Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Внеклассное мероприятие " Канатлы һәм талантлы"
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Я люблю природу», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 15 ДЕКАБРЯ!

Конкурс "Я люблю природу"

Внеклассное мероприятие " Канатлы һәм талантлы"




Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов


Башкортстан Республикасы

Бүздәк районы муниципаль районының Бүздәк 2нче санлы гомум белем бирү мәктәбе








Фәнни - иҗади эш

Якташ Вәкил Шәйхетдинов иҗаты үзенчәлекләре

Номинация: “Лингвистика.Татарский язык и литература”







Башкарды: Бүздәк 2нче санлы

гомум белем бирү мәктәбенең

10 класс укучысы Саяпова Эльза

Житәкчесе: татар теле һәм

әдәбияты укытучысы Таһирова Р. З.





2016



Эчтәлек

I. Кереш ...................................................................................................3

II. Төп өлеш

Вәкил Гайнелгыйлем улы Шәйхетдинов иҗаты ….......................4

1.1. Бар гүзәллек туган яктан килә………………………………….…..5

1.2. Сурәтләрдә - корьән сүзе……………………………………….…...6

1.3. Сурәтләрдә- милләт хадимнәре…………………………………….9

III. Йомгаклау ........................................................................................11

IV. Кулланылган әдәбият......................................................................12


































Якташ Вәкил Шәйхетдинов иҗаты үзенчәлекләре

(фәнни –эзләнү эше)

Саяпова Эльза Радиковна 10нчы класс укучысы Тезислар

Эшнең тикшерү объекты. Башкортостанның атказанган рәссамы Вәкил Гайнелгыйлем улы Шәйхетдинов иҗаты.

Тикшерү предметы. Вәкил Шәйхетдинов картиналары.

Фәнни-тикшеренү эшенең актуальлеге: Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Безнең якташларыбызның күбесе районнан читтә -республика күләмендә һәм хәтта Россия күләмендә дә танылган шәхесләр. Тик шунысы кызганыч, аларның эшчәнлеге еш кына фәнни дәрәҗәдә тикшерелми. Бер читтә кала килә. Безнең хезмәтебез әзме - күпме шул юнәлештә беренче фәнни –иҗади эш.

Хезмәтнең апробациясе: 2010 елда Татарстан китап нәшриятында Ф.Фәтхинең “ Көрәшчегә җиңелү юк” китабында якташыбыз В.Шәйхетдинов иҗаты турында зур күләмле мәкалә басылып чыкты.

Эшебезнең максаты: Бүздәк районыннан чыккан сәнгать кешесе буларак – рәссам Вәкил Шәйхетдинов иҗатын тирәнтен өйрәнеп,һәр укучы күңеленә җиткерү.

Эшнең бурычлары:

  1. Якташыбыз Вәкил Шәйхетдинов тормышын, иҗатын өйрәнү.

  2. Рәссам иҗатының үзенчәлекләрен билгеләү.

  3. Танылган рәссам белән очрашу, әңгәмәләшү.

  4. Күренекле якташыбыз турында район халкына, киләчәк буынга җиткерү максатыннан брошюра чыгару.

Тикшеренү методлары: күзәтү, мәгълүмәтләр туплау, анализлау һәм йомгаклау, интервью алу, әңгәмәләшү. Тикшеренү эшенең әһәмияте: теоретик яктан -күренекле якташыбыз эшчәнлеген данлау; практик яктан: татар әдәбияты дәресләрендә, төрле чараларда куллану.

Якташыбыз Башкортостанның атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР, Рәсәй һәм Башкортостан Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, Вәкил Гайнелгыйлем улы Шәйхетдинов иҗатының тематикасын һәм үзенчәлеген билгеләдек.

1. Рәссам В.Шәйхетдинов иҗаты тематик диапазон киңлеге, галәми-фәлсәфи-рухи биеклеге һәм милли-мәдәни колориты белән аерылып тора.

2. Аның туган якка багышланган пейзаж картиналары Башкортостанның көнбатышындагы табигатьнең бик тирәнгә яшерелгән матурлыгын ача. Рәссамның иҗат жирлеге, аңа гомерлек илһам чыганагы- туган җир, үз халкы, аның гореф- гадәтләре, үткәне һәм бүгенгесе.

3. “Икрар” дини - рухи циклы ислам фәлсәфәсе һәм этикасының асыл үзенчәлеген гәүдәләндерә. Бу циклга кергән әсәрләр үзләренең тирән серлелеге, илһамлыгы белән әсир итә, башкаларны да уйланырга этәрә.

4. Татар дөньясының мәшһүр шәхесләренә багышланган портретлары, милли титаннарыбызның күңелгә газиз һәм тансык образларын җиткерә.

Туган якның мөкатдәс матурлыгын ачкан, исламның фәлсәфи-поэтик бөеклеген данлаган, заманабызны монументаль полотноларда гәүдәләндергән һәм татар зыялыларының портретлары галереясен иҗат иткән рәссам реалистик һәм романтик иҗат методларының берлеге нигезендә үзенчәлекле стиль тудыра һәм сәнгать казанышларына ирешә .

Уфа “Нур” татар дәүләт театрының фойесын аның гасырларда сакланачак “Ләйлә”монументаль флоренция мозакасы бизи, Казанның милли-мәдәни үзәгендәге тарихи-монументаль панноны да ул иҗат иткән. Милли мәркәзебез Казанда, Русия һәм чит илләрдә дә танылган Вәкил Шәйхетдинов ШОС берлеге илләренең саммитында Русия рәсем сәнгатенең лаеклы вәкиле булып катнашты, Кытай Халык Республикасында узган сәнгать форумына чакырылды һәм шунда “Дөнья художнигы исеме алды”.






Кереш

Эшнең тикшерү объекты. Башкортостанның атказанган рәссамы Вәкил Гыйлем улы Шәйхетдинов иҗаты.

Тикшерү предметы. Вәкил Шәйхетдинов картиналары.

Фәнни-тикшеренү эшенең актуальлеге: Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Безнең якташларыбызның күбесе районнан читтә - республика күләмендә һәм хәтта Россия күләмендә дә танылган шәхесләр .Тик шунысы кызганыч, аларның эшчәнлеге еш кына фәнни дәрәҗәдә тикшерелми. Бер читтә кала килә. Безнең хезмәтебез әзме - күпме шул юнәлештә беренче фәнни-иҗади эш.

Хезмәтнең апробациясе: 2010 елда Татарстан китап нәшриятында Ф.Фәтхинең “ Көрәшчегә җиңелү юк” китабында якташыбыз В.Шәйхетдинов иҗаты турында зур күләмле мәкалә басылып чыкты.

Эшебезнең максаты: Бүздәк районыннан чыккан сәнгать кешесе буларак – рәссам Вәкил Шәйхетдинов иҗатын тирәнтен өйрәнеп,һәр укучы күңеленә җиткерү.

Эшнең бурычлары:

  1. Якташыбыз Вәкил Шәйхетдинов тормышын, иҗатын өйрәнү.

  2. Рәссам иҗатының үзенчәлекләрен билгеләү.

  3. Танылган рәссам белән очрашу, әңгәмәләшү.

  4. Күренекле якташыбыз турында район халкына, киләчәк буынга җиткерү максатыннан брошюра чыгару.

Тикшеренү методлары: күзәтү, мәгълүмәтләр туплау, анализлау һәм йомгаклау, интервью алу, әңгәмәләшү.

Тикшеренү эшенең әһәмияте: теоретик яктан -күренекле якташыбыз эшчәнлеген данлау; практик яктан: татар әдәбияты дәресләрендә, төрле чараларда куллану.





Төп өлеш.


Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела. Безнең якташларыбызның күбесе районнан читтә - республика күләмендә һәм хәтта Россия күләмендә дә танылган шәхесләр. Без алар турында телевидение тапшыруларын карап, матбугат битләреннән укып та белә алабыз. Шулар арасында безнең якташыбыз Башкортостанның атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР, Рәсәй һәм Башкортостан Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, Вәкил Гайнелгыйлем улы Шәйхетдинов та бар.

Талантлы якташыбыз Бүздәк районының урман арасына сыенып утырган гүзәл табигатьле Кәпәй-Кобау авылында 1951 елның 4 маенда туа. Әтисе Гыйлем абый белән әнисе Суфия апа балаларына күркәм тәрбия бирә, төрле сәләтләрен үстерүгә дә мөмкинлекләр тудыра. Яшь егет мәктәп елларында спорт ярышларында актив катнашып призлы урыннар яулый , рәсем сәнгате белән дә кызыксына башлый. Малайның сәнгатькә булган омтылышын якташы, күренекле педагог, профессор Әхмәт Рәхимов күреп ала һәм аңа үз киңәшен бирә. Ижат хисе белән канатланган егет, ике дә уйлап тормый,урта мәктәпне тәмамлагач, Уфа дәүләт сәнгать училищесының художество бүлегенә укырга керә. Беренче курсны тәмамлагач, Армия сафларында хезмәт итә. 1980елда Уфа сәнгать институтына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, иҗад эшенә күмелә. Сәнгать юнәлешендәге төрле оешмаларда эшли һәм хәзер ул – ирекле профессиональ художник. Һәр кеше үз хис-кичерешләрен төрлечә белдерә. Берәүләр уйларын шигъри юлларга яки чәчмә әсәрләргә салса, икенчеләре кулларына пумала алып, төрле сурәтләр, бизәкләр төшерә. Рәссамнар да шагыйрьләр кебек. Алар да үзләрен әллә кайчаннан борчып йөргән хәл – вакыйгаларны, тормышыбыз күренешләрен шигъри тел белән әйтеп бирә. Шул ук төсләр балкышы, шул ук фикер тирәнлеге, шул ук моңнар. Алар бары тик башка өслеккә генә төшә.



1.1 Рәссамнарның картиналары да шагыйрьнең шигырьләре кебек үк уйландыра, моңландыра, рухыбызны баета, ләззәт бирә, зәвык тәрбияли.

Сәнгәт кешесенең иҗат җирлеге, аңа гомерлек чыганагы- туган җир, үз халкы, аның гореф-гадәтләре, үткәне һәм бүгенгесе. Вәкил Шәйхетдинов иҗаты да шуны раслый. Һәр рәсемнен үз тылсымы, үз моңы җәлеп итә. Сәнгатьнең һәр төренең үз теле бар. Аның иҗат иткән рәсемнәр эчтәлеген гадәти проза теле белән генә биреп тә булмый.Аларны күрергә, төс-буяуларның мәгънәви эчтәлеген, шигъриятен тоярга кирәк. Ә буяулар бай, күптөрле алар яктылыкны да, тонык төсләрне дә үзенчә балкыта.

Күренекле рәссам иҗатында туган як табигате дә үзенчәлекле гәүдәләнеш таба. Беренче картинасы, институт беткәч, авылдашларына һәм туган ягына багышланган була. "Кырлар сагышы"нда үзе бәләкәй чакта әнисенең сугыш вакытындагы авыл тормышы турындагы сәхифәләрен искә алып тасвирлый. Анда үзләре сабанга җигелеп җир сөргәне, урып-җыю, көлтә куюлары һәм басудагы ындыр табагында похоронка алулары... Бу рәсемнәрнең табигате дә туган як яланнары. [1нче кушымта]

«Бабам жирендә кояш тотылу» картинасы тарихи планда ачыла. В.Шәйхетдиновның картәтисе мулла булган, репрессиягә эләккән. Ул иген чәчеп, мал асрап, көн күргән туган җир хәзер нефтьчеләрнең “тырышлыгы” белән пычранып, кара көеп ята. Автор үзенә хас төсләр белән киләчәк буыннарга нинди мирас калуын ачынып сурәтли.

Пейзажларда- туган авыл күренешләре. Әнә туплау, ындыр арты, чишмә буйлары. Һәр берсе үзенчә - рәссамның туган авылындагыча.

Рәссам иҗатындагы пейзажларда күпме төсләр балкышы. Җәй бизәкләре, көзге матурлык, сирень исләре – барысы да авторның туган ягын чагылдыра. Туган ягы-Кыдаш буенда үскән каеннарны тасвирлап “Каеннар” картинасын иҗат итә. Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин бу картинага багышлап “Каеннарың” дип аталган шигырен яза.



1.2. Сурәтләрдә –корьән сүзе.

Дин темасына, исламның тарихына, аның йолаларына кагылышлы әсәрләрне язуга Вәкил Шәйхетдинов Башкортстан рәссамнары арасында беренче булып тотынган рәссам. Моңа аның үзе әйтүенчә, картәтәсе этәргеч биргән. Бүздәк районы Өчтүбә авылында гына түгел, ә бар тирә-якка киң билгеле указлы мулла була ул. Аллаһыга инану, иманлы, тәрбияле тормышның асылына төшенү нәкъ менә мулла картәтәсенең йогынтысында башлана да инде. Туксанынчы еллар башында инде өлгереп җиткән, танылу алган рәссам үзенең иҗатында динебез исламга мөрәҗәгать итә башлый.

1996 елда үзенең хыялын да тормышка ашыра - изге Хаҗ сәфәрен кыла. Шуннан соң рәссам иҗатындагы иң мөһим юнәлешләрнең берсенә – рухыбызны, иманыбызның тамырларын төшенүгә, уй-кичерешләрен киндер өслегендә чагылдыруга җитди керешә. Рәсем сәнгатендә өч диннең бер тамырдан булуын күрсәтү – тарихта беренче тапкыр.

Мәккәгә хаҗ кылганнан соң, В.Шәйхетдинов Согыд Гәрәбстаны Корольлеге җирләрендә тукталгач, күпләп материаллар туплый, шулар нигезендә Ислам, Иудаизм, Христиан диннәренә багышланган “Икърар” ( дин турында сүз) исемле картиналар шәлкемен иҗат итә. Дини картиналар Корьәндәге төрле риваятьләрне чагылдыра. Авторның “Иртәнге намаз”, “Көндезге намаз”, Кичке намаз” сериясе картиналары, шулай ук “Нур тавы”, Гарәфәт тавы”, “Ислам диненең тууы”, “Рамазан” дип исемләнгән әсәрләре үзләренең тирән серлелеге, илаһилыгы белән әсир итә. Аларда теманың эчтәлеге генә түгел, ә югары һөнәри осталык белән сайлап алынган төсләр дә, композиция үзенчәлекләре дә талант иясенең күңел кичерешләрен, динебез исламга бәйле урыннарны, вакыйгаларны һәм күренешләрне ачык сурәтләүгә булышлык итә. “Алаһу Әкбар” рәсемендә Мәккәи Мөкөррәмәдәге Кәгъбәтулла мәчетенең гүзәллеге, аклыгы һәм пакьлыгы тупланган. Нур тавына сәяхәт нәтиҗәсендә туган рәсемнәрнең “Могжизакартинасында биек тау башындагы Мәгарәдә Мөхәммәт пәйгамбәрнең кораиш кабиләсеннән качып, мәгарәдә күгәрченнәр һәм үрмәкүч ярдәмендә яшеренеп калган урыны. Мәккә шәһәре тирәсендәге табигатькә багышланган рәсемнәреннән Бәһаф” рәсеме. “Бәһаф”- бөеклек дигәнне аңлата. Бу рәсемдә иртәнге кояш чыккан вакыт тасвирлана.

“Изге җиргә очу рәсемендә автор, һәрбер мөселман кешесенең бу изге җиргә аяк басканда кичергән якты тойгыларын тасвирлап бирә. Яшел асылташтай ялтырап яткан диңгез ярыннан үтеп изге Гарәбстан җиренә якынлашкан саен күңел хисләре яктырып ашкына. Әйтерсең дә, диңгез буйлап, алтын кисәкләре кебек, тау тезмәләре тезелеп киткән. Ә якындагы гына дала. “Хаҗга барганда Мәккә шәһәрендә яңгыр яуды. Яңгыр алдыннан күк йөзе шулкадәр кара, сары болытлар белән капланды, шундый көчле ком бураны күтәрелде, хәтта тирә –як дөнья беткән кебек караңгылык белән капланды. Шул вакытта “ барысы да Аллаһы тәгалә кулында” дигән сүзләрнең төшенчәсе тулаем аңлашыла торган бәхәссез хөкем сүзләренә әверелгәндәй булды”, -дип искә ала автор. Шундый уйлар йогынтысында Тау башында сары болыт” рәсеме туа.

Хира яки Нур тавы корьән ингән җир. “Нур” дип аталган рәсемдә тау гүя җир өстеннән күтәрелгән дә, өстән килгән яктылык агышын үзе аша үткәреп , Гарәбстанның ташлы таулары арасыннан шул яктылыкны дөньяга тарата кебек. Рәссамның чираттагы сәяхәте - Гайшә мәчете. Бә сәяхәт нәтиҗәсендә “Гайшә мәчете” рәсеме туа. Белеүбезчә, хаҗ вакытында үсемлекләр өзү зур гөнаһ санала. Шулай булуга карамастан, рәссам Гайшә мәчете бакчасыннан бер кечкенә көрән чәчәк өзеп алып киптереп туган ягына алып кайта. Әлеге вакытта бу чәчәк авторның остаханәсында саклана. “Изге җирдән алып кайткан бу чәчәк миңа остаханәмдә рәсем ясаганда йөргән җирләрем белән бәйләнешне көчәйтеп торды”, – ди Вәкил Гыйлем улы Шәйхетдинов. Гомумән,“Икърар” циклына тупланган рәсемнәр хаҗ юллары аша изге жирләрне тасвирлыйлар изге таулар, изге шәһәр – авыллар һәм изге мәчетләр белән таныштыралар.

Ислам диненә багышланган бу җыентыкта шулай ук Дөм караңгылыкта яктылык чаткысы” һәм “Иман туу” рәсемнәре аерым игътибарга лаек. Беренче рәсем Мөхәммәт пәйгамбәр дөньяга килеп корьән кергәнче бөтен дөнья караңгылыкка дучар булган, ә яктылык чаткысы килеп чыккач, дөнья яктыруга өмет туганын күрсәтә. Икенчесе –Иман тууы”. Бу яһүдиләр диненең алты почмаклы билгесен, христианнарның тәресен, мөселманнарның сигез почмаклы йолдызын бергә кушып ясаган рәсем. Монда сурәтләнгән диннәрнең бер тамырдан икәне һәм Аллаһә Тәгаләгебезнең дә җир йөзендәге барлык милләтләр өчен бер икәне исбатлана.

Танылган рәссам бабаларыбызның нигезе булган Болгар шәһәренә дә сәяхәт итә. Бу сәяхәткә багышланган “Булгарның зур мәчете кырында уйлану” дигән эшендә әйтерсең дә, бина сары томан эченнән күренеп тора һәм мәчетне янадан аякка бастыруда ышаныч тудыра.

Шулай итеп, рәссам Вәкил Шәйхетдиновның дингә багышланган картиналары бары тик изге хисләр, изге тойгылар белән иҗат ителгән.



























1.3. Сурәтләрендә - милләт хадимнәре

Башҡортостанның атказанган рәссамы Вәкил Гайнелгыйлем улы Шәйхетдинов төрле жанрларда иҗат итә. Пейзажлар остасы да ул, жанр сүрәтләре маһиры да, монументаль- декоратив юнәлештә дә искитмәле әсәрләре бар. Шулай ук портретлар язу остасы да В.Шәйхетдинов. Бу эшкә ифрат та иҗади карый талантлы рәссам. Ул портрет шәхесенең күңеленә керә, аның рухиятен дә чагылдыра. Рәссам язган портретлар арасында бөек акыл иясе Шиһабетдин Мәржәни, Татарстан президенты Минтимер Шәймиев, мәшһүр җырчы Фәридә Кудашева, драматург Туфан Миңнуллин, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, танылган әдипләр Рабит Батулла, Ләбиб Лерон, Лена Шагыйрьҗан һәм башкалар бар. Портретларның байтагы алтмышынчы еллар башында Мәскәүдә  Щепкин исемендәге театр училищесын тәмамлаган, бүгенге көндә бар татар-башкорт дөньясына танылган артистларга да багышланган. Күренекле рәссам шушы эшләрдән торган күргәзмәсен “Атаклы татарларның психологик портретлары” дип атый. Портретларында геройларының психологиясен, күңел халәтен бирергә тырыша. [3нче кушымта].

2012 елның апрель аенда “Казан” милли-мәдәни үзәгендә рәссам Вәкил Шәйхетдиновның татар шәхесләренә багышланган күргәзмәсе үтте. Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе 33 татар кешесенең портретын әзерләп килә. Анда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, артистлар Равил Шәрәфи, Нәҗибә Ихсанова, язучы Туфан Миңнуллин һәм башкаларның портретлары урын ала. Минтимер Шәймиев портретын әле ул Президент чакта ясарга теләгән була В.Шәйхетдинов. Картинасында автор аны Президент буларак түгел, халык атасы буларак күрсәтә.Портретта фон буларак Болгар мәчете нигезе дә бар. Гомумән, күренекле рәссам үз иҗатында халык өчен тырышкан шәхесләрне сурәтләүгә зур урын бирә. Талантлы рәссам туган ягыннан чыккан данлыклы шәхесләр портретларын да иҗат итә. Районыбыз тарихында беренче дәрәҗәдәге җитәкчеләрдән өч дистәгә якын кеше мәгълүм. Алар арасында игелекле гамәлләре һәм матур эшләре белән халык хәтерендә якты эз калдырганнар да бар. Бүздәк районы үзәк дәваханасының беренче баш табибы Шамил Рөстәмхан улы Кудашевның тууына 90 ел тулу уңаеннан В.Шәйхетдинов, аның портретын эшләп, дәваханага бүләк итте. Әлеге иҗатка аны элекке баш табибның халык арасында әле дә зур абруе, аның гаҗәеп шәхес булуы этәрә. 46 яшендә вафат булган Ренат Шәрипов шундыйлар исәбендә.Аның һөнәри эшчәнлеге һәм тормышы тулысынча туган төбәге белән бәйле. Якташыбыз, Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вәкил Шәйхетдинов аның да портретын иҗат итеп, аның туган авылы мәктәбенә бүләк итте. Әйе, Вәкил Шәйхетдинов зур максатлар куеп, милләт хадимнәре сурәтләрен киндер өслегендә җанландыра. Бу эшне бүгенге көндә үзенең төп бурычы итеп куйган ул.Шулай да, бер рәттән, башка жанрдагы картиналарын да иҗат итә кылкаләм остасы.





























Йомгаклау

Тикшерү барышында алдыбызга куелган бурычлар тулысынча үтәлде. Якташыбыз Башкортостанның атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР, Рәсәй һәм Башкортостан Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, Вәкил Гайнелгыйлем улы Шәйхетдинов иҗатының тематикасын һәм үзенчәлеген билгеләдек һәм шундый нәтиҗә ясадык:

1. Рәссам В.Шәйхетдинов иҗаты тематик диапазон киңлеге, галәми-фәлсәфи-рухи биеклеге һәм милли-мәдәни колориты белән аерылып тора.

2. Аның туган якка багышланган пейзаж картиналары Башкортостанның көнбатышындагы табигатьнең бик тирәнгә яшерелгән матурлыгын ача. Рәссамның иҗат жирлеге, аңа гомерлек илһам чыганагы- туган җир, үз халкы, аның гореф- гадәтләре, үткәне һәм бүгенгесе.

3. “Икрар” дини - рухи циклы ислам фәлсәфәсе һәм этикасының асыл үзенчәлеген гәүдәләндерә. Бу циклга кергән әсәрләр үзләренең тирән серлелеге, илһамлыгы белән әсир итә, башкаларны да уйланырга этәрә.

4. Татар дөньясының мәшһүр шәхесләренә багышланган портретлары, милли титаннарыбызның күңелгә газиз һәм тансык образларын җиткерә.

Эшебезне йомгаклап шуны билгелибез,туган якның мөкатдәс матурлыгын ачкан, исламның фәлсәфи-поэтик бөеклеген данлаган, заманабызны монументаль полотноларда гәүдәләндергән һәм татар зыялыларының портретлары галереясен иҗат иткән рәссам реалистик һәм романтик иҗат методларының берлеге нигезендә үзенчәлекле стиль тудыра һәм сәнгать казанышларына ирешә .

Уфа “Нур” татар дәүләт театрының фойесын аның гасырларда сакланачак “Ләйлә”монументаль флоренция мозакасы бизи, Казанның милли-мәдәни үзәгендәге тарихи-монументаль панноны да ул иҗат иткән. Милли мәркәзебез Казанда, Русия һәм чит илләрдә дә танылган Вәкил Шәйхетдинов ШОС берлеге илләренең саммитында Русия рәсем сәнгатенең лаеклы вәкиле булып катнашты, Кытай Халык Республикасында узган сәнгать форумына чакырылды һәм шунда “Дөнья художнигы исеме алды”.



Кулланылган әдәбият:

1.Гатауллин Р. “Изгелеккә чакыра”//“Бүздәк яңалыклары” газетасы, 13март, 2012.

2.Идрисов Р. “ Гүзәллеккә гашыйк жан” //“Тулпар” журналы” №2,2002.

3.Мөхәммәдиев Р.“Бүздәктәге бәйрәм”//“Бүздәк яңалыклары” газетасы, 17 декабрь,2009.

4. Рәхимов Ә.“Рәссам Вәкил хакында”//“Кызыл таң” газетасы,1994,14 гыйнвар.

5.Фәтхи Ф.“Рәссам остаханасы ”//“Мәдәни жомга” газетасы, 2007, 3 август.

6.Ф.Фәтхи.“Төсләрем бер көйне көйлиләр”//“Өмет”газетасы, 20февраль,2009.

7.Фәтхи Ф. “Сурәтләрдә милләт хадимнәре” //“Мәдәни жомга” газетасы, 2010, 12март.

8.Ф.Фәтхи .“Көрәшчегә жиңелү юк” - Татарстан китап нәшрияты, 2010.

9.Хәкимов Р.“Мадоннадан Мәдинәгә чаклы”// “ Өмет” газетасы, 1998, №132

10.Шәйхетдинов В. “Икрар”. –Уфа, 1997

Интернет ресурслар:

  1. Википедия - https://ru.wikipedia.

  2. Шәйхетдинов В.“Миллэтенең асыл шәхесләре” – http://www.azatliq.org/

  3. Фәтхи Ф. “Ижатыннан нур бөркелә” - http://www.azatliq.org/















Кушымта



Роберт Миннуллин.

Каеннарың...

Татарның күренекле рәссамы

Вәкил Шәйхетдиновның “Каеннар”

картинасына сокланып

Каеннарың җырлап тора...

Җаныңдадыр - моңнары.

Синең ак каеннарыңның

Юк та бугай тынганы...



Каеннарың күкрәп тора...

Һай, зифа буй-сыннары.

Бу буйларга, бу сыннарга

Берсүзсез буйсынмалы!



Каеннарың биеп тора...

Дәртләрен тыялмыйча.

Каеннарыңнан күз алмыйм...

Сокланып туялмыйча.



Каеннарың уйнап йөри...

Торалмый бер урында.

И рәхәтләнә күңелләр

Шул каеннар нурында.



Каеннарың кызлар кебек...

Елмаеп-көлеп тора.

Каеннарың әллә кайдан

Кочакка кереп тора...



Каеннарың балкып тора...

Күзләрне чагылдыра.

Каеннарыңа карасам,

Туган як сагындыра...



Каеннарың...Алар да бит

Тормый ак төстән генә...

Елмаялар тыштан гына,

Елыйлар эчтән генә.



Каеннарың очып бара...

Каеннарың – канатлы.

Каеннарың - үзең кебек...

Канатлы... һәм талантлы.

14.09.12



















































18

Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 20 декабря. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Общая информация

Номер материала: ДБ-072939
Курсы профессиональной переподготовки
133 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 20 декабря
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>