Инфоурок Начальные классы КонспектыВнеклассное мероприятие "Книга твой друг и ..."

Внеклассное мероприятие "Книга твой друг и ..."

Скачать материал

«Китап- киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең»

Максат: 1 .Китапларның килеп чыгу тарихы белән танышу.

2. Китап төрләре: дәреслекләр, әкиятләр, җырлар һ.б. җыентыклар белән танышу.

3. Укучыларда китапка сакчыл караш тәрбияләү.

4. Китап- дәреслекләрне кызыксынып, аңлап укуга ирешү.

Җиһазлау: Китаплар, дәреслекләр, плакатлар, презентация

Дәрес барышы.

- Мин сезгә табышмак әйтәм, шул табышмакның җавабын табып, без бүгенге сыйныф сәгатенең темасын билгелибез.

Юк аягы, юк күзе,

Сөйли, өйрәтә үзе.

Телгә аннан оста юк,

 Аннан якын дус та юк. Ул нәрсә?

- Әйе, укучылар. Безнең бүгенге дәресебез дә китап турында. Ул «Китап киңәшчең синең, дустың ярдәмчең синең...» дип атала.

Яшь дусларым! Иртәләрен кояш белән бергә уянып, әти- әниләрегез эшкә җыенганда, сез дә изге сәфәргә кузгаласыз- ак корабны хәтерләткән мәктәбебезгә юл тотасыз. Сезнең дә үз хезмәтегез бар. Ул- гыйлем алу. Көмеш кыңгырау моңлы чыңнарын таратуга, дәрескә кереп утырасыз һәм иң беренче булып кулга китап аласыз.

- Ә нәрсә соң ул китап?

- Китап ул нинди дә булса текстны эченә алган, битләре билгеле бер тәртиптә җыйналып төпләнгән басма әсәр.

Китап- тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана.

1 нче укучы.

Кем күп белергә тели-

Китап була кулында.

Менә хәзер сүз башлыйбыз

Шул якын дус турында.

Укый аны өлкәннәр дә,

Укый аны балалар-

Шулай гыйлем чишмәсеннән

Алар белем алалар.

2 нче укучы.

Мәктәпкә килеп керүгә,

Алабыз кулга китап.

Һич кенә булмый туктап.

Мәктәптә иң кирәклесе-

Иң әйбәт өйрәтүче

Беләбез ич, ул- белемнең

Учагын көйрәтүче.

- Кешеләр китаплар аша үзләренең үткәне, әби- бабаларының тормышы белән танышалар. Китаплар бик борынгы заманнардан ук басылып килгәннәр.

- Беренче китап кайчан барлыкка килгән соң? Кайда барлыкка килгән? Алар нинди булган? Ничек итеп беренче басма китап барлыкка килгән?

Менә шушы соруларга җавап табу өчен без сезнең белән сәяхәткә чыгабыз.

Ә сәяхәткә без кораб белән китәрбез.

-Ә хәзер сез шифрлар ярдәмендә корабның исемен билгеләгез. Без дөньяның төрле почмакларында булырбыз, күп кызыклы нәрсәләр белербез.

(Презентация "Китап ничек барлыкка килгән?)

-Менә без китап тарихы белән таныштык. Ә хәзер әзрәк ял итеп алыйк.

Физкультминут.

-Нинди китаплар була соң?

-Китаплар күп төрле була. Әкиятләр, шигырьләр, хикәяләр, табышмаклар, мәкальләр җыентыклары була.

(китаплар күргәзмәсен күрсәтү)

-Тагын бик кирәкле китаплар- төрле- төрле сүзлекләр һәм белешмәлекләр бар. Кешеләр бар нәрсәне дә үткән замандагы, хәзер булып торган вакыйгаларны, даталар, саннар, исемнәрне белешмә һәм сүзлекләрдән таба ала.

(сүзлекләр күрсәтү)

1 нче бала.

Җир йөзендә төрле- төрле

Никадәрле китап бар.

Бик калын да, бик олы да,

Кечкенә дә китаплар.

Әмма барлык китапларның

Иң беренче баскычы,

Күңелләргә иң тәү башлап

Белемгә юл ачучы, Тирән серләр сараена

Тәүге ачкыч бирүче,

Беренче кат шул сарайга

Безне алып керүче

Тик бер китап.

2 нче бала.

Аңа тиңдәш

Нинди китап бар тагы?

Беләмсең, ул нинди китап?

Ул- «Әлифба» китабы.

И Әлифбам,

Син- тәүге фәннәрнең

Тәүге баскычы

Син кадерле,

Син- туган телемнең

Алтын ачкычы.

«Әлифба» җыры яңгырый.

- Матур рәсемнәренә сокланып, язуларын укып караган беренче китабыгыз- ул, һичшиксез- Әлифба. Әлифбадан без хәреф танырга, укырга, язарга өйрәнәбез. Матур-матур шигырьләр, әкиятләр укырга өйрәнәбез.

-Яхшы китап һәрчак күңел түрендә саклана, андагы акыллы сүзләр якты кояш нурлары кебек. Китаплар төрле темага язылалар, төрле күләмдә булалар. Ләкин нинди генә булсалар да, алар безне Туган илебезне, хезмәтне яратырга, авыр вакытларда югалып калмаска өйрәтәләр, адашканга юл күрсәтәләр.

1 нче укучы.

Китап укырга яратам

Вакыт булган чакларда.

Рәхмәтләрем чиксез минем

Китап язучыларга.

2 нче укучы.

Сердәшчем дә, киңәшчем дә,

Якын дустым да китап,

Дөньядагы бар нәрсәне,

Сыйдырган нурлы китап.

3 нче укучы.

Китап дусты кешеләрнең

һәм иң якын сердәше,

Һәрвакытта кирәк була

Безгә китап киңәше.

- Китап дөньясы бик бай. Аларның санын күз алдына китерүе дә кыен. Ел саен яңа китаплар басылып тора. Ә менә китапларның иң күп саклана торган урыны һәм һәркем шул китапларны алып укый ала торган урын ничек дип атала?

- Китапханә.

- Менә китапханәдән безгә бер китап килгән. Тик ул безнең алдыбызга чыгарга ояла, күргәзмәләрдә дә катнашмады.

- Менә карагыз әле, ни өчен ояла икән ул? (ертылып беткән китап күрсәтелә)

- Ә ни сәбәпле ул шундый хәлгә төшкән икән соң? (укучылар җавабы) Ишек шакып, китап докторы керә.

«Китап докторы» шигыре укыла.

Әбиләр дә авырый,

Бәбиләр дә авырый...

Салкын тисә аз гына,

Дару кирәк барсына,

Чирли хәтта китап та,

Ник көләсең? Чынлап та:

Бите төшә, ертыла-

Ул бит көндә тотыла.

Тотам шуңа сак кына,

Авырдымы чак кына,

Чирен шундук күрәм мин,

Дәвасын да беләм мин...

Китапларың чирләсә,

Үз кулыңнан килмәсә,

Миңа китер туп-туры-

Мин бит- китап докторы.

- Мин сезгә берничә киңәш тә алып килдем әле.

- Китапханә китапларына исем- фамилияңне һәм башка сүзләр язма.

- Китапханәдән алган китапларны вакытында кайтарып бир. Шуны истә тот: аны башка укучылар көтә.

- Китапханәдән, иптәшләреңнән һәм башка танышларыңнан алган китапларны бигрәк тә нык сакла!

- Караңгы урында укыма: күзләреңне бозарсың. Укыганда яктылык күзләреңә түгел, ә китабыңа төшсен.

- Китапларның битләрен бөкләмә, укып тукталып калган урында карандаш яки тырнак белән эз ясама, кыстыргыч куй.

- Китапның ертылган битләрен ябыштыр. Әгәр кирәк булса, төплә.

- Китапны ашыкмыйча, уйлап укы.

Балалар:- Сезнең киңәшләрне без һәрвакыт истә тотарбыз, чын китап дуслары булырбыз.

Укытучы:- Сез килешәсезме, дуслар?

- Ә бу ертылган китаплар белән нишләрбез соң? (укучылар җавабы)

- Әйе, без аларга һичшиксез ярдәм итәрбез. Рәхмәт сезгә, доктор.  Балалар китаплар безне нәрсәләргә өйрәтәләр?

1 укучы. Китап әдәпле булырга өйрәтә.

2 укучы. Китап барча кешеләрне, өлкәннәрне һәм кечеләрне дә ихтирам итәргә кирәклекне төшендерә.

3 укучы. Китап Ватанны сакларга өйрәтә, ил тарихы белән таныштыра.

4 укучы. Китап гадел булырга өйрәтә. Ялганны, хыянәтне фаш итә.

5 укучы. Китап хезмәтне яратырга өйрәтә.

6 укучы. Китап сәламәт яшәү серләренә төшендерә.

7 укучы. Алтын җирдән табыла, акыл китаптан.

8 укучы. Китап - бакча ул, ә андагы язулар - шул бакчаның гөлләре.

Укытучы: Балалар, сез китап укырга яратасызмы? Хәзер без сезнең арада иң китап яратучыны билгелибез. Монда безгә ярдәмгә сез тутырган анкеталар һәм китапханә формуляры килә.

Сез тутырган анкеталардан чыгып нәрсә әйтәсе килә. Сезнең арада китапларны иң күп укучылар-(кучыларның исеме атала)

Аларның өйдәге китапханәләрендә дә китаплары бик күп, алар чит ил язучыларының да әсәрләрен беләләр. Аларның әти-әниләре дә китаплар белән бик дус.

Укытучы: Сез китапларга карата нинди кагыйдәләр беләсез?

Балалар:1. Китапны чиста кул белән генә тот!

2. Китапны бөкләмә, битләре төшмәсен.

3. Китап эченә карандаш һәм башка шундый әйберләр тыкма, аның тышы кубарга мөмкин.

4. Китапның битләрен бөкләмә, бары тик кыстыргычтан гына файдалан.

5. Китапны ашаганда укыма!

6. Китап сиңа озак хезмәт итсен өчен аны тышлап куй.

Укытучы: Сез китап турында нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез?

• Китап - бер нәселнең икенче нәселгә калыдырган мирасы.

• Китап - тормыш көзгесе.

• Китап укысаң, белемең артыр, укымасаң - белгәнең дә онытылыр.

• Китап - якын сердәш, ялкаулык - яман килендәш.

• Китапның белмәгәне юк.

• Китапсыз өй - тәрәзәсез бүлмә.

• Күп йөргән күп белмәс, күп укыган күп белер.

4 нче укучы.

Өйрән миннән тел, дисең,

Миндә барлык сер, дисең,

Белмәгәнең бел, дисең,

Яктырсын, дисең, аңың,

Минем сөйгән китабым!

5 нче укучы.

Искерсәң дә, уңсаң да,

Я таушалган булсаң да,

Аунатмыйм мин тузанда-

Син кадерле, син якын,

Минем сөйгән китабым!

6 нче укучы.

Тик тормаучан сабый да,

Сабыр, уйчан абый да

Битләреңә карый да

Дәртләнә төшә тагын,

Минем сөйгән китабым!

7 нче укучы.

Син- кояшым, таңым да,

Син- ләззәтле ялым да,

Син- киңәшчем янымда,

Син- булышчым, илһамым,-

Минем сөйгән китабым!

Укытучы: Китапны кемнәр яза? Ул ничек барлыкка килә? Шул турыда балаларны тыңлап алыйк әле.

8 нче укучы.

Нәни генә булсада,

Син укыган бу китап.

Аны эшләп бирүгә

Көч куелган бихисап.

9 нче укучы.

Иң элек туры килде

Текстларын язарга.

Шуннан соң тапшырдылар

Рәсемнәрен ясарга.

10 нче укучы.

Рәсемнәрне күчереп

алдылар клишегә.

Рәсемле китап безгә

Ошый да, килешә дә.

11 нче укучы.

Хәреф җыю цехына

Бирделәр аны шуннан.

Син укыган һәр хәреф

Коелган кургашыннан.

12 нче укучы.

Хәзер инде китапны

Тагын 1 -2 тапркыр

Укып чыгарга тиеш

Корректор һәм редактор.

13 нче укучы.

Күр, ничаклы машина!

Күпме буяу һәм кәгазь!

Ләкин әле болар да

Китап басу өчен аз.

14 нче укучы.

Ал да укы һәм сакла

һәр китапны кадерләп.

Бик күп эшчеләр аны

Сиңа биргән хәзерләп.

Укытучы: Менә шундый озын юл үтә икән китап безгә килеп җиткәнче.

15 нче укучы.

Кулыма китап алдым

Шундый матур рәсемле.

Рәссамнар бик тырышып

Ясаган ул рәсемне.

Ә кәгазен ясарга

Күпләрнең көче кергән.

Кәгазьне яшел дустыбыз

Агач- куаклар биргән.

Беркайчан да китапның

Үткән юлын онытма.

Рәнҗетмә син китапны,

Аның битләрен ертма!

16 нчы укучы.

Китап- киңәшчең синең,

Дустың, ярдәмчең синең.

Ул хөрмәткә бик хаклы,

Кадерлә син китап ны.

Укы, дустым, син аны.

Китапның син дусты бул.

Бик күп сорауларыңа

Җавап биреп торыр ул.

17 нче укучы.

Иң якын дускаем,

Киңәшчем ул- китап!

Җырлыйбыз без аны

Олылап һәм мактап.

Җыр "Китап"

Укытучы: Менә без сезнең белән китапның үткән юлы белән таныштык, аның турында күп нәрсәләр белдек. Әдәби уку дәресләрендә алган белемнәрне һәм бүгенге белгәннәребезгә таянып, әйдәгез, иң тапкыр һәм зирәк укучыны

билгелик. Моның өчен мин сораулар бирермен, ә сез- җаваплар. Менә шулай килешәбез: сорауларга җавапны кем тизрәк таба шул кул күтәрә, тик кул күтәрмичә кычкырырга ярамый. Килештекме?

Сораулар

1. Россиядә беренче басма китап кайчан барлыкка килә? (1564елда)

2. Кем кушуы буенча китап әзерләргә тотыналар? (патша Иван Грозный)

3. Беренче китапны кем әзерли? (Иван Федоров, Петр Тимофеев)

4. Россиядәге беренче басма китап ничек аталган? (Апостол)

5. Аны әзерләүгә күпме вакыт киткән? (ун ай)

6. Моңа кадәр нинди китаплар булган? (кулдан язылган)

7. Китап язу өчен хайван тиресеннән ясалган материал ничек аталган? (пергамент)

8. Кытайлылар китап язу өчен нинди материал уйлап тапканнар? (кәгазь)

9. Тагын нинди материалларга язганнар Борынгы Мисырда? (ташка, папируска)

10. Кәгазь булмаган заманда Россиядә нәрсәгә язганнар китапларны ? (каен тузы, агач кайрысы)

11. Кем беренче булып китап басу станогын уйлап тапкан? (немец Иоганн Гуттенберг)

Җиңүчене билгеләү

-Менә шуның белән безнең бүгенге сыйныф сәгатебез тәмамланып килә. Сезне аеруча нәрсәләр кызыксындырды? Бер-берегезгә нинди теләкләр теләр идегез?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Внеклассное мероприятие "Книга твой друг и ...""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Музыковед

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 655 065 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 11.10.2016 383
    • DOCX 35.2 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Асеинова Сириня Зиатдиновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Асеинова Сириня Зиатдиновна
    Асеинова Сириня Зиатдиновна
    • На сайте: 8 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 2853
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 120 человек из 43 регионов

Курс повышения квалификации

Дислексия, дисграфия, дискалькулия у младших школьников: нейропсихологическая диагностика и коррекция

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1181 человек из 82 регионов
  • Этот курс уже прошли 4 547 человек

Курс повышения квалификации

Ресурсы библиотерапии в работе с детьми дошкольного и младшего школьного возраста

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 49 человек

Курс профессиональной переподготовки

Теория и методика обучения информатике в начальной школе

Учитель информатики в начальной школе

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 95 человек из 34 регионов
  • Этот курс уже прошли 222 человека

Мини-курс

Эффективное продвижение и организация проектов в сфере искусства

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Художественная гимнастика: диагностика и технические аспекты

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Эффективная самоорганизация и планирование

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 103 человека из 34 регионов
  • Этот курс уже прошли 38 человек