Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Внеклассное мероприятие "Нәүрүз бәйрәме" 2-4 класс

Внеклассное мероприятие "Нәүрүз бәйрәме" 2-4 класс

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

hello_html_m9c3cfb7.gifКазан шәһәре Авиатөзелеш районы МБОУ

54 нче номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче

гомуми урта белем бирү мәктәбе”










(3 нче в сыйныфы татар төркемендә үткәрелгән

класстан тыш чара)










Үткәрде: татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Төхфәтуллова Г.Ф.










Алсу. Тиздән Нәүрүз бәйрәме җитә, ләкин үзе һаман килми. Урманга барып , эзләп кайтыйм әле. Бәлки ул урманда йөридер.

( кошлар тавышы ишетелә)

Ай-һай. Бигрәк күңелле урманда, кошлар сайрый.Умырзаялар да чәчәк аткан икән инде.Нинди матурлар! Чәчәкләр җыйыйм әле, Нәүрүзгә бүләк итәрмен, бәйрәм белән котлармын.

( шулвакыт Урман хуҗасы килеп керә)


Урман хуҗасы. Кем бар анда, минем язгы урманымда кем тавыш чыгарып йөри?

Алсу. Бу мин – Алсу.

Урман хуҗасы. Ни эшләп йөрисең син, кызыкай?

Алсу. Тиздән Нәүрүз бәйрәме җитә, ә Нәүрүз үзе юк таюк. Аны эзләргә дип килгән идем, адаштым. ( елый)

Урман хуҗасы. Йә, елама, менә мин сиңа тылсымлы чәчәк бүләк итәм. (чәчәк бирә) , ул сиңа Нәүрүзне табарга ярдәм итәр.

Алсу. Рәхмәт.

Урман хуҗасы. Ярый, Айгөл, хәерле юл сиңа, мин дә китим, чөнки урманда эшем бик күп, яз бит.

(Алсу каршына ике бүре килеп чыга)

Бүреләр. УУУ, ашарга ит тә булды....ашыйбыз.

Алсу. Туктагыз, буре дуслар, исәнмесез!

1 нче буре. Карале, нинди ягымлы кыз!

2 нче бүре. Кем син, исемең ничек?

Алус. Минем исемем- Алсу.Карагыз әле, нинди матур чәчәк, исе тәмле ,иснәгез.

1 нче буре. Нинди хуш исбу! Тәмам явызлыгым бетте.

2 нче бүре. Җырлыйсы килә башлады.Яз бит, шул тырыда бер җырлап алыйк булмаса.

(Бүреләр “Сыерчык” җырын җырлыйлар)

Алсу. Рәхмәт сезгә, буре дуслар!

(шул вакыт куаклар арасында куяннар күренә, алар калтырап утыралар)

Алсу. Куяннар, килегез бирегә.

Куяннар. (калтырап) Ю-ук, без бүреләрдән куркабыз.

Алсу. Курыкмагыз, килегез бирегә. (Чәчәк иснәтә)

Куяннар. Нинди хуш исле чәчәк, берәүләрдән дә курыкмый башладык.Безнең уйныйсы килә.

Алсу. Рәхмәт сезгә, бик матур уйнадыгыз.

(Куяннар китә, Алсу каршына тиеннәр килеп чыга.)

Алсу. Исәнмесез, тиеннәр.

Тиеннәр. Исәнме, Алсу, син кая барасың?

Алсу.Мин яз кызы-Нәүрүзне эзләп йөри идем, сез белмисезме, ул кайда икән?

Тиеннәр. Беләбез, беләбез, әйдә безнең арттан.

(Нәүрүз яшәгән өй янына киләләр, ишек шакыйлар)

Нәүрүз. Кем бар анда?

Алсу. Бу мин -Алсу.

Н.Исәнме,Алсу, син бу вакытта урманда нишләп йөрисең?

Алсу. Тиздән Нәүрүз бәйрәме бит, сине бәйрәмгә алырга дип килгән идем.

Нәүрүз. Ай, рәхмәт,Алсу, бәйрәм җиткәнен онытып торам икән бит. Хәзер барабыз.

Алсу . Мин килгәндә урманда бик күп җәнлекләр очраттым, барысы да шундый әйбәтләр, аларны да бәйрәмгә алып барасым килә.

Нәүрүз. Ярый, Алсу, барсыннар.

(барысы да залга керәләр)

Алып баручы.

   Бүген бездә “Нәүрүз” бәйрәме. Элгәре заманнарда безнең бабайларыбыз, әбиләребез Яңа ел бәйрәмен 22 мартта уздырганнар.Аны “Нәүрүз” дип атаганнар. Элек бу  көнне малайлар, кызлар һәр өйгә кереп, хуҗаларга такмак-такмазалар әйткәннәр , аларны бәйрәм белән котлаганнар.Ә хәзер бергәләшеп Нәүрүзбикәне каршы алыйк.


Нәүрүз. Исәнмесез, дусларым!

Укучылар. Исәнме, Нәүрүзбикә!

Нәүрүз. Котлап сәлам бирдегез

Мине көтеп алдыгыз

Имин йортта торыгыз,

Кәеф-сафа корыгыз.

Инде мине тыңлагыз:

Моңаеп утырмагыз

Уйнагыз да көлегез,

Биегез дә җырлагыз.

Нәүрүз мөбарекбад!


Алып баручы.Без бәйрәмебезне такмаклар белән башлыйк әле.

1.Исәнмесез, саумысыз, һәрбарчагыз!

  Бүген бездә бәйрәм көн.

 Уйнап, күңел ачам дип

 Мәктәпкә килде һәркем!


2.Көн әйтәдер – мин озын!

Төн әйтәдер мин озын!

Күктә кояш көлеп тора,

Икегезгә дә бер бүге

3. Нәүрүз килде, яз булды,

Яңгыр яуды, аз булды.

Яз булса да саз булды,

Нәүрүз мөбарәкбад!


4. Әгәр булмаса акчагыз,

Йөзегез кызартмагыз,

Ни булса да бирегез,

Нәүрүз мөбарәкбад!


5. Нәүрүз килә, Нәүрүз!

Сезне барчагызны да бәйрәм белән котлыйбыз.

                  

Шома бас” көенә малайлар җырлый.


    Уйнат, уйнат гармуныңны

    Авазлары чыңласын

    Нәүрүз бәйрәменең җырын

    Иптәшләрем тыңласын

               Эх шома басабыз

               Биеп күңел ачабыз.

 Әйдә, әйдә катырак бас

 Биегәнне күрсеннәр

 Баскан җирдәутчыгара

 Башлангычлар  дисеннәр.

            Эх, шомабасабыз

            Биепкүңелачабыз.


Алып баручы.Бәйрәмебезне дәвам итәбез....

( сыерчык очып керә)

Сыерчык. Телеграмма, телеграмма.

Алып баручы. Кемнән булыр бу телеграмма?

(укый)”Кадерле балалар, тиздән сезгә килеп җитәчәкмен. Кыш бабай”.

Кызык, Кыш бабай яңадан киләм дигән. Аның вакыты үтте бит инде.

( музыка уйный. Ишектә Кыш бабай күренә)


Кыш бабай.Миннән башка гына нинди бәйрәм уздырасыз, балалар?


Алып баручы. Яз кызы- Нәүрүз килде, Кыш бабай. Аны каршылап, Нәүрүз бәйрәме үткәрәбез.


Кыш бабай. Ничек алай? Мин бит әле китмәгән.Китәргә дә җыенмыйм.Нәүрүз белән ярышып карыйк. Әгәр ул җиңсә, яз килер, мин җиңсәм яңадан кыш булыр.

Кыш бабай. Менә минем чанам. Кем чанага алдан килеп утыра, шул җиңүче була. ( ярышалар)

Кыш бабай. Бу ярышта мин җиңелдем. Безнең бит әле икенче ярыш та бар.

(Капчык киеп йөгерү. Кыш бабайҗиңелә)

Кыш бабай. Булмады бу. Инде Нәүрүз синең белән бию ярышы игълан итәм.

Нәүрүз. Мин риза, Кыш бабай. ( бииләр, Кыш бабай егыла)

Кыш бабай. Уф, арыдым, эрим, агам, ярдәм итегез!. (балалар Кыш бабайга торырга булышалар)

Кызым, Нәүрүз, бик булдыклы, зирәк, уңган икәнсең.Инде мин тыныч күңел белән үземнең тәхетемне калдырып китәм.Имин яшәгез, бәхетле булыгыз, балалар, Сау булыгыз!

Нәүрүз.Сау бул, Кыш бабай.

Бәйрәмне дәвам итәбез. Инде бер биеп алыйк.

Шүрәле. Туктагыз әле, туктагыз. Нишләп мине Нәүрүз бәйрәменә чакырмадыгыз?

Алып баручы. Нәрсә бар,Шәрәле, нишләп болай ямьсез тавыш белән кычкырасың?

Шүрәле. Мин берүзем урманда калганмын. Барлык урман җәнлекләре “Нәүрүз” бәйрәменә киткәннәр.Нәүрүз минем турыда бөтенләй оныткан. (арты белән борылып баса)

Нәүрүз. Ярый, Шүрәле, гафу ит мине. Әйдә әле, үпкәләп торма, син бит матур итеп бии беләсең.

Алып баручы. Әй булдырдыңда инде ,Шүрәле!

Шүрәле. Карале, онытып торам икән, минем әбием-өлкән Шүрәле- бүген сезнең мәктәптә Нәүрүз бәйрәме икәнен әйтте. Шушы серле гөмбәне балаларга илтеп бирергә кушты.

Яз бәйрәме белән котлыйм сезне , балалар. Менә сезгә күчтәнәч. (гөмбәне бирә)


Нәүрүз. Ай, рәхмәт сиңа, Шүрәле. Өлкән Шүрәлегә дә зур рәхмәтебезне тапшырырсың.

Нәүрүз.Ә хәзер безгә китәргә кирәк. Башка мәктәпләрдә дә безне көтә торганнардыр. Киттек Шүрәле. Сау булыгыз, балалар.

Алып баручы. Балалар, әйдәгез әле, бу серле гөмбәне ачып карыйк әле. Нәрсә бар икән аның эчендә? ( карыйлар) Менә нинди тәмле конфетлар икән. (Алып баручы балаларга конфетлар тарата)

Язлар, җәйләр имин килсен,

Күк йөзе аяз булсын.

Барчабызга сәламәтлек,

Бәхетләр алып килсен!





Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 10.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров157
Номер материала ДВ-047431
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх