Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыВнеклассное мероприятие на тему "Дәрестән тыш эшчәнлек"

Внеклассное мероприятие на тему "Дәрестән тыш эшчәнлек"

Скачать материал

ТР  Балтач муниципаль районы

Кенәбаш башлангыч мәктәп- балалар бакчасы

 

 

 

  Өйрәнәбез мәктәпләрдә

Мәктәпнең дәрестән тыш эшчәнлеге турындагы

класстан тыш чара

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Фаткырахманова К.А.

                                 14 нче декабрь  2012 нче ел

 

Зал бәйрәмчә бизәлгән. “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” көе яңгырый.

Кичәне 4 бала алып бара.

1- Нуриева Талия

2- Зиннатуллина Эмилия

3-Гафуров Рүзәл

4- Файзрахманов Илфар

 

 Сәхнәгә 1,2 алып баручылар чыга.

1. Исәнмесез, абыйлар һәм апалар!

2.Сәлам, сәлам, малайлар һәм кызлар!

1.Эфирда “Мәктәп” тапшыруы.

2.Бүгенге тапшыруыбызда без сезгә үзебезнең яраткан мәктәбебез турында сөйләрбез.

1.Мәктәбебез кечкенә генә булса да, бездәге укучылар, укытучылар, хезмәткәрләр бик тырыш.Без барыбыз дус, тату бер гаилә булып яшибез.

2.Әйе, безгә дә заманадан артта калырга ярамый,

1.”Замана баласы”,- дибез,

Кем соң ул? Нинди була?

2.Бездә ул менә мондыйрак,

Таныш бул, тыңлап кара.

1.Өсте-башы пөхтә аның,

Игътибарлы карашы.

Йөзе якты, сүзе татлы,

Бу -  замана баласы.

2.Килә аның бар фәннән дә

Төпле белем аласы.

Күп укый ул, күпне белә,

Бу -  замана баласы.

1.Сез инде безнең ничек укуыбызны күрдегез.

2.Шуңа күрә без дәресләргә тукталып тормыйча, дәрестән тыш вакытыбызны ничек уздыруыбыз турында сөйләргә булдык.

1. Тәнәфесләр бездә бик күңелле уза.

2. Сездә ничектер, ә менә бездә болайрак.

(Кыңгырау тавышы,  Бәхтияр сөйли,

 бию “Тәнәфестә”

Илүзә җыр “ Күңелле тәнәфес”

Кыңгырау тавышы)

 

Сәхнәгә 3,4 нче  алып баручылар чыга.

3.Звонок та булды, дәрес башлана бит.

4.Юк, Рүзәл, бу звонок озын тәнәфестә уза торган “Сәламәтлек” түгәрәгенә чакыра.

3.Резеда апа җитәкчелегендәге бу түгәрәк атнага бер тапкыр гына уздырыла.Ул безгә күп төрле яңа күнегүләр, кызыклы уеннар өйрәтте.

4.Зарядканың сәламәтлек өчен файдалы икәнен һәммәбез дә беләбез, шуңа күрә укытучыларыбыз җитәкчелегендә һәр көн озын тәнәфестә күнегүләр ясыйбыз.

3. Сизәсеңме, Илфар, зарядкадан соң гәүдәләр язылып, күңелләр күтәрелеп китә.

4. Шуңа күрә безнең кызлар шундый сыгылмалы гәүдәле бит инде:шпагатка да утыра беләләр, тәгәрмәч тә ясыйлар.

3. Ничек икәнен хәзер үзегез күрерсез.

“Спортивный” биюе

Сәхнәгә 3,4 нче  алып баручылар чыга.

3. Бу кызларны Универсиада ачылу тантанасына алып китмәсәләр ярый инде.

Ярыйсы гына бииләр бит

4.Шулай шул, Рүзәл. Тәнәфестә без уйнап-биеп кенә калмыйбыз, алдагы дәресләргә дә әзерләнәбез.Күрәсеңме, Ләлә тырышып-тырышып шигырен кабатлый.

3. Әйдә, тыңлыйк әле үзен.

Ләлә –шигырь.

Сәхнәгә 3,4 нче  алып баручылар чыга.

3. Ай, оста сөйли инде бу Ләлә шигырьләрне. 1 класста билге куелса, һичшиксез “5” легә генә укыр иде.

4. Әйе, бездән болай ук булмый.Рүзәл,син 2 класс кызларының “Көмеш кыңгырау” гәҗитендә басылган шигырьләрен укыдыңмы әле?

3.Юк, басылганмени?Ишетмәгән дә идем. Бигрәк скромный инде үзләре.

4.Әллә алар скромный, әллә син бер дә гәҗит укымыйсың, белмәссең инде?

3.Ярар инде.үзләрен чакырыйк әле бирегә.

 Шигырь сөйләү-3 кыз

Сәхнәгә 3,4 нче  алып баручылар чыга.

3.Рәхмәт сезгә, кызлар. Без сезгә киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.

4. Без дәрестән тыш вакытыбызны да бик күңелле һәм файдалы итеп үткәрәбез.

3. Мәктәбебездә 5 төрле түгәрәк эшли.Һәр бала  бик теләп түгәрәкләргә йөри.

4.Шуларның иң кызыклысы- Резеда апа җитәкчелегендәге “Курчак театры” түгәрәгедер, мөгаен.

3. Әйдә. Аларның эшчәнлеге белән дә таныштырыйк әле.Әнә үзләре дә бирегә киләләр.

 

(Интервью)

3. Хәерле көн, Резеда апа!Сәлам, кызлар!

-Резеда апа, бераз үзегезнең түгәрәкләр турырында сөйләп китегезче.

-

- Сезнең артистларыгыз бүген нинди әсәр тәкъдим итәләр.

-

- Рәхмәт, Сезгә.

Курчак театры.

Рамилә-ПДД

Сәхнәгә 3,4 нче  алып баручылар чыга.

3. Илфар, ирис кирәкме?

4.Юк, юк, рәхмәт.

3.Мә алайса, чупа-чупс бирәм

4.Кирәкми дидем бит инде.Мин хәзер, гомумән, баллы әйберләр ашамаска тырышам.

3.Элек андый тәм-томны бик ярата идең бит.Нәрсә булды сиңа? Авырып киттеңме әллә?

4. Юк, Рүзәл, Без түгәрәктә Кадрия апа белән баллы ризыклар темасына тикшеренү эше уздырган идек.Беләсеңме, нәрсәләр ачыкланда?

3. Юк, белмим.

4.Тыңла алайса.

( Проект-чыгыш-Илфар, Бәхтияр)

Сәхнәгә 3,4 нче  алып баручылар чыга.

3. Нәрсә, хәзер тәмле әйберләрне бөтенләй ашарга ярамыймени инде?

4.Алай ук түгел инде, Рүзәл, ләкин чамасын белү кирәк.Кечкенә генә торт кисәге яки 1-2 конфет кәефеңне генә күтәреп җибәрә.Ә инде берүзең  1торт  ашап  бетерсәң яки берьюлы ярты кило ирис суырсаң,  тазарасыңны яки теш врачына барасыңны көт тә тор.

Сәламәтлек Сезнең өчен

Тормыш нигезе булсын.

Кәефегез яхшы булсын,

Йөзегез көләч торсын.

 

3. Әйдә  моны башкаларга да сөйләп килик әле, Илфар.(чыгып китәләр)

Сәхнәгә 1,2 алып баручылар чыга.

2.Талия, ярый әле безгә бию түгәрәге бирмәгәннәр.

1.Ник алай дисең, Эмилия?

2.Атнага 1 тапкыр уза торган түгәрәктә без моның кадәр бию өйрәнә дә алмаган булыр идек әле.

1.Дөрес әйтәсең, Эмилия.Ә болай укытучы апалар безгә көн саен диярлек биюләр өйрәтә.

2.Әйдә. украин биюен биеп алыйк әле.

(Украин биюе)

Илүзә: кызлар гына түгел, малайлар да бии белә безнең.

(Татар биюе)

Сәхнәгә 3,4 нче  алып баручылар чыга.

3. Ну везет же кайберәүләргә.

4.Ник алай дисең, Рүзәл.

3.Бу Камил ник бик тырышып урындык ташый дип уйлыйсың? Берүзе алты кыз белән бииячәк бит ул хәзер.

4.О-о-о, әйдә, ничегрәк биегәннәрен карыйк әле.

(Валенки биюе)

Сәхнәгә 3,4 нче  алып баручылар чыга.

3. Зур мәктәпләрдәге кебек музыка түгәрәкләре булмаса да, кайбер уен коралларында да уйнарга өйрәнергә тырышабыз.

4. Шулай булмыйча, без кемнән ким. Әле ярый өйрәтергә Азат абый бар.

3.Хәзер сезнең алда кашыкчылар чыгыш ясый, ягъни без.

 (Кашыклар)

Сәхнәгә 1,2 нче  алып баручылар чыга.

2. Тырыш та инде безнең егетләр, әйеме, Талия? Бигрәк оста уйнадылар.

1.Шулай шул. Менә син Рүзәлне генә ал: кашыкта да уйный, матур итеп бии дә, телгә дә төшеп калганнардан түгел.

2. Әле ул курайда да уйный белә.

1. Гафуров Рүзәл башкаруында курайда татар халык көйләрен тыңлагыз.

(Рүзәл-курай)

Сәхнәгә 1,2 нче  алып баручылар чыга.

 

1.     Үзебезнең заманадан

Килми артта каласы.

2.     Һәр яңалык кызык безгә,

Без -замана баласы.

1.     Якты матур мүктәпләрдә

Килә белем аласы.

2.      Зур белемгә омтылабыз

 Без-замана баласы.

     1.Бу сезгә безнең хәлләрнең

         Кызыгы, яңалары.

      2. Үсә бездә менә шундый

           Замана балалары.

1.     Кадерле тамашачылар! Шушының белән безнең “ Мәктәп” тапшыруыбыз тәмам.

2.     Сау булыгыз, киләсе очрашуларга кадәр.

1.Пока, пока, малайлар һәм кызлар!

  ( Эмилия- җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”)

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Внеклассное мероприятие на тему "Дәрестән тыш эшчәнлек""

Настоящий материал опубликован пользователем Фаткырахманова Кадрия Анасовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

Скачать материал
    • 10.01.2015 447
    • DOCX 84.6 кбайт
    • Оцените материал:
  • Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Фаткырахманова Кадрия Анасовна
    Фаткырахманова Кадрия Анасовна

    учитель начальных классов

    • На сайте: 9 лет и 8 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 2326
    • Всего материалов: 3

    Об авторе

    Место работы: МБОУ Карадуванская СОШ
    Работаю учителем начальных классов в МБОУ "Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан с 1990 года . Очень люблю свою работу и свой 4 класс, с которым вместе проводим очень много времени .Работа учителя сложна, но интересна. Стараюсь шагать в ногу со временем,постигать новое, .Замужем, двое детей- сын и дочь.

Внеклассное мероприятие "Вот такое кино"

Файл будет скачан в форматах:

  • pdf
  • docx
13506
98
27.11.2024

Материал разработан автором:

Горяинова Наталья Николаевна

преподаватель английского языка

Разработок в маркетплейсе: 30
Покупателей: 1 250

Об авторе

Категория/ученая степень: Кандидат наук
Место работы: ФГКОУ «Ставропольское президентское кадетское училище»
Образование: высшее, СГУ, красный диплом, Квалификация по диплому: «Учитель информатики. Лингвист, преподаватель по специальности «Информатика» с дополнительной специальностью «Теория и методика преподавания иностранных языков и культур» Ученая степень (звание): кандидат филологических наук Общий стаж работы: 9 лет Стаж работы по специальности: 9 лет Победитель конкурса "Педагог года СПКУ 2012" в номинации "Лучший преподаватель" Лауреат конкурса "Педагог года МО РФ 2012"
Подробнее об авторе

Настоящая методическая разработка опубликована пользователем Горяинова Наталья Николаевна. Инфоурок является информационным посредником

Увлекательное внеклассное мероприятие по английскому языку "Вот такое кино" В методической разработке представлены: подробный сценарий мероприятия карточки участников подсказки Мероприятие представлено в форме детективной игры, где учащимся необходимо сначала играть представленные им роли (рассказать свою историю, выполнять ряд предложенных заданий), узнать как можно больше об остальных участниках вечеринки. На основе собранной информации и найденных подсказок им необходимо будет провести детективное расследование и найти преступника.

Краткое описание методической разработки

Увлекательное внеклассное мероприятие по английскому языку "Вот такое кино"

В методической разработке представлены: 

  • подробный сценарий мероприятия
  • карточки участников 
  • подсказки

Мероприятие представлено в форме детективной игры, где учащимся необходимо сначала играть представленные им роли (рассказать свою историю, выполнять ряд предложенных заданий), узнать как можно больше об остальных участниках вечеринки. На основе собранной информации и найденных подсказок им необходимо будет провести детективное расследование и найти преступника.

Развернуть описание
Смотреть ещё 5 645 курсов

Методические разработки к Вашему уроку:

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Мероприятие   башлангыч  мәктәпнең дәрестән  тыш   эшчәнлеген  яктыртучы  класстан  тыш чара.   Балаларның  түгәрәктәге эшчәнлекләрен,  дәрестән   тыш  әстәмә  рәвештә  өйрәнгән                 һөнәрләрен, хоббиларын,   проект  эшчәнлеген  чагылдыра. Кичәгә сәләтенә карап, мәктәпнең һәрбер  укучысын тартырга тырышабыз. Мероприятие отчет концертының бер өлеше булып тора.Мероприятие   башлангыч  мәктәпнең дәрестән  тыш   эшчәнлеген  яктыртучы  класстан  тыш чара.   Балаларның  түгәрәктәге эшчәнлекләрен,  дәрестән   тыш  әстәмә  рәвештә  өйрәнгән                 һөнәрләрен, хоббиларын,   проект  эшчәнлеген  чагылдыра. Кичәгә сәләтенә карап, мәктәпнең һәрбер  укучысын тартырга тырышабыз. Мероприятие отчет концертының бер өлеше булып тора.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

7 248 642 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

Оформите подписку «Инфоурок.Маркетплейс»

Вам будут доступны для скачивания все 225 066 материалов из нашего маркетплейса.

Мини-курс

Искусство уверенного отказа и развитие личностных границ

3 ч.

699 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы социальной структуры и контроля в обществе

2 ч.

699 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Анализ эффективности проектов

4 ч.

699 руб.
Подать заявку О курсе
Смотреть ещё 5 645 курсов