“Без
бергә” темасына класстан тыш чара.
Максат 1.
Мөмкинчелекләре чикле якташларыбыз белән танышу
2. Мөмкинчекләре чикле кешеләргә карата
дөрес караш тәрбияләү.
3. Авыр ситуацияләрдән чыгу юлларын
билгеләү.
1.Укучылар әйтегез әле: Нәрсә ул байлык?
2. (Р. Набиев тормышыннан
видеоролик)
Инсаграмм челтәрендә Рөстәмнең тормышын
күзәтеп барсаң , аның чыннан да никадәр тормышны яратуы, аякларын югалтса да
үзен югалмавын , сау-сәламәт кешеләргә дә үрнәк алырлык эшләр башкаруын
күрергә мөмкин.
3. Шәһәрдәшләребез арасында да шундый
язмышка дучар булып,тормышта уз урыннарын тапкан кешеләр бар. Аларны язмыш
сынаса да, сындыра алмаган . Хәзер шуларның берничәсе белән танышыйк.
(Укучыларга Марта Зәйнуллина, Мария Логинова, Булат Мотыйгуллин турында
мәгълумат бирелә һәм 4 сорау , укучылар шул сорауларга җавап әзерли).
Слайд 1. Марта Зәйнуллина
Слайд 2 Мария Логинова
Слайд 3 Булат Мотыйгуллин
4. Слайд 4. Шушы урында Татарстанның
халык язучысы Фәнис Яруллинны искә алмасак дөрес булмас иде. Ул армия
сафларында физик күнегүләр ясаганда турниктан егылып умыртка баганасын имгәтә
һәм гомере буе урын өстендә ятарга мәҗбүр була. Шуңа да карамастан ул урта
мәктәпне тәмамлый, югары белем ала, бик күп әсәрләр яза. Ф.Яруллинның иң зур
таянычы башта әнисе булса, соңыннан хатыны Ильсөя ханым гомере буе аның чын
мәгънәсендә тормыш иптәше була . Мондый вакытта , аврлыкларга каршы торыр өчен
, язмыш сынаулары алдында сынмас-сыгылмас өчен, таяныч булырдай ышанычлы
кешеләр булуы мөһим. Башкортстан язучысы
Әнгәм Атнабаев та шигырендә шул турыда
искәртә.
Бу кешегә һәрчак
нидер җитми,
Кара икмәк булса ,
ак җитми
Шуышып йөргән
чакта аяк җитми.
Җәяү йөргән чакта
ат җитми
Аты булса,
машинасы җитми
Очар өчен ракетасы
җитми .
Планетасы җитми,
күк җитми.
Бу кешегә ифрат
күп җитми.
Бу кешегә ләкин
кайвакытта
Башларына кайгы
төшепме
Бинахакка кайгы
күтәрепме
Гамьсезлектән җаны
өшепме.
Ап-акны да
кап-карага буяп
Матурны да ямьсез
күргәндә
Якты дөнья белән
бәхилләшеп
Халәкәтен эзләп
йөргәндә
Шул юлыннан тартып
алыр өчен
Бу кешегә ифрат аз
җитә
Бер җылы сүз-
Күңел эретерлек
наз җитә.
Укучылар , чыннан да, тирә-ягыбызга карата
игътибарлы булсак иде. Бәлки яныбызда гына бер җылы сүзгә мохтаҗ кешеләр
бардыр.
4. Ситуатив күнегүләр “Кафеда”, “Күзне
бәйләп рәсем ясау”, “ Бер кул белән пиджак кию”. Нәтиҗә ясау.
5. Статистика. Безнең шәһәрдә мөмкинчелеге
чикле 550 бала яши. Аларның 112 се безнең арада укый.
6. Өстәлдә кәгазьләр ята .Кәгазьләргә шушы
балаларга теләкләр язабыз. Тактага ябыштырабыз.
7. Нәтиҗә. Безнең кулларыбыз, аякларыбыз
бар. Күзләребез күрә, колакларыбыз ишетә. Сәламәтлегебезне саклап, бергәләп дус-тату
яшәргә кирәк.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.