«Бәйрәм
бүген,бәйрәм бүген!»
(Габдулла Тукайга
багышланган кичә)
Габдулла Тукайга багышланган кичә.
Бәйрәм бүген,бәйрәм бүген!
(башлангыч
сыйныфның татар төркемендә)
Максат:
Балаларда бөек шагыйребез Г.Тукайның шигырьләренә кызыксыну уяту; фикерләү,
иҗади сәләтләрен һәм сөйләмнәрен үстерү; милли үзаң, үз халкың белән горурлану
хисләре тәрбияләү.
Планлаштырылган
нәтиҗәләр:
Регулятив
универсаль уку гамәлләре:
-укытучының
күрсәтмәләрен аңлап үти белү; анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү
Танып
белү универсаль уку гамәлләре:
-уку
максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм
берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; объектларны чагыштыру, классификацияләү
өчен уртак билгеләрне билгеләү, чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен
формалаштыру.
Коммуникатив
универсаль уку гамәлләре:
-
фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны
туплау өчен күмәк эш башкару.
Предмет-
шагыйрь Г.Тукай биографиясен истә калдыру, «Шүрәле» , “Кәҗә белән Сарык”, “Су
анасы”әкиятләре һәм шигырьләре белән таныш булу.
Шәхескә
кагылышлы- экологик тәрбия бирү.
Җиһазлау:
Г.Тукай иҗатына рәсемнәр,слайдлар: Тукай тормышыннан фактлар (портрет,
туганнарының рәсемнәре, яшәгән җирләре , китаплар
Кичә
барышы:
Мотивлаштыру-ориентлаштыру.
Максат:
Кичә барышында күңелле ял итү һәм катнашып утыру.
Исәнләшү. Уңай
психологик халәт тудыру.
-
Исәнмесез, кадерле укучылар, укытучылар, кунаклар. Бүген – бәйрәм. Татар
шигъриятенең күгендә балкып янган иң зур йолдызыбыз – бөек Тукаебез туган көн бүген.
Г.Тукайның туган көненә багышланган кичәбезне башлап җибәрик.
26
апрель – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне .
Төп
өлеш.
Безнең
максат: Г.Тукайның тормыш юлын ,язган әкият, шигырьләрен искә төшерү.
1.
1 – 5 нче слайдларны карау, фикер алышу.
-
Г.Тукай
үзенең шигырьләре аша туган телне …. ( нишләргә?) өйрәткән. Бу сорауга җавап
бирү өчен “ Туган тел” шигырен тыңлап китик.
-
Сорау буенча фикер алышу.
2.
Табигатьне ... ( нишләргә?) өйрәткән. Бу сорауга җавап бирү өчен “Бала белән
күбәләк” шигырен тыңлап китик.
Бала
белән күбәләк
Бала:
Әйт әле,
Күбәләк,
Сөйләшик
бергәләп:
Бу кадәр
куп очып
Армыйсың
син ничек?
Ничек
соң тормышың?
Ничек
көн күрмешең?
Сөйләп
бирче тезеп,
Табаламсың
ризык?
Күбәләк:
Мин
торам кырларда,
Болында,
урманда;
Уйныймын,
очамын
Якты көн
булганда.
Иркәли
һәм сөя
Кояшның
яктысы;
Аш
буладыр миңа
Чәчәкләр
хуш исе.
Тик
гомрем бик кыска:
Бары бер
көн генә,—
Бул
яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә
син миңа!
-
Сорау буенча фикер алышу.
3.
Эшне ...
( нишләргә?) өйрәткән. Бу сорауга җавап бирү өчен “Кызыклы шәкерт” шигырен
тыңлап китик.
-
Сорау буенча фикер алышу.
4.
Кеше әйберсенә ...
( нишләмәскә?) өйрәткән. Бу сорауга җавап бирү өчен “Су анасы ” әкиятен искә
төшерик.
-
Сорауга җаваплар тыңланыла.
5.
Кешеләргә начарлык ... ( нишләмәскә?) өйрәткән. Бу сорауга җавап бирү өчен
“Шүрәле” әкиятен искә төшерик.
Тукайның
Шүрәлесе нинди герой: уңаймы, тискәреме ? Егет дөрес эшләдеме? Хәзер кешеләр Шүрәледән
куркамы?
-
Сорау буенча фикер алышу.
6.
Һәрвакыт үзара ... (ничек ?) яшәргә һәм авырлык килгәндә (нишләмәскә?)
өйрәткән. Бу сорауга җавап бирү өчен “Кәҗә белән сарык” әкиятен искә төшерик.
-
Сорау буенча фикер алышу.
7. -
Габдулла Тукайга багышланган КВН үткәреп алыйк .
- Командаларга исемнәр бирелә.
1нче команда: «Шүрәле»
2нче команда: «Су анасы»
1.
Сорауларга җавап бир.
– Габдулла Тукай кайда туган? (Кушлавыч)
– Габдулла Тукайның бала чагы кайда уза? (Кырлай)
– Габдулла Тукайның туган елы. (1986)
–
Габдулла Тукайның туган көне.(26 апрель)
– Нинди шигыренә көй язылган?
– Габдулла Тукайга багышланган төп музей кайда урнашкан? (Кырлайда)
2. Габдулла
Тукай язган әсәрләр исемен кайсы команда күбрәк яза?
3.Бирелгән
юллар кайсы әсәрдән?
-
Нәкъ
Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр…
-
Мин
суда коенам, чумам,
Башым белән сунны сөзәм…
-
Тау
башына салынгандыр безнең авыл…
-
И
туган тел, и матур тел…
8. Кем тапкыр
һәм күп белә.
1.Кешенең
якын дусты,
Йортның
тугры сакчысы.
Аннан
гел игелек көт
Ә
исеме ничек? (Эт)
Чуар
йомшак күлмәге,
Тотсаң
уңа бизәге
Тоттырмый,
китә очып,
Я
кала җирдә посып.(Күбәләк)
Нәкъ
кеше кебек үзе,
Бар
маңгаенда мөгезе.
"Былтыр
кысты,"- дип акыра,
Туганнарын
чакыра. Кем ул? (Шүрәле)
Туннарга
киендерә,
Җылыта,сөендерә.
Тоягы
аның ярык,
Исеме
аның...(сарык).
III.
Рефлексив бәяләү
1.- Кичә башында куелган максатка ирештекме? Тукайның
Шүрәлесе нинди герой: уңаймы, тискәреме (бәлки, ул шулай урманны саклыйдыр)? Егет
дөрес эшләдеме? Хәзер кешеләр Шүрәледән куркамы?
2.
Кичәгә гомуми бәя. Г.Тукай әсәрләренә рәсемнәр ясау.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.