батырлыкка тиң.

70 еллык уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшырылды, күчтәнәчләр таратылды.
Авылыбызның хөрмәтле кешеләре:

1.Махмутов Мисхәт
2.Абзалова Асия
3.Ахмадиева Нурҗамал
4.Ахметзянов Магсумян
5.Ахметзянова Накия
6.Ахунова Накия
7.Ахунова Рәйсә
8.Аюпов Мөхәммәтша
9.Аюпова Минҗамал
10.Бәдретдинов Гәбделхай
11.Вәлиева Рәшидә
12.Галиева Мәдинә
13.Галиева Рәкия
14.Галимов Зәкәрия
15.Галимова Хатима
16.Галлямова Миңнур
17.Заляева Хәерлебанат

18.Зиатдинов Ильхам
19.Киямов Кирам
20.Мәхәммәдиева Мөнибә
21.Нәбиуллина Ршкия
22.Нәбиева Мөслимә
23.Нәбиуллина Фатима
24.Нигъмәтҗанова Назимә
25.Нуруллина Шәмсегаян
26.Сагитов Гилметдин
27.Садыкова Нәгимә
28.Сөләймәнов Рәкип
29.Фатихова Мәрьям
30.Хәбриева Кифая
31.Хәлиуллина Саимә
32.Хатипова Факиһә





Язучыбыз Мирсәй Әмир аларның батырлыгы турында “Тормыш җыры “исемле әсәр язды. Шушы әсәрдән өзек тәкъдим итәбез.

Юксынулар алып килде сугыш,

Күпме ирләр кайтмый калдылар.

Шул ирләрнең йокыларын саклап,

Ак каеннар моңсу шаулыйлар.

Әлеге җырланасы җырларда сагыну, сагыш, әрнү саклана.


Бүген исән ветераннар хөрмәтенә җырлый Марат Бәдриев “Ветераннар”





Сугышка киткәннәр арасында бөтенләй югалып калучылар да бар.

Хәбәрсез югалганнар! Вакытында һәркайсыгызны барлап, исемнәрегезне дан-шөһрәткә күмгән өчен, ялгыз карт аналарга, балаларга, тол калган хатыннарга вакытында ярдәм кулы сузмаган өчен кичерегез безне, хәбәрсез югалганнар!


1.“Хәбәрсез югалганнар” җыры тыңлана. Җырлый Рания Салахиева.

2.”










Хөрмәтле авылдашлар! Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган каһарманнарыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк. Бер минут тын калыйк. (Зал басып тын кала).


Җиңү-Левитан сөйләве.


Утлы еллар үтте.
Җиңү килде.
Күпләр әйләнеп кайта алмады.
Исән-саулар Берлингача җитеп,
Туган авылына атлады.

Җиңү көне,күктән күзем алмыйм,
Күгәрченнәр уйный очынып.
Зәңгәр күктә ап-ак канатлары
Көмеш кебек китә чагылып.

Җиңү көне җиңел бирелмәде,
Җыр җырланмый шөһрәт-дан өчен.

Йөрәк җылый һәрбер солдат өчен,
Егермеләп миллион җан өчен.

Яңгыра җыр,тыйнак илем өчен,
Рәхмәт, Ватан,җиңдең, талпындың.

Яңгыра, җыр,горурлыгы булып халкымның.


А.Пахмутованың “День Победы” җыры башкарыла.

70 ел инде

Кайтмый калганнарны көтәбез.

Авыл уртасында зур һәйкәлгә

Башыбызны иеп үтәбез.

Шулай ук безнең авылыбыз уртасында да Ватан сугышы батырларына салынган бик матур һәйкәл бар. Без аны кадерләп саклыйбыз.Шушы батыр авылдашларыбыз истәлегенә карата хөрмәтебез, изге ихтирамыбыз билгесе булган бу һәйкәлгә һәр бәйрәм саен тере чәчәкләр, веноклар куябыз.

Сугыш һәйкәлләре һәр урында:

Ишетәсезме,авылдашлар!

Безне беркайчан да

Начар яктан искә алмагыз,

Һәр ел Җиңү бәйрәмендә

Һәйкәлгә чәчәк куймый калмагыз!


(Сәхнә уртасында солдат һәйкәле. Ул егеткә охшаган.Һәйкәл янында укучылар.)


Җыр “ Мин 20 яшем тулган көнне” М.Бәдриев


1 нче укучы.Күпме сагышлы караш, күпме күз яшьләре күрде бу һәйкәл!

2 нче укучы.Күпме ятим аналар, һәйкәл янына килеп, бу таш сынны “балам” дип сыйпадылар.

3 нче укучы. Күпме тол хатыннар, һәйкәл янына килеп, назлы сүзләрен пышылдадылар.

4 нче укучы. Сугышка безнең авылдан 250 кеше киткән.

5 нч укучы. Шуларның 110 –ы әйләнеп кайтмаган.


(Сәхнә караңгылана.Прожектор яктысында һәйкәл белән Ана гына күренә.)


Ана. Улым!.Газизем, бердәнберем! “Мин бик тиз кайтырмын, әни” дип елмая-елмая чыгып киттең дә- югалдың. Кайтмадың шул. Атаң белән бик еракта калдыгыз. 70 ел сезне көтәм.70 ел, 70 көн генә тхгел бит ул. Балам, күз нурым, кышкы рзын төннәрдә сугыштан язган бердәнбер хатыңны укып юанам.


Һәйкәл тавышы.


Исеңдәме, әнкәй, мине озатып,

Авыл күмелгәнче бардың да,

Хәлсез кулларыңны салмак кына

Болгый-болгый карап калдың да,

Әрнетмәскә теләп мине, шунда

Елавыңнан үзең тын булдың,

Тик шулай да, күзең сөртер өчен,

Яулык почмагына тотындың.


Ана.


Син яраткан җырларымны җырлап,

Күңелемне әзрәк юатам.

Син дә кушылып минем белән
Җырлашасың кебек ерактан.


Аналарга һәйкәл” җыры башкарыла.


Сугыш тавышлары күптән тынды

Төзәлделәр җирнең яралары.

Әтиләрнең окопларын сөреп,

Иген чәчә хәзер балалары.

Сугыш тавышлары тынды,

Ләкин, күңелләрдә шомы яши һаман.

Сугыш агачларын аударсак та,

Кайлардадыр әле тамыры калган.

Дөньяга ямь, яшәүгә дәрт өстәп, зәңгәр күктә якты кояш балкый. Ул мәңге шулай балкысын иде. Без 21 гасыр балалары, күләчәк безнең кулда. Шуңа күрә без киләчәгебезнең тыныч, бәхетле булуын телибез. Моңа ирешү өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшләячәкбез. Яхшы укуыбыз, җырлап –биеп күңелле итеп яшәвебез моңа этәргеч бирә бирә. Менә күрегез әле безнең кызларны, алар тормышны чын күңелдән яраталар.


Халиуллина Алмазия һәм Хакимханова Айгөл башкаруында татар кызлары биюе.


Еллар уза, дөньга яңа буыннар килә. Әмма кан койгыч сугышлар турында онытырга беребезнең дә хакы юк!. Әле сугышлар бүген ңә дәвам итә. Күпме яшь-яшь егетләр Әфганстан, Чечня җирләрендә ятып калды.

Татарстан бүген нур эчендә,

Бөркетләрен җыйган үзенә.

Солдат биштәрләрен асып иңнәренә

Алар китә Ватан чигенә.

Бүгенге көндә безнең тынычлыгыбызны, Ватаныбызны саклаучы егетләребезнең соңгысы-Хәмитов Илдар булды. Бу язда солдатка китәргә әзерләнүче егетләребез дә бар. Шуларның берсе- Хатыпов Илшат, . Дөньялар тыныч булып, исән-имин әйләнеп кайтырга язсын.


Солдатка китәсе егетләр хөрмәтенә җырлый Илхам Вәлиев

1.

2.

3.


Бөек Җиңүгә 70 ел дип

Шатлык белән тибә йөрәкләр.

Тормышыгыз матур, күңелегез тыныч

Гомерегез озын булсын

Безнең сезгә шундый теләкләр.

Хөрмәтле ветераннар, тыл батырлары, сугыш чоры балалары, бүгенге көн яшьләре һәм балалары! Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган кичәбез ахырына якынлашты.Тагын бер тапкыр Жиңү көне белән котлыйбыз сезне! Күкләребез аяз, дөньяларыбыз имин, көннәребез тыныч булсын!

Матур булсын бу тормыш !” җыры белән кичәбез тәмамлана.

1


Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 20.11.2015
Раздел История
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров302
Номер материала ДВ-174005
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх