Әтиләр
сүзе – күңелнең күзе
Байрәмнең
барышы.
Укытучы.
Бүген
без иң якын кешеләребезне— әтиләрне кунакка чакырдык. Ил терәге — ир-егетләр
булса, гаила терәге — әтиләр.
Хөрмәтле
әтиләр! Сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез! Гаиләдә эти төп таяныч, терәк булып тора.
Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Менә шуңа күрә балаларыгыз өлкән
классларга күчкәчтә, аларга үрнәк әти булыгыз, кирәк вакытта файдалы
киңәшләрегезне биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәгез.
Бәйрәмебезне башлыйбыз.
Хәзер
балаларның һөнөрләрен карап үтегез.
«Әтием»дигән җыр (3.
Хөйретдинов көе) башкарыла.
Туган
көн бүләге -
чәчәкләр киптеләр,
Кипсә дә, барыбер
саклыймын.
Сыеныр
кешем юк, сөенә алмыймын,
Бары тик исемен
ятлыймын.
Кушымта;
Сагынам,
әтием, чәчемнән сыйпавың,
Иркәләп, очынам,
сагынам.
Шиңсә
дә чәчәкләр, кочаклап сөйләшәм,
Аерма, дигәндәй назыңнан.
Җил-давыл
тидерми, кыраулар төшерми,
Үстердең
чәчәк күк, иркөләп.
Син
барда, әтием, күз яшен түкмичә
Еладым
бары тик үпкәләп.
Кушымта.
Ә хәзер яшемдә әче тәм сизәмен,
Кайтмавың
белсәм дә, көтәмен,
Төшемдә
чәчәкләр өзәсең болында,
Шул болын яныннан үтәмен.
Укытучы.
Әйе,
балалар, әни ничек кадерле булса, әтиләребез дә безгә шулай бик якын. Аларны
да без бик яратабыз.
БерукучыР.
Миңнуллинның «Эти тесле "Дигән шигырен сөйли.
Эти
бик та кыюсыз,
Бик
бәләкәй һәм чандыр
Малай
булган кайчандыр.
Соңга
да калгалаган,
Шептә
дә алгалаган.
Бик
яраткан уйнарга,
Кайда
гына йөрмәгән,
Өйгә
кайтып кәрмәгән!
Бик
соң торган
Йокыдан,
Чөнки
төннәр буена
Качып
китап укыган.
Бервакытны
тарихтан
Алган
ул хәтта «3»ле.
Мин дә нәкъ Эти тесле!
Рәхәт
минем әтигә -
Бар
исеме, бар даны!
«Кешелекле кеше!» дип
Мактыйлар
бар да аны.
Минем
әти мактаулы
Үзенең
эшендә дә
-Өр-яңа
орден балкый
Әтинең
түшендә дә!
Гел
әйбәт сүзләр йөри
Әтиемә
карата.
Аны
бар да хермәтли,
Анны бар да ярата.
Ул -
Сабантуй батыры!
Ул -
гайрәтле!
Ул –көчле
Мин
дә нәкъ
Эти
тесле!
Укытучы.
Әйе,
укучыларның күбесе әтиләргә, бабайларга охшарга тырыша. Без әтиләребезгә
һәрвакыт булышырга, аларны кадерләргә, олыларга тиеш.
Әтилөр,
бабайлар хөрмөтенө бию башкарыла.
Укытучы.
Балалар! Безнең бабайлар, әтиләр без тыныч яшәсен,матур уйнасын,тамакларыбыз тук булсын өчен
Ватаныбызны саклаганнар. Әйдәгез, шул хакта сөйләшик.
Бер укучы Җ.
Дөрзаманның "Солдат булдым» шигырен сөйли.
Каеш
будым билемә,
Тасма
тактым җиңемә,
Йолдызлы
бүрек кидем.
- Мин солдат
булдым! - дидем.
Иңемә
мылтык
астым,
Эти
каршына бастым. —
Килдем,
иптәш командир,
Әйдә,
берәр фәрман бир.
- «Смирно!»-ди эти
дә,
-Печән
ашат бәтигә.
Бераз
утын ярырсың,
Аннан - суга
барырсың.
-Була!
-дидем фырт кына
Һәм борылдым кырт
кына.
Шуннан
китте, и китте...
Мине
чын солдат итте.
Бетте
ялкау гадәтем,
Санаулы
һәр сәгатем,
Иртүк торам, юынам,
Сөлге
белән уынам.
Ялт
иттерәм тешләрне,
Аннан
эшлим эшләрне.
Бүлмәдә
тәртип хәзер,
Ни
кирәксә, шул әзер.
Солдат
булу шулай ул.
Өйрәнгәч,
бик уңай ул.
Укытучы.
Балалар,
менә сез, үсеп җиткәч, Ватанны саклаучылар, чын солдатлар булырсыз. Туган
илебезгә азат, мул, бәхетле тормышны кем алып бирде соң? Моннан берничә дистә еллар элек булганны да
онытырга ярамый.
Бөек
Ватан сугышы
кешеләргә күпме кайгы-хәсрәт алып килгән! Күпме кеше үлеп калган. Күпмесе имгәнеп кайткан. Без тыныч укысын, матур яшәсен,
илебез куге һәрвакыт аяз булсын өчен.бабайларыбызның гомере өзелгән.
«Һәрвакыт булсын кояш»
дигөн җыр башкарыла.
Укытучы. Бәйрәмебез дәвам итә.
Хәзер әтиләр турында шаян шигырь тыңлагыз. «Әни - егет»
Әтидә эштән кайтты.
Әни
дә эштән кайтты.
Әти диванга ятты,
Әни
кухняга чапты.
Әти әйтә: «Мин, -
ач, ~ ди,
-Кайчан
була ул аш?» - ди.
Әни
әйтә: « Үзең дә
Булыш,
алай булгач», -ди.
Әти әйта:
«Мин-ир,-ди
-Аш
пешәрә белмим, -ди
-Мин
хатын-кыз түгел, - ди
-Мин кухняда йөрмим»,
- ди.
Юкса «җитмеш һөнәр аз,
-Диләр,
- егет кешегә».
Безнең
өйдә әти түгел,
Әни
егет,
әни белә
Чөнки бөтен эшне дә.
Укытучы.
Клара
Булатованыи «Әни — егет» дигән шигырендәге фикергә үзләренең мөнәсәбәтен белдереп,
укучылар сочинение яздылар. Менә берничәсен сезге дә тәкъдим итем. (Сочинениеләр
укыла.)
Укытучы.
Дәрестән дә, сезнең әтиләрнең гаиләдә уңган,
эшчән икәнен раслап күрсәтик өле.
Әтиләр
өчен биремнәр.
1.
Бәрәңге әрчү.
2. Бантик бәйләү,
3.
Әкият сөйләү.
4.
Балагыз яраткан мультфильмга рәсем ясарга.
5.
Математика фәненнен балагыз кичә нинди тема үтте?
6.
Арифметик табышмакның җавабын әйтегеэ:
Ике исәп — бер
хисап:
Өч
пар булып
биесәк,
Артып кала беребез.
— Ә
сез җавап бирегез,
Йә, без
ничә биюче?
Кул
кутәрсен белүче? (7 биюче.)
7.
Җыр
ярышы,
8.
Бию ярышы.
9.
Балагыз рус теленнән нинди теманы өйрәнде?
10.
Бу өзек кайсы әкияттән?
«Менә
бер ел үткән, ике ел үткөн, өч ел уткән, Шулай матур гына тереклек иткәндә, әниләре авырып
киткән. Курше урманда тиен дусты бар икән, шуны дәшеп әйткән,..». (Өч кыз.)
Укытучы.
Хәзер балалар узләре
ясаган буләкләрен сезге тапшырырлар.
(Бүләк биру.)
Укытучы.
Хөрмәтле
әтиләр! Без балаларның чыгышында сезгә булган олы хөрмәт хисләрен, ихтирамнарын
курдек. Бәлки, сезнең дә балаларга әйтер сүзләрегез бардыр. (Берничө әтигә сүз бирелө.)
Хөрмәтле
укучылар! Безнең әтиләребезгә булган олы ихтирамыбыз беркайчан да сүнмәсен
иде! Мөхтәрәм әтиләр, мәктәп белән элемтәне өзмәгез, балаларыгызның иң якын
кешесе, таянычы булыгыз.
Бүгенге бәйрәмне Зөһрә Шәрифуллина башкаруында «Минем
кадерлеләрем» дигән җыр белән тәмамлыйбыз.

Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.