Зал булмәсе көзге яфраклар, көзге уңышлар белән бизәлгән. Балаларның “Көз”
темасына төшергән сүрәтләреннән күргәзмә оештырыла, көзге уңышлардан өстәл
бизәлә.
Алып баручы:
Хөрмәтле укытучылар, укучылар, ата–аналар, кунаклар. Без бүген елның гүзәл бер
мизгеле – байлык, муллык китерүче көз бәйрәмен билдәләргә җыелдык.
Безнең укучыларыбыз
көз турында бик күп шигырләр ятладылар, җырлар өйрәнделәр. Хәзер сүзне аларга
бирик.
Ильнара:
Киң болыннарда
Урман кырларда
Агачлар, гөлләр
Кибеп сулдылар
Марат:
Уңыш җыелды
Аккошлар китте
Матур көз ае -
Октябрь җитте
Айгөл:
Октябрьдә, октябрьдә
Аңгырлар бик еш ява
Бар үләннәр дә саргая
Чикерткә тынып кала
Эльмир:
Яфракларны өзә-өзә
Көчле җил уйный тышта
Бик күп утын хәзерләнә
Мичкә ягарга кышка
Марат:
Сап-сары яфраклар
Оерелә һавада,
Бетмәс бер моң булып
Алтыннар ява
Сөмбелә, сөмбелә
Көзге матур бәйрәм
Уңышка сокланып
Калабыз хайран
Ләйсән:
Көз җитте инде
Кошлар китәрләр
Җылы якларга
Сәлам итерләр
Б.Марат:
Сыерчык түгә
Хушлашу моңын
Ерак-еракка
Юл алмас борын
Илнара:
Канатын кагып
Һаман талпына
-Китәм мин тиздән
Дигәндәй була
Айгөл:
Боекма кошчык
Кайтырсыз язга
Үзем ясаган
Яңа ояга
Җыр “Сыерчык”
Кроссворд чишү.
Зөлфия:
Моңсулады урманнар
Саргайды кырлар өсте
Елга-күлләр топ-тонык
Көз килде,бит көз килде
Динар:
Ашлык төяп ылаулар
Нинди тиз, җитез җилде
Ил байлыгы мул булыр
Көз килде,бит көз килде
Шул чак залга Көз апа
килеп керә. Башында көзге яфраклардан торган таҗ, кулында җимешләр салынган
кәрзин.
-
Исәнмесез, балалар,
кунаклар- Исәнмесез, балалар, кунаклар! Мине зурлап сөйләгән
шигырларыгызны,дәртле җырларыгызны ишетеп калдым да, үзем сезнең бәйрәмгә килеп
кердем. Буш килмәдем мин сезгә, мына үземнең күчтәнәчләремне дә китердем
(кәрзинен күрсәтә)
Алып баручы: Көз
яланнарга, басуларга күп бүләкләр алып килгән икән
Бодай:
Әйе, мин – бодай
Тик бодай булса, ил бай
Арыш:
Ә арыш соң,арыш,
Һәр башагым бер карыш
Егәрлегең булса гына
Син арыш белән ярыш
Карабодай:
Менә мин-карабодай
Ничек үстем соң болай
Миңа игътибар итте
Һәрбер кыз, һәрбер малай
Мин бит тәмлеботка да
Һәм бик татлы шәп бал да
Солы:
Солы соң солы
Басу сылуы
Тары:
Ә тары соң тары
Мул булды бар
Игенчеләр җыры
башкарыла.
Алып баручы: Көз бик
күп яшелчәдә үстереп безгә алып килгән, әйдәгез аларны тыңлыйк.
Илсөяр:
Бүген безнең мәктәптә
Яшелчәләр кунакта
Шуңа күрә сөйләшәбез
Тик шушы гына хакта
Яшелчәләр үзләре
белән таныштырып китсеннәр әле.
Суган:
Мин яшел суган
Ел әйләнәсенә туам
Тәмгә әче булсам да
Витаминнарга тулам
Сарымсак:
Мин сарымсак
Теш-тешле
Бик батырмын
Бик көчле
Кишер:
Мин сары кишер
Зур булып үсәм, дисәң
Ашыңа салып пешер
Мине үстерделәр сөеп
Сирәкләтеп су сибеп
Витаминнар бик күп миндә
Ашагыз тәмен тоеп
Чөгендер:
Мин бит кызыл чөгендер
Үзем шәп, үзем өлгер
Шалкан:
Ә мин шалкан
Бар авыруга – калкан
Кабак:
Мин-кабак
Миннән сезгә шул сабак
Орлыкларымны алып
Чәчегез кабат-кабат
Кыяр:
Мине яраткан балалар
Мине утар,су сибәр
Минем дә файдам бик күп
Исемем минем кыяр
Помидор:
Мин үзем – помидор
Үзем кечкәй,үзем зур,
Кызыл булам. Я сары
Витаминны мин бары
Бәрәнге:
Ә бәрәнге, бәрәнге
Бәрәнгене күр әле
Сап сары бәрәнге белән
Тирән базыбыз тулды
Яшелчәләр турында
такмаклар:
Яшелчәләр арасында
Иң тәмлесе мин кавын
Чәчеп үстер чыгарып сат
Доньялар булыр уен
Яшелчәләр арасында
Иң тәмлесе чөгендер
Чәчеп үстер чыгарып сат
Сөйгән ашың түгелдер
Яшелчәләр арасында
Иң тәмлесе суган
Чәчеп үстер чыгарып сат
Ашамасаң ни булган
Көз апа җиләк-җимеш
бакчасында да булган
Алма:
Безнең өй түрендә
Үсте зифа алмагач
Җыеп алдык алмаларын
Аллангач, баллангач
Груша:
Сап-сары грушалар,
Ям - яшел йөзем
Слива:
Карасу зәңгәр слива
Өлгерде кизил
Чия:
Без бакчабызда
Үстердек кызыл чияләр
Алар безгә баш ияләр
“Рәхмәт” дияләр
Миләш:
Якындагы каенлыкта
Үсә япь-яшь бер миләш
Башка җимеш кибеп бетте
Ул гына тәлгәш-тәлгәш
Суык көннәр килеп җитсә
Миләшкәй өшер инде
Ямле, җылы җәй көннәре
Исенә төшәр инде.
Җир-җиләге:
Үләннәрдә кызарып пешәр
Сабагын бөгеп, җиргә төшәр
Кура җиләге:
Барча төше канга охшый
Каны юк
Барча төшен кан алсада
Җаны юк
Көз апа: Минем
турында бик матур шигырлар сөйләдегез, җырлар җырладыгыз. Шуның өчен сезне
күчтәнәчләрем белән сыйлыйм әлә.(Балаларга алмалар таратып бирә).
Ә хәзер, мин сезнең белән әзрәк уйнап алыйм. Мин сезгә сары яфраклар
белән табышмаклар да алып килдем. Мин аларны әйтәм, сез җавабын табыгыз.
(Табышмаклар)
Көз апа: Бик зирәкләр икәнсез балалар. Көз көннәрендә ата-аналарыгызга
уңыш җыюда да ярдәм иткәнсез бит. Хәзер инде, әйдәгез, үзегезнең
җитезлегегезне, тырышлыгыгызны да күрсәтегез әле.
“ Кем тизрәк” уены. Ярышып картүф, кишер җыю.
“Бию” уены, яшелчәләр белән.
Көз апа: Сезнең белән вакытның үткәнен дә сизмәгәнмен. Мине башка
балалар да көтәләр бит, тагы барасы җирләрем күп әле.
-
Сау булыгыз балалар! Исән
– сау яшәгез, тырыш, уңган,
Акыллы
тәртипле булып үсегез
Балалар: Сау бул, Көз
апа
Юлларың уң булсын.
Бәйрәм бергә чәй эчү
белән тәмамлана.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.