Инфоурок Начальные классы КонспектыВнеклассное мероприятие "КВН в 3 классе"

Внеклассное мероприятие "КВН в 3 классе"

Скачать материал

“ Туган телем – иркә гөлем,

       Киңдер сиңа күңел түрем ”                                       

 исемле КВН ярыш ( 3 нче сыйныф, татар төркеме )

Максат: туган илгә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү; мәкаль әйтемнәрне күбрәк өйрәнү; укучыларда тапкырлык сыйфатлары булдыру; логик фикерләү сәләтен, иҗадилыкны  үстерү.

Укытучы.

-          Хәерле көннәр, хөрмәтле укытучылар һәм укучылар!

 

-             “ И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле... “,- дигән Габдулла Тукай һәм ул мең кат хаклы. Туган тел һәркем өчен дә газиз, әти-әнисе кебек кадерле һәм бердәнбер. Безнең туган телебез – татар теле. Татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә. Татар телен белсәң, утызлап телдә аңлашырга мөмкин.

   Татарлар Татарстанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә, чит илләрдә дә яшиләр. Иң куандырганы шул: милләттәшләребез кайда гына яшәсәләр дә, туган телебезне онытмыйлар.

   21 февраль – Халыкара туган тел көне итеп билгеләп үтелә. Без дә бүген сезнең белән шушы уңайдан туган телебез турында сәнгатьле итеп  шигырьләр сөйләрбез, командаларга бүленеп,  мәкаль әйтемнәр әйтербез, туплаган белемнәребезне күрсәтербез. Әйдәгез, КВН ярышыбызны башлап җибәрик.

Сүзне командаларга бирәбез. Бер-берегезне сәламлисез. (“ Биктырыш” һәм “ Биктапкыр” командалары )

 

“Биктырыш” командасы.

Үзара дус бердәм булгач,

Гөрләп бара эшебез.

Сезнең алда сынатмабыз-

Юк килмәгән җиребез!

 

“Биктапкыр” командасы.

Без тату, дус яшибез,

Укыйбыз һәм эшлибез.

Бергәләшеп уйлыйбыз,

Бергәләшеп уйныйбыз.

Укытучы.

Беренче бәйге “Сәнгатьле сөйлә” дип атала. Хәзер сезнең сәнгатьле итеп шигырь сөйли белү осталыгын тикшереп карыйк. ( Укучылар татар теле, туган ил турында өйдә өйрәнеп килгән шигырьләрне яттан сөйлиләр.)

 

1 нче укучы.

Дөньяда иң-иң матур ил-

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел-

Ул минем туган телем.

2 нче укучы.                                                                3нче укучы.

“Балам”,- диеп, туган телдә                             Туган телдә сөйләшеп,        

Эндәшә миңа әткәм.                                          Яшим мин туган илдә.

“Әнкәм”,- диеп, әниемә                                   Туган ил дигән сүзне дә

Мин туган телдә дәшәм.                                  Әйтәм мин туган телдә.

 

4 нче укучы.                                                             5 нче укучы.

Иң изге хисләремне мин                              Халкым теле миңа хаклык теле,

Туган телдә аңлатам.                                      Аннан башка минем телем юк.  

Шуңа күрә туган телне                                    Илне сөймәс кенә телен сөймәс,

Хөрмәтлим мин, яратам.                                Иле юкның гына теле юк.    

6 нчы укучы.

Мин сөйлим анам телендә,                                    7 нче укучы.

Яшим атам җирендә.                                       Күзләремне ачты минем,     

Бу бәхет миңа бирелгән                                 Иркәләде үз телем.

Туган йорт ишегендә.                                      Үз телем яктыртты юлны

Тәүге кабат аяк басып                                      Үз телем бирде белем.

Сукмактан киттем йөреп,

Әйтәм анам теле белән:

-          Мин җирдә кеше!- диеп.

8 нче укучы.

Без – татарлар!

Батыр халык дигән

Зур даныбыз әле сүнмәде.

Без – татарлар!

Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

 

Укытучы.

Икенче бәйгебез “ Тел турында халык” дип атала. Тел турында мәкаль әйтемнәрне искә төшерербез. Аларны яттан сәнгатьле итеп әйтергә кирәк.

 1 нче командага:

Сөйдергән дә тел – биздергән дә тел.

Әйткән сүз – аткан ук.

Тәмле тел таш яра, тәмсез тел баш яра.

2 нче командага:

Тән ярасы онытылыр, тел ярасы онытылмас. 

Акылы кысканың теле озын.

Телгә игътибарсыз – илгә игътибарсыз.

Укытучы.

Өченче бәйгебез “ Яңа сүзләр яса” дип атала. Һәр командага карточкалар бирәм. Карточкадагы сүзләрнең беренче хәрефен үзгәртеп, яңа сүзләр ясап языгыз.

Сүзләр: суган, баш, сүз, чиләк, аш, көл, бау; төн, чүлмәк, җыр, ул, төймә, чәй, ат.

 Укытучы. Киләсе дүртенче бәйгебез “ Кем күбрәк белә?” дип атала. Сорауларга җавап бирерсез.

1 нче командага:

1. Без нинди республикада яшибез?

2. “ Туган тел “ шигырен кем язган?

3. Татар язучыларыннан, шагыйрьләреннән кемнәрне беләсез?

4. Татар телендә ничә килеш бар?

5. Татар халкының нинди милли ризыкларын беләсез?

6. Россия флагының төсләре нинди?

2 нче командага:

1. Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?

2. “ Шүрәле” әкиятен кем язган?

3. Татар җырчыларыннан кемнәрне беләсез?

4. Татар халкының иң яраткан, танылган бәйрәме кайсы?

5. “ телдән” сүзе кайсы килештә килгән?

6. Татарстан флагының төсләре нинди?

Укытучы. Бишенче бәйге “Яңа сүзләр яса” (1командага –“ карлыгач”, 2 командага- “сандугач”сүзләре бирелә. Шул сүзләрдәге хәрефләр белән яңа сүзләр ясап язарга)

Укытучы. Алтынчы соңгы бәйге “ Исеңә төшер” дип атала. Бу бәйгедән соң , җиңүче команданы билгеләрбез.  Сезнең белән уку дәресендә быел 3 нче сыйныфта үткән темаларны искә төшереп китәрбез. Мин әсәрдән өзек укыйм, ә сез аның исемен әйтергә тиеш.

1 нче командага:

“ Кичтән ишелеп-ишелеп кар яуды, Азамат белән Нияз  бу матур күренешне тәрәзәдән бик бирелеп карап тордылар. Уйнап, биеп, бөтерелеп тә карадылар соң кар бөртекләре!”     ( “ Кар бөртеге нәрсә ул?” хик. “Салават күпере” журналыннан)

2 нче командага:

“Әти итеге белән нык-нык басып, бәрәңге бакчасы казый. Бәләкәй генә көрәгем белән мин дә әтигә булышкан булып йөрим. Яз исе, туфрак исе, яшь бөреләр исе борынны кытыклый. Рәхәт.” (“Су тәме” Шамил Маннапов)

Укытучы. Бүгенге КВН ярышка нәтиҗә ясар вакыт җитте. Барыгыз да тырышып җавап бирдегез, белемегезне күрсәттегез, рәхмәт сезгә. Туган телебезне, аның серләрен алга таба да күбрәк өйрәнербез, яхшырак белербез. Мин сезне бүгенге җиңүегез белән котлыйм. ( Ике команданың һәркайсы ниндидер номинациядә җиңүче итеп билгеләнә. Кечкенә генә бүләкләр өләшелә.)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Внеклассное мероприятие "КВН в 3 классе""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Таргетолог

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 517 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 10.01.2016 586
    • DOCX 21.8 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Давлетшина Фания Равиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Давлетшина Фания Равиловна
    Давлетшина Фания Равиловна
    • На сайте: 8 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 5080
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Теория и методика обучения информатике в начальной школе

Учитель информатики в начальной школе

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 96 человек из 34 регионов
  • Этот курс уже прошли 222 человека

Курс повышения квалификации

Продуктивность учебной деятельности младших школьников общеобразовательного учреждения в рамках реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 223 человека из 63 регионов
  • Этот курс уже прошли 6 059 человек

Курс повышения квалификации

Мотивационное сопровождение учебного процесса младших школьников «группы риска» в общеобразовательном учреждении

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 13 регионов
  • Этот курс уже прошли 284 человека

Мини-курс

Детско-родительские отношения: эмоциональный аспект

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 32 человека из 20 регионов

Мини-курс

Теория и практика инвестиций в контексте устойчивого развития

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Искусственный интеллект: тексты и креативы

7 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 240 человек из 62 регионов
  • Этот курс уже прошли 28 человек