Аулак өй
Максатлар: - татар халыкының әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрне яңарту;
укучыларны татар халык традицияләрендә тәрбияләү, гореф-гадәтләре аша татар
теленә мәхәббәт хисләре уяту; татар халык уеннарын һәм җырларын өйрәтү;
әдәплеккә, бер-береңә карата игътибарлы булырга, олылырны хөрмәт итәргә өйрәтү.
Сыйныф:10-11
Сәхнә авыл өе кебек итеп бизәлә. Уртада сәке, аңа палас ябылган.
Тәрәзәгә чиккән пәрдәләр эленгән, стенада сөлгеләр эленеп тора.
Күренеш башланыр алдыннан “Аулак өй” жыры яңгырый.
Алып баручы: Кадерле кунаклар, әтиләр, әниләр, дуслар. Кичәбезне
башлап жибәрәбез. Ә хәзер “Аулак өй”гә рәхим итегез.
Сәхнә ачыла. Сәхнәдә әти, әни, кечкенә кыз, әби һәм олы кыз
күренә. Әни жеп эрли, әти кеше чүкеч белән аяк киеме төзәтә, әби тәсфик тарта,
олы кыз чигә, кечкенә кыз уйнап утыра.
Әти: Әнисе,
булды бу. Мә, алып куй. Бүгенгә житеп торсын, арып та торам, калган аяк
киемнәрен иртәгә төзәтермен.
Әни: Ярар,
атасы. Иртәгә дә көн бетмәгән, кая алып куыйм.
Әти: Анасы,
әллә мин әйтәм, югары оч Сәлимҗан җизниләргә кунакка барып кайтабызмы әллә?
Күптән үзләрен күргән юк.
Әни: Әйе,
шул. Мин үзем дә шул турында сиңа әйтмәкче булып тора идем әле. Мәхупҗамал
апаны да сагынып беттем инде.
Әти:
Ярый, алайса җыеныгыз! Менеп төшербез.
Әни почмакка кереп, башына шәл ябынып, кулына төенчек
тотып чыга. Кечкенә кызны киендерәләр. Әби комгантотып китә һәм кереп намаз
укый.
Әби: Балалар, әйдәгез юлга чыгыр алдыннан бер
дога кылып алыйк.
Дога укыйлар.
Әни: Әни, без хәзер жизниләргә китәбез, өйне
әйбәт карагыз.
Әби: Ярый, килен, ярый.
Әни: Кызым, кил әле монда. Хәзер без жизниләргә
китәбез. Өйне әйбәт карагыз.
Кыз: Ярый, әни, ярый. Әйбәт кенә торырбыз,
борчылма.
Чыгып китәләр.
Кыз: Әбием, алтыным, аулак өй ясап алыйк әле?
Әби: Юк! Юк! Ни дигән сүз ул! Әти-әниең ишетсә ни
диерләр?
Кыз: Әбием, ясыйк инде? Бөтен эшеңне эшләр идем,
сүзеңне дә тыңлар идем.
Әби: Нишләргә икән соң? Ярый, булмаса
Гөлжамалларга кич утырырга кереп чыгыйм кара аны, егетләр кертәсе булмагыз.
Кыз: Юк, Юк, әби! Мин кызларны гына чакырам.
Әби чыгып китә.
Кыз:(шатланып) Әти б-н әни өйдә юк. Аулак өй!
“Аулак өй” көе
уйныйлар. Кыз дус кызларына дәшә. Залның төрле жирләреннән кул эшләре тоткан
кызлар килә. Алар үзара сөйләшәләр. Хужа кызы б-н исәнләшәләр.
Хужа кызы: Кызлар, кул эшләрегезне алып килдегезме?
Кызлар: Алып килдек.
Хужа кызы: Әйдәгез, алайса эшли башлыйк.
Кызлар кайсы
бәйли, жеп эрли, йон яза, чигә, Гүзәл Энженең чиккән кулъяулыгын ала да:
-Абау, Энже, жаным,
бигрәк матур чиккәнсез, Хәлимгәдер инде?(Кызлар көлешәләр). Хәлимгә,
Хәлимгә.
Энже Гүзәлдән
кулъяулыгын тартып ала, үпкәләгән булып утыра.
Хужа кызы: Әйдәгез, жырлап эшлик әле. (“Караужа
авылы көен” жырлап эшлиләр, бер кыз тәрәзәдән егетләр килмиме дип карап тора.
Бер кызның йомгагы төшеп китә, шуны ала).
Сәхнәгә егетләрнең
жырлап килгәне ишетелә. Бер егет гармун уйный, калганнары “Алмагачлары” көенә
жырлап, залдан керәләр. Бер егет ишек шакый.
-Кызлар, йолдызлар,
безне аулак өйгә кертегез әле. Безнең күчтәнәләребез дә бар.(Кызлар яулыкларын,
күлмәкләрен рәтлиләр, кунак кыз торып басып көзгедән үзе карый).
Хужа кызы: Кызлар, кертәбезме егетләрне? Матур итеп
сорадылар да, күчтәнәчләре дә бар. Кертәбезме әллә?
Оялчан кыз: Юк, юк! Кызлар кертмәгез егетләрне. Мин
оялам (урыннан торып, сәхнә алдына килә. Бер кыз аның артыннан бара) кая
киттең син,
алар бит сине
ашамаслар, утыр урыныңа (Алып барып урынына утырта).
Хужа кыз: Ярый, алайса. Егетләр, керегез.
Егетләр: Әссәләмәгәләйкем,
кызлар!
Чибәр кыз: Сәләмегезне алдык, кесәбезгә салдык.
Егетләр урыннарга
утыра. Кайсы басып, кайсы чүгәләп тора. Бер егет кызлар янына барып карап килә.
-Кызлар, без сезгә
күчтәнәчләр алып килдек (күчтәнәчләрен кызларга өләшәләр).
-Күчтәнәчләрегез өчен
зур рәхмәт сезгә, егетләр.
Хужа кызы: Әйдәгез табышмаклар әйтешәбез.
(Табышмак әйтешәләр).
Бер кыз: Жиңүчегә нәрсә бирәбез?
Кызлар: Үз колагы үзенә булсын (көлешәләр).
Хужа кызы: Әйдәгез, әле кызлар эшләрегезне куеп
торыгыз. Жырлап, биеп, күңел ачып алыйк.
“Челтәр элдем
читәнгә” жырын башкаралар.
Бер кыз: Әйдәгез, “Йөзек салыш” уенын уйныйбыз.
(Уйныйлар. Әби кайта. Жәза бирелгәннәр үз
һөнәрләрен күрсәтәләр. Әтәч тавышы ишетелә.
Хужа кызы: Таң әтәчләре дә кычкырды, таралашырга кирәк.
Музыка астында
егетләр чыгып китәләр. Кыз өйне жыештыра. Әти белән әни керәләр.
Әни: Әйбәт кенә тордыгызмы, кызым?
Хужа кызы: Бик әйбәт, әни, борчылмагыз.
Шул вакыт ишек
шакыйлар. Гармунчы егет керә.
- Шәрифулла абзый,
гармунны гына алып чыгыйм әле.
Әти: Нинди гармун ул? Ә, сез без юкта аулак өй
ясап яттагызмы, гөнаһ шомлыклары. Тизрәк югал күз алдымнан!(Егет гармунны
эләктереп чыгып йөгерә).
Әни: Ярар, инде, атасы. Шул кадәр ачуланма.
Үзебезнең яшь чакларны исеңә төшер. Үзең дә нәкъ шулар кебек идең бит.
Әти: Ярый, иртәгә бәйрәм түгел. Таң атып килә.
Йокларга вакыт.
“Аулак өй” көе
уйнала.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.