Инфоурок Другое КонспектыВнеклассное мероприятие ко дню Святого Валентина в старших классах

Внеклассное мероприятие ко дню Святого Валентина в старших классах

Скачать материал

         “Пар аккошлар” конкурсы

           Максатлар:

 

1.         Яраткан кешеңнең, мәхәббәтнең кадерен белү хисе, матурлыкка, иҗадилыкка мәхәббәт тәрбияләү.

2.          Изге Валентин көненең килеп чыгышы турында мәгълүмат бирү.

3.          Үзеңнең характер сыйфатларыңны яхшырту өстендә эшләү, үзеңдә башка кешеләр яратырлык яклар булдыру.

Үткәрү формасы: 4 пар арасындагы ярыш.

Җиһазлау: Плакат, шарлар, магнитофон, DVD, дисклар, кассеталар, телевизор, карандашлар, фломастерлар, альбом битләре, 4 алма, 4 яулык,карточкалар, бүләкләр.

 Бүлмә  бәйрәмчә бизәлә. Тактага аккошлар ясалган плакат беркетелә, шарлар эленә. Жюри һәм катнашучылар урыны әзерләнә.

 

Тәрбия чарасының барышы

I. Оештыру өлеше

Укучыларны максатлар белән таныштыру, катнашачак кызларның туфляларын урындыкларга урнаштыру.

 

II. Төп өлеш

 Тәрәзә төбендә ике ак күгәрчен

         Парлашып сыйланалар “мәхәббәт күмәчен”.

         Тукта, бүген нинди көн? Ашыкмыйча әйтче?!

-         Гашыйклар бәйрәме! Менә сөенче!

        Кар бөртекләре оча парлашып,

         Җил кушыла аларга җырлашып.

         Егет кулында каурый һәм “йөрәк”,

         “Гашыйклар көне белән!” – дип яза ул тизрәк.

      Шулай котлашканнар элек-электән.

         Яшьләр бергә, гомергәме? Кем белгән?

         Тик бүген алар йөрәкләр алышып,

         Язарлар күңелдәге саф теләкләр агышын.

 

 

 Алып баручы : Хәерле көн, сөеп-сөелеп яшәүчеләр, гашыйк җаннар, мәхәббәткә сусаган күңелләр. Бүген без сезнең белән шушы якты залда Гашыйклар көне уңаеннан җыелдык. Ул бәйрәм – серле, мавыктыргыч, күңеллләргә яктылык, нур иңдерүче, күзләргә очкын бирүче, канатландыручы, матур җырлар, шигырләр, сәнгать әсәрләре иҗат итәргә этәрүче бәйрәм, чөнки ул яратучылар, сөю ялкыннарында янучылар бәйрәме. Ә бит җир йөзендә мәхәббәттән дә гүзәлрәк, татлырак хис бар микән ул?

Бу хистән башка дөньяда яшәүнең яме генә түгел, мәгънәсе дә булмас иде. Яратканда нәрсә өчендер түгел, ә бернигә дә карамастан яратасың. Дөньяда һәр кеше сөяргә һәм сөелергә хаклы, һәр кеше хыялый мәхәббәткә табынып, ышанып, омтылып яши. Нәрсә ул бәхет дип сорасалар, аның ни икәнен төгәл генә берәү дә аңлатып бирә алмас, мөгаен, тик бәхет ул мәхәббәттән башка була алмый дигән уйны һәрберегез дә телгә алыр иде.

                                    Һаваларда оча ике аккош,

                           Каурыйлары җиргә коела.

                      Янып сөйсәң, күңел канатлана,

                             Мәңге талмас кебек тоела.

           Һаваларда оча ике аккош,

           Еракларга китә моңнары.

           Киләчәккә аккош юлы булып

           Китсен безнең яшьлек еллары.

    Алып баручы: Хөрмәтле тамашачылар. Билгеле булганча, мәхәббәт символикасы – пар аккошлар. Бүгенге конкурсыбызны да без нәкъ шулай исемләргә булдык -  “Пар аккошлар”.  Без рәхим итеп катнашучыларыбызны  залга чакырабыз.

Гашыйк булу кеше язмышында,

         Бер борылыш булып санала.

         Мәхәббәтсез яши алмый беркем,

         Сөюләрдән таңнар аллана.

    Табигатьнең очар кошлары да,

         Мәхәббәттән сүнмәс дәрт ала.

         Ике парның кайнар йөрәгендә

         Изге хисләр кабат яңара.

    Каеннар да ачы салкыннарда

         Бер-берсенә ныграк сыена.

         Сөюләре арта барган саен,

         Йөрәкләргә серле моң тула.

 

I тур. “Сөю эмблемасы”.

Сезгә хәзер  үз эмблемасын ясарга кирәк булачак. Бу конкурсыбыз безнең ”Сөю эмблемасы” дип атала. Сөюне сез ничек итеп, нәрсә итеп күз алдына китерәсез? (Альбом битләре һәм карандаш,фломастерлар өләшү)

 

IIтур. “Җырчы йөрәкләр”

Синең нурлы җылы карашыңнан

            Ялкынланып тибә йөрәгем.

            Яз гөлләре төсле шат җырларым

            Бүләк булсын сиңа, чибәрем.

Алдагы конкурсыбыз “Җырчы йөрәкләр” дип атала. Гашыйк кешенең күңеле җыр-моң белән тулы. Татар халкы гомер-гомергә үзенең хисләрен, моңнарын җырларга салган.

Мәхәббәт – ул күңелләргә ачкыч,

Йөрәктәге нәфис, шат җырлар.

Йөрәкне ачсаң, саф сөюдән йөрәк җырын

Тотып ала урман, болын-кырлар.

Хәзер безнең конкурсантларыбыз да  мәхәббәт турында җырлар башкарыр.

 

-         III тур.Бирелгән ситауцияләрдән  үзегезгә туры килгәнен сайлап алыгыз. Кызлар, сездән башлыйбыз. Егетләр, сез игътибар белән кызларны тыңлап торыгыз, кайсы җавап сезнең күңелләргә хуш килер.

1.     Сез яратып йөргән егет урамнан барганда таеп егыла. Сезнең реакция:

А) Кычкырып көләсез һәм торырга булышасыз4

Б)Көлмисез;

В) Үзегезнең вариант

 

2.Егетләрнең кайсы сыйфатын сез беренче урынга куяр идегез?

А)тышкы кыяфәт;

Б) акыл;

В)аралашучанлык;

Г)кайгыртучанлык;

Д)акчалы булу.

 

-Хәзер егетләрне сынап карыйк. Кызлар, игътибарлы булыгыз.

 

1.Сезгә ошаган кызны такта янына чакыралар. Ул бернәрсә дә белми .сез нишлисез:

А)пышылдап әйтеп торасыз;

Б)берни дә эшләмисез;

В) сезнең вариант.

 

2.Кызларның нинди сыйфаты сезгә аерата ошый?

А)тышкы кыяфәт:

Б)күңел матурлыгы;

В)акыл;

Г)хәйләкәрлек;

Д)осталык.

 

IV тур     Шигырьдә  мәхәббәт  матур, ләкин  мәхәббәт – көндәлек  хисләр  дә  әле  ул, иртәнге  сафлыгы  булган  кебек, аның  кичке  талчыгуы  да  була. Шуңа  күрәдерме, бер-берсен  өзелеп  сөйгән  кешеләр  арасында  да  аңлашылмаучанлык, тавыш-гауга  чыга. Тормыш  китергән  төрле  катлаулы  ситуацияләрдән  ничек  чыгуы  кешенең  характерына, аек  акыл  йөртүенә  бәйле.Борынгылар: “Мәхәббәт  күзне  сукырайта,” – дигәннәр. Мондый  вакытларда  өлкәннәрнең, якыннарның, дусларыңның  сүзләренә  дә  колак  салырга  кирәк.

Агач  башларыннан  каерылып

Матур  булып  үсә  кәүсәләр.

Нишләр  идең  ике  егет

Синең  арттан  озата  килсәләр?

Ике  егет  синең  арттан  килеп

Нишләр  идең,  башын  исәләр?

Айлы  төндә  икәү  бергә

“Сине  сөям, бәгърем!” – дисәләр.

“Ике  ут  арасында”  ситуация.  Кызларның җавапларын тыңлыйбыз.

 

-  Тормыштан  күреп  беләбез:  яшь  парлар  ата-ана  тыкшынуы  аркасында  мәхәббәтләрен  югалтырга  мәҗбүр  булалар. Күреп  торам: бәлки  син, мәхәббәт  мәхәббәт  инде  ул, дип  каршы  төшәрсең. Чыннан  да, өлкәннәр  мәхәббәт  хокукыннан  мәхрүм  итәләрме  соң? Әллә  яшьләрне  мөмкин  булган  хаталардан  гына  саклаумы  икән  ата-ана  теләге?

Син   яки  кыз   белән  таныштың. Сез  бер-берегезне  өзелеп  сөясез, бер-берегездән  башка  яшәүне  күз  алдына  китерә  алмыйсыз. Әмма  кыз башка  дин  кешесе. Бу  хәбәрне  әти-әниең  ишетә. Алар  сезнең  юлга  аркылы  төшәләр. Ә  сез  гомергә  бергә  булырга  вәгъдәләштегез. Нишләргә?

“Ата-ана  һәм  мәхәббәт” ситуация. Егетләрнең җавапларын тыңлыйбыз.

 

 

        

   Алып баручы:  Безнең алдагы  конкурсыбыз “Үз ярыңны сайлап ал” яки “Золушка башмагы” дип атала. Барыбызга да яхшы таныш булган Шарль Перроның “Золушка” дигән романтик әкиятен исебезгә төшерәбез. Золушка балдан киткәндә ашыгычлык белән бер туфелькасын төшереп калдыра. Принц аны эзләп чыга. Менә безнең дә кызларыбыз туфелькаларын гына калдырганнар. Егетләргә үз Золушкаларын табарга туры киләчәк. Рәхим итеп, һәрберегез берәр туфелька сайлагыз һәм, үзегезнең Золушкагызга кидерегез. ( музыка Т. Буланова “Золушка”)

 

VI тур. “Бөтерелә аккошлар” 

 

Бу  дөньяда  һәрбер  кеше,

Кемнеңдер  бердәнбере,

Тик  бердәнберенә  генә

Сыя  кешенең  сере.

Ялгыз  гашыйк – ярты  кеше

Ике  гашыйк  бербөтен.

Үзеңә  тиеш  “яртыңны”

Табуы  гына  читен.

 

Борынгы риваять буенча, Ходай ярсуыннан гашыйк йөрәкләрне вак-вак кисәкләргә  бүлгәләгән дә төрле җирләргә чәчкән. Шуннан бирле гашыйк җаннар  бер-берсенә яраган  һәм туры килгән кисәкләрне эзләп йөриләр,  ди.

Ә  хәзер  тапсыннар  әле  яшьләр  үзләренең  яртысын. Йөрәкләр  икегә  бүленгән. Үз  яртыңны  табып  вальс  биергә чакырырга.. “Ялгызлык  утында  янмагыз.”

 

       

 

 

VII тур. “Сөю алмасы”  

 Егетләрнең йөрәгенә юл – аның ашказаны аша, диләр. Хәзер кызлар егетләрне сөю алмасы белән сыйлар. Егетләрнең күзләре бәйле, куллар белән тотынырга ярамый. Кайсы пар бу эшне тизрәк башкарып чыгар икән, хәзер карарбыз.

(Егетләрнең күзләре яулык белән бәйләнә, кызларның кулында җепкә эленгән алма)     

 

VIII тур. “Котлау”

 

Акрын гына бөтерелгән карлар

Күңел кылларына кагыла.

Синнән миңа котлау китерүче

Ак болытлар еракка агыла.

Киләсе конкурс – бер-береңә ,Гашыйклар көне белән котлап, котлау язу. Бәйрәм белән котлап, матур сүзләрегезне, изге теләкләрегезне кызганмагыз.

 

 (Тамашачылар белән уен “Үзешчән театр”) Карточкалар сайлап алып, рольләр бүлешү: Песи баласы, кояш, баскыч, койма, ике саескан,җил, кәгазь, әтәч, тавыклар, эт баласы. Текст уку барышында һәркем үз роленә кереп хәрәкәт итә башлый.

Бүген песи баласы беренче тапкыр өйдән чыкты. Җылы җәйге иртә иде, кояш үзенең нурларын бөтен тирә-юньгә тарата. Песи баласы баскыч төбенә утырды да, кояшка карап күзләрен кыскалый башлады. Кинәт аның игътибарын койма башында утырган ике саесканга төште. Песи баласы акрын гына баскыч төбеннән шуып төште дә, качып-посып кына кошларга таба юнәлде. Кошлар канатларын чистартып утыралар иде. Песи баласы биеккә сикерде, ләкин саесканнар очып киттеләр. Бернәрсә дә барып чыкмады. Песи баласы, яңа маҗаралар эзләп, як-ягына карана башлады. Җиңелчә генә җил исеп куйды. Ул җир буйлап кәгазь очырта иде. Кәгазь бик каты кыштырдый иде. Песи баласы аны тотып алды, бераз тырнады, тешләп карады һәм кәгазьдә бернинди кызык тапмагач аны җибәрде. Кәгазь янә җил белән куылып очып китте. Шунда песи баласы әтәчне күреп алды. Әтәч аякларын югары күтәреп, күкрәген горур киереп ишегалды буйлап бара иде. Туктап, канатларын кагып алды һәм аһәңле итеп кычкырып җибәрде. Төрле яктан әтәчкә тавыклар ябырылды. Песи баласы, озак уйлап тормыйча, шул өемгә йөгерде һәм бер тавыкның койрыгыннан тотып алды. Әмма тавык песи баласын шундый каты итеп чукыды, тегесе авыртудан кычкырып, кире баскыч төбенә йөгерде. Монда аны яңа бәхетсезлек көтеп тора иде. Күршеләрнең эт баласы, алгы тәпиләренә ятып, каты итеп өрергә тотынды һәм песи баласын тешләргә маташты. Песи баласы шулай ук усал итеп мияуларга кереште, тырнакларын чыгарды һәм этнең борынына сукты. Эт баласы койрыгын кысып куркып йөгереп китте. Песи баласы үзен җиңүче итеп хис итте. Ул тавык чукыган җирне ялый башлады. Аннан соң арткы тәпие белән колак артын кашып алды һәм сузылып баскыч төбендә йокыга талды. Төшендә нәрсә күргәндер, без белмибез, әмма ул нәрсәгәдер бик еш  тәпиләрен тарткалады һәм мыекларын селкеткәләде. Шулай итеп песи баласының урам белән беренче танышуы төгәлләнде.

 

 

 

 

 

Әйтсәң әгәр, һәркөн синең өчен

         Сандугачтай җырлар сузармын.

         Җәйге таңда җылы җилләр булып,

         Чәчләреңнән сыйпап узармын.

      “Сөям”, - дисәң, бәхет гөле булып,

         Исәрмен мин йөрер юлыңда.

         Алмагачтан алсу алма булып,

         Төшәрмен мин өзелеп кулыңа.

    Сәфәр чыккач, йөрер җирләреңдә

         Чишмә суы булып агармын.  

         Баш очыңда синең җылытучың –

         Якты кояш булып янармын.

      Ә кичләрен барыр юлларыңны

         Яктыртырмын тулган ай булып.

         Серләреңне серле айга сөйлә,

         Хисләреңнән йөрмә син сулып.

     “Көтәм”, - дисәң әгәр, язлар белән

         Шау чәчәктә килеп җитәрмен.

         Тормышыңда гүзәл мизгелләрне,

         Сөюемне бүләк итәрмен.     

         Син әйт кенә...

“Ук ату” уены (егетләргә).Уртадагы йөрәккә ук аталар.

 

“Ярма чүпләү”(Кызлар)Барыгызның да “Золушка” әкиятен укыганыгыз яки караганыгыз бар.Бу әкияттә үги әнисе , кыз эшсез тормасын дип, бергә буталган ярмаларны араларга куша.Без дә хәзер шундый эш башкарырбыз.Кем тизрәк булыр.Егетләр кызларга көч биреп торыр.

 

 

 

IX тур. “Онытылмас очрашу”

Сезгә пантомимо рәвешендә танышу урыныгызны күрсәтергә кирәк. Тамашачылыр сезнең кайда танышуыгызны белсә, сезгә балл өстәлә.Карточкалар сайлап алыгыз.(шыгрым тулы автобуста, алтын-көмеш кибетендә, теш врачында, диңгез уртасында)

 

Чын  мәхәббәт  юк  ул  дисәм  әгәр,

Үпкәләрләр  бит  бәхетле  парлар.

Ә  бәхетле  парлар  күпмелеген

Әйтә  ала  бары  җәйге  таңнар.

Чын  мәхәббәт  юк  ул  дисәм  әгәр,

Бик  күпләрнең  хәтере  калыр  кебек.

 Әзмени  соң  кайнар  күз  яшьләрен

Яшәүчеләр  тик  мендәргә  түгеп.

Чын  мәхәббәт  кенә  елата  бит

Һәм  яралый  безнең  җаныбызны.

Җан  яралы  булгач, без  соң  аны

Чын  мәхәббәт  диеп  саныйбызмы?

Чын  мәхәббәт юк  ул  димик  дуслар

Дәва  гына  эзлик  ярабызга.

Заманының  Таһир-Зөһрәләре

Арабызда  яши  арабызда.

Ниһаять, кичәбез  ахырга  якынлашты. Кичәбезнен  тиң  парын  сайлар чак җитте. Катнашучыларыбыз  һәркайсы үзенә ошаган  бер исемне язсын. Туры килгәне- кичәбезнең  йөзек кашлары була.

(Сайланган парлар белән)

Мәңге онытылмас яшьлек! Ә мин аны

         Хыялымда  бүген терелттем.

         Әсәренеп тәүге мәхәббәттән

         Бик тә татлы сөю, наз көттем.

         Беренче мәхәббәт – татлы сагыш,

         Әйтерсең лә моңлы җыр сыман.

         Телдән төшмәс шушы җырны эзләп,

         Уйлар дәрьясына мин чумам.

     Ләкин ул җыр күңел чоңгылында ята,

         Үрелеп алу өчен кул җитмәс.

         Зарыгып, сагынып көткән тәүге сөю...

         Еллар үтә торсын, ул китмәс.

         Инде керәм гомерем көзләренә,

         Сандугачлар көзен сайрамый.

         Күңелемдә яшьлек хатирәсе –

         Еллар ник гел язны сайламый?

      Нигә яшьлек шулай бик тиз үтә,

         Ә хатирә гомер буена?

         Рәсемдәге кебек сөйгән ярым

         Сеңеп калган минем уема.

         Әйтерсең лә басып тора, әнә,

         Лалә гөле тотып кулына.

         Ә мин исә әкрен генә атлап,

         Килеп чыгам аның юлына...

      Иңнәремә куя шулчак кулын,

         Назлый мине татлы сүзләре.

         “Һәркөн күбрәк сөям сине”, - диеп,

         Әйтә төсле аның күзләре.

         Ромашкалар җыйдык икәү бергә,

         Болыннардан җәйге кичләрдә.

         Елгаларга такыялар салдык,

         Рәхмәт әйтеп шушы кичләргә.

 

“Буа” бәйгесе. Сәхнәгә параллель сызык сызабыз. Ул – “елга” була. Егет  күзләрен бәйләгән килеш сөйгәне янына буаны атлап чыгып бара, кире кызны күтәреп алып чыгарга тиеш.  Буаны атлаганчы егетне берничә тапкыр әйләндерәбез.

 

 

 “ Мәхәббәт һәйкәле”

Яратканнар гына бәхетле ул,

Минем яннарыма кил әле.

Үрнәк булсын барлык гашыйкларга

Безнең ихлас сөю һәйкәле.

Сезгә хәзер оста скульптор булып, мәхәббәткә һәйкәл куярга кирәк булачак.

На стене висит круг из пенопласта, на котором размечены сектора с призами: "Яблоко", "Шоколад", "Кола", "Цветы", "Шнурки", "Заколка". Ребятам выдаются "дротики". Они стараются попасть в самый главный приз "Торт".

    Кеше гомер буе зәңгәр киңлекләргә, менеп җитә алмаслык биеклекләргә омтылып яши. Тик мәхәббәт өчен боларның берсе дә кирәкми: кешеләр бер-берсен ярата икән, аларны бернинди киртәләр дә аера алмый. Моның өчен ихлас сөяргә генә кирәк, сөю мәңгелек булырга тиеш.

    Яшьлек бер генә килә, аны үкенеп искә алырлык итеп түгел, ә сагынып сөйләрлек итеп уздыра белергә кирәк. Яшьлек – ул мәхәббәт. Мәхәббәтнең кадерен белеп яшәгез.

 

“Күзләремдә синең күзләр”

 

                           Күзләремдә синең күзләр

                            Дулкынланды диңгезләр.

                           Тирә- юньдә күпме күзләр

                              Үзенә тиң эзлиләр.

 

                                Күзләремдә чагылдылар

                                Назлы сөю чаткысы.

                                Мәхәббәткә бөреләнгән

                                Күңелемнең яктысы.

  

 Күзләремдә синең күзләр

                               Кояш балкый яктырак.

                             Җир әйләнүдән туктаган

                             Күпләр калган аптырап.

 

                                Күзләр аша сүзсез дә мин

                                Сөюеңне тоя алам.

                                Керфекләргә яшеренде,

                                Карашыңнан оялам.

 

                                Күзләр аша күңелемне

                                Күрүеңә сөенәм.

                               Бу бит минем, чынлап торып,

                               Беренче кат сөюем.

 

Сөеп-сөелеп яшәгез, бәхетле булыгыз.

 

III. Йомгаклау өлеше. Шуның белән безнең конкурсыбыз ахырына якынлашты. Барыгызга да зур рәхмәт.

Йөрәгемдә сөю ялкыны,

         Өмет баглап шулай кабынды.

         Ризалашып, хыял тулы күңел

         Әнә шулай аңа табынды.

         Күп уйланган чакларым да булды:

         Алда башлар нәрсә күрәчәк?

         Ничә тапкыр яхшыга юрадым,

         Ышанычым – якты киләчәк.

    Яңгыр кебек күз яшьләре юды,

         Аһ, ничекләр түздең син, күңел?

         Рәшә булып калды ул мәхәббәт,

         Табынганым миңа тиң түгел.

         Аһ, ничекләр түздең син, күңел?..

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

шыгрым тулы автобуста

 

 алтын-көмеш кибетендә

 

 теш врачында

 

 диңгез уртасында

 

 

зоопаркта

 

 

 

            

 

              алма                                       торт

 

 

 

 

 

 

            Сок                                   бау

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Внеклассное мероприятие ко дню Святого Валентина в старших классах"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Маркетолог

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 625 823 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 26.09.2016 436
    • DOCX 88 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гайсина Фаузия Марселовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гайсина Фаузия Марселовна
    Гайсина Фаузия Марселовна
    • На сайте: 8 лет
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 11604
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой