Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Биология / Конспекты / Внеклассное мероприятие "Җирнең яме кеше кулында"

Внеклассное мероприятие "Җирнең яме кеше кулында"

  • Биология

Поделитесь материалом с коллегами:

Җирнең яме кеше кулында”.

(Җирнең туган көненә багышланган әдәби кичә).

(Ихсанова Г.А. –I категорияле биология укытучысы әзерләде.)



Кичә үткәреләсе зал табигать турында укучылар иҗат иткән рәсем, плакатлар, фотолар белән бизәлә. Залда Муса Маликов башкаруында “Әссәламегаләйкем” җыры (язмада) яңгырый.

Кичәнең барышы.

1 нче укучы. 1969 нчы елда безнең күбебезгә таныш булган Санта – Барбара шәһәре тирәсендә нефть ташкыны авариясе була. Бик күп күләмдәге сыеклык яр тирәсендәге океан суына тарала, пляжларны пычрата. Авариядән бик күп диңгез хайваннары, бигрәк тә кошлар зыян күрәләр.

2 нче укучы. Бу фаҗигале вакыйга америкалыларда тирән кичерешләр калдыра. Һәм алар елына бер генә тапкыр булса да кешәләргә аларның әйләнә-тирәлек белән мөнәсәбәтләре турында искәртеп торырга булалар. Шулай итеп Җир көнен билгеләп үтү фикере барлыкка килә.

3 нче укучы. 1970 нче елның 22 апрелендә меңләгән америкалылар, табигатьне саклауның яңа законнарын кабул итүне таләп итәләр, агачлар утырталар, урамнарны чүп-чардан арындыралар, елга ярларын чистарталар, тирә-якның матурлыгына мәдхия әйтүче концертлар тыңлыйлар.

Иң беренче Җир көне Америка Кушма Штатларында гына үткәрелә, соңрак аңа бик күп ил халкы берләшә. 1994 нче елдан россиядә дә Җир көне үткәрелә башлый.


4 нче укучы. Яңа матурлыкны иҗат итә,

Булмаганны таба галим зат.

Әмма табигатьсез яши алмый

Ансыз яши ала табигать.

Шәфкать көтми кеше табигатьтән,

Теләгәнен ала ул көч белән.

Ә ул,

Шомырт – кара күзен мөлдерәтеп,

Рәхим – шәфкать көтә кешедән.

5 нче укучы. Бөтен безнең хыялыбыз – якты киләчәк, матур Җир, кешенең һәм табигатьнең какшамас дуслыгы турында. Менә шул якты, яхшы, матур киләчәк теләге безне бүген монда берләштерә дә инде. Һәм бу искиткеч сокланырлык та!

6 нчы укучы. Без һәммәбез табигатьнең

Бер бөртеге, бер гөле.

Туып гомер итәбез дә,

Җиргә китәбез кире.

5 нче укучы. Кеше килеп урнашкан Җир, бик күп дәверләр дәвамында аның туендыручысы булып, аның кадерлесенә әверелә. Борынгы бабаларыбыз туган якларыннан читкә киткәндә үзләре белән бер уч туган туфракларын алганнар һәм аны бик изге әйбер итеп саклаганнар. Алар туфракны тере зат дип хисаплыйлар, чөнки ул яңгыр суларын эчеп сусавын баса, җир тетрәүләр вакытында тартышып калтырана, кышын татлы йокыга тала һәм яз яме белән уяна.

7 нче укучы. Безнең планета бик пычранган, ләкин без әле шушы зур чүплектә яшәү хәвеф – хәтәрен аңлап җиткерә ала алмыйбыз. Без хәзергә яшибез әле анда, ә алдагы буын яши алырмы соң?

8 нче укучы. Җир шарын васыять итик балаларга

Өндәү сүзе аталарга – аналарга:

(Бергә) Җир шарын васыять итик балаларга!

Бер көнгә дә, бер елга да түгел –

Мәңгегә.

(Бергә) Җир шарын васыять итик балаларга!

Сакласыннар,

Олыларның ышанычын акласыннар

(Бергә) Җир шарын васыять итик балаларга!

Шауласыннар башаклар басуларда,

Гүләсен заводлар калаларда.

Илләр, җирләр, йолдызлар – Балаларга.

Шатлыклар – аталарга, аналарга.


9 нчы укучы. Һава. 1 елга атмосферага углекислый газ гына да 5 млрд. т. чыгарыла. нәтиҗәдә озон катлавына зыян килә, озон тишекләре барлыкка килә. Даими озон тишекләре – Антарктика өстендә, вакыты белән киңәя һәм кечерәя торганнары – Арктика, Европа, Мәскәү тирәсендә. Бу аралардан ультрамиләүшә нурлар Җиргә юнәлә, ә алар кешеләрдә рак авырулары барлыкка китерә. Җирдә кислород азайганнан азая. Заводлардан, химия промышленностеннән, транспорттан барлыкка килгән газлар артканнан арта бара.


10 нчы укучы. Су. Галимнәр түбәндәге мәгълүматларны китерәләр: ел саен бөтен дөнья сулыкларына эләккән зарарлы матдәләр белән 10 мең товар поездын тутырырга мөмкин. Хәтта Арктика суларында да юу порошогы барлыгы ачыклана.

Кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә Европа елгаларында, Сөн, Дунай, Рейн, Волгада су коенырга ярамый. Себер елгаларында, су астында калган урманнар һәм агулы кушылдыклар нәтиҗәсендә, микроорганизмнар барлыкка килә, ә болар кешеләр һәм хайваннар өчен бик зарарлы.


11 нче укучы. “Алтын балык түгел, гади балык сөйләде бик гасабиланып”.

Без яшәгән илләрдә - Кеше дигән көчтән килгән!

Елгаларда, күлләрдә - Уйлап куям:

Су асты катларында, Җир өстендә яшәүчеләр

Бормалы чатларында, Эчкән чишмәләренә дә

Комлы уемнарында, Тирес аудара микән?

Караңгы төпкелләрдә, Ашый торган ашларына

Мүкләрдә һәм ләмнәрдә Мунчала сала микән?

Каян килгән нәрсәләр бу: Йоклый торган түшәкләрен

Галошлар, итекләр, Дегетләп ята микән?

Күгәргән үтүкләр, Балалары бишегенә

Кәчтрүл – чиләкләр, Тимер – таш ата микән?

Иләкләр, көрәкләр, Шулайдыр дим, юкса алар

Буяулар, цементлар, Табигатьне аңламаслык

Ташландык уенчыклар, Туңга әйләнмәс иде!

Кирпечләр – ярчыклар, Җир – Су рәнҗер дәрәҗәдә

Целлофан капчыклар... Үк вәхшиләнмәс иде...”

Болар безнең Су иленә ... Шулай диде дә балыгым

Каян килгән? Суга чумды.

Нигә килгән? Мин ярда калдым да

... Болар барсы өстән килгән - Уйга чумдым.

(Равил Фәйзуллин).


12 нче укучы. Туфрак. Туфрак барлыкка килү бик озак. Моның өчен йөзләгән һәм меңләгән ел кирәк. Ә инде аны юкка чыгару бик тиз. Соңгы йөз ел дәвамында Җирнең якынча ¼ өлешендәге уңдырышлы катлау юкка чыгарыла. Кеше чирәм җирләрне һәм яткан җирләрне үзләштерә. Беренче 5 ел ул уңышны яхшы бирә. Аннан соң коры җилләр туфракның уңдырышлы катлавын юкка чыгара. Нәтиҗәдә туфрак ярлылана һәм уңыш сизелерлек кими.

Беркемгә дә бәхәссез, нефть кешелек өчен бик кирәк. Ләкин төрле сәбәпләр аркасында миллионлаган тонна нефть суга эләгә.


13 нче укучы. Ничек рәхәт, бу дөньяда Ничек рәхәт, бу дөньяда

Караңгы төн тыныч үтеп, Өйдә гаиләң тату булып,

Алсуланып таңнар атса. Әти-әни исән торса.

Ничек рәхәт, бу дөньяда Ничек рәхәт бу дөньяда,

Зәңгәр күктә кояш көлеп, Әби-бабай юл күрсәтеп,

Җирне ямьләп үлән ятса. Алга өндәп план корса.


14 нче укучы. Урман. Соңгы 20 ел эчендә генә дә кешенең кискән урманы, кешелек дөньясының алдагы дәверләрендә юкка чыгарганнарыннан да артып киткән. Монда әле кеше гаебе белән булган янгыннарны исәпкә алмаганнар.

Бик күп хайваннарга урман – туган йортлары. Ә Җир йөзендә урманнар азайганнан-азая бара. Димәк, хайваннар үзләренең яшәү йортларын югалталар. Нәтиҗәдә алар үлемгә дучар ителәләр.


15 нче укучы. Кеше табигатькә янгыннар белән һәм нефть агызулар белән генә куркыныч түгел әле, ул үзенең барлык терене акылсыз юк итүе белән дә куркыныч.


16 нчы укучы. Белгәнегезчә кемнең дә булса туган көне булса, аны котлап бик күп матур сүзләр әйтелә. Әйдәгез, без дә сезнең белән Җирне туган көне белән котлыйк әле. (Ук5учылар котлау сүзләрен укыйлар).

Ә хәзер күз алдыгызга китерегез әле, елның бер конендә – 22 нче апрельдә Җирнең кешеләр белән аралашу мөмкинлеге була. Һәм шушы уңайдан ул барлык ил халкына үзенең теләкләрен, хәтта боерыкларын җиткерә. Менә сез дә тыңлагыз һәм үзегезгә тиешле нәтиҗәне чыгарыгыз. (ике укучы укый).

(Кешеләр! Мин ялварып сорыйм Сездән, урманнарны һәм елгаларны пычратудан туктагыз. Кошлар, хайваннар үлә, ә сез һаман аларны күпләп-күпләп үтерәсез. Әгәр һаман шулай пычратуны дәвам итәсез икән, минем үләннәрем һәм елгаларым кибеп бетәр. Тереклекнең бетү куркынычы яный. Мин сезнең бераз гына булса да миңа сакчыл, игътибар булуыгызны телим.

Кешеләр! Талашу, гаугаларыгызны туктатыгыз! Сугышлар алҗытты бит инде үземне! Тынычлыкта гына яшәргә омтылыгыз!)


(Мин, Җир – Сезнең йортыгыз. Боерам:

- байлыкларымны: урман, басу, елгаларымны сакларга;

- хайваннарны һәм кошларны кыерсытмаска;

- агачларны, куакларны сындырмаска.

Шулай булмаса минем гомерем куркыныч астында була).


17 нче укучы. Кеше табигатнең иң гүзәл, камилләшкән тереклек иясе. Кеше бөтен яшәеше белән табигатьтән файдалана. Табигать безне туйдыра, ашата-эчертә, үстерә, кием бирә.

Шулай булгач, табигатьнең бөтенлеге өчен, иң беренче чиратта, кеше җаваплы. Табигатьне саклау – Ватанны саклау ул. Җирнең яме кеше кулында.


18 нче укучы. Табигать ул син дә, мин дә,

Аны сакларга кирәк.

Утыртыйк без язлар саен

Кимендә утыз тирәк.

Су, һава, кояш, хайваннар –

Табигать тереклеге.

Һәркемгә дә билгеле бит

Аларның кирәклеге. (Алсу Әхмәтҗанова)














Автор
Дата добавления 14.11.2015
Раздел Биология
Подраздел Конспекты
Просмотров139
Номер материала ДВ-154687
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх