Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Внеклассное мероприятие "Козге бал"

Внеклассное мероприятие "Козге бал"



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов

Максат: 1. Балаларның көз, уңыш, яшелчәләр турында белемнәрен киңәйтү;

2. Татар бәйрәмнәренең матурлыгын күрсәтү;

3.Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, хезмәт кешесенә хөрмәт уяту.

Җиһазлау: компьютер, экран, рәсемнәр, яфраклар, милли киемнәр.

Конкурс өчен материал

Зал ярминкә рәвешендә бизәлә. Өстәлләргә яшелчә, җиләк-җимеш куела. Залга балалар керә.


1нче бүлек

Булат:

Исәнмесез, ярминкә җитте, беләсезме.

Килде ярминкә даулап,


Килде ярминкә шаулап,


Бәхет, муллыклар яулап.


Илназ:

Шундый зур безнең базар.


Шундый бай безнең базар.


Алмасы, әй алмасы,


Әй татлы соң, әй тәмле!


Әфлисуннар, лимоннар,


Өелгән катлы-катлы.


Зәринә:

Базар бай, кесәсе ай-вай!


Дарым-шарым, тәңкә ярым,


Күпмегә алсаң, шуңа сатам.


Айгөл:

Базарга һәркем килер,


Үзенә кирәген алыр,


Бай килсә - мал алыр,


Ярлы килсә - чабата алыр.


Булат:

Итек – читек, энә-безләр,


Матур итеп теккәннәр.


Кирәкмиме, алмыйсызмы?


Әллә киеп карыйсызмы?


Әллә биеп карыйсызмы?



Татар халык биюе” башкарыла.


Илназ:

Ярминкәсе- ярминкә,


Килгән күпме кунаклар.


Табышмак әйтәбез сезгә


Көтеп дөрес җаваплар.




Кечкенә генә сары карт,

Кигән туны тугыз кат. (суган)



Үзе бер бөртек, эче – мең бөртек.

Башы җирдә - койрыгы коймада.(кабак)



Җир астында картыгыз,

Сакалыннан тартыгыз.(шалкан)



Яшел сарай эчендә



Кызыл бояр утыра.(карбыз)



Гәүдәсе бар – җаны юк,

Үзе эшләпә кигән – башы юк.(гөмбә)



Эсселәгән саен, кат-кат тун кия (кәбестә)



Чәчәге агачында, алмасы тамырында(бәрәңге)



Кызыл кызы җир эчендә,

Чәчләре җир өстендә (кишер)


1.Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. (кыяр)

2. Өсте яшел, асты кызыл,җирдә үсә. ( кишер)

3.Кат-кат туңлы, карпы буйлы.(кәбестә)

4.Утыра бер чүлмәк, өстенә кигән йөз күлмәк.

Кем аны чишендерә, шул елый.(Суган)

5.Катлы-катлы булып үсә,

Җир өстендә, ул нәрсә? (Кәбестә)

6.Җир астында алтын казык.(Кишер)

7.Җир астында җиз бүкән,

Ул ни икән?( Бәрәңге)


9.Йөз кат кием, барысы да төймәсез. ( Кәбестә)

10.Үскәндә яфрагын ашыйлар,

Үсеп җиткәч, үзен ашыйлар. ( Суган)

11. Җир астында кызыл әтәч. ( Чөгендер)

Зәринә:

Рәхмәт сезгә, әниләр.


Рәхмәт сезгә, әбиләр.


Оста җавап бирдегез,


Җавабын тиз белдегез.


Инде сезгә әзерләгән


Җырны тыңлап китегез.



Чайкала иген кырлары” җыры.

Айгөл:

.Көзнең иң олы бүләге


Икмәк тора табында.


Тормышыбыз ямьле булыр


Икмәк булган чагында.

«Ипи кайдан килә?” презентация

Илназ:

Ипи басуда үсә

Аннан амбарга күчә.

Аннары мичтә пешә

Шуннан килә өстәлгә

Ипи булса табында

Булдырам мин барын да.

Булат:

Бигрәк тәмле карасы да

Тәмле була агы да

Күмәче дә - бары да

Бигрәк тәмле – аз гына

Җитми калды тагын да.


.Айгөл: Һәр кемгә ипи кирәк

Һәр көнне ипи кирәк

Шуңа күрә игенчене

Хөрмәт итәргә кирәк.

2 нче бүлек

. Ә хәзер уеннар уйнап алыйк.


1нче бәйге. Көзен бакчада кем тырышыбрак эшләде икән? Әниләрме әллә балалармы?

Бәрәңге чүплибез” уены.


2 нче бәйге. Көзнең матурлыгын, муллыгын мактап шигырь (хикәя) сөйләү бәйгесе.


3 нче бәйге.Тапкырлар бәйгесе. Мәкальләрнең ахырын әйтеп бетерергә:


-- Чебешләрне ....

-- Кем эшләми, ...

-- Эш кешене төзәтә, ...

--Җәй эшләсәң,..

-- Ни чәчсәң,

-- Ашаганда колагың селкенеп торсын


4 нче бәйге. «Көзге волейбол» “ уены.Ике урындыкка аркылы җеп бәйләп яфракларны икенче якка ыргыту 1 минут,кемдә азрак яфрак,шул җиңүче


5нче бәйге. Өй эше: -- бүләк – сюрприз әзерләү бәйгесе.


6 нчы бәйге»Дустыңны киендер”Көз җитү белән калынрак киенеп йөри башлыйбыз.КҮЗ БӘЙЛӘП КИЕНДЕРҮ


7 нче бәйге “Алманы кем тизрәк ашап бетерә”Бауга эленгән алманы кайсы команда тизрәк ашап бетерә


8 нче бәйге.”Яшелчәне презентацияләү”Берәр яшелчәне яисә аннан ясалган ашамлыкны презентацияләү.

3нче бүлек.Чәй эчү.

Әниләр ясап алып килгән салатлар,җиләк-җимешләр белән сыйлану.

Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Общая информация

Номер материала: ДВ-090037

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>