Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Внеклассное мероприятие по родному (татарскому) языку и литературе на тему: "Рэхмэт, тормыш!"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

Внеклассное мероприятие по родному (татарскому) языку и литературе на тему: "Рэхмэт, тормыш!"

библиотека
материалов

Рәхмәт,Тормыш!

-Хәерле көн укучылар,укытучылар,килгән кунаклар.Бер генә минутка кузләрегезне йомыгыз да узегезне ап-ак ромашкалар ускэн болында дип хис итегез, сез чәчәкләрнең хуш исен иснисез дә иркен итеп сулап куясыз һәм сезгә шундый рәхәт булып китә.Шул рәхәтлекләрне тоярга һәм сизәргә мөмкинлекне биргән тормыш турында сөйләшербез. Бүгенге кичәбез “Рәхмәт,тормыш !”дип атала.

-Укучылар, сез бу сузләрне ничек аңлыйсыз?

-Нәрсә ул тормыш?(гомер яшәу)

-Тормыш төшенчәсе белән нинди төшенчәләр бәйле, тормыш дигәндә куз алдыгызга нәрсәләр килә?(язмыш,гомер,бәхет,гаилә...)

-Сезненң алдыгызда куренекле шәхесләрнең фикерләре – афоризмнар :

Кеше өчен иң кадерле нәрсә- тормыш....Ул аңа бер тапкыр гына бирелә, һәм аны шундый итеп яшәргә кирәк, файдасыз яшәгән еллар өчен үкенерлек булмасын, улгәндә дә: бөтен тормыш һәм барлык көч дөньяда иң гузәл нәрсәгә бирелде, дип әйтерлек булсын.”(Н.Островский.)

Тормыш – бер очы янып, көлгә әйләнеп, икенче очы, чәчәк атып, җимеш бирүче мәңгелек агач.”(С.Джонсон.)

Җиңел тормыш эзләгән кеше- иң мескен кеше.”(Д.Джорджан.)

Кешенең иң кадерле нәрсәсе- гомере. Яшәу- эзләнү һәм борчылулар утында яну ул.”(Э.Верхарн.)

Чын тормышның төп максаты – гузәллекне тоя белү, яхшылыкка омтылу.”(А.Платон.)

Кеше үз тормышын узе бизәргә тиеш. Дөнья матур, якты. Тик шул матурлык, шул яктылык белән файдалана белергә кирәк(М.Кәрим)

-Сез шушы афоризмнарны ничек аңлыйсыз?

-Димәк,тормыш- ул мәңгелек агач,тормыш- туктаусыз алга бару дигән суз; томышның матур вакытлары да, авыр вакытлары да була.Кеше узенең тормышына узе хуҗа.

-Бу афоризмнар белән ризалашасызмы?

-Алар безне нәрсә әшләргә өйрәтә?(тормышның матурлыгын,кыйммәтен белергә,гомернең кадерен белеп яшәргә,тормышның авыр шартларын да узендә яшәу көчен табырга).

-Ә нәрсә була ул тормышның матурлыгын- кыйммәтен белү?

(Матурлыкка соклана белу,кешеләргә,табигәткә игътибарлы булу,әти-әниеңә һәрвакыт шатлык буләк итү,аларның кадерен белу,гаиләдә бәхеҗле булу,файда һәм шатлык китерә торган эшне таба белү.)

-Бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый.Бәхетле яшәу өчен, кемдер акча тели,кемгәдер гаилә кирәк, ә кайберәүләр сәламатлекне өстен куялар.

-Ә сезнеңчә, балалар, бәхетле тормыш – нинди тормыш ул?(әни-әти,гаиләң булу,кешенең яраткан эше булу,сәләмәтлек .)

-Дөньяларда яшәү рәхәт,

Туганнар бергә булса .

Гаилә учагы һәрвакыт

Безне җылытып торса.

Әйе, дөньяларда яшәү рәхәт , гаилә бәхетле булса, сәламәт булсаң.Сәламәт булсаң гына , байлыкка һәм уңышка ирешергә мөмкин. Ләкин тормыш гел бәхетле һәм бер кайгысыз гына булмый.

Язмыш сиңа җылы елмайганда , кеше булып калу җиңел, ә менә киресенчә булганда, күпкә авырырак” дип әйткән Франсуа де Ларошфуко

-Әйе, тормышның авыр вакытлары да була.Тормыш сынаулардан тора.Төрлебез төрлечә уза бу сынауларны.Аларны уңышлы уза белергә кирәк. Язмышлар сынавына бирешмичә, тормышка гашыйк булып яшик. Айдар Галимов җырында җырлаганча:

Яшәргә икән яшәргә,

Яшьнәргә икән яшьнәргә.

Тормыш авырлыгына сынмыйча, сыгылмыйча яшәргә.

Тормыш диңгез ул.Шул диңгездә батмас өчен үз көймәңне, үз кыблаңны таба белергә кирәк.

1 укучы.Ак каенга аслып менгән кебек,

Мин тормышта һаман яктыга,

Югарыга табан юл алдым;

Менгән саен җирнең матурлыгын,

Яктылыгын кубрәк куралдым...

Ә син менәлмәдең,

Калдың,

Югалдың...

Тормыш бит ул чыннан да гузәл. Моны курә, аңлый, тоя белергә, яшәунең мәгнәсенә төшенергә генә кирәк.Хәзер тормыш авыр,кызыксыз диючеләр бар.Кемдер синең тормышны килеп матурламый,кызык итми.Син үзең тормышны матур итәргә тиешсең.Шуның өчен тырышырга,тормышка чынга ашардай максат куеп яшәргә тиешсең.

2 укучы.Мин тормышка гашыйк. Мин тормышка гашыйкмын.Тып-тып тамган, тамчыларны, көчле ташкыннарга барып кушылырга ашкынган гөрләвекләрне яратам.Кошлар җыры тыңлап,җир йөзенен шау чәчәк белә кумеләчәгенә ышандырып,умырзая керфекләрен ачуга, куңел җырлый башлый.Ә бөреләр!Кургән саен мин аларны беренче генә курәм кебек.Берничә көн үтүгә,алар – яфрак.Мин аларга өр яңадан гашыйк булам.Зәңгәр биеклектә, торналар оча.Алар тавышында кешеләргә сөйлисе сузләремне, җырлыйсы җырларымны ишетәм.Җәй җитсә кырлар өстендә дулкыннар уйный.Шунда мин талгын гына җилдә тибрәлгән алтын башакларга гашыйк булам. Яратуым чиксез.Биттән сөеп искән йомшак җилләрне генә тугел,тамырлар сусап калган чакта яңгыр болытларын куып китергән, көчле җилләрне яшенне дә яратам.Дөньяны ут алыр кебек.Тирәкләр кырылып бетәр кебек,тик куңел курыкмый, ә шатлана, балкып салават күпере сузылачагына, тамырлар яңгырдан алган яңа көч белән яшәүләрен дәвам итәчәгенә ышана. Ә өмет- яшәу терәге!

3 укучы. Рәхмәт, тормыш! Рәхмәт сиңа, кояш! Түп -тугәрәк булып тау артыннан көлә- көлә килеп чыккан өчен.Көлуең бар дөньяга нур булып бөркелә. Сиңа үрелеп, гөлләр булып үсәбез, синдә наз, синдә яшәу,синдә шатлык.

4 укучы.Рәхмәт сиңа, җил! Ачык тәрәзәмнең челтәр пәрдәләрен җилфердәтеп, чәчләремә йомшак кагылып, күңелемне җилләндергәнең өчен.Рәхмәт җилкәй.Бакчамдагы шомырт, сирень чәчәкләренең хуш исләрен миңа буләк иткәнең өчен.

Рәхмәт сезгә, Туган җирем,болыннарым, тугайларым, кырларым!Рәхмәт сезгә, тәмле сулы чишмәләрем! Бер йотым суыгызда- мең дәва.

Шигыр

Килкабыз дигән бер авыл бар

Бөгә,Сөн буйларында,

Аның сихри матурлыгы

Кырлар, урманнарында.


Ямьле Буа буена

Төшсәң, кайтасы килми.

Зифа каен урманнары

Күзләреңне иркәли.


Авылымның чишмәләре

Ага челтерәп кенә

Шифалы салкын сулары

Тәннәргә сихәт бирә.


Авыл кечкенә булса да

Тарихы кызык аның:

Кил абыз дигән бер абзый

Булдырган аның данын.


Игеннәре күкрәп үсә

Киң басу – кырларында,

Мәдәният учагы да,

Мәктәп тә бар авылда.



Килкабыз авылы халкы исә

Бердәм – дус булып яши.

Авылыбыз яшәсен дип,

Кулдан килгәнне эшли.


Җыр:Гүзәл җирем Янгирова Лиана

5 укучы.Без бу дөньяга яшәргә дип туганбыз. Дөньяны танып, изгелек кылып һәрчак шатланып яшәргә насыйп булса иде һәммәбезгә.Яшәү ямен тәмен белә бары бәхетле адәм.Бәхетсез бу җиһанда минуты әрәм.

2014 нче ел Россия федерациясе һәм Башкортостан Республикасы президентлары тарафыннан Мәдәният елы дип иглан ителде.

Мәдәният-ул ............







Элек-электән авылыбызда терлекчелек,җир эшкәртү,игенчелек, итек басу,умартачылык,шәл бәйләү,сандык,рамнар ясау эше алга киткән.Һөнәргә ия булган кеше элек-электән макталган,дан тоткан.Шундый оста кулларыбызның,рәсем сәнгатенә гашыйк авылдашларыбызның бүгенге көндә иҗат итүчеләребезнең берсе Наил Хәйдәр улы белән таныштырып китәсебез килә.Наил абый хаклы ялда.Тормыш иптәше Фәйрүзә апа белән үзләре төзегән якты, матур өйдә гомер итәләр.”Сәләтнең бер өлеше тумыштан,тугыз өлеше тырышлыктан” дигән мәкалебез нәк Наил абый турында.Туган авылыбызның матурлыгын,күркәмлеген үзенең картиналарында сүрәтли.

Ә хәзер аның турында видео язма карап үтәрсез.

БИЮ:кантри

7 укучы.Кеше гөмере- уянып килүче табигатьне сизелер- сизелмәс кенә сыйпап үпкән таң җиле кебек.Ул шулкадәр кыска ки, әһләнеп карарга һәм нәрсәдер аңларга өлгерә алмыйсың,утларында яндырып, сагыш моңга салып уза да китә гөмер дигән кадерле мизгел.Әгәр шулай кыска икән, ул хәйрән калырлык гузәл булырга. Ләззәт шатлыктан гына торырга, искиткеч асылташтай балкырга тиеш.

------Бу заманда һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак,сыеныр урын,тыныч почмак кирәк.Гаилә-ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.Һәр җәмгыятьнең нигезен гаилә тәшкил итә.Гаиләләр тату һәм нык булса,җәмгыятебез дә нык булыр.

Тормышы-һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы.Шул юлдан гомер буе матур итеп бергә атлаучылар-бүгенге кичәбезнең геройлары.Безнең бүгенге кичәбездә тату гаиләләрнең берсе Гиндуллиннар гаилә башлыгы Әнфәл Әнүәр улы.Сүзне аңа бирәбез.

6 укучы..Рәхмәт, тормыш! Сынауларыңа сынмаслык көч биргәнең өчен.Матурлыкны күреп, яхшылкыны тоеп яшәу сәләтемнән аермавың өчен.Кыенлыклар килгәндә, дулкын булып ярларга кагам, кош булып ярларга бәреләм.Давыл булып чашам. Ә шулай да Кеше булып калу матуррак.

Рәхмәт, тормыш!Кеше булып яшәвемне таләп иткэнең өчен.

15 феврал совет гаскәрләренең Авганистаннан чыгарылуга 25 ел

23феврал Ватанны саклаучылар көне

-Һәркем җиргә үз бәхете белән туа.Кеше туып,азмы-купме акыл туплау белән,үз бәхет хәзинәсен тулыландырырга эзләргә чыга.Кемдер аны җайлы һәм иртә таба.Икенчеләре исә кулында коралы теткәләнеп беткәнче ңир казый.Кораллары сынса,җиргә куллары белән ябыша,куллары эштән чыкса,тешләрен корал итә.

Ә хәзер сүзне Чечен сугышының тере шаһиты Рафаилҗ Гимазовка сүз бирелә.

1 сыйныф укучылары шигыр сөйли

Чын ир.

-Күз астында кара тамга,

Маңгайда яшел төсләр.

Аякта ертык штаннар

Шундый була ул малайлар.

Иленә хезмәт итәр,

Кызларны назлап сөяр.

Кирәк булса,дошманы да

Кыйнарга табар көчләр.

Шундый була ул егетләр.

Тормышта тугры булыр,

Җитмеш һөнәр дә аз булыр.

Кирәк булса,дөньяны да

Күтәрерлек көч табылыр.

Шундый егет чын ир булыр!

8 укучы.Дөньяның шәфкать символына әверелгән Тереза Ана иң өметсез чакларда да кешедә өмет чаткысы кабыза алырлык искиткеч гаҗәеп гыйбарәләр әйтеп калдырган.Менә алар:

Тормыш- мөмкинлек, аннан файдаланабыз

Тормыш-хозурлык, аның рәхәтен күрегез.

Тормыш- хыял, аны чыңга ашырыгыз.

Тормыш- бурыч, аны утәгез.

Тормыш- уен, аны уйнагыз.

Тормыш- байлык, аның кадерен белегез.

Тормыш- сәламәтлек, аны саклагыз.

Сәламәтлек-саулык иң мөһим байлык.Сәламәтлек какшамасын өчен,үзеңнең сәламәтлегең өстендә эшләргә кирәк.Кече яшьтән үк кайгыртырга.Дөрес тукланырга,физик яктан үзеңне чыныктырырга,гигиена таләпләрен үтәргә,үз организмыңны яхшы белергә кирәк.Кеше сәламәт булганда гына зур эшләр башкара ала.Дәүләтебезнең башлыклары да сәламәт,акыл белән эш итә торган кешеләр булырга тиеш.Шул вакытта гына бай җәмгыять төзергә була.Сау кеше ярлы түгел ул,аның башка байлыклары булмаса да саулыгы бар, яки саулык-зур байлык,-дип юкка гына әйтми халкыбыз.

Тормыш- мәхәббәт, анна ләззәт алыгыз.

Тормыш- кайгы, аңа бирешмәгез.

Тормыш- көрәш, аңа чыдагыз.

Тормыш- бәхет, аны тудырыгыз.

Тормыш ул тормыш, аның өчен көрәшегез.

Томыш артык матур, аны харап итмәгез.

Укучылар, без сезнең белән бүгенге көннең кеше сәламәтлегенә зыян салучы иң тискәре күренешләре булган наркомания,,тәмәке тарту заманның иң зур проблемалары икәнен беләбез.Бу матдәләрнең организмга тәэсирен, аларны куллануның күңелсез нәтижәләрен ачыклап килдек,зарарлы гадәтләргә каршы торуның кайбер кагыйдәләрен беләбез.Тәмәке тарту,алкогольле эчемлекләр куллану,наркомания-кешенең үзенә генә түгел,ә әйләнә-тирәдәге башка кешеләргә дә зур зыян сала,җәмгыятьнең нигезен какшата.Бу турыда беркайчан да истән чыгармыйк,сәламәтлегебезне саклыйк,һәркем үз сәламәтлеген бары тик үзе генә саклый ала,шуны истән чыгармыйк.Һәр яман гадәттән котылуга караганда,аны булдырмау яхшы булуны,һәр авыруны дәвалауга караганда,аны кисәтү жиңел булуны бервакытта да онытмыйк.Без олы тормыш юлы,сәламәтлек,мәхәббәт,бәхет юлы сайлыйбыз.

Акмулла "Кешенең биш асылы”.

Кеше өчен иң әүвәл – Намус, дигән,

Намусыңны сатып итмә табыш, дигән.

Байлык өчен илен – көнен саткан кеше

Ике дөнья өчен ул явыз, дигән.

Икенче иң кыйммәтлесе  - Акыл дигән.

Акылсызда акыл ягы такыр, дигән.

Акылсызда намус та юк, иман даюк,

Яманга ант итеп барын сатар, дигән.

Өченче иң кыйммәтлесе - Әдәп, дигән,

Әдәп – көчле мәхәббәткә сәбәп, дигән.

Әдәпсездә бәхет тә юк, тәүфыйк та юк,

Кеше исемен күтәрү дә гаҗәп, дигән.

Дүртенче иң кыйммәтлесе – Күңел, дигән.

Күңеле бозык кеше – кеше түгел, дигән.

Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы,

Яшәмә дә, үлеп җиргә күмел, дигән.

Бишенче иң кыйммәтлесе – Сабыр, дигән.

Сабыр кеше зур бәхетләр табар, дигән.

Бер дә юкка ачуланып  дөнья бозу

Бер кайгыдан икенчегә салыр, дигән.

Мин сезнең тормышта мондый дивизга тугры булуыгызны телим:

Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә - асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп, иреккә ургы. Җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатка ирешә алалар, түземнәр генә бәхеткә лаек.





































Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 07.03.2016
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров175
Номер материала ДВ-507531
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх