Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Внеклассное мероприятие по Зож, охраны природы и тема дружбы. Инсценирование сказки Я.Ш Хурматуллиной : Шүрәле Кыйгы урманында".
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Другое

Внеклассное мероприятие по Зож, охраны природы и тема дружбы. Инсценирование сказки Я.Ш Хурматуллиной : Шүрәле Кыйгы урманында".

библиотека
материалов

2013ел-табигатьне саклау елы дип игълан ителде.


Балалар өчен шигырьләр.

Үрге Кыйгы лицееның татар теле һәм

әдәбияты укытучысы Җ.Ш.Хөрмәтуллина.


Кошлар- безнең дуслар.


2007-елны, яз көнне дәрес вакытында 1 нче мәктәп алдындагы каен агачларына оя ясап, каңгылдашып йөргән каргаларны машинада килеп, зур кранга басып, озын таягы белән бутый-бутый куып, туздырып йөргән абыйны күреп, хәйран калганнан соң туган юллар .


Туган тел дәресе бара,

Уйлап утырам.

Укытучы апабыз

Иҗатка кушкан.


Тәрәзәгә карыйм,

Яз, яз!- урамда.

Яз да миңа карап:

Яз, яз,-ди ,- уйла да!


Ак каеннарга

Төренгән мәктәп

Кайткан кошларга

Оя да кирәк.


Каргалар кайтты

Рәсемен алдык,

Кошлар- безне дуслар-

дип,

Инша темасын

Тактага яздык.


Шулай тын гына

Уйда утырам,

Иҗат дөньясын

көйләп утырам.

Ни язарымны

Сызып утырам…

Кәгазь битенә

Фикер тутырам.

Тәрәзә ачык...

Кояш кыздыра…

Менә бер заман

Кинәттән чыккан

Кошлар тавышы.

Һаваны ярып,

Дөнья туздыра!


Ни күрик тышта

Тәрәзә аша:

Бер «уңган абый»

Кран өстендә,

Зур таяк тоткан.

Бутый- бутый кулын

Оя туздыра.


Менә сиңа кирәк булса!!!


Каян килгән бу

Үтә «җигәрлек»,

-Соң әйтче, абый ,

бу бит юләрлек!


Оча бер заман,

Аска оялар.

Оча ботаклар…

Оясы белән

Нәни кошчыклар…


«Очты-очты,

Каргалар очты!»-

дип уйнаганнар

Әби-бабайлар…


Бу- уен түгел…

Чын хәлгә шаһит

Үcмер балалар

Хәйран калалар.


Кемнең хаккы бар,

матур йоланы

Юньсезләтергә

Төссезләтергә!?-

«Очты-очты

Каргалар очты…»

Ә мин күрәм

Уенны түгел,

Тере каргалар

Кыйналып аска

Очалар түбән…


Очты-очты...

Оялар очты..

Оя эчендә

Йомырка очты…

Йомырка эчендә

Яңа яралган

Кошчыклар «очты»…


Сары томшыклар-

Яңа туган җан,

Шундук (да ук) була,

Агач төпләре

Йон да чыкмаган

Кош белән тула.


Ана каргалар

Каты ачынып,

Туып җитмәгән

Баласын җәлләп,

Киң оран сала :

-Карр..карр..р..

Нигә дөнья

таррр..таррр…

Оныттыгызмы,

Әй, сез, кешеләр!

Исегездәме?

Ата-бабалар

Шук малайларга

Шелтә биргәннәр

Кош ояларын

Туздырган өчен...

Явыз ниятләр

Булдырган өчен.


Ник бүген күрдек

Шуның киресен?

Абый кешенең

Ялгышы өчен-

кем җавап бирер,

Кош ояларын

Туздырган өчен?


Туган тел дәресе

Инде бетеп бара:

Үз күзләремә

Ышанмый гына

Уйда Утырам

Дәфтәр битемне

Бу юллар белән

Тиз-тиз тутырам

Әй, “көлке”абый!

Әй “көчле” абый!

Бу эшең өчен

Вәгъдә иткәннәр…

Бер ярты өчен

Кояшның үзен

Бәреп төшерер

Идең син бугай!

Кошлар- безнең

дуслар, дибез.

Әлбәттә,шулай.

Тик бу күргәнне

Онытып булмый,

Аңлатып булмый…(2006).



Оныгым –орлыгым.


Очып куна иңнәремә ,

әү әнием килгән ,-ди.

Иркәләнер чакларымны ,

Ул соң кайдан белгән,-ди.

Нәниемнең бармаклары

Ап-ак мамык,

Битларемне иркәли.

Күз тимәсен сабыема ,

Башка бер ни кирәкми.

Һич кенә дә тик тормас,

Менә-менә басам, ди,

Җитәкләсән китәм , ди…


Йогуртны да яратмый,

Фрогуртны да яратмый.

Иң тәмлесе әниемдә
«Эммә, эммә,эммә»-ди.

Яратканым әннәм, ди.

Мәммәм би..дә мәммәм би…

Бар һөнәрем –үсәм,ди.

















Карсылу.


Күрми дә калганганбыз,

Яңа ел килгән.

Каршы алырга

Чыршы да килгән.


Карсылу -

Кыш бабайның

иң чибәр кызы.

Кардан гына булса да,

Йөрәге җылы.


Кышлар үтеп,

яз килсә,

Нишләрсең икән?

Кояш нурыннан

Көллмәссең, беләм.


Күз яше кебек

Эрерсең микән?


Китмә, Карсылу,

Кал син озакка!

Китмә төньякка.

Кал син бу якта!


Курыкма һич тә:

Көннәр жылытса,

кояш кыздырса

Саклап калырмын

Зур суыткычта.


2009ел.






Каникуллар.


Килеп җитте каникуллар,

Көтәөтә арып беттек.

Саубуллашып мәктәп белән

Бик тиз генә кайтып киттек.


Бер-ике көн үттеме соң,

Сагындырды бит мәктәп.

Өйдә калды « каникуллар»,

Киттем мәктәпне эзләп.


Килсәм, бер мин генә түгел,

Башкалар да сагынган.

Һәр класста утлар яна

Белем уты кабынган
Белем безне сагынган.

2010ел.
























Өчәүбез.


Икәүләшеп сеңлем белән

Җиттек 12 яшькә.

Энекәш кирәк дия, дия ,

Җитә яздык унбишкә.



Аңладылар әни,әти ,

Кемне көткәнебезне.

Хәзер менә рәхәтләнеп,

Сөябез энекәшне.

2010ел.


























Нәни чак –иркә чак


Бәләкәй булган чакта

Тиз генә үсәсе килә.
Кинәт кенә зур булып,

Китәсе килә.


Үстек буйга да,

Булды нәкъ шулай,

Тик нәрсә булды,

Теләкнең килде

Киресе бугай.


Тик бәйләнәләр,

Һич-бер тынгы юк:

-Син шуны эшлә,

Син моны эшлә...

Торма , моннан кит-

Үскәнсең хәзер,

Миңа ярдәм ит!


Уен – ирекне

Чикләп куялар.

Тыңламый торсаң,

Тиргәп туялар.


Һәркөнне шулай

Өлгереп булмый:

«5»ле алыйм дисәң-

«4» эләгә.

Аннан да төшсәң,
Шелтә эләгә.

Балачактагы

Кайда ул көннәр?


Эх...

Бер дә юктан да

Еларга иде!

Бер дә юктан да,

Көләргә иде!

Кайда дим хәзер,

Нәни балачак?

Хыялда калды

Балачак- курчак.




































Сабакташларыма.


(1971-1976 елларда БДУ-да бергә белем алган сабакташларыма һәм укытучыларыма багышлыйм.)

Ялкын алган белем учагына

Кереп чыгам юллар төшкәндә.

Коридордан узам,калмаганмы,

Монда яшьлек, эзләр үткәннән?

Остазларым сафы сирәкләнгән,

Күзләп үтәм һәрбер бүлмәне.

Кайда?-димен,- Әнгам тавышлары,

Икән кайда Нәҗми киңәше?


Шөкер,яши Камил Фазлыйлары,

Камил торыр, беләм, киләчәк.

Лотфилары булган чакта

Тел чишмәсе” кипмәс- тибәчәк.


Сыймый торак ятагына

Иҗат итте Озын Гаталар*...

Иҗат чишмәләре тибешен

Булыр микән тагын кабатлар?


Сирәк- мирәк ишетеп калам:

Халисәләр, сез кайда?

Мыек”*ларга ияреп мыек сызган,

Госман Садәләре, сез кайда?


Канат кагамы соң “ Акчарлаклар”,

Үткән яшьлекләрне хәтерләп?

Әйтеп өлгермәгән Хәйри* сүзен,

Бармы әйтүчеләр кадерләп?


Аяк тибеп шулай хуҗа идек,

Тел кадерләп типкән йөрәккә.

Авырлыклар урап үтте, чөнки

бергә булдык , берүк теләктә.



Ул чакларда “ Өмет”, “ Атна” да юк,

Җигелмәгән әле чаптар “ Тулпар”да.

Чулпан йолдыз булды безнең өчен

Кызыл таң”нар сызылып атканда.

Шушы йорттан диңгез киңлегенә

Акчарлаклар” очты һәр якка.


Төрле чаклар булды- югалмадык,

Башка андый уйлар килмәде.

Казаннарны һаман кайнар тота,

Моннан чыккан шагыйрь сүзләре.


Безнең кебек урта сүзлеләр дә,

Тар юлларның таптык киң чатын.

Иңгә җигеп йөк тартабыз,

Мөгаллимлек” дигән йөк атын.

__________________________


Белем алган якты учагыма

Кереп чыгам юллар төшкәндә.

Бар да элеккечә кебек, бераз -юк та,

Нидер җитми,нидер юк монда...

Әллә инде шулай тоела?..

Монда калган яшьлек хатирәсе

Шуңадыр...

Шуңадыр шул күңел уела.

















Сәламәт тормыш.

Кем шәраб эчә,акылын җуеп,а хмакка әверелә.

Андый кешедән бәхет тә, игелек тә,кача” Й.Баласагунлы.


Туганыма.


Син уйлама

Миннән башка барысы да

бәхетле дип,

Һәр туганым үз урынында

тәхетле дип.

Бер кемгә дә үзе

йөгереп килми

Дөня малы,

исем даны.

Инде моны күптән сиңа

белү кирәк.

Бәхетне дә,

тәхетне дә

Изге эштә яулау кирәк,

Хәмер белән сызлаганда

Аяк-кулны юу кирәк.


















(Наркотикларга урын юк)

Наркомания + Наркоман.



Наркомания дигән бер кыз,

Килеп чыкты парктан.

Абына-сөрлегә йөреп ята

Карап торам ярыктан.


Агач төбендә кыбырдый

Наркоман дигән егет.

Карап котың очарлык,

Йөзе кап-кара «дегет».


Очраштылар...табыштылар...


Ике йөрәк парлашып,

Чыгып китте парктан.

Атлап түгел, өстерәлеп,

Күреп калдык ерактан.


Парлаштылар, ярәштеләр...


Яшәделәр икәүләшеп,

Бәбәй туды мүкәлләп:

Ике күз дә ,өч колак,

Ике кулга бер бармак


Менә нәрсәгә китерде,

Наркомания дигән «любовь»!

Гарип бала үстерәләр,

Кайгы булды бу өлүф*.


2013ел.


лүф – зур.(гарәп-фарсы теленнән)








Шүрәле Кыйгы урманында.

Җ.Ш.Хөрмәтуллина.

Кыйгы районы Үрге Кыйгы авылы гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


Сәхнә татар халык әкиятләреннән иллюстрацияләр белән бизәлгән. Әкрен генә көй ишетелә,кошлар сайрый.каршыда калын урман күренеше.Берәм- берәм рюкзаклар, әйберләр күтәреп, әкият геройлары килеп чыгалар.Алар шат,һәрберсенең үз шөгеле бар: кемдер утын – чыбык-чабык җыя, кемдер учак ягарга әзерләнә,кемдер су китерә, куян куак артында качып кына кишер кимерә.Сәхнәгә аларны күзәтеп, әкиятче бабай килеп чыга.

ӘКИЯТЧЕ:


Нәкъ Кыйгы артында

Бардыр бер урман.

Бу урманның уртасына

Бик күп халык җыелган.


Кинәт көй үзгәрә, куркыныч тавыш, чинаулар ишетелә,әкият геройлары төрлесе-төрле җиргә качалар,куян агач артына поса. Бүре генә сәхнә уртасында батыр кыяфәттә торып кала.Колагына наушниклар тыгып музыка тыңлый.. Шул чак

урман арасыннан,тирләп-пешеп, Шүрәле килеп чыга.


Шүрәле: Уфф...Урман арасында йөреп арып беттем. Һай- һай ...

Кыйгыда да Кырлайдагы кебек урманнар калын икән. Йөри торгач үзем дә шүрли башладым. (Учак янында утырган әкият геройларын күреп кала ) Бәй, сез дә мондасызмыни? Ни сәбәп, нидән табын кордыгыз? (Шүрәледән бик куркып, куян, төлке бер-берсенә сыенышыып, калтыранып утыралар “Уй-уй!” киләләр.)

Бүре:

Урманда миннән генә куркалар дисәм... Таптылар тагын шул Шүрәлене! (Үпкәләгән тон белән. ) Әйтер идем инде... бу Тукай абыйны... Бер казанга ике сарык башы сыя ди микән!?




Шүрәле:

Тукта, бәйләнмә әле миңа, әйдә ачуланышырга ашыкмыйк, килешик... Мин бит урманга сине түгел, Былтырны эзләп килгән идем.

Әкиятче: Син, Шүрәле, әкиятне үзгәртеп, үзенне яхшы итеп курсәтергә уйлыйсыңмы? Тукай абый риза булырмы икән соң моңа?

Барысы бергә: Шулай, шулай...риза булырмы икән?

Шүрәле: Чү...шаулашмый торыгыз! Әйдәгез без аннан качып кына... Тукай абый үзе дә тиз генә Кыйгыга килеп җитә алмастыр, мөгаен. Телеграмма белән чакыру җибәрмәгәнсездер бит?

Төлке:(Бик кыйланып, көязләнеп кенә ,бик заманчарак кыяфәттә) Нинди телеграмма ул тагы? Ансы тагын нәрсә? Юк, андый нәрсәне җибәрергә өлгермәдек. Менә Электрон почтаны ачып караган идем дә, Тукай абый үзе хәбәр салган: “Шүрәлене Кырлайда югалтканнар – сак булыгыз!”-дигән.

Бүре:(Шүрәлегә карап.) Менә синең үзеңне дә интернет ашаВнимание –розыск” ка бирергә кирәк иде дә бит...Әй...( Кулын селтәп.) йөрмә эле монда буталып!

Шүрәле:Хәбәр итми торыгыз, менә башта Былтырны табыйк, ул нәрсә дияр, Кеше сүзе кеше сүзе булыр әле.

Куян: ( Куркып кына, башын куак астыннан чыгарып) Нәрсә, бармагың артыкмы әллә, агач ярыгына тизрәк алып барып кыстырасың киләме? Һе, карагыз әле,кара, белмәмешкә салыша!

Шүрәле: Кая әле монда , ул нинди бармак кыстыру?( Паузадан соң.) Менә миңа Былтыр кирәк иде, һаман юк. Инде, бәлки, килмәс тә... Мин ишетеп калган идем ул ишетүен, Кыйгы районының зур бәйрәменә авылларның барсына да газ кертеп бетергәннәр дип. Шулай булгач, урманда утын эзләп, вакыт үткәрмәскә булгандыр, күрәсең. Кем белән генә “кети-кети “уйнармын инде? Тукайга сиздерми генә әкиятне үзгәртергә туры килерме микәнни? (Шул чагында урман арасыннан тирләп-пешеп,капчык күтәреп, биленә балта кыстырган Былтыр килеп чыга.)

Былтыр: Саулармысыз, исәннәрмесез! Кемнәр тавышлана дисәм, сезмени, урман “хуҗалары”? Кешеләр шаулашамы дип торам, югыйсә. Менә, дусларым, былтырдан бирле урманнан тәртипсез кешеләр ташлап киткән чуп-чарны җыеп йөрүем. (Шул чак Шүрәлене күреп кала) Ә..әәә...Син дә мондамыни, әй, урман сарыгы?

Шүрәле: Әйе, мин дә сине эзләп урманга килеп чыккан идем. Тик нәрсә бу, капчыкмы? Кая, капчыгыңа нәрсә тутыргансың, әкияттәге 12 бүре баша түгелдер ич?( Бүрегә карап.) Корсак та ач, аш та пешерер идек! ( Бүре бу сүзләрне ишеткәч, курка төшә һәм агач артынарак поса. Шүрәле алдында көчсезлеген сиздерә.)

Былтыр: Түгел шул. Менә, белгән булсам, сине дә ярдәмгә чакырган булыр идем.

Шүрәле: Юк инде ,Былтыр дустым, исеңдәме? Мин сиңа бер ярдәм иткән идем, чак кына бармаксыз калмадым. Ярый әле иртәгесен Дүшәмбикә белән Колбак урманындагы Шүрәле дуслар килеп коткардылар.

Бүре: (Тагын батыраеп китә, тешләрен ыржайтып).

Синең бармагыңны түгел, телеңне кыстырасы иде агач ярыгына!

Былтыр: (Араларына керә.) Туктагыз, туктагыз! Кычкырышып урманның ямен җибәрмик. Ул хәлләр былтыр иде, инде кысканга былтыр, кычкырмыйлар быел! Үткән эштән төш яхшы, дигәндәй, быел хәлләр икенчерәк бит әле. Менә карагыз! (Капчыгын күсәтә.) Кайбер кешеләр сәхрәгә чыгалар да, урманны пычраталар, кисәләр, әллә нәрсәләр ташлап китәләр, исең-акылың китәр.(Уфтанып, залга мөрәҗәгать итә.) Болай булмый, иптәшләр нәрсәдер эшләргә кирәк!

Шүрәле:(Килеп капчыктагы әйберләрне актарып, берәм- берәм карый башлый.) Кая, карыйк, нәрсәләр монда? Капчыгыңның ярыгы юктыр ич? Әһәә...бусы ни?( Берәм-берәм алып күрсәтә бара.) Сыра эчкәннәр....аракы шешәсе дә бар, тәмәке савытлары....монысы нәрсә тагын? Энә? Һе..Карагай энәсе дисәм –охшамаган. Бик килбәтсез нәрсә бу?

Былтыр: И,син нәрсә беләсең инде! Нинди карагай энәсе булсын инде ул...Әптикә энәсе бу! Менә шуның белән кайбер кешеләр үзләренә “ӘФЬЮН” дигән нәрсәне кадап, пәригә, җен- шайтанга, (Шүрәлегә төрттереп.) Шүрәлегә эйләнеп йөриләр икән. Нигә, ишеткәнең юкмыни?

Шүрәле: ( Үпкәләган һәм еламсыраган кыяфәттә.) Нәрсә, син мине мыскыл итәсең? Кешеләр үзләре гаепле! Ә мин бары тик әкият герое гына. Тукай абый мине әкият кызыграк булсын өчен генә шулай килбәтсез итеп сурәтләгән. Беләсегез килсә, мин эчмим дә, тартмыйм да, наркотикның нәрсә икәнен дә белмим, безнең нәсел өчен ят нәрсә ул! (Залда утыручыларга карап.)

Шулай бит , дусларым!

Залдан: Шулай, шулай! Дөрес әйтәсең!

Әкиятче: Юк, Шүрәле, һич шикләнмә, бүгенге тамашада син, чыннан да, әйбәт Шүрәлесең. Без моңа бик шат! Гел кеше кытыклап, куркытып йөрмәссеңдер бит?!

Былтыр: (Шүрәленең иңбашына егетләрчә сугып.) Йә, үпкәләп барма әле тиз генә. Мин бит синең тышкы кыяфәтеңә карап кына әйтүем. Үзең күреп торасың, кешеләр начар гадәтләрдән сакланмыйлар, шүрәле, җен- пәригә охшап йөриләр, дип әйтергә генә теләгән идем.

Әкиятче:Әйе, Былтыр улым, дөрес әйтәсең. Шунысы куркыныч: Җир йөзендә чын Шүрәлеләр күбәя бара. Моңа юл куймаска кирәк!

Аю:(Укучыларга карап).Менә шуның өчен дә, дусларым, күбрәк саф һавада йөрегез ,сәламәтлегегезне ныгытып, минем кебек нык, көчле булыгыз! “Аю бал ашый, бал ярата” дип сөйләсәләр дә, исерткеч балны авызыма да алганым юк. Менә кичә генә бик тә тәмле балы булган кырагай кортларның умартасына юлыккан идем. Безелдек “уңганнар” сезгә дә күчтәнәч итеп кәрәзле умарта балы җибәрделәр, йәгез әле, татлы бал белән, мәтрүшкә салып, чәй эчеп алыйк, күңелләр дә күтәрелеп китәр.

Барысы бергә: Дөрес, дөрес,ягез әле шулай итик, мәтрүшкә салып, чәй эчеп алыйк. (Бар да куанышып.) Әл дә урманга килгәнбез әле!

Әкиятче:

Нинди хозур , рәт-рәт тора чыршы нарат,

Төпләрендә ятканым бар хәл җыеп күккә карап.

Былтыр:Тик урманга килгәч, үзегездән соң җыештырып китегез, чүп-чарыгызны калдырмагыз!

Барысы бергә: Ярый, ярый, калдырмабыз!

Шүрәле: Ул чагында, дуслар, уен-көлкене дәвам итик, уйныйк әйдә бераз “кети-кети”.

Куян: ( Бик куркып кына,куак астыннан гына башын чыгарып,үзе тынычсызланып,кишер кимерә.) Безнең белән түгел, әнә залда утыручылар белән уйна “кети-метиеңне”. Мөгаен, араларында тәмәке тартырга яратучылар бардыр. Әнә шуларны кытыкла елатканчы!

Шүрәле:(Залга карап.) Бармы арагызда андый укучылар? Минем гадәтне беләсез, кытыклашарга яратам. (Җылы һәм шаяру тон белән.) Бу юлысы көлдерер өчен генә. Көлгән кеше шат була, начар эшләр эшләми. Әйе, әйтәләр ич, имеш, биш минут көлсәң -гомер бер елга озыная, ә бер тәмәке тартсаң- биш елга кыскара, диләр.

Төлке: (Уртага чыга, кемнәндер үч алырга теләгән уй белдереп.) Ә мин беләм кем тәмәке тартырга яратканын... Например...Менә “Ну –погоди! ”дә кем? Кем әле безнең?...Йә, әйтегез әле, пожалысты! (Авызында тәмәке булган кебек, ишарәләп күрсәтә.) Тәмәке тарта? ( Залга карап).Сез оныттыгызмыни? Әлбәттә, мин дә түгел, сез дә түгел!Куян да түгел,кем соң ул?

Залдан: Бүре!!!

Бүре: (Уфтанып.) Бүген барыгыз да миңа бәйләнә...(Төлке янына килә, аңа җылы мөнәсәбәттә карап.) Юкны сөйләмә инде син, төлке түтәем! Тартмыйм мин хәзер. Шатлыклы нәрсә түгел инде ул...(Уфтанулы паузадан соң.) Әнә куян да хәзер агач артыда кишер кимереп утыра...Ничек куыша торган идек аның белән, ә? Балалар мулти-пүлтидә безгә ничек яратып карыйлар иде!.. Җан сурәтебезне экраннан да алып ташладылар...Эшсез калдым менә, минем кебекләрне хәзер Рәсәйдә “ безработник” диләр. Яңадан экранга кайчан чакырырлар, ансын белмим... Сокротили, билләһи, авыр хәл! Шулай, вакытында зур хаталык җибәргәнмен-бөтен ил алдында тәмәке тартканмын... ( Залга карап, ышандырырлык итеп.) Инде тәүбә иттем бу эшләрдән! Тартмагыз сез дә, зыяннан башка бер файдасы юк аның!

Былтыр: Инде шулай булгач, әйдәгез әле, укучылар, начар гадәтләрдән сакланыйк! Шүрәле генә кытыклаганнан үлмәбез, инде эчеп, тәмәке тартып , наркотик кулланып йөрсәк, үлемгә бер генә адым калачак. Сәламәтлекне саклыйк, табигатьне саклыйк!!!

Шүрәле: (Былтыр янына килеп.)Дус булып яшик!(Кул бирешәләр,залда бу гадәти булмаган күренешкә кул чаба башлыйлар.)

Барысы бергә:Дус булып яшик!

Әкиятче: Әкиятләр гел шулай матур, яхшы, күңелле тәмамланалар, шулай бит, укучылар! Дөрес, безгә бүген Тукай абыйның әкиятен бераз үзгәртергә туры килде килүен, тик бу безгә бик тә кирәкле иде шул.

Былтыр:

Я булмаса,әйдәгез!

Тезелешеп басыгыз!

Шүрәле”нең көенә

Биеп күңел ачыгыз!

(Шүрәле кыяфәтенә киенгән укучылар чыгып бииләр ,җырлыйлар, калганнар аларга кушылалар.)





Шүрәлия көенә Шүрәле җыры.


(Рэп стилендә җыр)

Җәмилә Хөрмәтуллина сүзләре.

Турсаймаган- елмайган!

Шүрәле бүген әйбәт.

Якты кәефле Шүрәле,

Безне яхшыга өйрәт!.


Шүрәле, Шүрәле!

Безгә акыл бир әле!

Кеше булып калырга,

Гел яхшыга барырга...


Яшик бергә дус булып,

Бер-беребезне хуп күреп.

Тукай абыйны гел бергә

Искә төшереп торыйк!


Качып уйнаган чакта

Көлдерерсең кытыклап.

Гел тыңнарбыз үзеңне,

Яратырбыз сүзеңне!

Һәм ятларбыз сүзеңне...


Син булгачтын күңелле

Балачагыбыз ямьле.

Әкияттә син- патша!

Мактаулардан һич шашма!


Тик шуны да белеп тор:

Дөньяда күп урманнар,

Урманнарда болыннар,

Болыннарда торганнар-

Җен-пәри һәм Шүрәле...

Язык йөргәннәренең

Кирәкләрен бир әле!


Гел бер җирдә торма син,

Барсын күреп, йөр әйдә.

Кайда кирәк зур ярдәм,

Көтмәгәндә бул пәйдә.

Онытмабыз без сине,

Гел булырбыз яныңда.

Бик арысаң юллардан,

Кал әйдә , Кыйгыларда!

Калмассың кайгыларга,

Калсаң Кыйгылыларда.


Шүрәле, Шүрәле!

Безнең якка кил әле!

Кыйгы ягы бик матур

Үзең күреп бел әле!






















Новый татарин”га.


Йә,”яңа татарин”,

Бирелде сиңа ирек.

Новый русскийлар” рәтенә

Баскан идек...

Янәш басуның мәгънәсен

Нидә белеп,нидә күреп,

Халкыңның кесәсен

Яшисең талап, имеп.

Йә, татарин, өр-яңа!

Булдың бит син дә “кеше”.

Син дә шулай мескенләнеп,

Калыр димәгән идем.

Күн капчыгың корсагыңа

Асар димәгән идем.


Ә бит,

Ата-баба тирен түгеп,

Яшәткән ил ыруын.

Ач булмаган, ялангач,

Горур тоткан ул башын.


Иманга тап төшермәгән,

Ятименнән гасырларга

Үлмәс шәхес үстергән.

Рәмиләре алтынына

Күпме татар

гыйлем эстәгән!


Хәлсезләргә кулын сузган,

Көрәшләрдә барын узган.

Кайда хәзер шул йолалар-

Изге юлыбыз тузган.


***

Чуп-чар тузган базар арасыннан,

Җәлләп узам син бай мескенне.

Сандугачтай сайрап-сайрап,

Син сатасың калдык,искеңне.


Сәрмәнәсең тиеннәр эзләп,

Саташасың һәр төнне.

Бугазыңа килеп төелә әллә,

Тулмас диеп акчаң төене?!


Бер-берегезне күрәлмичә

Әтәч” куна кибетең башына.

Тавыкларың сатылмыйча

Сөрсеп ята нигезең ташында.

Хәер сорый синнән ялгыз карчык,

Илгә биргән ирмен улларын.

Ә син...

капчыгыңнан тиннәр эзләп,

Калтырана саран кулларың.


***

Йә, “Новый татарин!”

Кесәң тулды- күңлең булды.

Өр-яңа” исмең таптың.

Дөнья чүбенә табынып,

Иман нурыңны саттың.


Нәрсә булды?-Күзең тонды...

Алдап җыйган акчаңа.

Үпкәләмә таш атканга

Син “үстергән” бакчага.

Тик бел син шуны:

намус сиңа

бик озакка әле кайталмас,

Халык әйткән- таркалмас:

Дөнья малы – өч көнлек,

Изгелекле бәндә генә

Әхирәттә була мәңгелек.


Йә, әйт инде, замана бае,

Калдымы татарлыгың?

Бармы әле сатарлыгың,

Сазлыкка батарлыгың?

Мин әтиемә охшаган.


Мин дә кап-кара күзле,

Әти дә кара күзле.

Икебез дә бигрәк охшаш,

Икебез дә күп сүзле.


Минем әти бик җаваплы

Эшләп йөри урында.

Эссе дими, яңгыр дими,

Поста тора буранда.


Иңнәрендә бар погоннар,

Яна анда йолдызлар.

Ул эшендә булган чакта

Тыныч тора урамнар.


Күкрәгендә медаль-орден

Кителен нурлап тора.

Әтием бик килешле минем,

Һәрвакыт көлеп тора.


Мин дә аңа охшаганмын,

Ул күзәрем,чәчләрем!

Үскәч мин дә аның кебек

Саклармын ил чикләрен.














Туган йортым.


(1970 елларда бик күп авыллар “переспективасыз” дигән

мөһер алып, юкка чыктылар, күп йортлар ятим калып,

череделәр, хуҗалары бәхет эзләп, ил буйлап таралдылар.)



Туган йортыма кайттым

Күңелгә ризык эзләп.

Капка ватык,эчкә узам,

Монда үткәнне күзләп.


Ишек алдым ямь–яшелдән,

Каз бәбкәсе - үләне.

Яланаяк басып карыйм,

Балачагым күрәме?


Коймалар да аксыганнар,

Ташлатмакчы йорт ямен.

Пыяласыз тәрәзәләр-

Елап беткән күз яшен.

Кое баганасы кулын сузып,

Күктән ярдәмме көтә?

Тәңренә мөрәҗәгать итеп,

Кайгы – хәсрәтен сүтә.


Яз утырткан алмагачым

Көзләрен бөгеләдер.

Җыючы юк җимешкәен

Сыгылып, сынарга әзер.


Бар да сыкрап, елап тора-

Ташлаганнар...беткәннәр...

Читкә киткән хуҗаларың,

Нигез ташың сүткәннәр.

Шулай булды заманасы,

Китте синнән бик күпләр.

Үз туфрагы бәхет бирми,

Чит җирләрдән көттеләр.


Авыллардан гүя үтте

Ачлык, сугыш афәте.

Аркылы-буй такта элде,

Алачыгы- келәте.

Ни хәл итим, туган йортым

Шул агымга эләктең.

***

Ишек алдым яшел үлән,

Үтим инде булмаса.

Туган йорт дип кайтмас идем,

Әгәр ул да булмаса.

( Күгәрчен.1994)































Әткәм кабере.


Әткәм каберен күрим диеп,

Кайттым туган авылга.

Авылым үскән, матурланган.

Килдем , әткәм, яныңа.


Баш очына нурлы айдан,

Кабер ташың куелган.

Газиз исмең сырлап, сырлап,

Шул ташыңа уелган.


Туган йорт сүтелсә дә,

Мәңгелек йортың- Оҗмах.

Бар булмышың-иман, холкың,

Пәйгамбәрләргә охшаш.


Балаларың читтә хәзер,

Очырдың син еракка.

Соң белмәдең алар кайтып ,

Күрәлмәсләр озакка?


Көткәнсеңдер,ансын беләм:

-Балам!-диеп өзелеп.-

Кайталмадың күмәргә дә ,

Калдың читтә өзелеп!


Хыялымда көн дә кайтам,

Әткәм, синең яныңа.

Ерак ара, сирәкләнә

Кайтулар да авылга,

Алма,зинһар, авырга...

Хәдисләрдә урыннар күп,

Көтә белгән,
түзә белгән сабырга...

( Күгәрчен.1994)





Язгы җыр.


Бөреләр керфеген ачып,

Тулышып җиткән чагы.

Җир шарының мәхәббәттән

Зырлап әйләнгән чагы.


Яз сылуы Умырзая

Кыз булып ңиткән чагы.

Мәхәббәттә җәен көтеп,

Сулмыйча түзгән чагы.


Өметләрнең мөлдерәмә

Чайпылып торган чагы.

Сөюләрнең бер бизмәнгә

Салынмый торган чагы.


Елгаларның үзәннәргә

Таралып киткән чагы.

Юк, ярамый- ярларына ,

Әйләнеп кайткан чагы.


Яз сылуы Умырзая ,

Кыз булып җиткән чагы,

Мәхәббәттә җәен көтеп,

Сулмыйча түзгән чагы.



(Үрге Кыйгы.2004)












Кыйгы районы “ Умырзая” фольклор һәм халык-эстрада төркеменең 15 еллыгына багышлана.


Умырзая.


Бу якларның язы салкын,

Умырзая -ут чәчкә.

Бозлы карны эретерлек
Көч таба җырлы чәчкә.


Язгы моң син, моңлы яз син,

Көзләрем җиткән чакта.

Көтмәгәндә яз китерә

Бураннар тузган чакта.


Зәңгәр язның зәңгәр төсен,

Алып килә яз саен.

Үз җырың бар, үз моңың бар,

Кыңгырау таҗың саен.


Халкымның да иң яраткан.

Җыры бит “ Умырзая”

Умырзая –яз чәчәге,

Гомерең үтми зая.


Туган якның горурлыгы,

Моңнарыңның муллыгы.

Туган туфрагыңда шыткан,

Чәчәкләрнең нурлысы.


(Үрге Кыйгы.2004)












Туган ягым


Туган якны моңга күмеп,

Җырлаган җырларым бар.

Кайтып күрим, диеп,

Уйлаган уйларым бар.


Төштә күрәм, Олы тауны.

Ялангач, талсыз килеш.

Уйларымда туган якка

Кайтып кергәнмен, имеш.


Туган ягым, туган авылым,

Синең өчен җан атып,

Очрашырбызмы икән тагын,

Тиз араларда кайтып.


( Күгәрчен.1999.)























Яз мотивына балалар өчен ширырьләр.


Язбикә.


Карлар эри, су ага.

Кошлар кире кайталар.

Кояш нурлары шатланып,

Көләч нурын тарталар.


Кошлар иртә вә кичен,

Чут-чут язны көтәләр..

Урмандагы җәнлекләр дә

Йөгерешеп үтәләр.


Өй башындагы карлар

Кая китә? - Бетәләр.

Бөтен елгалар да таша,

Белмим, кая китәләр?


Кыш бабай да көчсез хәзер,

Язга баш була алмый.

Бернәсә дә булмас!- диеп,

Кояш бабайны алдый.


Урамда кояш карый,

Җил ятып карны ашый.

Челтер- челтер ерганаклар

Олы диңгезгә карый...



































Яз җиткәч.


Дәрестә тик утырмыйм,

Әйләнәм дә әйләнәм.

Укытучы миңа килеп,

Бәйләнә дә бәйләнә.


Урамга килә чыгасым.

Уен белән буласым.

Ничек түзәргә инде?

Укырга кирәк инде!

Түзәргә кирәк инде.




























Язгы кояш.


Февраль ае, март ае.

Бураннарның шарт ае.

Озын кыштан туеп бетеп,

Яз көтә торган ае.


Көн кыздыра, кояш көлә.

Менә инде яз килә.

Көннәр суык булсалар да,

Кояш шатланып көлә.(2011.)




Кошлар.


Яз җитә дип шатланалар,

Урманнар, елгалар да.

Кара карга, чыпчыклар да,

Барсы, барсы, барсы да.


Кошлар чырык- чырык итеп,

Яз килә! -дип сайрыйлар.

Кая оя корырга?”-дип,

Ятеш урын сайлыйлар.


Бөҗәкләр дә баш күтәрә.

Кышкы озын йокыдан.

Үрмәләп чыгып киләләр ,

Ярык –йорык, чокырдан.

Кышкы озак йокыдан.( 2011.)
























Яз килә.


Кояш нуры астында,

Кар да елтырап ята.

Елгада калын бозлар,

Әлегә бик тын ята.


Өй кыегына тезелгән.

Озын –очлы боз –орчык.

Төш җитүгә “елап” бетте,

Калмады хәтта очтык.


Яз килә, дип елыйлармы?

Менә сиңа, вәт кызык!

Әзме рәхәт язга җитеп,

Калын кышларны үтеп.


Тып-тып тама тамчы,

Көйгә сала яз моңын.

Кышка да эссе хәзер,

Салып бәрде ак тунын. ( 2001)





















Ике телем- ике канатым.


Татарча да яхшы бел,

Башкортча да яхшы бел.

Икесе дә дуслык өчен

Аңлашылган моңлы тел.




Башкортымда –мин башкорт,

Татарымда мин татар,

Һич ышанмыйм, кемнәр моңа,

Күпсенеп уклар атар.


Әнием башкорт булып,

Җырлар “ Рәйхан”ны сузып.

Татар әтием” Перровский”ны

Басар башкортым узып.


Башкортымнан алдым

Җыр- моңнарны,

Татарымнан –чаялык.

Кадерләрен белеп яшә,дигән,

Тарих үзе биргән ризалык.


Миннән дә баерак кеше бармы?

Кемнәр алар?

Ике халкым- берүк Ватаным.

Иркен илем , ирек һавсында

Телеи,рухым чәчкә атамын.


Яшәү үзе биргән матур җирлек,

Берүк хаклык ике халыкта.

Тел байлыгы- ил байлыгы-

Татулыкта¸дуслыкта.

(Үрге Кыйгы.2003)

















Туган телем.


Әти-әнием каны аша

Телем ачылган телем.

Замана давылларын җиңеп,

Һаман нурланган телем.

Кагылдың да, сугылдың да,

Бирешмәдең, син телем.

Тукайны озаткач та,

Такташны биргән телем.

Тарих хаклыгын саклаган,

Халкым барлыгын яклаган,

Ул минем татар телем.

(Үрге Кыйгы.2003.)































Тукайга.


Еллар үткән, сезнең буын,

Күптән калган теге буатта*.

Ә син, Тукай, һаман безнең белән,

Җилдерәсең җитез Пар атта.


Дөньяларны шау-шуларга күмеп,

Үтте күпме шигъри парадлар!

Тезгеннәре өзелеп торып калды,

Егылып калды күпме пар атлар.


Туган телгә биргән канатларын

Талмый кагына милләт күгендә.

Шигьри сүзең көрәш ялкыны ул,

Әллүки”ең күңел түрендә.


Хафаланма, үлми исмең,

Арымасын бары Пар атың.

Еллар үткән саен кадре арта,

Тукай дигән бөек бу затның.


Замананың корыч атын җигеп,

Кем айкамый бүген Җиһанны!

Синең Пар ат һаман алда бара,

Уза алучылар юк аны.







*Буатта-(баш.) гасырда.






Көзләр җитсә дә...


Күз яшьләренә төелеп,

Көзге тәрәзәм елый.

Тәрәз төбем- гөл тәлгәше,

Салкын тамчыны тирги.


Гомер көзләренә вакыт җиткән,

Ә күңелдә һаман яз әле.

Көзләремне ашыктырмый,

Язларымны тагын көтеп алып,

җәйләрендә

Чәчкәләргә төренер чак әле...

Күңелләрдә һаман наз әле...


Килә әле җырларымнан

Күпме шатлыкларым табасы.

Дөнья мәшәкатьләреннән

Бераз гына тыннар аласы...

Көзләр җитте диеп уфтанмыйм мин,

Язлы көзләремдә- ташкын мин.

Табигатьнең һәр мизгеленә,

Язлар төсе биреп яшимен,

Шартлап торган язгы яшен мин.


( Үрге Кыйгы. 2003.)





















Көз мизгелләре.


Түгәрәк күлнең

шадра дулкыннарын сирпеп,

Күккә ашты торна төркеме.

Күл камышы кулын болгап,

Кабат кайтуларын үтенде.

***


Җәй буена каен кызы

Яшел тәлгәшенә төс үрде.

Бөрә шәлен җилфердәтеп,

Мәңгелек җәен көтте.


Уйламады тиз үтәр дип,

Яшьлеге яшелләре.

Сары моңнар урап алды,

Түзмәде тәлгәшләре...


Гаҗәпләргә калды каен,

Кай арада көз килгән?

Язлар әле сөелмәгән,

Сөелеп көелмәгән...

Кай арада көз килгән?

Көтмәгәндә көз ялкыны

Уңалмаслык төс элгән?!

***

Челтер-челтер

Торна тавышлары...

Чылбыр-чылбыр

Күңел сагышлары...

***

Пышылдады сары яфрак

Күршесенә пыштыр- пыштыр:

-Озакламый кыштыр..кыштыр...”

***

Каенның сары шәле Әбиләр чуагы иңендә.

***

Миләш куагының ут-ялкыны,

Өтеп алды чаган тәлгәшен.

Кызыл шомырт ап-ал булып,

Түгә калды кайнар яшьләрен.

Олпат имән- гомер кичкән
Тамашага берни дәшмәде:

Көзге җилгә каршы басты,

Ә калганнар аның артыннан...





































Бу якларда.


( Кыйгыда)

Бу якларда бар да бар:

Бар ябалак, юк түгел

Бөркет, лачын.

Карчыгасыз җир кайда бар,

Коңгызсыз күкләр кайда?

Юк түгел монда тургае,

Болансыз түгел болын.

Ярканатлар оя корыр,

Елга яры юк түгел.

Бар да бар монда күңелгә:

Яз китерә карлыгач,

Көзләр җиткәнче сайрарга

Мин дә монда сандугач.


( Үрге Кыйгы.2003.)

























Көзге яфрак.


Леп-леп итеп сары яфрак

Тибрәлә җил куенында.

Гүя көз бирмәскә тели ,

Кара җир куенына.


Очынмачы, бөтерелмә,

Синең көн беткән хәзер.

Сары яфрак – көз сылуы,

Моң булып яшә хәзер.


Җил-давыл да тынар бер чак,

Яфрак ятар яфракка.

Бер-бер артлы көзләр үткәч,

Җирдән шытып чыкканбыз”,-дип

Әйләнерләр туфракка.


Җир яшәрә туфрактан...


(Үрге Кыйгы.1997.)




















Алтын шарлар.


Бакчамда сары чәчкә.

Сары ул сагыш төсе.

Юкка гына үз итмидер

Сарыны күңлем хисе.


Сары, сары, сап-сары!

Сагышым сарылыгы.

Аралар ераклыгы да,

Сарының сагышлыгы.


Саргаям сагышлардан,

Сарының серен беләм.

Белгәнгә үзем генә,

Белгәнгә үзем түзәм.


(1975-Уфа)

















































































Автор
Дата добавления 25.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров172
Номер материала ДВ-186991
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх