1448465
столько раз учителя, ученики и родители
посетили официальный сайт ООО «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
Добавить материал и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015

Скидка 0%

112 курсов профессиональной переподготовки от 3540 руб.

268 курсов повышения квалификации от 840 руб.

МОСКОВСКИЕ ДОКУМЕНТЫ ДЛЯ АТТЕСТАЦИИ

Лицензия на осуществление образовательной деятельности №038767 выдана 26 сентября 2017 г. Департаменотом образования города Москвы

Инфоурок Классному руководителю КонспектыВнеклассное мероприятие по татарскому языку и литературе "Чишмә моңнары" (8 класс)

Внеклассное мероприятие по татарскому языку и литературе "Чишмә моңнары" (8 класс)

библиотека
материалов

5


Чишмә моңнары

21 февраль – Халыкара туган тел көненә багышланган концерт программасы

Максат: 21 февраль - Халыкара туган тел көне турында мәгълүмат бирү; укучыларда төрле телләргә карата кызыксыну һәм хөрмәт уяту; туган телгә мәхәббәт хисләре тәрбияләүгә юнәлеш бирү; музыкаль зәвык тәрбияләү.


Концерт барышы:

Талгын гына моңлы көй яңгырый.

Алып баручы. Татарның бар җан байлыгы –

Чиста һәм ак күңеле.

Дәртле, назлы, мәрхәмәтле,

Җырлы һәм моңлы теле.


Шул моңлы тел – күңел теле,

Мәгънәсе зур һәр сүзнең.

Газаплары, әрнүләре,

Күз яшьләре ул безнең.


Сабыр холыклы милләтем

Каршы торып үлемгә.

Ялгышын да, язмышын да

Язган ана телендә.


-Хәерле кич, кадерле кунаклар, укучылар, әти-әниләр. Без бүген Халыкара туган тел көненә багышланган “Чишмә моңнары” дип аталган концертка җыелдык.


А.б. Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен дөньяга яңгыраган, утлар-суларга салсалар да, ассалар-киссәләр дә исән калган иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган – сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле.

1..................................................................................................... башкаруында җыр.


А.б. Кечкенәдән өйрәтелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата-бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә.


1нче укучы. Анам теле – миңа халкым теле,

Аннан башка минем халкым юк,

Йөрәгендә халкы булмаганның

Кеше булырга да хакы юк.

А.б. Туган тел. Һәркем өчен дә газиз сүз бу, чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”, “әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган үскән ил – җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без туган тел ярдәмендә тойганбыз. Шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен ятлап, композиторларыбызның җырларын җырлап әле дә куанабыз, рухланабыз.



2. Номер.....................................................................................................................


А.б.

Дәртләндерә, ашкындыра бу көй,

Алып китә әллә кайларга,

Хыялый саф яшьлек хисләремне

Йөрәгемә кире кайтара.


Моңландыра, уйландыра бу көй,

Үзәгенә үтеп теренең.

Мең газаплы әрнүләрен җыеп,

Заяларга үткән гомернең.


3. Каршы алыгыз: сезнең каршыгызда ......................................................................


А.б. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып, соңгы сулышына кадәр, тел һәм сүз – кешенең аерылгысыз юлдашы. Бөек рус әдибе Л.Н. Толстой: “Сүз – бөек нәрсә ул. Чөнки сүз белән кешеләрне берләштерергә мөмкин, сүз белән аларны аерырга да мөмкин, сүз белән сөелергә мөмкин, сүз белән дошманлашырга да мөмкин, сүз белән кешедә нәфрәт уятырга да мөмкин”, - дигән.


4. Номер....................................................................................................................


А.б. Тел – тарихи күренеш. Ул кешеләрнең хезмәт процессында үзара фикер алышу ихтыяҗы нәтиҗәсендә туган, ул җәмгыятькә бәйле рәвештә үсә, үзгәрә, камилләшә. Азәрбайҗан, башкорт, балкар, казакъ, каракалпак, үзбәк, уйгыр, кыргыз, кумык, төрек, төрекмән, чуваш, якут һ.б. телләр белән бергә, татар теле төрки телләр гаиләсенә керә.


5. Номер........................................................................................................................


А.б. Хәзерге көндә дөньяда 2500 тел бар дип исәпләнә. Элекке СССР дәүләтләрендә миллионнан артык кеше сөйләшә торган телләр – 19. Рус, украин, белорус, үзбәк, казакъ, татар телләре шундыйлар рәтенә керә.

Хәзерге көндә БДБ илләрендә 7 миллион чамасы татар исәпләнә. Ә чит илләрдә (Төркия, Румыния, Болгария, Финляндия, Кытай, АКШ һәм Япониядә) 100 мең чамасы татар бар.


6. Номер.........................................................................................................................


А.б. Татар теле зур үсеш юлы үткән һәм иң камил телләрнең берсе булып санала. Татар дигән исемнең тарихы да бик борынгы. Төрле чор галимнәре аны төрлечә аңлаталар. Кайберәүләр аны “тар-тар” сүзеннән алынган дип уйлыйлар. Бу фикер безнең халыкка туры килә, чөнки ул сүз бөтен авырлыкны (курыкмыйча) тартыр дигәнне аңлата. Ә татар халкы, шагыйрь әйткәнчә: “Сугышта юлбарыстан көчле, ә тынычта аттан артык эшли”.


7. Номер..........................................................................................................................


А.б.

Татар җыры...Ерак тарихлардан

Алып килә халык хәтерен.

Оялчан ул, инсафлы, ягымлы ул –

Үзе салмак, үзе әкрен.

Мин хәзер дә үзәк өзелгәндә,

Җырлар канатында тирбәләм;

Кайгы килеп, башым иелсә дә,

Сөенсәм дә - җырлап җибәрәм.


8. Номер..........................................................................................................................


Тел турында күренекле кешеләр дә мөһим фикерләр әйтеп калдырган. “Берәү башка телне өйрәнмәкче булса, башта үз теленең грамматикасын белсен”, - дигән Каюм Насыйри.

Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәкемнән миндә туган телемезне сөю туды. Әгәр миңа җырулар ярдәм итмәсә, ... туган телемезне сөймәс кеби бер олуг нигъмәткә малик була алыр идеммени? Яшәсен халык әдәбияты! Яшәсен туган тел!” – дигән сөекле Тукаебыз тел турында.

Ә менә бөек рус педагогы К.Д. Ушинский: “Халык сөйләмендә тел яшәсә, халык үзе яши. Халык сөйләмендә тел үлдеме, тел иясе буларак халык үзе үлә”, - дигән.


9. Номер........................................................................................................................


А.б. Хәзерге заманда халыкларга үзара аралашып яшәү хас. Шуңа күрә икетеллелек, күптеллелек тә үсте, алга китте. Кешенең ике телдә сөйләшә һәм аңлаша алуын “икетеллелек” диләр.

Икетеллелек күренешләре бик борынгы чорларда ук күзәтелгән. Чөнки ул, башка милләтләр белән аралашып яшәр өчен, элекке заманнарда да кирәк булган.

Хәзерге көндә безнең тормышта татар-рус икетеллелеге киң таралды.


Сүз укучыларга бирелә.


1 нче укучы. Туган телем күп еллардан бирле

Чәчәк ата йөрәк түрендә.

Әнкәй” дигән иң беренче сүзне

Мин әйткәнмен татар телендә.


2 нче укучы. Газиз телем гасыр диңгезләрен

Кичә-кичә килгән ерактан.

Шушы телдә, бәхет теләп илгә,

Җырларымны миргә яңгыратам.


3 нче укучы. Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмый.

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмый.


4 нче укучы. Заман миңа “югарыга мен” дип,

Ике канат биреп үстерде.

Канатымның берсе – татар теле,

Икенчесе – бөек рус теле...


А.б. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк.

Җилләр кебек ярсу бу милли көй

Күңел канатларын үстерә.

Шуңа ерак борыңгыдан алып

Туган халкым аны үз күрә.


Дөнья буйлап гүя оча бу көй,

Җилкендереп илнең ирләрен;

Офыкларын һаман киңәйтә ул

Сабан туйлы туган җирләрнең.


10. Номер........................................................................................................................


Көй астында:

А.б. Шуның белән туган телебезгә багышланган концертыбыз ахырына якынлашты. Концерта “Сәйлән” вокал төркеме катнашты.













Курс профессиональной переподготовки
Тьютор
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Краткое описание документа:

"Чишмә моңнары" дип аталган чара 21 февраль – Халыкара туган тел көненә багышланган концерт программасы. Әлеге чараның төп максаты: 21 февраль- Халыкара туган тел көне турында мәгълүмат бирү; укучыларда төрле телләргә карата кызыксыну һәм хөрмәт уяту; туган телгә мәхәббәт хисләре тәрбияләүгә юнәлеш бирү; музыкаль зәвык тәрбияләү. Чарага укытучылар, әти-әниләр һәм башка сыйныф укучылары чакырыла. Алдан әзерләнү эшләре алып барыла. Чара үткәреләсе зал тиешенчә зәвык белән бизәлә.

ВНИМАНИЮ УЧИТЕЛЕЙ: хотите организовать и вести кружок по ментальной арифметике в своей школе? Спрос на данную методику постоянно растёт, а Вам для её освоения достаточно будет пройти один курс повышения квалификации (72 часа) прямо в Вашем личном кабинете на сайте "Инфоурок".

Пройдя курс Вы получите:
- Удостоверение о повышении квалификации;
- Подробный план уроков (150 стр.);
- Задачник для обучающихся (83 стр.);
- Вводную тетрадь «Знакомство со счетами и правилами»;
- БЕСПЛАТНЫЙ доступ к CRM-системе, Личному кабинету для проведения занятий;
- Возможность дополнительного источника дохода (до 60.000 руб. в месяц)!

Пройдите дистанционный курс «Ментальная арифметика» на проекте "Инфоурок"!

Подать заявку

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Роль педагога в реализации концепции патриотического воспитания школьников в образовательном процессе в свете ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Организация образовательного процесса для обучающихся с ограниченными возможностями здоровья»
Курс повышения квалификации «Организация проектно-исследовательской деятельности учащихся в рамках реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Организационно-педагогическая деятельность в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Средства педагогического оценивания и мониторинга в работе учителя в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Тайм-менеджмент - персональная эффективность преподавателя»
Курс повышения квалификации «Теория и практика инклюзивного обучения в образовательной организации в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Тьюторское сопровождение обучающихся в системе инклюзивного образования»
Курс повышения квалификации «Целеполагание как основа современного образования в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС ДО»
Курс повышения квалификации «Применение современных педагогических технологий в образовательном процессе в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Разработка адаптированных образовательных программ в условиях ФГОС СПО»
Курс повышения квалификации «Методы интерактивного обучения»
Курс профессиональной переподготовки «Методическое сопровождение педагогического процесса в условиях реализации ФГОС»
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.