(Әниләр көненә багышланган
әдәби-музыкаль кичә)
Хәерле
кич хөрмәтле әти-әниләр, укытучылар,
килгән кунаклар! Сезне Иске Иштерәк төп белем бирү
мәктәбендә күрүебезгә бик шатбыз.
Хөрмәтле
укытучылар, әниләр, әбиләр! Шушы көннәрдә бөтен ил халкы Әниләр көнен
билгеләп үтә. Сез дә, хөрмәтле укытучыларыбыз, мәктәптә укучыларыгызның
яраткан укытучылары булсагыз, өйдә балаларыгыз өчен кадерле, газиз әни. Әйе,
хатын – кыз белән бәйле бәйрәмнәребез күп безнең: 8 март – Халыкара
хатын-кызлар көне, 15 нче май-Халыкара гаилә көне, 25 октябрь-Халыкара
хатын-кызларның тынычлык өчен көрәш көне, 20 ноябрь-Халыкара балаларның
хокукларын яклау көне, 26 нчы ноябрь - Әниләр көне.
Ана!
Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр. Әниләр,
бүгенге кичә сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу -
мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.
Һәркемгә
дә газиз әни
Әни
сүзе – изге сүз.
Күпме
наз һәм нур сибелә
Бу
гади сүз үлемсез.
Бәйрәмнәрдә
кешеләр бер – берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Хәзер яңгыраячак җырлар,
шигырьләр, биюләр сезгә бәйрәм бүләге булып яңгырасын.
4
сыйныф укучылары башкаруында җыр “Кояш гомере” тынлап китегез.
Ана булу – изгелекнең таҗы,
Дөньяда иң олы дәрәҗә.
Ана кеше үзенең баласының
Бәхетенә ача тәрәзә.
Әни,
әнием Әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади
сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып,
кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. Халык ана хакын
хаклауны алла хакын хаклауга тиңли. Ана турында бер әйтемне искә алыйк:”Анаңны
арка кочып Мәккәгә алып барсаң да, б урычыңны үтәп җиткерә алмассың. Аның өчен
уч төбендә тәбә куырсаң да, хакын хисаплап бетерә алмассың. Гасырлар аша килеп
җиткән бу гыйбрәтле, канатлы фразаларны җаныбызга, аңыбызга сеңдерү зарур. Ана
баласының якын дусты һәм киңәшчесе ул. Беркемгә дә сөйли алмый торган эч
серләреңне әнигә, тик әнигә генә сөйләргә була. Үсеп кеше булгач та ана баласын
онытмый, авыр вакытларда аңа беренче булып ярдәм кулы суза.
Кадерле
әниләребез! Бүген без бәйрәмебезне “Иң-иң якыннарыбыз” дип атадык. Ни өченме?
Чөнки бүген иң-иң ямьле, затлы
бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр бәйрәме! Бүген бездә кунакта иң - иң кадерлеләребез
- Әниләр! Ә сез аларның иң-иң яраткан балалары иң-иң матур чыгышларыбызны
аларга бүләк итәбез.
Хәзер 3 сыйныф укучыларына сүз бирик, аларның сезгә әйтер сузләре
куп.
1. Әкрен
генә карлар ява.
Дөнья бик юмарт бүген.
Бүген әниләр бәйрәме
Шуңа күңелем шат минем.
Иң
сөйкемле кешеләрне
Кадерлибез, зурлыйбыз. ри
Чын
күңелдән һәммәгезне
Бәйрәм белән котлыйбыз.
Әни
сүзе – иң бөек сүз,
Юк
аңа һичбер алмаш.
Иң
– иң әйбәт кешеләр дә
Әни
кебек булалмас.
Әниләрнең бәйрәме ул
Безнең дә көткән бәйрәм.
Җырлап – биеп күңел ачыйк
Бүген әниләр белән.
2.Иртән уянгач йокымнан
“Әни!” — беренче сүзем.
Күзләрем күреп куана
Әнинең нурлы йөзен.
Әнием куллары тигән
Ашны ашау күңелле.
Әни кебек аңламыйдыр
Бүтән кеше күңелне.
Бәхетле булсын, балам, дип
Әни бик нык тырыша.
Үпкәләмим, кайчагында
Әз-мәз генә орышса.
Әнием, тик син булганга
Бәхетле көлүләрем.
Кояшлы якты дөньяда
Очынып йөрүләрем.
Гади дә син һәм гадел дә
Син — тормыш гүзәллеге.
Йомшак булсаң да, үзеңдә
Әтиләр түземлеге.
Иртән уянгач йокымнан
“Әни!” — беренче сүзем.
Күзләрем күреп куана
Әнинең нурлы йөзен.
3.Минем әни бу
дөньяның
Иң чибәре, сылуы.
Нинди бәхет –
Һәр баланың
Үз әние булуы!
Минем әни, һич
бәхәссез,
Иң сөйкемле әни
ул!
Әйткән сүзе,
Кылган эше –
Һәммәбезгә туры
юл.
Борчыйсым килми
әнине,
Елмаеп, көлеп
йөрсен.
Иң матур әни
икәнен
Бөтен дусларым
күрсен!
4. Әбиләрне, әниләрне,
Апаларны, кызларны,
Бәйрәмегез белән диеп
Котлый барлык малайлар.
Мин дә котлыйм барыгызны,
Теләгем бар минем дә
Мәңге шулай кояш кебек
Балкыгыз җир йөзендә.
5 бала: Әниләрне
тыңлагыз,
Яратыгыз, сөегез,
Җир йөзендә, иң кирәкле
Алар шуны белегез!
6 бала: Айдан,
кояштан кадерле,
Син ул – әнием.
Иң ягымлы, иң сөйкемле,
Син ул – әнием!
7 бала:
Тормышыма ямь бирүче
Иң кадерле- әнием.
Мең йолдызлар арасыннан
Тапкан сине әтием.
Авылыбызда әниемә
Сокланмаган кеше юк
Куллары алтын шул аның
Бер белмәгән эше юк.
Бик яратам әниемне
“Әни” диеп дәшәргә.
Ходай бирсен гомер буе
Бергәләшеп яшәргә!
8 бала: Дөньяда
иң яхшы әни
Беләсезме кемнеке?
Белмәсәгез үзем әйтәм
Ул әни бит – минеке.
Ул булганда дөнья матур,
Өебез дә бик ямьле.
Аның белән без бәхетле
Ашларыбыз да тәмле.
9 бала
Мин яратам әниемне
Аның нурлы күзләре.
Әни кебек булсам иде
Гел елмаеп торсам иде.
Тирә – юньгә әни кебек
Гел нур чәчеп торсам иде.
10 Иң-иң
сабыр, иң-иң тыйнак,
Иң ягымлы кешеләр.
Иң сөйкемле , мәрхәмәтле –
Алар – безнең Әниләр!
11
Әни сүзе – иң бөек сүз,
Юк аңа һичбер алмаш.
Иң-иң әйбәт кешеләр дә
Әни кебек булалмас.
.
12
Иң-иң
әйбәт балаң булып
Яшәсәм ярар иде.
Әниемнең ышанычын
Акласам ярар иде.
13
Иң
кадерле, иң хөрмәтле
Булсын җирдә әниләр.
Әниләрне кадерләсәк,
Тыныч булыр ил-көннәр.
14
Син,
әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
15
Иң кадерле кешебез син,
Сөекле әниебез.
Син булгаңга, без бәхетле,
Тыныч,
рәхәт яшибез.
16
Әйтәсебез килә бүген
Кадерле әниләргә:
Әле ярый сез бар җирдә
Без сабый, нәниләргә.
17
Сөекле әниләребезне
Кадерлибез,
зурлыйбыз.
Чын күңелдән һәммәгезне
Бергә:
Бәйрәм белән котлыйбыз!
Кадерле әниләребез! Бүген Сез
ял итеп, концерт карап утырырбыз дип уйлагансыздыр. Юк шул! Алай гына булмый.
Сезнең арада иң-иң булган әниләр бик күп. Һәркайсыгыз бар яктан да оста, ләкин
кайбер әниләрне буген түргә чакырырбыз .Каршы килмичә генэ чыгуыгыз сорала.
Ә хәзер, иң кызыгы башлана!
1 бәйге
Беренче
булып иң куңелле, иң олы йөрәкле , иң бай гаиләле әниләрне чакырасы
килә. Ул- Айратның әнисе Кашапова Сиринәне, Илназ белән Инсафның -
әнисе Сахауова Гөлияне, Рифатның -әнисе Нуриахметова Венераны, Айратның
-әнисе Шарифуллина Ләйсәнне чакырабыз.Аларның иң зур байлыклары балалары.
Тел
ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң “Әни!” диеп,
Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң “Әти” диеп”,
Күзләреңә яшьләр тулыр.Туган телең әнә шул булыр.
Әйе, туган телебездә “Әни!” диеп әйтү –нинди бәхет!
Якты
дөньяга аваз салган көннән башлап, безнең янда иң якын кешеләребез – әниләребез
була. Алар безгә җан җылысы, ана мәхәббәте бирә, беренче адымнарыбызны алар
ярдәмендә ясыйбыз.
Сорау: Тормышыгызда иң шатлыклы көнегез турында сөйләгез
әле.
Балалары
чакырыла.
УЕН: Әнкәйнең
куллары – иң йомшак, иң җылы, иң кадерле куллар! Шул куллар кагылуга, башыңнан
бер сыйпауга, бөтен кайгыларың югала. Әниләр күзләрен бәйләп балаларының
кулларын тотып узләренең баласын танырга тиеш.
2 бәйге
Менә
бу өстәлдәге гөлләргә күз салыгыз эле. Нинди генә гөлләр юк анда.
Сезнең
каршыга иң-иң матур гөлләр үстерүче әни Адиләнең әнисе Мухаррямова Гөлүсәне
чакырабыз. Кызының чыгышын тыңлап карыйк әле.
Сорау: . Балачакта, үсмер чакта кем булырга хыялландыгыз.
Алып
баручы: Әни! Без барыбызда әниләр, мин- кызларыма әни, әниемә- әбием
әни, әбиемә- дәү әнием әни, ә кызлар- киләчәктә булачак әниләр. Менә
шушы озын җөмлә кыска гына- хатын-кыз дип исемләнә.
Кемнәр
безне өйләребездә тәмле-тәмле, татлы-баллы ризыклар белән
сыйлый? Дөрес балалар- Әни. Кемнең
пешергән ризыгы иң-иң тәмлесе?
Дөрес
балалар, әлбәттә Әнинеке.
3
бәйге
Инде
сез аңлагансыздыр , бирегә иң-иң тәмле пешерүче әниләрне чакырам. Менә
бу өстәлдә алар әзерләнгән ризыклар. Әйдәгез әле барыбыз бергә әниләребезгә сүз бирик. Сюзананың әнисе Нурия, Илмирның
әнисе Гөлназны, Айданның әнисе Рамилә.
Балалары
чакырыла
Уен“Чәчәкләрне җый”(уенда
4 әни, 4 бала катнаша. Кәрҗиндә 4 төстәге чәчәкләрнең таҗлары, әниләрдә
чәчәкләрнең уртасы. Һәр бала үзенең әнисенең кулындагы чәчәк төсенә туры килгән
чәчәк таҗларын сайлап алып килә, әни белән бала чәчәк төзиләр).
Шул
чәчәк таҗларының берсенә сорау язылган. Шуларга әниләр җавап бирәләр.
4
бәйге
Элек-электән хатын–кызларның матурлыгы озын чәч толымнары белән үлчәнгән.
Безнең көннәрдә озын чәчле кызларны табу кыенрак инде.Безнең арада иң-иң
озын чәчле әниләр дә бар әле.Хэзер узем белгәннәрен чакырыйм әле.Алмазның
әнисе –Рушания,Диләнең әнисе- Альбина,
Самат бн Самираның әнисе-Эльмира.
Дилә
шигырь сөйли.
Уен -урындыклар бн.
Әни! Бу
сүздә күпме наз, җылылык, сөю һәм серле көч! Әни – һәркем өчен дә иң кадерле,
иң сөйкемле зат ул.
5 бәйге
Ни гаҗәп, иң-иң шаян, тәмле телле әниләр дэ бар арабызда.
Муртазина
Рамилә кызы белән шаян мәзәк күрсәтәләр.
Сорау: Буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнәсез?
6 бәйге
Иң-иң оста куллы әниләрне
чакырам. Айратның әнисе Сиринә Һәм Элҗзаның әнисе-Салимзянова Венера.
Сорау: 9 класста укыган вакытыгыз кире кайтса
сез нишләр идегез.
Уен«Кем җитезрәк?»
Озын җепкә тигез итеп ручка бәйләнгән. Җепнең ике башыннан ручкаларга җепләрне
урыйбыз. Кем беренче уртага килеп җитә, шул җиңүче.
Ана! Һәркем өчен
иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары
белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда юатучы, татлы йокыдан иркәләп
уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче газиз әниләр!
7 бәйге
Минем менә хәзер иң-иң яшь әниләрне
чакырасым килә Алар Хәлилнең әнисе -Луиза,Раяз белән Инсафның әнисе- Раилә,Самат
белән Самираның әнисе-Эльмира. Алар кайчан гына кечкенә булганнар,
хәзер инде әниләр. Сезнең һәрбер һөнәрегезгә сөенеп,шатланып,килешмәгән
эшләрегез өчен борчылып йөрүчеләр.Балалар. әйдәгез, әниләребезгә һәрвакыт игътибарлы булыйк, аларның
сүзен тыңлыйк. Яшь Әниләргә мондый киңәшем бар,
балаларыгызга энеләр, сеңелләр алып кайтыгыз. Тормышта туганнар бер-берсенә
таяныч, терәк алар.
Сорау: 5.Өйдә
телевизор берәү генә, тормыш иптәшегез хоккей карый, сезнең яраткан сериалыгыз
башланды. Сез нишләр идегез.
6.Сез кунакка барырга чыктыгыз. Пычрак
вакыт. Зур тизлектә үтеп баручы машина сезне баштанаяк коендырып китте . Сез
нишләр идегез.
7. Кунакка барырга чыкканда тормыш
иптәшегезне шалтыратып эшкә чакырдылар. Сез ни эшләр идегез
Уен шапкалар бн.
8 бәйге
Иң-иң акыллы балалар тәрбияләүче әнине чакырасым килә.
Сорау: Балачакта,
үсмер чакта кем булырга хыялландыгыз.
Гөлназ
синнән котлау тынлап китәсе килә.
9 бәйге
Иң-иң моңлы
әниләрне чакырам.
Динәнең
әнисе Миләүшә
Элвираның әнисе-Рәзинә
Азаматның
әнисе Рәмзия
Сездән җыр
көтәбез.
Безнең
укучыларыбыз бу бәйрәмгә бик тырышып әзерләнделәр. Алар әниләренең портретларын
ясадылар, сочинениеләр яздылар. Ә хәзер укып китик эле. Кемнең әнисе турында
язылган, танырсызмы икән?
Хөрмәтле
укытучылар,әниләр! Бүгенге бәйрәмдә катнашканыгыз өчен рәхмәт сезгә.
Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә
олы җанлы зат юктыр. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен,
күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен рәхмәт сезгә. Озын
гомер, тән сихәте, саулык телибез. Күңелегездәге җан җылысының нурын
сүндермичә, балаларыгызга алга таба да яхшы белем һәм тәрбия биреп яши алсагыз
иде. Безнең әзерләнгән бәйрәм кичәбез шушының белән ахырыны якынлашты.
Игьтибарыгыз өчен зур рәхмәт.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.