Инфоурок Другое Другие методич. материалыВнеклассное мероприятие "Сау бул, көз!"

Внеклассное мероприятие "Сау бул, көз!"

Скачать материал

«Килешенде»                                                   «Раслыйм»

Директор урынбасары:                              Мәктәп директоры:

_________В.Г.Насыбуллина                ____________Г.Ф.Абдулхакимова

 

Түбән Урысбага төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Сау бул, көз!» дип исемләнгән көзне озату уңаенннан үткәрелгән кичәнең

нигезләмәсе

 

 

I.БӘЙРӘМНЕҢ МАКСАТЫ:

   1. Күңелле ял итү.

   2. Укучыларның яңа сәләтләрен ачу.

   3.  Фантазияне, ирудицияне үстерү.

   4. Укучыларның белемен, җитезлеген, зирәклеген тикшерү.

   5. Яңа төр уеннар өйрәтү.

   6. Коллективизм тойгысы тәрбияләү.

 

II. БӘЙРӘМНЕ ОЕШТЫРУ

 

Бәйрәм 16.11.2016  13.00 сәгатьтә, рус теле кабинетында үткәрелә

Катнашалар:  2 – 9 сыйныф укучылары

Оештыра: рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рухина Әлфия Әгъзам кызы.

            Жюри:

Насыбуллина В.Г.- укытучы

Халиуллина Ә. А. - укытучы

Кулланма әсбап: ноутбук

Җиһазлау: - яфраклар, миләш һәм балан тәлгәшләре;

-         сораулар;

-         материал кисәкләре,кайчы, карандаш ;

-         кишерләр, алма;

-         ручкалар, ак битләр.

 

Зал көзге яфраклар, миләш , балан тәлгәшләре белән бизәлә. Өстәлгә табигый материаллардан, көзге уңыштан кургәзмә оештырыла.

 Бәйрәм барышы.

1.Кичәне ачып җибәрү.

2. Командаларның сәламләве.

3. Төрле конкурслар, уеннар.

4. Йомгаклау

 

Хәерле көн, дуслар! Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, яз - тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә. Хәзерге вакытта табигатьтә көзнең соңгы көннәре патшалык итә. Шушы уңайдан без “Көзне озату” кичәсенә җыелдык.

               

               

Кичәне ачып җибәрергә рөхсәт итегез. Бәйрәмебездә 2 -9 сыйныф укучылары командалары катнашачак.Әйдәгез, аларны сәламлик.                     

  Командалар белән таныштыру.

 Алып баручы. Командалар чыгышына жюри членнары бәя бирәчәк. Әйдәгез, алар белән дә танышыйк.

                      Жюри членнары белән танышу.

 

  Алып баручы. Шулай итеп, командалар әзер,  жюри членнары урыннарында, бәйрәмне башлыйбыз.

Конкурс “Әйдәгез, танышабыз”

 

Һәр команда исем, эмблема, девиз белән жюри алдында чыгыш ясый.

 

 

Конкурс “Разминка”

 

1.Тапкырларга – табышмак.

- Озын – озын егетләр, башларында бүрекләр. (кукуруз)

- Ук, башы алтын чук. (бодай)

- Диңгез түгел, дулкынлана. (иген кыры)

- Кат-кат тунлы, карыш буйлы (кәбестә)

- Чәчәге агачында, алмасы тамырында (бәрәңге)

- Туп түгел түгәрәк, күсе түгел койрыклы (Чөгендер)

- Җир астында картыгыз, сакалыннан тартыгыз.(шалкан)

- Үскәндә яфрагын ашыйлар, үсеп җиткәч тамырын ашыйлар .(суган)

- Тышы таш, эче боз. Тәрәзә - ишек куймаган, эчен кемдер буяган.(Карбыз)

-Алсу битле кыз үсте, “тып” итеп сикереп төште.(алма)

-Лампа түгел - яктырта.
    Мич түгел җылыта. (Кояш.)
- Аяксыз кулсыз капка ача. (Җил.)
- Җир астында алтын казык.(Кишер.)
- Йөз кат кием барысы да төймәсез.(Кәбестә.)

Конкурс “Иң оста рәссам”

Һәр команда агач исеме язылган конверт ала. Кәгазьгә әлеге агачны ясап каршы командага күрсәтергә кирәк. Каршы як команда әлеге агачның нинди агач икәнен белергә тиеш.

- нарат

- миләш

- алмагач

- каен.

Конкурс “Көзге бүләк”

 

Бу конкурста һәр команда жюрига көзге муллыктан ясаган бүләкне тапшыра.

Конкурс “Көзге могҗизалар”

 

Бу конкурста катнашыр өчен һәр команда скетч әзерли.

Конкурс “Көзнең иң оста тегүчесе”

Һәр командадан  берәр  укучы чакырам. Мин  Сезгә кайчы  һәм кәгазь,  карандашлар   бирәм.Шуларны   кулланып     өрәңге яфрагы ясарга. Шул яфракларны минем күлмәгемә тегеп куярга кирәк. Тизлеккә  һәм сыйфатка  карап бәя  бирәбез (  музыка  куела , балалар   эшлиләр).

 

Конкурс “Иң оста биюче”

 

Конкурс “Кем тизрэк?”

Һәрбер парга урындык остендә тәлинкәдә бер алма бирелә. Кайсы пар кул белән тотмыйча гына тизрәк алманы ашап бетерә - шул жиңүче. (музыка)

Конкурс “Иң оста шагыйрь”

Киселгән шигырь юлларын кулланып 16 юллык  шигырь чыгару

Конкурс “Блиц-опрос

- көз айлары (сентябрь, октябрь, ноябрь)

- тере кактус? (керпе)

- Кар бабайның борыны? (кишер)

- көзен кайсы агачларның яфраклары яшел кала? (чыршы, ...)

-  гәүдәсе бар-җаны юк, үзе эшләпә кигән- башы юк? (гөмбә)

- сентябрь ничәнче ай?( 9нчы)

- табигый “Румяна” (чөгендер)

- тере йозак (эт)

- кайсы яшелчә иң беренче өлгерә? (редис, кыяр)

- түгәрәк - ай түгел, сары - май түгел? (шалкан)

- күчмә сөт заводы (сыер)

- көзнең тоташ ява торган яңгырның исеме? ( спас)

- көздән чәчелә торган  яшелчә культурасы? (кишер, сарымсак)

- җәен суык, кышын җылы? (баз)

-         Көз нәрсә  белән  төгәлләнә? (ноябрь  ае белән).

-         Сары төстә тамыразык. (шалкан)

-         кайсы ягыннан укысаң да бер үк сүз килеп чыга. (кабак)

         -     Көз   ничә көн дәвам итә?(91   көн)

-         Көчле  җил кытай  телендә  ничек  атала?  (Тайфун)

- нинди ашлыкны көздән чәчеп калдыралар? (арыш, бодай)

- кайсы урманда яфраклар юк?( наратлыкта)

Конкурс “Иң оста җырчы”

Уен

Ә хәзер  уйнап алабыз. Миңа алты кеше кирәк була. Урындыкта биш алма.

 Музыка башлангач, урындык кырыенда биеп йөрисез, музыка беткәч, берешәр алма аласыз. Кем алмасыз кала, шул уеннан чыга. 

Уен “Җырлый-җырлый биремнәрне чишәбез”

Һәр командадан  берәр  укучы  җырлый-җырлый тактада язылган биремнәрне эшлиләр.

230 – 30 + 70 =

200 – 50 + 50 =

 

Октябрь ничәнче ай?

Ноябрь ничәнче ай?

 

Көз нәрсә белән башлана?

Көз нәрсә белән төгәлләнә?

 

Золушканың каретасы .......

Күзле яшелчә ......

 

Артык сүзне тап:

Карбыз, бәрәңге, кабак, кыяр.

Артык сүзне тап:

Кабак, суган, алма, кишер.

 

Төшеп калган сүзне яз!

Менә тагын көзлэр житте, 
Менә тагын яфрак коела.
Салкын ..... сары төсе
Сагыш сала, куңел боега.
                        (көзнең)

Төшеп калган сүзне яз!

Көзләрдән соң язлар килми,

Алда – салкын, ак .......

Китәсез дә мени,

Китәсез дә мени,

Китәсез дә мени, аккошлар?

                           (кышлар)

 

 

 

Ә хәзер укучылар кабат үзебезне сыныйбыз.

Мәкальнең башы әйтелә , сез дәвамын әйтәсез.

 

1.Агач җимеше белән,    кеше эше белән.

2.Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

3.Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

4.Тырышкан  - табар, ташка кадак кагар.

5.Эш сөйгәнне, ил сөяр.

6.Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.

7.Калган эшкә кар ява.

 

Алып баручы Соңгы конкурсыбыз үтте. Инде бәйрәмгә нәтиҗәләр ясыйк. Җиңүчеләрне билгелик.Моның өчен сүзне  хөрмәтле жюрига бирик.

Жюри членнары командаларны котлыйлар.

 

Алып баручы Менә саубуллашыр чак та җитте. Кадерле дуслар,сезгә бүгенге бәйрәмдә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт. Исән-сау булыгыз! Табигатьнең һәр көненә сөенеп яшәгез! Киләсе көзләрне дә исән-сау каршыларга язсын.

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Внеклассное мероприятие "Сау бул, көз!""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Ученый секретарь

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 711 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 16.11.2016 452
    • DOCX 44.6 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Рухина Альфия Агзамовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Рухина Альфия Агзамовна
    Рухина Альфия Агзамовна
    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 5023
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой
Прямой эфир Загрузка...

Прямо сейчас в эфире

Инфофорум: «Всё, что волнует педагогов»