Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Внеклассное мероприятие на татарском языке "Музыка уен кораллары".
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Внеклассное мероприятие на татарском языке "Музыка уен кораллары".

библиотека
материалов

Тема : Музыка уен кораллары.(6 нчы сыйныфта рус группаларында укучы балалар белән Яңа ел алдыннан үткәрелде )

1.Татар халкының милли музыка уен кораллары белән танышу.

2.Сәхнәдә аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнү.

3.Музыкаль эстетик зәвык тәрбияләү.

Җиһазлау:проектор,компьютер,уен кораллары.тактада плакатлар ике телдә.

1.”Халык зур ул,моңлы ул,шагыйрь ул”Г.Тукай.

2.Музыка есть сокровищница, в которую всякая национальность вносит своё, на общую пользу».П.И. Чайковский.

Мероприятие фильм белән башлана.

Бөек Болгар дәүләте”интернеттан алынды. Фильм барышында төрле музыка коралларының тавышлары яңгырый.Укучылар уен кораллары турында сөйләгәндә презентац иядә уен кораллары күрсәтелә.

Алып баручы.

Таң ата да кояш чыга,

Кояшны сәламли көн:

-Саумы ,Кояш,сүнмәс учак!

-Әссәламегаләйкем!

Тел ачкычы,иман биргән

Сөекле туган телем!

Үз телемдә сиңа сәлам,

Әссәламегаләйкем!

Ачыйк бәхет ишекләрен,

Бәхетле булсын һәркем.

Әй кардәшләр,милләттәшләр,

Әссәламегаләйкем!

Исәнмесез кадерле укытучылар һәм укучылар.Бүген без татар халкында киң таралыш тапкан музыка уен кораллары турында күбрәк белергә дип килдек.Сез бу музыка уен коралларының тавышларын ишетерсез.Уен коралларының килеп чыгу тарихлары белән танышырсыз.Ә хәзер сүзне укучыларга бирик.

Идиятуллин Салават .Тальян гармун
Авылга кайткач, бабаңның гармунда уйнап караган чаклары булгандыр. Аның тулы исеме – ТАЛЬЯН ГАРМУН. Уң ягында – озынча 12-15 төймә, ә сул ягында бас аккордларын чыгара торган өч, өстәрәк нәзек кенә тавышлы бер төймә бар. Гармуннарның берничә төре барлыкка килә:”тульский”, “саратский”,”вараксин”,татар гармуннары,хромкалар.Кайчандыр гармунсыз бернинди бәйрәм дә узмаган. Ә тальян гармунда уйнаучы кеше гел хөрмәткә лаек, аның урыны түрдә булган.

Ранель рус телендә гармуннар турында сөйли.

Гармо́нь разговорное — гармошка, созвучный, стройный,  язычковый клавишно-пневматический[1] музыкальный инструмент. “Тальян гармонь” сокращенный от слова “итальянский”т.е. гармонь итальянского строя.Родиной гармони считается Германия.В1829 году придуман музыкальный инструмент похожий на современную гармонь.Её делали в Вене и в Италии,позже в России.В начале XX века Михаил Вараксин делал гармони в Казани. Это был любимый многими поколениями музыкальный инструмент.

Салават шигырь сөйли.

Кичә иске гармун таптым

Үзебезнең чормадан.

«Тимә аңа, - диде әби, -

Әй, кулың тик тормаган!

Күрәсеңме, картайган ул,

Тавышы да карлыккан!

Ничек шәп биетә иде –

Сора бөтен халыктан...

Бабаңны көтте сугыштан…

Бир гармунны, бир, улым.

Син бүтәне белән уйна –

Менә синең гармуның».


Укытучы уенчык гармунны күрсәтә.Кечкенәләр өчен менә мондый кечкенә уенчык гармуннар бар.Кечкенә гармуннарда да уйнап була.

Ибрагимова Регина Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗановның”Минем бабам гармуны” шигырен яттан сөйли.

Бабамның бар гармуны

Сыйдырган ул бар моңны

Уйный бабам сыздырып.

Барыбызны уздырып.

Җырлый кайчак үзе дә.

Биеткәли безне дә.

Юмартлыгы –йөзендә.

Чаялыгы- күзендә.

Гармун сезгә кала ди.

Уйнасын һәр бала,ди.

Онытмагыз тик шуны:

Бу-бабамның гармуны.

Мин аны нык скакладым:

Югалтмадым,Ватмадым.

Инде сезгә чират,ди.

Гармун булыр,мирас ,ди.

Бабам сүзен ничек тә

Ташламабыз без читкә.

Гармунны да ,моңны да

Без киләсе буынга

Тапшырырбыз китереп,

Бабам төсе иттереп.


Алып баручы:Рәхмәт Регина.Әйе,чыннан да, авылларда әле бүген дә бабаларыбызның гармуннары кадерле мирас булып буыннан буынга тапшырыла.

Чулпан Ринатовна гармунда уйный .

Гармуннар татар халкында XXгасырда киң тарала.Гармунда уйнаучыларны хөрмәт иткәннәр.Кайберәүләр үзлекләреннән гармунда уйнарга өйрәнгәннәр.Сугышка китүчеләр гармун белән аерылмаганнар.

Багорнова Карина.Думбра
ДУМБРА зур скрипканы хәтерләтә. Ул – агачтан ясалган өч кыллы уен коралы. Думбрада берьюлы бар кылларга да сугып уйнаганнар, ә аннан чыккан көйгә кушылып төрле хикәятләр сөйләгәннәр
.

Прототип нынешней домбры имеет возраст 4000 лет.Под длительным влиянием тюрских народов восточные славяне переняли этот муз. инструмент.Марко Поло отмечал ,что этот музыкальный инструмент присутствовал у воинов тюрков-кочевников.Они пели и играли на нем перед боем для достижения соответствующего настроя.

Чатурова Виктория думбрада уйный.

Суфия Мандолина
МАНДОЛИНА – овал яки ярым-овал формасында кыллы уен коралы. Мандолинада плектр (медиатор) ярдәмендә уйныйлар.

Катя Иванова рус телендә мандолина турында сөйли.

История мандолины началась с мандоры, разновидности лютни, которая появилась в 14 веке. Когда инструмент получил своё распространение в Европе его название менялось в зависимости от страны.Мандолину называют неаполитанской ,т.к появилась она в Неаполе. Мандолина имеет миндалевидное тело. Корпус ,словно шар, изготовленный из изогнутых досок. Десять ладов расположены вдоль верхней части в полутонах. Обычно 4 струны из латуни сильно натянуты. Для игры на мандолине используется плектр .

Суфия.Гармун уйныйсы килә
Тальян гармун моңнарын

Минем тыңлыйсым килә.

Ике бабам да уйный,

Минем җырлыйсым килә.

Бәйрәм булган көннәрдә

Абыем сыздыра гармунда,

Без кушылып җырлыйбыз

Матур татар моңына.

Багаутдинова Суфия һәм Иванова Екатерина татар халык җыры

Ай былбылым,вай былбылым “җырын җырлыйлар.


Ай былбылым, вай былбылым,
Агыйделнең камышы;
Таң алдыннан чут-чут килә
Сандугачлар тавышы.

Ай былбылым, вай былбылым,
Агыйделдә таң ата;
Таңнар ата, өзелә үзәк,
Җырлата да елата.

Ай былбылым, вай былбылым,
Кунып сайрый талларга;
Синең хакта серләремне
Сөйлим сандугачларга

Катя Бекасова.Кубыз турында сөйли
Дуга формасындагы тагын бер кызыклы музыка уен коралы – КУБЫЗ. Дуганың очлары нечкәрә бара, ә бер ягында кечкенә генә теле дә бар. Кубызны иренгә якын китереп, сулыш, тел һәм бармаклар ярдәмендә моңлы салмак көй чыгарганнар.

Кубыз-язычковый народный музыкальный инструмент.Изготавливается из дерева или из металла.Кубыз является одним из древнейших музыкальных инструментов.Представляет собой металлическую или деревянную дугу с язычком в центре.Исполнитель зажимает инструмент губами и придерживает левой рукой приблизив к зубам.Язычок защипывается пальцем правой руки .С помощью выдохаиздается бурдонный звук.

Прусакова Диана. Курай турында сөйли.Курайны күрсәтә.
Сиңа таныш тагын бер музыка уен коралы – КУРАЙ. Ул киптерелгән камыш ботагы яки агачтан ясалган. Хәзерге курайларның күбесе металлардан эшләнә. Әлеге уен коралы озынча, өске ягында дүрт, ә астында бер тишеге бар. Тишекләрне бер-бер артлы каплап өргәндә, матур көй чыга .

Курай-башкирскийи татарский духовой музыкальный инструмент.Имеет несколько разновидностей,отличающихся конструкцией и материалом изготовления.Длина курая может быть от 120 мм до 180мм и от450 до 1000мм.Традиционным материалом для изготовления являлись срезанные и высушенные стебли уральского реброплодника.Сейчас используются современные материалы строганный шпон или металл.Курай имеет от 4 до 6 отверстий вверху и одно отверстие ввнизу.

Онытмаган икән курай
Әби аны сандыгыннан алып бирде:

- Бабаң китте, - курай тынды, күптән инде...

Белә иде курай ул чак күп көйләрне:

Зиләйлүк”не, “Туган тел”не, “Тәфтиләү”не.

Бер кан ла сез, бер лә, балам, сезнең сулыш,

Мә, җан өрче, терелтергә аны булыш!

...Өрәм дә бит, курай белми... Оныткан шул,

Тын алмыйча, уйнамыйча күп яткан шул.

Әби көтә... Аңа карап күңлем тулды...

Нәкъ шул чакта курайга да нидер булды –

Моңайган да, юаткан да, сөйләшкән күк:

Мин әйтәсе сүзләр белән ул дәшкән күк!

Хәтерләде “Зиләйлүк”не, белде, белде

Тәфтиләү”не, онытмаган “Туган тел”не!

Әй сагынып, әй тансыклап көйли курай –

Гүя, бабаң үзе кайтты, диде бугай...


Укытучы:Рәхмәт,Диана.Уен кораллары турында табышмаклар бик күп.Мин сезгә табышмак әйтәм ,ә сез җавабын табыгыз.

Алты – җиде генә булыр

Тәнемдәге уемнар.

Миннән башка үтми иде

Аулак өйләр, уеннар.

(Курай)

Борынгы булсам да , мине

Онытып бетермиләр.

Милли гармуныбыз диеп,

Сәхнәдән төшермиләр.

(Тальян)


Сиптерәләр, өздерәләр,

Тарталар, сайраталар.

Җырлатса да, елатса да,

Үзен гел яраталар

(Гармунда уйнау)


Гармуннарның патшасы мин,

Телләрем йөздән артык.

Яшьләр кулында йөримен,

Тиз генә килмәс картлык.

Ә хәзер музыкаль табышмак.Татарча бию көе яки “Чыршы янында”җыры куела.Укучылар тыңлыйлар нинди уен коралларының тавышларын ишетәләр - әйтәләр.

Русча табышмаклар әйтәм җавабын табыгыз.

Он по виду брат баяну

Где веселье,там и он

Я подсказывать не стану

Всем знаком(аккардеон)


Если хочешь поиграть

Нужно в руки ее брать

И подуть в неё слегка

Будет музыка слышна.(дудочка)

У него рубашка в складку

Любит он плясать в присядку

Он и пляшет ,и поёт

Если в руки попадет

Сорок пуговиц на нем

С перламутровым огнем

Весельчак ,а не буян

Голосистый мой(баян)


Этот струнный инструмент

Зазвенит в любой момент

И на сцене в лучшем зале

И в походе ,на привале.(гитара)


Укытучы:Кадерле укучылар, бүгенге мероприятиедә катнашучыларга һәм килгән кунакларга зур рәхмәт.Кичәбезнең ахырында тактада язылган сүзләрне укып китәсем килә.Г.Тукай “Халык зур ул,моңлы ул” дип әйткән.Чыннан да ,татар халкы бик моңлы,җыр яратучан.Татарлар элек-электән озын көйләрне яратканнар.Хәзер татар җырлары үзгәрде.Һәр кеше нинди җырларны тыңларга нинди җырларны тыңламаска икәнен үзе хәл итә ала.Тик шуны әйтәсе килә татар көйләре такмак әйтүгә генә кайтып кала алмый.




Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 08.01.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров1343
Номер материала ДВ-317088
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх