Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Внеклассное мероприятие "Әлифба бәйрәме" (1 класс)
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 216 курсов со скидкой 40%

Внеклассное мероприятие "Әлифба бәйрәме" (1 класс)

библиотека
материалов

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы

Зур Әтрәч башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе”








Рәхмәт сиңа, Әлифбам!”









Төзүче: башлангыч сыйныфлар укытучысы

Миннуллина Фирдания Фәрит кызы








2015

Максат: 1. Әлифба  дәресләрендә  алган  белемнәрне  ныгыту, камилләштерү.

Тырышып укуның кирәклеген исбатлау.

2. Сәнгатьле сөйләм телен, укучыларның иҗади һәм фикерләү

сәләтләрен үстерү.

3. Туган телнең байлыгын күрсәтү, аңа мәхәббәт хисләре тәрбияләү.



Җиһазлау: плакатлар, рәсемнәр, кисмә хәрефләр, ноутбук, презентация,

кроссворд.



Кулланылган әдәбият:

1. Р. Миңнуллин. Хәрефләр бәййрәме.

2. Рәсемле әлифба.

3. Р. Бәшәров. Шигъри әлифба.

4. Мәгариф журналлары.

5. Ачык дәрес газеталары.




Сыйныф бүлмәсе бәйрәмчә бизәлә: шарлар, “Рәхмәт сиңа, әлифбам!”,

Әлифбам – тел ачкычым” дип язылган плакатлар эленә, тактага әлифба тышлыгы ясалган рәсем беркетелә.







Бәйрәм барышы:

Укытучы:

Татар теле – бай тел. Анда бик күп сүзләр бар. Һәм алар барысы да үзенчәлекле. Кеше күбрәк сүзләр белгән саен, үзенең уен, фикерен ачыграк итеп әйтеп бирә ала. Менә бу мәкальне барыбыз бергә укыйк әле: “Кешенең үзенә карама, сүзенә кара”. Сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?

(Балаларның җаваплары тыңлана.)

Укытучы:

Әйе, кешенең чибәрлегенә, матур киеменә карап кына аның ниндилеген белеп булмый. Бик матур киенеп тә, кирәксез сүзләр сөйләсә, үзен әдәпсез тотса, бездә бу кеше турында әйбәт фикерләр калмый. Кешенең чын йөзе – сөйләмендә чагыла.

Без бүген сезнең белән гаҗәеп бәйрәмгә җыелдык. Нинди бәйрәм икән соң ул?

Балалар: Хәрефләр төрле-төрле,
Хәрефләр тере-тере...

Үзләре сәйлән-сәйлән

Бииләр әйлән-бәйлән!

Тезелгән әнә бергә

Сүзләргә әйләнергә.

Рәхим ит, дустым, әйдә,

Хәрефләр бәйрәменә!

Бәйрәм бүген” җыры башкарыла.

Укытучы: Балалар, без барлык хәрефләрне дә өйрәндек. Ә алардан сүзләр төзи беләсезме соң?

Могҗизалар күп бу җирдә,

Һәрвакытта уяу бул!

Могҗизаның серен ачар

Адан Яга кадәр юл.

Безгә Адан Яга кадәр юлны үтәргә нинди китап булышты?

(Балалар кисмә хәрефләрдән ӘЛИФБА сүзен төзиләр.)

Яя

Укытучы: Сез нинди сүз төзедегез?

Балалар барысы бергә: Әлифба.

Укытучы: Әнә ул үзе дә бәйрәмебезгә килеп җиткән.

(Әлифба булып киенгән укучы керә)

Балалар: Әлифба, син алып кердең
Безне белем иленә.

Ялкаулык та, тырышлык та

Шушы илдә беленә.

Әлифба – тормышта

Беренче баскычым.
Син белем дөн
ьясын

Ачучы ачкычым.

Өйрәттең син миңа

Ватанны сөяргә,

Рөхсәт ит, зур рәхмәт,

Мең рәхмәт, - дияргә.

Нәни чагымдагы кебек
Инде әйтмим әнигә,

Берне генә укып бир,- дип,

Ялвармыйм әбиемә.

Балалар барсы бергә: Рәхмәт, сиңа, Әлифбам!

Мин инде укый беләм.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры башкарыла.

Әлифба: Инде сез беләсез,

Һәр хәреф кирәкле.

Балалар: Әлифба, аларны

Безгә син өйрәттең.


Әлифба, китәсең,

Килмәссең моннан соң.

Әмма син гомергә

Күңелдә каласың.

Әлифба, китәсең,

Китәм, - дип үкенмә.
Ике ел укысак,

Сөймәссең үзең дә.

Әлифба” җыры башкарыла.

Әлифба: Әйдәгез, мин хәзер сезгә табышмаклар әйтәм. Шул табышмакларның җавапларының беренче хәрефләреннән экранда сүзләр төзеләчәк.

1. Бу кош һич тынып тормый,

Агачка оя кормый.

Оясы җирдә бугай.

Сизендегез? Бу – Тургай.

2. Яратканы чәчәк-гөл,

Үзе оча – аны бел!

Карлыган өчен “ут” шул,

Бу бит күбәләк – Утчыл.

3. Ярата кыяларда

Агачка ояларга.

Үләксә ашый торган

Зур бер кош ул Гриф.

4. Кыйгач-кыйгач колаклы,

Мөгез сыман тояклы.

Әллә белмисең? Оят!

Бу һәркемгә мәгълүм, Ат.

5. Җир-су җәнлеге үзе,

Кысынкы соры күзле.

Кыйммәтле мехка ия.

Көрән төсле Нутрия.

6. Кешенең якын дусты.

Йортның тугры сакчысы.

Аннан гел игелек көт.

Ә исеме ничек? Эт.

7. Бик үткен томшыклы ул.

Аның кебек батыр бул!

Кыю җәеп колачын

Күктә оча, ул – Лачын.

Нинди сүз килеп чыкты?

Балалар барысы бергә: Туган тел.

Әлифба: Беләсез, миңа алмашка

“Туган тел” киләчәк.
Ул сезгә бигрәк күп
Бүләкләр бирәчәк.

(Туган тел булып киенгән бала керә)

Әнә ул килде дә!

Хуш инде мин китәм.

Сентябрь җиткәнче

Каникул – ял итәм.

(Әлифба чыгып китә)

Балалар: Исән бул, әлифба,

Тыныч ял телибез.

Кил, кил түрдән уз!

Кил, “Туган телебез”

Туган тел: Көттем мин бергәләп

Бергәләп укыр көн җиткәнен.

Мин әле өр-яңа,

Бер тапсыз битләрем.

Килдем мин никадәр

Җыр, шигырь, хикәя күтәреп.

Май ае беткәнче

Укырга җитәрлек.

Тап кына җавапны –

Табышмак ничаклы!

Тик менә үтенеч:

Таплама китапны.

Балалар: Туган тел, туган тел,

Боларны беләбез.

Өйрәндек күп нәрсә

Әлифба белән без.

(Укучыларга Туган тел китаплары таратыла)

Туган тел: Сез Тукай абыйны

Беләсез һәммәгез.

Ул язган бер җырны

Җырлыйбыз әйдәгез.

Туган тел” җыры башкарыла.


Туган тел: Мин сезне сынап карыйм әле. Менә бу биттә хәрефләр куалаш уйнаганнар, төрле якка таралганнар. Сезгә шушы хәрефләрдән сүзләр төзергә кирәк. Я, кем тизрәк?

Л

Ә

В

Ә

Ш

И


(Балалар Вәли, шәл, илә, ил, Вил, Шәвәли, иш, ишә сүзләрен төзиләр)

Укытучы: Кем иң озын сүзне төзеде? (Шәвәли) Ул кем шигыреннән килгән?

Балалар: Шәүкәт Галиев. Ул һәрчак безнең дәресләргә кунакка килә.

(Шәвәли керә)

Шәвәли: Мин бүген дә сезнең бәйрәмегезгә килмичә булдыра алмадым. Сез бик күп нәрсәләргә өйрәндегез. Менә бу табышмак нинди хәреф турында? Игътибар белән тыңлагыз:

Ике таяк, шалаш кебек,

Аркылыга бер тасма.

Сез аны таныйсызмы?

Балалар: Бу бит безнең А!

Шәвәли: Ничек уйлыйсыз, А хәрефенең үзенчәлеге нәрсәдә?

Балалар: А – алфавит башында, үзенчәлеге шунда.

Укытучы: Алфавит нәрсә өчен кирәк?

(Балаларның җаваплары тыңлана)

Укытучы: Сүзлекләрдә, энциклопедияләрдә сүзләр алфавит тәртибендә языла. Шуңа күрә үзебезгә кирәкле сүзне табуы да җиңел. Алфавит Адан башлангач, бу китаплардагы сүзләр дә Адан башлана.

Инде сезгә соңгы сынау: бу кроссвордка Адан башланган сүзләр яшеренгән.

1 А



2 А




3 А





4 А






5 А







6 А









Әйдәгез аларны табыйк:

1. Бу сүзне бит укып була кирегә дә,

Баласы өчен әзер тора янган утка керергә дә. (Ана)

2. Ач, - дисәң, ачыла, яп, - дисәң, ябыла. (Авыз)

3. Бу балыкны сыйдыра алмый аквариум,

Шуңа күрә диңгезләрдә яшидер ул. (Акула)

4. Җәй ае үзе. ләкин аңардан көз исе килә.

Я, әйтеп кара, кайсыгыз белә? (Август)

5. Менә гаҗәеп бер йорт, кешеләр бик күп анда.

Аяклары тәгәрмәч, бензин белән туклана. (Автобус)

6. Менә тагын бер гаҗәп: монысы пыяла йорт.

Эче тулы су булганга, яши бит анда балык. (Аквариум)

Укытучы: Молодцы, балалар! Сүзләрне бик дөрес әйттегез.

Без сезнең белән көн саен күбрәк сүзләр өйрәнербез, күбрәк белербез. Ә бүгенге бәйрәмдә катнашканыгыз өчен барыгызга да рәхмәт!

Хәрефләр серле-серле,

Хәрефләр тылсым-тылсым.

Тылсымлы бу хәрефләр

Һәрвакыт юлдаш булсын!

Хәзер инде син, дустым,

Тылсымчы бит үзең дә.
Рәхәтләнеп укыйсың
Татарның бар сүзен дә!

Хәрефле шакмаклар” җыры башкарыла. (Җыр башкарылганда экранда рәсемле алфавит күрсәтелә)

(Укучыларны бәйрәм белән ата-аналар, укытучылар, кунаклар, башка сыйныф укучылары тәбрикли. Бәйрәм чәй өстәле янында дәвам итә.)



















Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-193555

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"