Инфоурок Начальные классы КонспектыВнеклассное мероприятие посвященное к 8 марта Дуслык жинсен на татарском языке

Внеклассное мероприятие посвященное к 8 марта Дуслык жинсен на татарском языке

Скачать материал

Әниләр һәм аларның балалары катнашында уздырыла.

Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле тамашачылар! Хәерле көн дуслар, кунаклар!

Бер утыру - узе бер гомер дип,

Бабайлар бит юкка әйтмәгән,

 Бер очрашып серләр булешу –

Бу гадәтләр эле бетмәгән.

 Бүген бездә ике команда арасында бәйге була. «Түгәрәк» һәм «Балкыш» комаңдасы әниләре һәм аларның балалары үзара көч сынашырга булдылар.

 Нигә яшьлек,

Янмагач та, көймәгәч тә ?

Нигә тормыш,

Бәйрәм алды көннәрендә

Бер елмаеп көлмәгәч тә ?

Башта сүз сәламләү өчен төркемнәргә бирелә. Сәламләү сүзен кем беренче әйтәчәген ачыклау өчен шобага салабыз.

Кемгә «сәламләу» дигән суз язылган кәгазь чыга, шулар берен­че булып сәламләү сүзен әйтә.

«Түгәрәк» командасы әниләренең сәламләү сүзләре(Сәламләү сүзен капитаннары әйтә.)

Буген бәйге, менә без дә

Килдек көч сынашырга.

Кызармас өчен йөзебез

Кирәк нык тырышырга.

Саф, пакь куңел, шат йөз белән

Бу бәйгегә килдек без.

Әйдә, кызлар, дуслык җиңсен,

Без тик шуны телибез.

Уңыш сезгә, уңыш безгә

Елмаеп, көлеп торсын.

Шушы бәйге ике арада

Дуслык нигезен корсын!

«Балкыш» командасы әниләренең сәламләү сүзләре.

Буген сезгә сәлам юллыйбыз без.

Сәлам сезгә очкан кошлардан.

Сәлам сезгә зирәк көндәшләрдән,

Сәлам сезгә якын дуслардан.

Хәерле көн, кадерле дуслар!

Барчагызга:

Яшегезгә, картыгызга.

Олыгызга, кечегезгә.

Хезмәт сөйгән,

Эштә уңган,

Җыр җырларга,

Көй көйләргә

Оста булган «Тугәрәк»кә

«Балкыш»тан дусларча

Кайнар(барысы бергә) сәлам!

 Якын дуслар җыелганнар,

Шул уңай белән буген.

Җырның щ матурын гына

 Җырламый мөмкин тугел.

«Балкыш» командасы барысы бергә җырлый.

Тормышыбыз ямьле булсын,

Ямьле булсын, гөрләп торсын.

 Сәлам сезгә, сәлам.

Эшләрегез зурдан булсын.

Илебезне бизәп торсын,

Сәлам сезгә, сәлам!

Алып баручы.

Әкрен генә торып килә,

Йокысыннан татар уяна.

-  Туган телен халкым онытып бара,

Нишләргә ? - дип эчтән ул яна.

Бу бәйгенең төп эчтәлеге үлем белән яшәү арасында калган телебезне, Тукай телен, туган телебезне төпле аякка бастыруда безнең дә аз гына булса да өлешебез керсен дигән фикердән чыгып төзелде.

«Әдәп тебе - матур гадәт» бәйгесе. Татар халкы - әдәпле, туры сүзле, пакь халык. Ул элек-электән балаларны тәрбияләүгә зур игьтибар биргән. Бәйгедәге беренче чараның эчтәлеге: мин төгәлләнеп бетмәгән текстлар укыйм, ә сез аларны халык педагогикасы тәҗ-рибәсенә таянып тәмамларга тиеш буласыз. Бу юлы чират буенча «Түгәрәк» командасы башлый.

Сезнең улыгыз урамнан елап керде. Сез хәлне анларга теләп:

-  Улым, нәрсә булды? - дип сорыйсыз.

- Шамил кыйнады.

Ә менә алга таба сүз сезгә, ни әйтерсез?

(Тик торган агачка берәу дә килеп орынмый(җавапларның башка төрлесе дә булырга мөмкин).

«Балкыш» командасына бирем:

Роза мәктәптән кайтгы да, сиздермичә генә, бүлмәгә үтте. Букчасын бер почмакка куйды. Әбисе:

-  Кызым, кулларыңны ю да ашарга чык, - дип табынга чакырды.

Роза өстәл кырыена чыгып утырды да әкрен генә ашый башлады.

-  Балам, нигә кәефсез, әллә берәр хәл булдымы?

-  ...(Роза эндәшмәде).

Әби бу очракта нишләде икән?

(Әби ары таба сораулар бир-

мичә, оныгының тыныч кына ашап

бетеруен көтәргә була. Аннары җайлап кына Розаныц ни өчен кәефсез кайтуының сәбәбен со-раштыра).

«Түгәрәк» командасына: 1 нче сыйныф укучысы Разилга әнисе фатир ачкычын бирде дә:

- Улым, бүген мәктәптән кай-ткач, ишекне үзеңә ачып керергә туры киләчәк. Менә сиңа ачкыч,- диде.

Разил үзенең мөстәкыйль малай булуын раслау өчен:

- Бауны үзем тагам, - диде дә шкафтан бау төргәген алды, аны кисте, ачкычны бауга беркетте һәм муенына киеп карамакчы булды. Ләкин бау баш аркылы үтмәде. Бу хәлләрне күзәтеп тор­ган әнисе нәрсә дияр?

(Җиде кат улчә, бер кат кис, -  дип юкка гына әйтмиләр шул.)

«Балкыш» командасына: Наилә табын артында утыра. Әбисе пешергән пәрәмәчләр шундый тәмле, ул үзе дә сизмәстән, аякларын селкетеп, чайкала-чайкала ашый башлады. Әбисе моны күреп алгач, нәрсә әйтер? (Кызым, ашаганда аягын селкеткән кешегә шайтан килә. Бөтен ашаганын шайтан ашап бара).

А. б.Амбар төбендә икмәк бар,

Картлар сүзендә хикмәт бар,

- ди бит халык.

Ә хәзер икенче бәйгегә күчәбез.

Бер егет күрше авылдан кунакка килгән кыз белән танышырга теләп:

-  Чибәр кыз, исемең ничек? - дип сораган.

Кыз бер дә аптырап тормыйча:

- Бибидөрлемәнтәзимәбануя-малоркыя! - дип җавап биргән.

Менә сез дә хәзер чиратлашьт «Гөл» белән башланган татар хатын-кызлары исемнәрен әйтегез (Уйларга вакыт бирелә.)

Шул вакытта безнең балаларгада бирем бирәбез ( чәчкәләрнең исемен язырга)

«Түгәрәк» командасы әниләре башлый, чиратлап(ике төркем) берәр исем әйтегез. Кайсы команда исемнәр әйтүне дәвам итә алмый, шул оттырган санала.

А.б. Әйдәгез әле эниләргә бер бирем бирәбез, үзләреннен яшь чакларын искә төшерсеннәр. (бала төрү)

А.6. Буддырдыгыз, булдырдыгыз, ә хәзер өченче бәйгегә күчәбез.

Әйтем - сүзнең бизәге.

Мәкаль - сүзнең җиләге.

Кадерле әниләр! Сез хәзер мәкальләрнең ахырын әйтеп бетерергә тиеш буласыз.

Мәкаль башлыйм, син төгәллә.

Әгәр тапсаң сузләрен.

Эй, сез, кызлар, кемнәр тапкыр,

Курсәтсеннәр узләрен.

Чират кемдә калган, шул ко­манда тартмадан бер мәкальнең башы язылган кәгазь алып укып, ә каршы төркем дәвамын әйтә.

1.  Оста барда кулың тый..(-Белгән барда телең тый.)

2.  Казанга ни салсан...(Чумечкә шул чыга.)

3. Чит җирдә солтан булганчы...(Үз илеңдә олтан бул.)

4.  Эшлегә көн җитми...(Эшсезгә көн утми.)

5. Вак яңгыр тәнгә үтә...(Вак сүз җанга утә.)

6. Гыйлем алу...(Энә белән кое козу.)

7.һөнәрле үлмәс...(һөнәрсез көн курмәс.)

8. Яхшы гадәт адәм итәр... (Яман гадәт әрәм итәр.)

А.б. Алдагы бәйгегә күчәбез.

Җырсыз җирнең яме юк,

Җырсыз тормыш тәме юк.

Җыр сулар һава кебек,

Җыр яши, җыр - мәңгелек!

Хәзер һәр төркем үзләренең моңга бай кешесен алгарак чыгара. Чират       ...командасы әниләрендә калды. һәр ике төркем җырчысы да халык җырын башкара.

А.б. Сагышларны миңа язмыш бирде,

Ә моңннары аның тумыштан.

Бәхет белән шатлыкларны гына

Бик тырмашып алам тормыштан.

Җырлап күрсәттегез, ә хәзер биеп тә күрсәтегез инде.

Әйдә, әйдә, катырак бас,

Бу кем бии, дисеннәр.

Баскан җирдә ут чыгара

Безнең кызлар, дисеннәр.

Имән микән бу сайгак ?

Нарат микән бу сайгак?

Сикереп төшеп биегәндә

Чыдар микән бу сайгак?

Биючелөр ярышы. ( “ Яблочко” көенә чегән биеүе)

А.б. Җырладык та, биедек тә, алда бит тагын бәйрәм. Хәзер «Яулык чигәм» дигән бәйгегә күчәбез.

Яулык бизәргә әниләр өйдән әзер-ләнеп киләләр. Яулык бизәр өчен сә-хнәнең арткырак ягына ике өстәл куела, өстәлгә 70 х70 улчәмле ак кәгазь, җилем, пумалалар куелган. Ә менә бизәкләрне әниләр төсле кәгазьләрдән өйдә кисеп алып ки­ләләр.(Анда татар мәкәлләре, бизәкләре булырга тиеш.)

А.б. Әниләре яулык бизәгәндә балалары үз һөнәрләрен күрсәтә.

Сәхнәгә һәр.....командадан да балаларны  бирегә чакырабыз.

Әниләр турында берничә шигырь укыла, берәр концерт номеры күрсәтелә.

А.б. Булдырдыгыз, балалар.

Эти тапкыр, әни тапкыр,

Ә мин кемнән ким икән ?

Табышмаклар әйтеп карыйм,

Кем җавап әйтер икән ?

Чиратлап кара-каршы табыш-маклар әйтешәләр.

Кулсыз-аяксыз, тәрәзә кага. (Җил.)

Каты гына ак таш,

Эри авызга капкач.(Шикәр.)

- Кара сыер ятып кала, Ак сыер торып китә.(Яз.)

- Үзе су, үзе каты.(Боз.)

- Көн йөри, төн йөри,

Бер атлам җир китә алмый. (Сәгать.)

- Кара кыр буйлап ак куян чаба .(Кара такта, акбур.)

Келт-келт итә,

Өенә кереп китә. (ачкыч),

                             

Кечкенә генә бер чокыр,

Бер чокырда мең чокыр. (уймак),  

 

Пыяла күл, агач яр,

һәркем өендә ул бар;

Кем аңарга үрелә,

Күлендә шул күренә.( көзге),

 

Кара айгыр ут эчендә чабып йөри. (кисэү агачы.)

 

Өстән тишек, астан тишек,

Уртасында ут та су. (самовар),

 

Үрдәгеелгада, койрыгы - коймада.(  чумеч,)

 

Өстәлемдә ак үгез,

Маңгаенда бер мөгез.( чәйнек)

 

Барысын да ашатам, ә үземнең авызым юк. ( кашык)

 

Өр-яңа савыт тишелеп беткән,

Тишекләреннән ак яңгыр үткән.( он  иләге)

Ике боҗра, ике аяк,

Уртасында бер таяк. (кайчы)

 

Тимер чыпчык, сүс койрык. (инә-җеп)

 

Тешләре бар, авызы юк,

Үзе чәйни, үзе йотмый,

Ашаганы — агач он. (пычкы)

 

Тимер чыпчык боз тишә. (лом)

 

Борыны озын үзеннән,

Үзе минем теземнән,

Шыбыр-шыбыр шыбырдап,

Яңгыр ява үзеннән.(лейка)

 

А.б. Бик әйбәт, бик күп табышмаклар беләсез икән, ә сез тизәйткечләр беләсезме сон?

Әйдәгез, кара-каршы чиратлашып тизәйткечләр әйтешеп карагыз эле.

Абагага бага-бага

Башын бәрде баганага.

Туктап-туктап

Туйса тукмак.

Тук-так, тук-так.

Савыт юа Сәгыйдә.

Су сала Әсмабикә.

Эчтем, эчтем, су эчтем.

Чәй эчмичә су эчкәнгә,

Бик авыртты шул эчем.

Үгезегез узегезнеке,

Мөгезе угезегезнеке.

Талга кунар бер тартар,

Ул тартарны тал тартыр.

Тартар басып талны тартыр.

Тал тартыр, тартар калкыр.

Тартар калкыр, тал тартыр.

Без, без, безелдек.

Без бер рәткә тезелдек.

Биибез дә, уйныйбыз да,

Бер оялып тормыйбыз.

Без - уңганнар, без - булганнар.

Без - тапкырлар.

Хөкемдарлар моны куреп

Шаккатырлар.

Балалар урыннарына утыралар, әниләр бизәгән яулыкларьш тотып, сәхнә уртасына чыгып басалар.

А.б. Яулыкларны хөкемдарларга биргәннәр соң алдагы чарага күчәбез. Мин сезгә сораулар бирәм, сез җавапны кем белә, тиз генә кул күтәрәсез. Җавап кыска һәм аңлаешлы булырга тиеш.

-  Нәрсә ул тастар7(Дуртпочмаклы яулык.)

- Камзул, казакидан нәрсә бе­лән аерыла? (Камзул җиңсез, ка­заки җицле һәм кечкенә генә яка-сы бар.)

- Нәрсә ул мон(Көй.)

- Нәрсә ул хөррият?(Ирек.)

Нәрсә ул гшъ(Уй.)

-   Нәрсә ул мөнәжәт?(Дини дөнья белән фәнни дөнья арасында торгам шигъри язма.)

- Нәрсә ул шамаил?(Язге язу.)

А.б. Арып та киткәнсездер, алайда тагын бер бирем бирәбез әле сезгә ( кызларның чәчләрен үрергә)

А.б. Әйдә халыкка хезмәткә,

 Хезмәт эчендә йөзмәккә.

Тукай бит безне шулай чакырган.

Хөкемдарлар үз фикерләрен төгәл туплап нәтижәләр чыгарганчы, төркемнәр кара-каршы такмак әйтешәләр. Моңа баллны музыка белгече куя.

Җырлыйк эле, җырлыйк эле,

Җырламый тормыйк эле.

Чәчәк кебек яшь гомерне

Бушка уздырмыйк эле.

Ак кәрзиннәр эченэ

Алмалар тутырырга.

Килдек, дуслар, сезнең белөн

Җырлашып утырырга.

Урам буе ак келэт,

Ишегендэ ак йозак.

Көтә-көтэ арып беттек,

Нишлэп тордыгыз озак.

Урам буе тәрәзәгез

Яшелләргэ буягыз.

Зинһар өчен үзегезне

Әллә кемгэ куймагыз.

Ал да булырбыз эле,

Гөл дә булырбыз эле.

Матур җырлар җырлый-җырлый,

Гөрләп яшәрбез эле.

Бишмэтецдә биш төймә,

Алтынчысы каптырма.

Бар җырыбызны җырладык, 

Булмаганын таптырма.

А.б. Куп сораулар, куп җаваплар,

Куп сынаулар сез уттегез.

Инде бу зур эшләрдэн соң,

Әйдә, бераз ял итегез.

Суз хөкемдарларга бирелә.

Алар бэйге нәтиҗэлэрен белдерәләр

. Бүләкләр тапшырыла.

 Катнашучыларга рәхмэт белдерелә.

Ахырыдан кумәкләшеп «Туган тел» җыры җырлана.

 

1.Оста барда кулың тый..                         (-Белгән барда телең тый.)

 

 

2.  Казанга ни салсан...                             (Чумечкә шул чыга.)

 

 

3. Чит җирдә солтан булганчы...             (Үз илеңдә олтан бул.)

 

 

4.  Эшлегә көн җитми...                         (Эшсезгә көн үтми.)

 

 

5. Вак яңгыр тәнгә үтә...                        (Вак сүз җанга үтә.)

 

 

6. Гыйлем алу...                                       (Энә белән кое казу.)

 

 

7.һөнәрле үлмәс...                                    (һөнәрсез көн күрмәс.)

 

 

8. Яхшы гадәт адәм итәр...                      (Яман гадәт әрәм итәр.)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Внеклассное мероприятие посвященное к 8 марта Дуслык жинсен на татарском языке"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист по благоустройству

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 334 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 17.12.2015 1204
    • DOCX 69 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Биккинина Гульнара Минигалиевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 5493
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Организация краеведческой деятельности детей в учебно-воспитательном процессе начальной школы

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 248 человек

Курс повышения квалификации

Развитие предметных навыков при подготовке младших школьников к олимпиадам по математике

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 101 человек

Курс повышения квалификации

Специфика преподавания информатики в начальных классах с учетом ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 39 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 284 человека

Мини-курс

Управление спортивными событиями и организация деятельности в спортивной сфере

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 15 человек

Мини-курс

Основы дизайна в Figma

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 83 человека из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 10 человек

Мини-курс

Личностное развитие и отношения

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе