Муниципаль бюджет гомуми
белем бирү учреждениесе
Татарстан
Республикасы Балтач муниципаль районы
“Чепья урта гомуми белем бирүмәктәбе”
“Дуслык
иле”
(Туган телләр көне өчен
ачык чара)
Төзүче:
I
квалификацион категорияле
татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
Зарипова А.Б.
2016 нчы ел
Максат:
1. Төрле шагыйрьләрнең шигырьләре белән
таныштыру. Сәнгатьле сөйләм телен үстерү. Укучыларның иҗади сәләтләрен
активлаштыру.
2. Укучыларда төрле милләт халык авыз
иҗаты җәүһәрләренә мәхәббәт уяту.
3. Төрле милләт халкына карата ихтирам,
горурлык, дуслык хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау:
Күргәзмә “Халкыбызның күңел бизәкләре”; чиккән сөлгеләр, калфак, түбәтәй,
җәймә, кулъяулык, шәл, башмаклар һ.б.; авыл өе күренеше, читән; дуслык турында
шигырьләр язылган плакатлар ; кояш, болыт рәсемнәре, шарлар, чәчәкләр; килгән
кунаклар өчен укучылар кулы белән ясалган кечкенә бүләкләр.
Алып баручы:
Исәнмесез!-
диеп башлыйк әле,
Танышу
бит шулай башлана.
Сезнең
белән очрашканга, хөрмәле укучылар,
Күңелебез
шундый шатлана.
Сәлам
сезгә искән таң җиленнән,
Сәлам
сезгә бәхет гөленнән.
Сәлам
сезгә барлык укучылардан,
Сәлам
сезгә дуслык иленнән.
- Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучылар,
укучылар! Без бүген “ Дуслык иле”,- дигән чарага җыелдык. Сезне шушы
чарада җырларга, биергә яратучы укучыларыбыз белән таныштырырбыз. Чарабыз бик
күңелле булсын, дигән теләктә калабыз.
(Сәхнәгә татар әбисе - Мәрфүгә белән рус
әбисе - Мәтрүнә керәләр)
Алып баручы:
- Карагыз әле, кемнәр килә анда ? Ә бу
мәңге аерылмас ике ахирәт, Мәрфүгә апа белән Мәтрүнә апа түгелме соң ?
Исәнмесез!
Мәрфуга:
- Кара әле, күршекәем Мәтрүнә, әллә бүген берәр бәйрәмме соң? Кунаклар, балалар
җыелган. Исәнмесез кунаклар, исәнмесез балалар?
Мәтрүнә: -
Смотри, смотри, Марфуга, все гости здесь нам знакомые ведь.
Здравствуйте гости дорогие, здравствуйте миленькие детишки.
Мәрфуга: -
Әйе шул, балалар да үзебезнекеләр бит. Монысы Рәйсә оныклары, монысы Рәбига
оныгы түгелме соң? Сөбханалла матур булып үсеп җиткән.
Мәтрунә: -
Доча, вот смотрю, смотрю на тебя... Ты ведь Зимфиры внучка... Да... Мы ведь
тоже были молодые...
- И-и-и Мәтрүнәкәем, чыннан да боларны күргәч
үзебезнең яшь чаклар искә
төшеп китте.
- Я тоже часто вспоминаю свою молодость.
Какая я Марфуга была красивая.
Сижу, смотрю на свои фотографии в молодости. Митрофана вспоминаю, покойного
(горюет).
- Ярар, Мәтрүнә, не плачь.Әнә бит сколько
гостей пришёл. Мин сиңа үземнең фотосүрәтләремне күрсәтим әле... Галиулла,
картым, кая әле теге безнең яшь чактагы сүрәтләр? (Галиулла фотоальбом чыгара).
(Альбом слайдта күрсәтелә)
-(Смотрят альбом) Да... и ты какая
красивая была! Ой погодь, погодь, а это не мы пляшем. Это же мы на празднике “Купала”
пляшем танец “Валенки”
1. 8
нче сыйныф укучылары “Валенки” биюен башкара
- Ә менә бу сурәттә без Галиулла белән
аулак өйдә таныштык. И-и-и уйнап та куя идек соң. Ул
“Йөзек салыш уены” - дисеңме. Ул “Яулык яшереш уены” – дисеңме... Берсе дә
калмый иде. Ничек иде әле ул? Әйдә
шул уенны балалар белән уйнап карыйбыз.
2.
«Яулык яшереш» уены
3.
3 нче сыйныф укучылары Кузнецова Оля һәм Яковлева Карина башкаруында шигырь.
Шәүкүт Галиев «Рус казлары га-га-га»
- Батюшки,
ты смотри, Марфуга, какая фотография… Да это же как я своего Митрофана на фронт
провожаю. Батюшки Исуси свет…И-и не вернулся ведь. Оставил меня
сиротинушкой-то.(плачет)
- Бигрәк яшьли тол калдың шул, ахирәткәем,
бигрәк яшьли... И ул сугыш елларын әйтәсең бармы?.. Карале, малай, быел җиңүгә
70 ел булды тугелме сон?!
Ходаем, тынычлык бирсен дөньяларга.
4.
6 нчы сыйныф укучылары башкаруында “Дети
солнца» җыры.
(Җыр беткәч әби Салава
т янына килә.)
-
Балакаем “Зимфира оныгы”- дип әйтәсең. Исемең ничек соң әле синең? (Салават)
Салават
улым,
узган ел җиңү бәйрәмендә сөйләгән шигырен бигрәкләр дә үзәкләрне өзгән иде.
Әйдә тагын сөйлә әле шуны.
5. 4 нче сыйныф
укучысы Әхмәтов Салават башкаруында
Роберт Миңнуллин шигыре « Балалар көлүе»
-Рәхмәт, балакаем, булдырдың
бит, эй.
-Да, Марфуга, ребятишки сейчас очень талантливые.
Если надо и споют, и спляшут. И на нескольких языках могут поговорить. И на
татарском, и на русском, и даже на «удмуртском
и марийском». Вот «ета» да…
6.
“Туган тел” шигыре төрле телләрдә
башкарыла (рус,удмурт,мари,татар)
-Вот
смотрю на эту девочку и себя вспоминаю в молодости. Ой,
я тоже такая же была чернобровая. С такими же густыми локанами. А как я пела!
На другом берегу было слышно. Так и хочется
спеть самой заного.
-И, и
әйдә
җырлап җибәр әле. Шундый матур җырлый иден
бит! Татарчасын да булдырасың,
русчасын да оста башкарасың.
Шулай бит? Әйдә әле, Мәтрүнә,
сөендер әле бер. Җырлап җибәр әле.
7. Жукова
Алеся башкаруында (Мәтрүнә ролендә) «Татар
теле» җыры.
-Рәхмәт, барлык теләкләрең кабул булсын.
-Смотри-ка, Марфуга, вот на этой фотографии
кое-как себя узнала. Я в татарском костюме татарский
танец танцую. А ты по-русски
зажигаешь.
( Смеётся). Посмотри-ка какие мы с тобой
озорные были. Дружно ведь жили, а?
- Әйе инде,
ахирәткәем.
Әле бүтән милләтләрнекен дә биергә тырыша идек.
И ул безнең биюләр матур да инде, киемнәре
дисеңме, калфаклары гына ни тора.
9. 9
нчы сыйныф укучылары башкаруында “Дуслык биюе”
1) Удмурт биюе.
2) Рус биюе.
3) Мари биюе.
4 Татар биюе.
- Кара әле, Мәтрүнә, соңгы биюгә
охшаганны биегән бар идеме? (балалардан биюнең исемен сорый.)
Балалар (хор белән):
- “Дуслык” биюе.
- Рәхмәт, балалар, күңелләрне
күтәрдегез. Дөньялар имин булсын. Сез дә нинди милләттән булуыгызга карамастан
безнең кебек дус, тату яшәгез. Сөйләшсәк тә Мәтрүнәм белән төрле
телләрдә, аңлаштык без дуслык телендә.
- Ой, детоньки, живите счастливо, богато.
Пусть у вас будет побольше таких друзей как моя Марфуга.
- Ярар, әйдә Мәтрүнәкәй ,безгә
кереп чәйләп алыйк.
Алып баручы:
Төрле
костюмнар киеп,
Йөрибез
җырлап – биеп.
Атадык
без бу чараны
Дуслык
иле диеп.
Барлык
милләт кешеләре
Безгә
дус булып калсын.
Дуслык
җыры күкләргә дә
Өзелмәс
юллар салсын
10. Югары
сыйныф укучылары башкаруында “Дуслык җыры”
Алып баручы:
Хөрмәтле
кунаклар, укытучылар укучылар. Шушының белән безнең кичәбез тәмам. Сау булыгыз,
исән – сау торыгыз. Бу дөньяда дус, тату яшәргә язсын! Күңелләрегездә җыр –
моң сүрелмәсен! Бәхетле булыгыз!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.