Инфоурок Биология КонспектыВнеклассное мероприятие по экологии на тему "Пусть цветут там, где растут!" (5-8кл)

Внеклассное мероприятие по экологии на тему "Пусть цветут там, где растут!" (5-8кл)

Скачать материал

Ф.И.О. Сабирҗанова Ләйсән Равиловна

Должность: биология һәм география фәннәре укытучысы  (алмаштырасыз)

Школа: Татарстан Республикасы МБГУ «Иске Юраш  урта гомуми белем бирү мәктәбе» (алмаштырасыз, татарча мәктәп исеме)

e-mail: leisan-7@mail.ru

Класстан тыш үткәрелгән чара.

Үскән җирдә чәчәк атсыннар!

Туган ягыбызның гүзәл табигатен яратырга, сакларга өйрәтү-укучыларга  экологик тәрбия бирүнең асылы. Матурлыкка карап хозурлану гына, әлбәттә, аз, аны саклый да белергә кирәк. Ә табигать сакчылары белемле булырга тиеш. Әлеге максаттан Иске Юраш мәктәбендә язның беренче чәчәкләренә багышлап  үткәрелгән кичә үрнәген тәкъдим итәм.

Максат:

-яңа информацион технологияләр кулланып, укучыларны туган ягыбызның беренче язгы чәчәкләре белән таныштыру;

 -фәнни-практик юнәлештә кул эшенә кызыксынуны үстерү;

- Иске Юраш авылы табигатенә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһазлау: “Үскән җирдә чәчәк атсыннар” дип язылган плакат, Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре язылган брошюра, авылыбыз биләмәләрендә үсүче беренче чәчәкләрнең фоторәсемнәре, ”Эковолонтер” түгәрәгендә шөгыльләнүче укучыларның фәнни эшләре, кулдан ясалган чәчәкләрдән күргәзмә, компьютер, укучылар ясаган презентацияләр һ.б.

Кичә барышы.

Укытучы:  Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар, килгән кунаклар! Беренче чәчәкләргә багышланган, “Үскән җирдә чәчәк атсыннар!” дип исемләнгән кичәбезне башлыйбыз (слайд1)

Иске Юраш авылына шаулап-гөрләп,

Ямьле, гүзәл  яз аяк атлый.

Кошлар сайрый, гөрләвекләр ага,

Умырзая кояшка карый.

Беренче чәчәкләр! Ах, нинди нәфисләр!

Җир куеныннан калкып чыкканда,

Сездәге көч-куәт, илаһи матурлык,

Күчә төсле барлык җиһанга!

Җем-җем карны хәтерләткән төсле

Чәчәк аткан ап-ак энҗеләр,

Хуш исләр таратып, күңелне тибрәтеп,

Урманга  яз сулышын өрәләр.

Атлыйм  шулай урман, аланнардан,

Хозурланам туган җиремдә,

Никадәр күп беренче чәчәкләр,

Шуңа минем күңелем сөенә!

Үскән җирдә чәчәк атсыннар,

Кимемичә, ел да артсыннар,

Киләчәккә булган уй-теләкләр,

Бар өметләр дә аклансыннар! (слайд 2,3,4,5)

(Ләйсән Сабирҗанова)

Бүген без сезнең белән Иске Юраш авылы биләмәләрендә үсүче беренче чәчәкләр белән танышырбыз, аларны танырга өйрәнербез, ареалларын билгеләрбез. Әйдәгез әле сүзне “Эковолонтер” түгәрәге укучылары Хафизов Руслан белән Сәлимова Динарага бирик.

1укучы:

Нинди матур иркен саф һавалы

Нинди күркәм безнең ягыбыз

Кайда бар соң бездәгедәй яклар

Гүзәл дә соң туган ягыбыз.

Һәр почмагы аның һәр сукмагы

Тиңсез матур чиксез ягымлы

Җирнең һичбер гүзәл урынына да

Алыштырмам туган ягымны (слайд6,7,8,9,10,11 )

2 укучы:

 Туган авылым табигате! Серле дә син, гүзәл дә син! Миңа калса,  авылым  табигатенең иң гүзәл почмагы-Игенче урманыдыр мөгаен. (слайд)

 Чыннан да, елның нинди генә вакыты булмасын, Игенче урманы һәммәбезне үзенә тарта. Чут-чут итеп сайраган сыерчыклары, өзеп-өзеп моңлы җыр сузган сандугачлары,  санитар тукраннары,  әрәмәлекне үз иткән сиртмәкойрыклары, болын куеннарында күңелләрне тибрәндереп сайраган тургайлары җанга рәхәтлек бирә. “Игенче”  урманы бик зур булмаса да, аның табигате искиткеч бай.  Алан-алан булып үскән энҗеләрен,  аллы-гөлле миләүшәләрен, кояштай сап-сары  тузганакларын,  ап-ак кардай  умырзаяларын  күрсәгез иде!   (слайд 12,13,14,15,16,17)

 1 укучы:

Беркөн шулай урман аланында

Чәчәкләрне кылдым тамаша,

Хуш исләре белән җан шатлана,

Нурларыннан күзләр камаша (слайд 18,19)

(И.П.Чайковский көе яңгырый,“Чәчәкләр вальсы”н “Ләйсән”  төркеме башкара)

1 укучы:

Салкын кыштан ямьле язга кергән әлеге мизгелдә мин сезне Игенче урманына кунакка чакырам, әмма бер шартым бар: сез урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен яхшы беләсезме соң? Әйдәге искә төшерик.

Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре (слайд 20)

1.Агач һәм куакларны сындырма! Агач кайрыларын бозма!

3.Беренче чәчәкләргә кызыгып, аларны өзмә, бигрәк тә “Кызыл китапка” кертелгәннәрен, матурлык белән табигатьтә хозурлан!

4.Дару үләннәрен күпләп җыйма, тамырларыннан алма, нәфесеңне тыя бел, башкалар турында да уйла!

5.Җиләк-җимеш һәм чикләвекләрне сындырмыйча, ипләп кенә җый!

6.Хәтта агулы гөмбәләне дә өзеп ташлама!

7.Бөҗәкләрне тотма!

8.Кырмыска ояларын җимермә!

9.Бака һәм еланнарны үтермә!

10.Кыргый хайваннарны тотма, өеңә алып кайтырга тырышма!

11.Кош оялары кырына якын килмә, ояларын туздырма!

12.Урманнарда, аланнарда сукмактан гына йөр, кырдагы үсемлекләрне таптама!

13.Урманда тавышланма, учак якма!

14.Үз артыңнан чүп-чар калдырма!

15.Биология фәнен ярат,  табигатьне хөрмәт ит, сакла!

2 укучы : Дуслар, без сәяхәткә әзер.

1 укучы: Игенче урманының көньягындагы бер аланлыкка тукталыйк һәм сүзне эковолонтерларга бирик. (фәнни эшләре белән түгәрәк  членнары рус телендә чыгыш ясыйлар, слайд 21-28)

2укучы: Чәчәкләрдән башка тормышны күз алдына китерү мөмкин дә түгел.Алар безнең тормышны ямләндерә, күңелне күтәрә, күзләрне иркәли. Дуслар, чәчәкләрнең  төсләре нәрсә аңлата икән?  Әйдәгез сүзне чәчәкләрнең үзләренә бирик. (5-6 сыйныф укучылары чәчәкләр булып киенеп керәрләр; слайд 29-30)

Энҗе чәчәк :

Ап-ак чәчәк атам мин

Яз көнендә урманда.

Миңа берни дә кирәкми,

Күләгәлек булганда.

Бик күп җырлар, шигырьләр, риваятьләр тууга сәбәпче булган май энҗесе мин. Җем-җем кардай ап-ак булып чәчәк атам. Ак төс - ихласлык, изгелек, сөенеч һәм бәхет билгесе.

Үлән арасыннан карыйм,

Тыйнаклыкны яратам.

Шул оялчан ямем белән

Кешеләрне каратам.

Мин фиалка –

миләүшә чәчәге. Аксыл шәмәхә төсем-даһилык, дәрәҗә, байлык билгесе. Шуңадыр, Франциядә миңа багышланган бәйрәшмне зурлап үткәрәләр.

“Тузганак” дип әйтсәләр дә,

Тузгыганым юк бер дә.

Алтынсыман чәчәк атып,

Утырам балкып җирдә.

Язгы кояш нурларында коенып үсәм, сап-сары чәчәкләрем белән тирә-якны сокландырам. Ә сары төс-кояш, шатлык, дан төсе икәнен һәммәгез дә белмидер әле.

Гүзәл, нәфис сәрдәнәдән

Ала алмыйм күземне.

Иртә язда үсәр өчен,

Каян ала түземлек.

Урманда агач һәм куаклар яфрак ярганчы, кешеләрнең күз яуларын алырлык итеп зәп-зәңгәр чәчәк  атам. Зәңгәр төс-көч-егәрлек, тынычлыкны белдерә.

Өзмәгез, дуслар, сез безне,

Үсикче матур булып,

Уйнасыннар күбәләкләр,

Таҗларыбызга кунып!

(“Гөлләр, чәчәк атыгыз” җыры башкарыла; слайд 31-33)

1укучы: Чәчәкләр – кеше тормышының аерылмас юлдашы, алар кәефне күтәрә, рухи азык бирә. Ә аларны үстерү, саклап калау, матурлык тудыру һәркемнең үз кулында. Гүзәллекне күрә белгән кеше мәрхәмәтле була (слайд 34-37)

2укучы: Дуслар, “Матурлыкны тудыра белү үзе бер батырлык”- дигән татар халкы. Бүгенге кичәгә без гүзәллекне үз куллары белән тудыручы Алия Сабирҗанова белән Таһир Рәхмәтуллинны чакырдык. Алар безне кәгазьдән чәчәкләр ясау ысуллары  белән таныштырырлар һәм өйрәтерләр (укучылар кулдан ясалган чәчәк букетларын күрсәстәләр, ясау тәртибе белән уртаклашалар, 1-2 укучы ясап карый)

1укучы: Тирбәләләр талгын җилдә,

Ямь биреп туган җиргә.

Бүләк итәм чәчәкләрне,

Аланы белән бергә.

Тимәгез сез чәчәкләргә,

Үссеннәр урман тулып,

Яшәсен киләчәк буын,

Чәчәкләрдән ямь табып!

(“Беренче чәчәкләр” композициясе)

2укучы: XXI гасырда гадел, ныклы һәм тыныч глобаль җәмгыять төзү өчен фундаменталь принциплар туплаган документ  Җир Хартиясе барлыкка килде  . Ул һәрбер кешедә бөтен тереклек өчен үзара җаваплылык һәм бер-береңә бәйлелек хисе булдыруга юнәлтелгән. Табигать юмарт, әмма кеше үзенең хезмәте һәм табигатькә мөнәсәбәте белән җирнең байлыкларын арттырырга тиеш. (Укучыларны “Җир Хартия”се һәм Татарстан республикасының “Кызыл китаб”ы белән таныштыру; слайд 38).

1 укучы: Табигатьне ярату-ул үз-үзеңне ярату дигән сүз. Тирә-ягыбызны матур, чиста тотсак, аның турында онытмасак, ул да безне үзенең матурлыгы, хуш исле чәчәкләре белән сөендерер.

2 укучы:

Саклагыз  табигать ананы,

Урманнарга тимәгез,

Тереклекне бетермәгез,

Чәчәкләрне өзмәгез!

1укучы:

Бел син Кеше!

Кешелекнең яшәеше,

Җирнең кануны-иман!!!

Изгелек, матурлык, аклык,

Намус булганга инан! (слайд 39-43)

Дуслар, кичәбез тәмам, игътибарыгыз өчен рәхмәт. Кичәдә катнашкан һәр укучыга “Түбән Кама” милли паркының открыткалары һәм  эковолонтерлар ясаган бүләкләр тапшырыла.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                         

 

                                                    

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Внеклассное мероприятие по экологии на тему "Пусть цветут там, где растут!" (5-8кл)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Экономист по планированию

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 609 957 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 13.01.2016 625
    • DOCX 50 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Сабирзянова Ляйсан Равиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Сабирзянова Ляйсан Равиловна
    Сабирзянова Ляйсан Равиловна
    • На сайте: 9 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 4
    • Всего просмотров: 8814
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы преподавания биологии в условиях реализации ФГОС

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 70 человек из 39 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Педагогическая деятельность по проектированию и реализации образовательного процесса в общеобразовательных организациях (предмет "Биология")

Учитель биологии

300 ч. — 1200 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Педагогическая деятельность по проектированию и реализации образовательного процесса в общеобразовательных организациях (предмет "Химия и биология")

Учитель химии и биологии

300 ч. — 1200 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 22 регионов

Мини-курс

Основы игровой деятельности дошкольников: роль игр в развитии детей

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Социальные и правовые аспекты эпохи Просвещения: влияние на образование сегодня

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Брендинг и архитектура бренда: создание уникальности и цельности в маркетинге

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе